• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
11.01.2012 Җәмгыять

Заман кемнең заманы?

Ул вакыйгага – чуаш әбигә баруыбызга дүрт еллап вакыт узып киткән икән инде. Анда барып кайткач та, утырып мәкалә язган идем. Берәүгә дә укытмадым да, газеталарга да тәкъдим итмәдем. Кая да булса басылып чыкса, мин инде аны оныткан да булыр идем. Юк, онытылмый, торып-торып уйландыра.

Күрше хатыны Мәдинә ханым кергән:

 

– Әйтергә дә кыен, яхшы да түгел, иптәш кызым, классташым Надя туктый алмый эчә, эшеннән җибәрделәр, ире, балалары куып чыгарды, нинди шәп врач иде. Бөтен өмет сездә генә, теге чуаш әбигә алып барыйк әле, – ди.

 

Миңа чуаш әби турында шагыйрь Ләбиб Лерон сөйлә­гән иде. Юлны да ул өйрәтте. Бер дә кыенлыгы юк икән: Казан – Мәскәү юлына чыгасың да туп-туры 130 чакрым барасың, уң якка боры­ласың. Туктап калган машиналар күренә, бер якка юл тоткан кешеләр очрый башлый. Машиналысы да, җәяүлесе дә – барысы да шунда бара. Йә раббым, Сабантуйга җыела­лармыни? Яр башына салынган, кечкенә генә, ямь-яшелгә буялган өй янына килеп туктадык.

 

Мин аны исерекләрне ге­нә айныта дип белгән идем. Чуаш әби бик күп табиблардан үтеп, өметсезлек тамгасы сугылган авыруларны да та­би­гатьнең үзе биргән дә­васы – төрле үләннәр белән дә­валый икән. Сөйләнгән сүзләргә ышансаң, исең ки­тә... Башымда рак иде, 2 ай эчендә шеш юкка чыкты, дип сөйли бит берәү. Өч ел кутыр эчендә өендә качып утырган иде. 3 атнада биш мәртәбә печән суы эчендә мунчада яткан иде, кырып алган кебек булды, коелып төште, ди. Сөйләшеп тә туйдым, көтеп тә арыдым. Капка бикле, ишек, тә­рәзәләр ябык. Йорт эчендә казлар, тавыклар каң­гылдашканы, кәҗә, сарык тавышы ишетелә. Көтә-көтә зарыгып беттек дигәндә генә капка ачылды. Чиләкләр чыкты, үзе күренмәде. Шул арада чиләкләрне эләктерделәр дә йөгерделәр. Болар инде беренче килүчеләр түгел, нишләргә кирәген дә, су юлын, чишмәнең кайда икәнен дә беләләр, күрәсең. Озакламый көмеш кебек су алып менделәр. Әле кыш салкын дилбегәсен кулында нык тотса да, яр астында чип-чиста су челтерәп агып ята икән. Надяга да: “Чуаш әбинең суының да ниндидер шифалы хикмәте бардыр”, – дидем. Ул да, көтә-көтә, ярыйсы ук тынычлангандай булды.

 

Капка ачылды һәм аннан пычрак, шакшы, сәләмә киен­гән, җирәнгеч бер убырлы карчык төсле, үзе зур калын таяк тоткан карчык чыкты. Җайлап кына капка баганасына терәлеп басты да, гәүдәсен әнә шул кулындагы таягы бе­лән күкрәк турысыннан терәп куйды. Баш иелеп төшкән, йөз, күзләр бөтенләй күренми диярлек.

 

– Сез кемнәр, нәрсә көтә­сез, ник килдегез, кем чакырды сезне? – диде. Тавышы көчле, тигез, матур, урысчасы да шәп, сүзләре кыяфәтенә бөтенләй туры килми. Җыелган халык бу сорауларны көтмәгән иде бугай, аптырап калды. Акрын-акрын сорауларга җавап табасы бар, башлар үзеннән-үзе аска иелә.

