|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2012 Икътисад
Пенсиягә китә торган салым күләме үзгәрә: кем ота?Россия бизнесы шактый авыр чор кичерә. 2011 елда алар түли торган иминият кертемнәре аеруча үсте. Белгечләр әйтүенчә, бу эшмәкәрләрнең базардан китүенә генә түгел, хезмәт хакларының кабаттан «конвертта» бирелә башлавына да китерәчәк. Моңа юл куймау максатыннан Пенсия фонды 2012 елдан эш бирүчеләр өчен түләүләрне 2011 елда билгеләнгән 34 проценттан 30га кадәр киметә. Әлегә кадәр 34 процент иминият түләменең 26 проценты Пенсия фондына, бер өлеше РФ социаль иминият фондына, калганнары федераль һәм медицина иминият фондларна китеп барса, хезмәткәрләренең пенсиясе өчен оешма хәзер 22 процент кертем түли.
Эшмәкәрләр соры базарга китә
Билгеле ки, узган ел иминият түләвенең артуы күп эшкуарларның эшенә аяк чалды. 2011 елның апрель аена ук Россиядә урта бизнес предприятиеләре саны 3,6 процентка кимеде. Кертемнәргә бәйле яңа кануннар Татарстан эшмәкәрләре җилкәсенә дә авыр йөк булып төшкән. Республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев сүзләренә караганда, иминият кертемнәренең артуы яңа гына аякка басып килә торган оешмаларны базардан китәргә мәҗбүр итте. Моңа зур компанияләр генә каршы тора алды.
Шамил Агеев 2012 елдагы үзгәрешләр эш белән тәэмин итүчеләргә җиңеллек бирер, дип өметләнә. Чөнки Универсиаданы каршы алырга әзерләнгән Казанда текстиль, хезмәт күрсәтү, кулинария, декоратив-сынлы сәнгать тармагында көндәшлек көчле булган очракта гына, Татарстаныбыз кунакларны уникаль милли эшләнмәләре, ризыклары белән таң калдыра алачак. Ә бит кунакларның күплеге республика икътисады өчен файдага гына!
Кертем күләме кимү кече эшмәкәрләргә генә отышлы
Хезмәткәренең еллык хезмәт хакы 521 меңгә кадәр булган оешма быел иминият кертемен 30 процент күләмендә түли. Хезмәт хакы бу суммадан зуррак икән, өстәмә 10 процент түләм алына. Хәйрия белән шөгыльләнсә, шулай ук социаль тармакка хезмәт күрсәтә торган коммерцияле булмаган оешмалар өчен 2012 елгы иминият күләме 20 процентка тигез. Бу тармакта еллык эш хакы 512 меңнән артса, алар пенсия фондына өстәмә рәвештә 7 процент бирә. Әлеге нормалар 2012 елдан 2014 ел башына кадәр гамәлдә булачак.
Эшмәкәрләр әлеге закон үзгәртүләрнең файдасын күрми. Бөгелмәдә җитештерү тармагында көч куючы шәхси эшмәкәр Айдар Нуретдинов сүзләренә караганда, иминият фондына китә торган сумма кимеми. Ул зур керем ала торган оешмаларның хәлен тагын да авырайта гына. “Безнең салым тармагында тотрыклылык юк. Салым формасын, исем үзгәртүдән файда күрмим. Аның ставкасы бөтен оешма өчен дә бер булырга тиеш. Алайса кече эшмәкәрлекне үстерәбез дип, зуррак керем белән эш итүчеләрнең хәлен авырайталар. Закон көн дә үзгәреп торган заманда базарга эшмәкәрләр азрак килә, булганнары эш хакын конвертта бирү ягын карый”, - диде Айдар әфәнде.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|