|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2012 Интернет
Чүп оясы ясамыйк!Берничә ел элек интернет челтәрендә татар телендә “Матбугат. ру” дигән сайт ачылган иде. Күпмедер вакыттан соң әлеге сайтта “Якташыңны тап” дигән рубрика пәйда булды. Республикабызның төрле районнарында һәм Татарстаннан читтә яшәүчеләргә бу сайтка кереп, якташларының тормышы, үз төбәкләрендәге яңалыклар белән танышып бару, үзара хәл-әхвәл белешү, күптән күрешмәгән дус-ишләр, сабакташларны эзләп табу, аралашу мөмкинлеге ачылды. Почта хезмәтләренә бәяләр котырынып арткан хәзерге заманда, якташларыбыз әлеге сайтның тоткарлыксыз эшләвенә сөенеп, аннан нәтиҗәле генә файдаланалар. Бу сайт аерым төбәкләрдәге вакыйгаларга шәхси мөнәсәбәтеңне ачыктан-ачык белдерү, аерым мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен ирекле мәйданы да булып тора.
Якташлар үзара ниләр языша, кайда нинди хәлләр бар икән дип кызыксынып, төрле район бүлекләренә кереп карадым. Монда үзләренең чын исемнәре белән язышучылар бармак белән генә санарлык. Күпчелек үзләренә үсемлек, хайван, авыл, тарихи шәхесләр исемнәреннән, тыныш билгеләреннән, төрле сүзтезмәләреннән торган псевдонимнар белән сайлаган. Тик хикмәт исемдәмени?! Иң мөһиме якташларның күңелен кузгатырлык, уйландырырлык, кирәк чакта юатырлык сүз булсын ул! Бу җәһәттән күңел кылларына кагылып, фикер уятырлык язмалар очраштыра анысы. Әйтик, Чирмешәннән Чыңгызхан псевдонимы белән язучы берәү якташларын милләтебезнең үткәненә бәйле тарихи китапларның кыскача эчтәлеге белән таныштырып бара.
Кайбер районнар бүлегендә җирле авторларның шигырьләре, башка әдәби әсәрләре, шул төбәктән чыккан атаклы шәхесләр турында саллы гына мәгьлүматлар, дини бәйрәмнәр турында белешмәләр, төрле хәдисләрне биреп баручылар да күренгәли. Төрле һөнәр ияләренең уртак проблемалары буенча фикер алышу, бәхәсләшүләр дә бик кызыклы. Аерым район яки авылларда булачак вакыйгалар (яңа мәктәп яки мәчет ачылу, сабакташлар очрашуы һ.б.) турында алдан хәбәр итеп кую да отышлы. Бу уңайдан “Матбугат. ру”га иң күп керүче Актаныш, Чирмешән, Лениногорск районнарын әйтеп узар идем.
Бар да яхшы кебек. Әмма “Якташлар”ны беркемгә дә хаҗәте булмаган мәгьнәсез буш сүз белән тутыручылар, аны ачыктан-ачык кемнәрдәндер көлү, мыскыллау, яла ягу, үч алу, шуның белән якташларны үзара ызгыштыру-талаштыручылар да шактый. Якташларыма да үпкәм бар. Бервакыт райондагы ширкәт, оешма җитәкчеләренең исемнәрен атап, аларны фәлән кадәр акча үзләштерүдә, колхоз үгезләрен яшереп суеп, каядыр озатуда, шәһәрдә фатир сатып алуда, иномарка машиналарын кат-кат алыштыруда һ.б. кырын эшләрдә гаепләп язып чыктылар. Бу хәлләр дөрес тә булсын ди, ләкин монда язудан кемгә ни файда?! Үз күзләрең белән күргәнсең, ышандырырлык дәлилләрең бар икән -- куркып-калтырап, кесәдән йодрык күрсәтеп, үз төбәгеңнең гайбәтен чәчмә! Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать ит.
Шушы ук сайтта соңгы елларда берничә авыр операция кичергән инвалид ирен аякка бастыру өчен хастаханә юлын күп таптаган, ике улын укытып-тәрбияләүне нигездә үз өстенә алган таныш укытучы ханым, йөрәк кичерешләрен нәсер, парча жанрларында язып, якташларга тәкьдим иткәләде. Кайбер “акыллыбашлар” аны китап күчерүдә гаепләп, яла ягарга ашыктылар. Ә укытучыларны борчыган яки яшәеш белән бәйле проблемалар буенча фикер алышканда, аның исеменнән әшәке сүзләр язарга да иренмәделәр. Гомумән, башка кеше исемен яки аларның псевдонимнарын кулланып сүз уйнату, җәнҗал куптарырга маташу Чирмешәнгә генә түгел, башка кайбер районнарга да хас күренеш икән. Кемнәрдер шуннан тәм таба күрәсең.
“Матбугат. ру”да кайберәүләрнең ямьсез телдә язышулары да бернинди кысаларга сыймый. Мондыйлар: “Чәй куеп тор, килеп җитүгә сине кочагыма алырмын”,”Әйдә урманга киттек, фәлән-төгән итәрбез” кебек тозсыз сүзләр белән башлана гадәттә. Аннан ниләр язылганын үзегез дә чамалыйсыздыр...
Дөрес, сайтны оештыручылар мондый эчтәлекле язмаларны күреп алуга, яшен тизлеге белән юкка чыгаралар. Әмма алар күреп алганчы да күпме вакыт узган, күпме кешенең күңеле рәнҗетелгән була. Сайтка төрле яшьтәгеләр, шул исәптән балалар да керүен исәпкә алыйк.
Бервакыт эч пошып, ачу килеп шулар турында сүз башлагач, бер якташым: “Интернет чүп оясы инде ул. Аннан үзең теләгәнне генә сайлап алып укырга һәм файдаланырга кирәк”, -- дигән иде. Тик үзең теләгәнне сайлап алганчы, башларың катып, бер мәлгә үзең дә шул чүп оясына әйләнеп каласың шул...
Чирмешән районы.
Фәнис МӨХӘММӘТОВ |
Иң күп укылган
|