 

– Сез – алкашлар, сезгә беркем дә, бер нәрсә дә ки­рәкми, сезгә эчәргә генә ки­рәк. Сез – нәфесен тыя алмый торган кешеләр. Сезгә ата да, ана да, хатын да, ир дә, бала да ки­рәкми. Сез үзегезгә дә кирәкмисез. Сез – корбаннар, аракы корбаннары, сез – коллар...

 

Китте, китте чуаш әби тезеп, иң кабахәт сүзләр, аты-юлы белән сүгә башлады. Күз алдымда кеше бөрешә, әллә нишләтә ул аларны. Әгәр бу сүзләр миңа кагылса, түзеп тора алмас идем. Мәдинә күршемне күзәтәм, классташын кочаклап алган. Башлар алга иелгән. Оят, аһ ничек оят, берәү дә күзен күрсәтми. Әйтерсең лә, чуаш әби ниндидер гипноз нуры җибәрде, халык тораташка әйләнде. Үзе­нең исә башы күтәрелде, йөзе алсуланып китте. Минем аның чын йөзен, күзләрен кү­рә­сем килә, эчтән белгәннәремне укыйм, Аллаһымнан барыбызга да гафу, кичерү сорыйм, дөрес юлга чыгар, дим. Чуаш әби сүкте-сүкте, тиргәде-тиргәде дә:

 

– Әй, сез, балакайларым, ничекләр генә бу хәлләргә төштегез? Юк, сез төшмәде­гез, сезне төшерделәр, кемнәргәдер сезнең эчүегез, бе­тү­егез кирәк. Болай да әрәм булырга, тагы да шулай яшәргә ярамый. Аңлыйсызмы, тө­шенәсезме, болай яшәргә ярамый.

 

Сүзләре күңелгә май булып ята да соң. Әмма ничек котылырга бу афәттән?! Ул үзенең ярдәм итәчәген сиздерә. Әгәр бик теләсәгез, булышырмын, ләкин миннән түгел, сезнең үзегездән тора. Сез бит көчле, сез бит талантлы, нечкә хисле. Афәт беренче шундый кешеләргә кагыла. Ләкин болай булырга да ярамый. Сез күп нәрсәне белмисез, белсәгез, бу хәлгә төшмәс идегез.

 

– Мин бит гомерем буена укытучы булып эшләдем. Тарих укыттым. Укытучы да, завуч та, озак еллар мәктәп директоры да булдым. Ике ел сугышканнан соң, Гитлерның табибы:

 

– Әйдә, килешик тә кире кайтып китик, бу илне – Советлар Союзын беркайчан да җиңә алмаячакбыз. Чөнки ике ел буена 16 яшьтән 20 яшькәчә булган бик күп хатын-кызлар белән булдым, барысы да кызлар иде. Мондый әдәп-әхлак, кыз килеш кияүгә чыгу норма булган җирдә безнең җиңү булмаячак, – ди. Гитлер да килешә. Үзенә охшаган кешене таба да, – ди чуаш әби – баба Лида, бер күзенә кара тасма бәйләп калдыра. Үзе, СССРны җиңү өчен Америкага кача, ди.

 

Күпләр инде үзләренең монда ник килгәннәрен дә онытты бугай.

 

– Күрегез әле сез, туганкайларым, 1945 елда кызларыбыз кыз булганга фашизмны җиңә алганбыз. 18 ел директор булган чагымда минем мәктәбемнән кызлыгын югалткан бер генә кыз да чыкмады, дисәм, икәү булды. Берсен кияүгә бирдем, икенчесе үзе авылдан качты. Ә хәзер күреп, ишетеп торабыз: мәктәптән үк кызлар чыкмый. Гитлерның мәкерле планын Америка тормышка ашыра.

 

...Беркөнне уйламаганда гы­на көпә-көндез телевизордан “Россия” каналыннан Владимир Молчанов алып бара торган “Частная жизнь” тапшыруын карарга туры килде. 29 яшьлек галимәне утыр­тып куйганнар да, бер төркем кеше моны карт кыз дип мәсхәрә итә. Фикерлә­рен әйтешәләр, көләләр, кая барырга да, ничек табарга да, ничек ятарга да өйрәтәләр. Матур-матур егетләр дә кызлык-гыйффәт, тапталмаган, тапланмаган, кыз дигәннең нәрсә икәнен белми икән. Ярый әле, Франциядән килгән билгеле кешеләр үзләренең бары тик кызга гына өйлә­нәчәген әйтте. Бай, укыган, акыллы егетләргә дә хатын, балаларына ана булу өчен кеше белән булмаган, башкалар кагылмаган кыз кирәк икән. Тапшыруны алып баручы: “Бал әчеми, кыз картаймый” дигәнрәк фикер белән тәмамлар алдыннан чуаш әбинең ярдәм сорап, терелү, чистару, котылу эзләп үзенә килеп егылган кешеләргә әйткән сүзләрен, Гитлер табибын искә алды. Чыннан да, тарихта шундый документ бар икән бит. 1941–1945 еллардагы авыр сугышта без җиңдек. Чынлыкта әллә Гитлер, таби­бының сүзләрен тотып, артка чигендеме?

 

Соңыннан баба Лида безне, матур хикәяләренә ияртеп, Идел буена алып китте. Үләннәр, чәчәкләр, бал кортлары турында сөйләде. Барыбызга да рәхәт иде. Минем аңа сораулар бирәсем килде, бирдем дә, тагы киләм әле дидем. Ул инде өстен алыштырып чыкты. Сыем әзер, диде. Авыруларны аерып куйды. Чирлеләр – монда, алкашлар – тегендә, наркоманнар – бу якка. Халык сиздерми генә бүленде. Без алкашлар белән бергә калдык. Шалт итеп капка бикләнде. Форточка ачылды. Анда бүкән тора, шуңа менеп басасың. Ун сум акча бирәсең. Ул сиңа каурый стакан төбенә салып, 20-30 грамм ямь-яшел сыеклык би­рә. Ниндидер үләннәр исе килә. Безнең дә чират җитте. Надя менеп басты, ният итеп 100 сумын сузды. Әби 90 сумын кире кайтарды. Менәсе­ләр менеп бетте, мин дә менмәкче булдым, ләкин ул усал итеп кычкырды.

 

Мин рәхмәт әйттем һәм барыбер тагы киләм, дидем.

 

Мин барыбер киләм, сезнең турыда, сезнең үләннәр, чәчәкләр, тамырлар турында язам, дидем.

 

Ул, нидер сизгәндәй, килмә, миңа бәхетлеләр килми, диде. Аракы эчмәгән кешеләр бары­сы да бәхетле, диде. Ике айдан соң Надежда Сергеевна эшкә чыкты, Мәдинә, ул хәзер бик яхшы врач, ке­ше­ләргә мәрхәмәтле, шәфкать­ле, ди. Дөньяда тагы бер бәхетле кеше артты.

 

Чуаш әбигә тагы бардым. Чабаксарда реанимациядә ята, наркоманнар кыйнаган, диделәр. Югыйсә, андыйларны да терелтә, диләр иде. Бераздан тагын бардым. Бу юлы инде баба Лиданы алып кайтып җирләгәннәр иде. Өе урынында бер өем кап-кара күмер генә калган. Күп сөйли, дөресен сөйли иде шул, ди­мәк, кемнәргәдер ошамаган инде. Ярый әле, дәва серләрен энесенә өйрәтеп калдырган. Ул да үлән чәе пешереп эчерә, ә халык барыбер чуаш әбине сагынып, яратып искә ала. Гаҗәп тирән белемле, акыллы, ярдәмчел кеше иде баба Лида.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 3 | 11.01.2012
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№18 (792198) / 12.01.2012 21:43:03

Матбугат.ру үз адресына тәнкыйтьне күтәрә алмый. Авторларны мыскыллау, нәҗесләү, яла ягу исә хуплана. Бу язма төп биттән Матбугат.ру ны тәнкыйтьләгән коммент сәбәпле алынды. Коммент үзе сөртелде. Ә Фәния ханымның исемен нәҗесләгән комментлар шул килеш. Оят юк админда. Башкаларны нәҗесләүдән курыкмагач, үзеңне тәнкыйтьләүне дә күтәрә белергә кирәк бит инде югыйсә

№17 (792186) / 12.01.2012 19:31:18

Админга. Автор шәхесен киметеп коммент язу тыела. Бу язмага комментлар арасында кимсетүле бәяләр бар. Бәлки Сез аңлый алмый торгансыздыр шәхесне кимсетүнең ни икәнен? Кызганыч.

№16 (792182) / 12.01.2012 19:21:56

Сүзем бу язманың эчтәлеге турында түгел(кече тәчсә тәчәр, мин тәчмим), ә \"Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт\" дигәнне аңлый алмаганнан гына язу. Бу Шәехҗан һәм Фәния исемле ике туган авторлыгындагы язмамы, әллә ирле-хатынлы Хуҗахмәтләр язганмы моны? Бәлки, Шәехҗан кызы Фәния Хуҗахмәттер? Без татарда кайчан шулай яза башладылар соң аны - мин сизми калганмын.Болай булса мин дә хатынны Гөлзәгыйфә бине Рәҗәб бине Үркә бине Кырымсарай бине кенәз Бигеш дип атарга исәп бар әле. Гомүмән, шәхес никадәр талантлы булган саен аның исеме бер сүз белән генә әйтелсә дә аны бөтен кеше белә инде. Мисал өчен, Зөлфәт. Урыны җәннәттә булсын.Тыйнаклыкка ни җитә.

№15 (792134) / 12.01.2012 08:10:08

Замана хуҗахмәтләр кулына калудан Аллаһ сакласын!

№14 (792115) / 11.01.2012 23:07:45

Фәния Хуҗахмәт кебек акылы, инсафлы язучыны сез әле укыганыгыз юк.Фәния ханым,боларга үпкәли күрмәгез,алар Сезнең тырнагыгызга да тормыйлар.Барлык язганнарыгыз ТАЛАНТ.

№13 (792112) / 11.01.2012 22:34:03

Бәндә №7 (792099) / 11.01.2012 / 19:39
"Бу ханымның мәрхүм ире белән үтә дә белдекле булып чыгарган календарьларенең берсен укыганнан соң, язганнарын комментларга теләгем юк. Ул календарьнең бер битендә "мөселманнарга тынлы һәм кыллы музыка коралларында уйнау, җырлау гөнаһ" дип язылган иде."

Бәндә, теләгем юк дисәң дә пычрак аткансың.
Ә бит календарьдә пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисенә нигезләнгән бик дөрес мәгълүмат бирелгән булган. Син үзеңнең нәфсеңә ияреп һәм дә белмәвең сәбәпле мөслимәгә кара атмакчы буласың. Бер дә ярый торган эш түгел, син аткан ул пычрак Ф.Хуҗиәхмәткә тимәс, иншәАллаһ.

Синең бәлаң - буш чиләк очраса, кара песи юлны киссә, бусага аша күрешергә ярамый, козгын кычкырса кайгы, 13е бәхетсез көн, кибәсә ел начар һәм башка һәм башка шундый хорафатларны үз итеп, тормышыңда шуңа таянуда. Ә болар үзе үк ширк гамәлләр.

Ялгышмасам,ышанычлы хәдис буенча өреп уйный торган һәм кыллы уен кораллары шайтан уен коралларына керә. Ә бәрмә уен кораллары - барабан ише, мөселманнарга рөхсәт ителгән.

Аллаһ Тәгалә кешене акыл нигъмәте белән бүләкләгән. Сайлау мөмкинлеге биргән. Әгәр күп тираж белән бастырылган календарьдә шундый мәгълүмат бирелгән икән,димәк, уйлан, ник, ни өчен алай дип яздылар микән кебек сорауларга җавап эзлә. Сәбәбен ачыкларга тырыш. Менә шул чагында, Аллаһның рәхмәте белән, иншә Аллаһ аңларсың. Ә болай буш сүз.

Ф.Хуҗиәхмәт берәүне дә тәмугъ кисәвенә әйләндерми, ә бары тик кисәтә. Җәннәт яки җәһәннәм әһеле итү - бу бары тик Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең ирадәсе һәм бары тик Аның теләге белән генә.

Авырган очракта мөселман, мөслимәләргә Коръән аятьләрен укып дәвалаучыларга барырга рөхсәт ителә. Дәвалаучының тәкъвә мөселман булуы шарт.

№12 (792111) / 11.01.2012 22:11:29

Кәримә: "Гитлер тарафдарлары әйткән сүзне минем дә ишеткән бар иде.
Халыкнын тәнен дәвалаганчы,җаныннан башларга кирәк!"

Анысы шулай, бозык җанны нинди матур тән белән капласаң да, сасысыннан котыла алмыйсың бит инде. Аның саен каян чыга соң бу ис дип аптырыйсың гына.

Ф.Хуҗәхмәт милләтнең нәкъ чирле җиренә төртеп күрсәтә, ә ничек бу хәлдән чыгарга икәнлеген уйланырга тәкъдим итә.

Ялганчылар оештырган системадагы бу чирдән балалар бакчасы да, мәктәп тә, армия хезмәте дә, эш урыннары да, гаилә дә төзәтә алмый.

Хәтта мәчетләр дә. Чөнки моннан чыгу, котылу өчен системаны җимереп, аннан өскә чыгу кирәк.

Икътисад, финанс, банк системалары, акча әйләнеше - бөтенесе, бөтенесе ялганга корылган.

Мөселманның иң көчле коралы ул - аның догасы. Әмма дөрес сәбәп тә эшләнергә тиеш. Иң беренче, мөселманнарга мөстәкыйль булу өчен зәкәткә нигезләнгән, процент-рибасыз финанс -икътисад системасын торгызу, булдыру. Әйдәгез, киңәшләшик. Моны ничек булдырып була. Мәчетләрдә, ай-һай, чөнки алар шушы ялганга корылган система эчендә, астында. Аларга хезмәт итәргә мәҗбүр ителгән.

Әмма урам малайларын-группировкаларны да үзара беркетеп, тотып тора торган нәрсә ул - аларның общагы - җыйган акчалары. Чагыштыру өчен комсомоллар җыйган взносны да мисал итеп китерергә була.

Шуңа күрә бүгенге мөселманнарны, алар оештырган исламиятне дә фикция дип кенә атап була. Согудия һәм башка ислам илләренең акчалары да көнбатышның процентлы банкларыда. Гарәп илләрендә башланган "гарәп язы" шушы гаделсезлеккә, ялганга каршы башлангант көрәш ул.

Шулай итеп исламиятнең биш баганасының берсе үтәлми - зәкәт җыелмый. Әз-мәз сәдака - анысы да ялган система астыннан чыгу өчен тотыламы, юкмы, билгесез.

Димәк, материаль яктан берләшми торып, икътисадсыз система яшәүгә яраксыз, бары тик үз-үзеңне алдау гына.

№11 (792109) / 11.01.2012 21:34:45

Гитлер тарафдарлары әйткән сүзне минем дә ишеткән бар иде.
Халыкнын тәнен дәвалаганчы,җаныннан башларга кирәк!

№10 (792108) / 11.01.2012 21:32:21

уф, тузга язмаганны ник монда чыгарасыздыр. Укыйсы да килми.
тагы шул белемсә-тилемсә карчыкларны рекламалыйлар. әле кичә генә Твдан күрсәттеләр, андыйларга барган кешеләрнең нинди хәлгә калуын, барыбер врачларга барып егылалар ахыр чиктә.

Гитлерны карап торганмы әллә ул әби? көлдем рәхәтләнеп! Соң ул бит импотент булган, кая аңа яшь кызлар белән.. ну безнең халык! берсе әкият чыгара, икенчесе шуны тарата, өченчесе шуңа ышана.. кәмит һәм кызганыч.

№9 (792107) / 11.01.2012 20:54:51

Ләбиб Лерон ник барды анда?

№8 (792104) / 11.01.2012 20:24:59

АФФтЫры кем иде сУң? УкыдыңмА?

№7 (792099) / 11.01.2012 19:39:54

Бу ханымның мәрхүм ире белән үтә дә белдекле булып чыгарган календарьларенең берсен укыганнан соң, язганнарын комментларга теләгем юк. Ул календарьнең бер битендә \"мөселманнарга тынлы һәм кыллы музыка коралларында уйнау, җырлау гөнаһ\" дип язылган иде. Ә шундый хорафатлар белән тулы календарьларны йөзәр меңлек тираж белән чыгарып, әкияти бәяләрдән сатуга кую, курайда, думбрада, гармунда уйнаучыларны, җырчыларны бары тик үз талантлары белән кеше күңелен күтәрүләре өчен генә \"тәмугъ кисәве\"нә әйләндерү - бу нәрсә икән? Кем, кайда, нинди хезмәтләре өчен бирде икән аңа \"Шәехҗан\" атын? Нәрсәне аңлата икән бу исем?

№6 (792088) / 11.01.2012 17:03:21

Фәния ханымның язганнарын укып барам.
Гыйбрәт алырлык хикәяләр.
Лида әбигә килгәндә,әби бит сихерләми,киләчәкне әйтеп күрәзәчелек итми,бары "авыруларны" терелтергә тели. Мөселманнарга дава эзләп,ник бармаска. Җәбри докторына барабыз бит.

Әби сихерче түгел бугай,бозгылык ясамый - дәвалый,аңлавымча.

Фәния ханымның Матбугат.руга "килеп җитүе",бик мәслихәт.

АДМИНга рәхмәт.

№5 (792086) / 11.01.2012 16:29:56

Чирен жилегенэ утсэ, барырсын да. Файдасы тисэ, чуаш булса ни дэ татар булса ни.

№4 (792083) / 11.01.2012 15:39:06

Хөрмәтле гыйлемле мөселман кардәшләр, әйтегезче, мөслимәгә чуаш әбисе ишеләргә барырга ярыймы? "кәһинә" түгелме ул?

№3 (792080) / 11.01.2012 14:32:23

Хуҗиәхмәт кызы, мәкаләгез уйлап караучылар өчен стимул.

Ул намазсыз чуаш әбие табибә булуына һәм хәлебезне һәм кешеләрне яхшы белүенә карамастан, аның мөселманнарга биргән бәясе дөрес була аламы?
Үзеңне бәхетле дип исәпләү шөкер итүме әллә хатамы?

Куйган сорауларга дәлил итеп пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм тарафыннан әйтеп куелган ун сәхәбәнең берсе, тугъры хәлифләрнең икенчесе Гомәр бин Хаттаб радый Аллаһу ганһәнең Аллаһтан, әгәр мине бәхетсезләр исемлегенә язган булсаң, аннан сызып ташла, бәхетлеләр исемлегенә язып куй дигән догасын китерәм. Һәм аның ук, Аллаһтан ун елдан артык хәлиф булып торган вакытын хисапка кертмәвен сораган догасын да өстим. Нәрсә әйтерсез икән?!

Шуннан соң, безгә - мөселманнарга үзебезне бәхетле дип санарга һәм тынычланырга мөмкинлек бармы соң?

№2 (792077) / 11.01.2012 13:57:23

Наркомафия улемсез

№1 (792075) / 11.01.2012 12:41:51

Эййе,кочле,сэлэтле эби булган.Урыны жэннэттэ булсын!Ахыргы гомерендэ жэберлэп утергэннэр,мескнкэемне,кешегэ яхшылык эшлэ.Купме кешегэ, ярдэм кулын сузган эбинен ,шундый дэрэжэдэ бакыйлыкка китуе бик кызганыч...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar