• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

10.01.2012 Җәмгыять

Хәтер төпләрендә утлы күмер

(Көндәлекләр)

1987

 

2 сентябрь. 25 августта Минзәләгә барып, «Кызлар күңеле—тирән сер»не карап кайттык. Укытучыларның август конференциясенә дип бу спектакльне  Алабуга районыннан махсус чакыртып куйдырдылар. Үземне дә шул вакытка чакырдылар. Конференцияләренә дә дәшкәннәр иде, арыдым дип кермәдем.  Конференциядән  соң көндезге өчтә спектакль башланды. Спектакльдән соң тамашачылар белән фикер алышу оештырганнар иде. Тамашачылар бар да укытучылар иде. Спектакль турында әйбәт-әйбәт сүзләр әйттеләр,  күп кенә сораулар  бирделәр.  Фикер алышу  сәгать  ярым  барды. Райкомның беренче секретаре Рәшит Сәитович Хәммәдиев тә чыгыш ясады.

 

Минзәлә якларына бер дә барган юк иде. Әйбәт каршыладылар. Кунакханәдә люкс номер әзерләп куйганнар иде. Анда йокы бүлмәсеннән тыш зур залы бар, шул залда спектакльдән соң артистлар, режиссерлар җыелышып сөйләшеп утырдык. Рәшит Сәитович әйбәт кеше икән. Гадәттә райком секретарьлары үзләрен бик эре тота, ә бу бик гади.

 

«Сухой закон» кертелгән вакыт. Ә артистларның тамаклары кычыта. Кайтып китәселәр килми. Шул вакыт икенче секретарь сумкалар күтәреп, ахылдап килеп керде. Эчемлеге дә, ашамлыклары да бар иде! Үзе чыгып китте. Киткәндә: «Берүк шаулашып утырмагыз. Монда стеналар юка, төрле кеше бар»,—диде.  Авызга бераз шайтан суы  кергәч,  шаулашмыйча гына утырып буламыни? Җитмәсә, артистлар белән. Безнең шаулашып утыру янәшә бүлмәдәгеләргә бер дә ошамаган һәм алар иртүк жалоба белән  Хәммәдиевкә барганнар. Хәммәдиев аларны бик житди кыяфәт белән тыңлаган да: «Мин аларны бүген үк гостиницадан куам»,—дигән.  Аракыларны безгә үзе җибәрткән бит инде, һәм безнең дә икенче көнне кайтып китәсен белә. Иртән килгәч, шуларны сөйләп көлдерде.

 

5 ноябрь. Кичә Ф.Әхмәтов шалтыраткан иде. «Мин полковник булдым»,—ди. Уртачарак салганда «полковник», күбрәк җибәрсә «генерал» була ул. Ләкин үзе әйбәт кеше. «Кем елый соң?» җырын һаман беркемнән дә җырлатып булмый әле, ди...

 

1988

 

1 гыйнвар. 31е көнне Сәйрин Яңа ел каршыларга чакырды. Минем белән бергә хезмәт иткән егет, штурман булып эшләде, хәзер пенсиядә. Аларга кичке 6ларда киттек. Без барып бераз утыруга әллә кемнәр җыела башлады. Шау-шу, эчү. Бересе көнне Сәйрин күрмәгәндә генә такси чакыртып, көчкә качтык. Өчесенә хәтле җибәрмим дип чат ябышты. Мондый тавышлы җирләргә йөри алмыйбыз икән инде без.

 

19 гыйнвар. Кичә Марс Шабаев килде. Ул минем юбилей комиссиясенең председателе. Юбилей Г.Камал театрының иске бинасында 10 февральдә булыр дип торабыз. Яңадан берәр үзгәреш килеп чыкмаса.

 

Мине 50 яшь уңаеннан Хезмәт Кызыл Байрагы орденына тәкъдим иткән булдылар әле. Тик Почет Билгесе ордены тәтемәгәннәргә анысын ук бирмәскә мөмкиннәр икән. Бирмәсәләр алмаска туры килер инде, шул гына.

 

8 февраль. Беркөнне Сарманнан Дамир Гарифуллин шалтыратты. Сочида булдым, Островский музеена кердем, ди. Синең китапларыңны сорадылар, ди. Мин үземдә булган «Упругие паруса»ны калдырдым, ди. Аннан тагын шуны әйтте: Сарманда Фәнис Яруллин урамы бар икән. Ике ел инде бер урамыбыз синең исемне йөртә, давай, кил, урамыңны күрсәтербез, бик әйбәтләп очрашу үткәрербез, ди. Безнекен белмәссең, барып та чыгарбыз әле...

 

9 февраль. Бүгенге көн миңа олы шатлык алып килде. Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләү турында СССР Верховный Советы Указы чыкты. Иң беренче газеталарга күзәтү биргәндә радиодан үзебез ишеттек. Аннары Туфан белән Нәҗибә шалтыратты. Аннары китте... китте. Ә минем какраз туалетка керәсе көн. Анда инде мин кимендә сәгать ярым, юынулары белән ике сәгатьләп ятам.

 

Көне буе шалтыраттылар... Бер иллеләп кеше шалтыратты бугай. Г.Бәширов та шалтыратты.

 

Бүгенге «Социалистик Татарстан»да Г.Бәширов белән М.Шабаевның миңа карата язган мәкаләләре бар. Гомумән, орден алу күңелле нәрсә икән.

 

15 февраль. 10 февральдә юбилей кичәсе булды. Бик зурлап уздырдылар. 800 кеше бар иде диделәр. Әле керә алмый калучылар да күп булды. Балтачтан, Арчадан, Минзәләдән килгәннәр иде. Обком секретаре Кадырметов орден тапшырды. Котлаулар бик күп булды. Кайберләренә сүз бирмәскә теләгәннәр иде, сәхнәгә сикерешеп менеп котлый башладылар...

 

Анда берсе: «Нишләп Ф.Яруллин иҗатын тәнкыйтьчеләр әз яктырта?»—дип сорау җибәргән иде, Ф.Мусин шуңа җавап биреп китте. Менә, диде, бездә татар әдәбияты тарихының алты томлыгы чыгып килә, шул әдәбият тарихында Ф.Яруллин иҗаты да лаеклы чагылыш табар, диде.

 

Аннары: «Нишләп Ф.Яруллинның китаплары сатуда юк?»—дип сорадылар. Туфан: «Аның нәкъ менә китапларының сатуда булмавы, кибетләрдә ятмавы әйбәт тә инде», —диде. Бу әлбәттә, бик дөрес җавап түгел. Беренчедән, китаплар бик аз тираж белән чыга. Кайсы 5 мең, кайсы 10 мең данә. Икенчедән, китапларны чыгарырга ашыкмыйлар. Язучылар союзында председательнекен, аның урынбасарларыныкын, нәшрият тирәсендә кайнашучыларныкын, кайдадыр түрә булып утыручыларныкын яки аларның туган-тумачаларыныкын каты тышлы итеп, әсәрләре язылып бетүгә үк бастырып чыгаралар. Китап чыгару проблемасы бездә берәр вакыт бетәр микән? Йә кәгазь җитми, йә акча. Бездә һәрвакыт нидер җитми. Бигрәк тә иҗат кешеләрен кысалар.

 

12 апрель. Ябалак-ябалак кар яуды. Бераздан эретеп бетерде, яңадан яңгыр явып алды. Көннәрне җылытыр дип торганда, киресенчә, тагын суытып маташа менә.

 

Яз шулай инде: назлы кызлар кебек. Кызларны да менә чыга, менә чыга дип капка төбендә сәгатьләр буе көтеп, чыкмаса ярсып кайтып китәсең. Ә ул син кайтып киткәч кенә урамга чыга һәм сине килмәгән дип үпкәләп кереп китә...

 

Нурсөя грипп белән чирләп йөри. Дүрт көн инде. Бүген миңа да эләгергә маташа, ахры. Борыннарга юеше килеп җитте инде. Грипп—әрсез кызлар кебек, качсаң да эзләп таба.

 

15 апрель. Көн ямьсез. Яз елак. Тыенкы гына яңгыр ява. Быел, гомумән, шундый вак яңгырлы яз. Яшеннәр юк әле. Көннәр җылы түгел. Берничә тапкыр кар да яугалап китте узган көннәрдә. Бакчага барган юк.

 

Бер шигырь яздым.

 

Быел да яз килеп җитте,

Сау чыктык кышларны да.

Яңгыр, әйдә, ява бирсен –

Бәлки күккә дә кирәктер

Яшь коеп бушанырга.

 

Нурсөя көн дә больницага йөри. Грипптан осложнение дип борынына УВЧ бирәләр. Аллергиясе артыннан айдан артык чапкан иде инде. Тагын бусын җидене назначить иткәннәр.

 

18 апрель. Нурсөя бакчага барып кайтты. Өйгә быел да кергәннәр. Тәрәзәнең пыяласын алып. Бөтен нәрсәне туздырып атканнар. Өйне җыештырып, бер күршедән тәрәзәне куйдырып, кишер һәм редиска чәчеп кайтты.

 

25 апрель. Кичә Рәшит Әхмәтҗанов яңа чыккан китабын—«Йөрәк бәйрәме»н кертте. Китабы матур гына чыккан. 8 табак. Квартирга күченәләр. Өч бүлмәле квартир бирделәр. Безнең квартирлар булырга ошамый. Былтыр өметләндереп куйганнар иде, хәзер бу эш сүнде. Гаеп кемдәдер.

3 май. Квартир мәсьәләсендә Идиятуллинга приемга барырмынмы әллә дигән идем, аңа да йөрәк җитми. Күтәрешергә, йөртешергә кеше кирәк. Баруың да файдасыз булуы бар.

 

4 май. Мин ике көн инде горисполкомга шалтырату белән мәшгуль. Кешесен тотып булмый. Кичә, менә-менә килер дигәч, ярты сәгать саен шалтыраттым. Булмады. Бүген шалтыраттым—бүген Идиятуллин булмый диделәр. Шуларга шалтыратасы булгач, бүтән эшкә кул бармый. Ә бит ул начальствоны эзләп ничәмә-ничә көннәрен югалткан кешеләр бер мин генә түгел. Безнең менә шулай вакытны урлаулары өчен аларны берәр җәзага тартасы иде. Шулвакыт эшкә вакытында килерләр иде, бәлки... Бездә түрәләргә сүз әйтергә ярамый: алар кагылгысыз. Алар—дәүләт эшендә! Ә башкалар нинди эштә? Совет власте кешеләрне тигезлибез дип төрле касталарга аерды.

 

5 май. Нурсөя бүгеннән рефлексотерапияга йөри башлады. Теге уколы да бар әле...

 

12 май. Кичә бер квартир тәкъдим иттеләр. Бардык Туфаннар белән. Ләкин безгә дигәненә кереп булмады. Ул йортка кешеләр күченә башлаган инде. Башка бер квартирны гына карап чыктык. Кечкенә инде. 26 кв.м., балконы, ягъни лоджиесы зур, ике бүлмәне иңләп тора. Ләкин Нурсөягә иң ошамаганы—лифтына коляска белән генә кереп булмый. Тышкы яктан 5 сырлы баскыч, эчке яктан 4 сыр менгәч кенә лифтка керә аласың. Ә ул басмаларга коляска белән менеп булмый. Тагын күтәреп менәргә кала. Әле исполкомга шалтыраткан идем, ошамаса, бармагыз, башка берәр җирдән тәкъдим итеп карарбыз, ләкин әле якын арада гына бетә торган йортлар юк, диләр.

 

18 май. 16 май көнне Идиятуллинга хат язып, Нурсөядән секретарена илттердем. Квартир мәсьәләсе ничек хәл ителер инде. Кичә безнең квартирны карарга берәү килде. Университетта укучы студент. Үз йортлары белән Северный поселокта торалар икән. Әнисе белән. Бернинди иҗат кешесе түгел, инвалид түгел, икесенә безнең ике бүлмәле квартирны тәкъдим иткәннәр. Әле ошатмыйча чыгып китте. Бу панель йортта, кечкенә кухнялы йортта ничек яшәмәк кирәк, ди. Сәламәт кеше шулай ди. Ә мин авыру кеше шушында уналты ел яшәдем инде. Һәм бу квартира әле безнең өч кешегә бирелгән иде. Әни авылга киткәч кенә икәү калдык. Иҗат кешесенең бер артык бүлмәгә хакы барлыгын да искә алсаң, бу безнең дүрт кешегә бирелгән квартир булып чыга.

 

13 июнь. Кичә бакчада бер кызык хәл булды. Зәет Мәҗитовларның басмасы турында бер кыр үрдәге бала чыгарган. Кичә шул үрдәкнең өч баласы әллә берәр нәрсәдән куркып, безнең бакчага килеп кергән. Нәрсәләр чиелдаша икән дип карасак, өч үрдәк баласы безнең сукмактан чабышып бара. Мин раскладушкадан башны калкытуым булды, болар куркышып төрлесе төрле якка чабып таралыштылар. Аларның чиелдашкан тавышына аналары очып килде, төшмәде, куркып күлгә очты. Бу үрдәкнең балаларын аналары янына тотып суга җибәрергә дип Нурсөя бөтен бакчаны бетереп үрдәк балаларын эзләде. Берсен тоттык. Мин дә башыннан сыйпап куйдым үрдәк баласының. Аннары күлгә җибәргән идек, шунда ук анасы килеп тә җитте. Теге икесе аналарын таба алганнардырмы, күренмәделәр.

 

Каравылчының эте Белка да кичә балаларын алып килде. Аның алты баласы бар. Икесен ияртеп килгән. Ашарына бирергә бер әйбер дә юк иде, ипи ашамыйлар хәзерге этләр, шикәр-конфет ашатып җибәрдек. Ансын ашадылар. Берсе шикәрне бик өнәп бетермәде.

 

Бүген Г.Камал театрының иске бинасында «Кызлар күңеле—тирән сер»не куялар. Һәм тагын 19 ында була. Минзәлә театры Казанга гастрольгә килде.

 

14 июнь. Кичә Минзәлә театры минем «Кызлар күңеле—тирән сер»не күрсәтте. Мин дә бардым. Халык тулы иде, хәтта балконнарда да буш урын юк иде. «Быелгы гастрольләребез бик начар башланды, халык әз йөри. Менә бүген икенче тапкыр гына аншлаг әле. Берсе Илдар Юзеевның «Сөйгәнемнең туган көне» спектакле иде»,—диделәр. Артистлар да бик рухланып уйнады. Мине дә сәхнәгә менгерделәр. Чәчәкләр бирделәр.

 

Нурсөя дә кеше әз килсә нишләрбез дип куркып барган иде. Мин башта бармам дип торган идем, соңыннан такси чакырттык та киттек тә бардык. Туфан да, Илдар да бар иде. Соңыннан бераз спектакль турында сөйләшеп тордык. Туфан: «Анонимканы Рәҗибә язу белән килешмим, яраткан кеше яраткан кешесенә начарлык эшләмәс,—ди.—Ә башка яклары бик әйбәт барды. Югыйсә тимер-томыр турында күп яздың инде,—ди.—Монда чын, саф мәхәббәт бар, яшьлек ялкыны бар»,—диде. Илдар Юзеев анонимка турындагы Туфан замечаниесе белән килешмәде. Әйбәт спектакль, диде, котлады. Хәзер син юлын тапкансың инде, язарга да язарга кирәк, диде. Барганда теләми генә барылган иде, күңел үсеп кайтты. Яңа әсәрләргә рух өстәргә булсын.

 

Спектакльдән алган тәэсирләр күңелдән бер шигырь этеп чыгарды.

 

Үз-үзеңне олылау да кирәк,

Шунсыз яшәп булмый дөньяда.

Кирәк икән, чум син диңгезләргә,

Йә күтәрел биек кыяга.

 

Тыйнаклык та кирәк яшәгәндә,

Тик булма син җансыз күләгә.

Тормыш бәйгесендә зур бүләкләр

Көрәшә белсәң генә эләгә.

 

Мин көрәшәм әле көчем барда,

Хурлык түгел хәтта җиңелү.

Кешеләргә бер үҗәтлек бирә

Биеклеккә таба үрелү.

 

Бүген төштән соң 60 укытучы килде. Өйгә бервакытта да алтмыш кеше кергәне булмагандыр әле. Болар бөтен Татарстаннан җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Бер айга белемнәрен күтәрергә килгәннәр. Өйдә басып торырга да урын калмады. Күбесе коридорда басып торды. Бер уннан артыгына китапларны бүләк иттем. «Җилкәннәр» повестен нигә программага кертмиләр?»—дип сорыйлар. Бер китабың да кибеттә юк дип зарланалар. «Шигырь китапханәсе»ндә чыккан китап та бер-ике атнада таралып бетте. Халык күрми дә калды. Бер район кибетендә дә юк, диләр. Болар инде бөтен Татарстаннан килгән кешеләр. Чынлап та юктыр, күрәсең.

 

24 июнь. Төенчекләр арта бара, ордер юк әле. Берәр вакыт бөтен төенчекләрне чишеп кире шушында яши башларга туры килмәгәе әле.

 

Көннәр кызу тора. Бакчага атнасына 1-2 барып йөрибез. Җиләкләр өлгерде. Җыясы, эшкәртәсе генә. Ләкин Нурсөянең тазалыгы беткәннән бетеп бара. Тәннәре ятуга лачма тиргә бата, аннары салкын тия. Умыртка сөяге сызлый. Ничек мине икенче этаждан сөйрәп йөридер, мескенкәй. Юынган көнне ваннага гына ике тапкыр күтәреп кертергә, ике тапкыр күтәреп чыгарырга кирәк. Һәр атнада ике тапкыр юынгач, атнасына сигез мәртәбә күтәрергә  туры килә өйдә генә. Ә бакчага барганда төшерергә-менгерергә. Баргач, тагын шулай ук. Яңгыр ява башласа, өйгә кертергә, көн аязса, тагын чыгарырга.

 

28 июнь. Бүген тагын бик күп укытучылар килде. 40лап диделәр. Бөтен илдән килгән татар теле укытучылары. Монда—Казанга белемнәрен күтәрергә курска җыелганнар. Шунда беррәттән мине дә күрәсе иткәннәр. Һәрберсенең кулында «Фәнис Яруллин—Корчагиннар токымыннан» дигән методик кулланма. Авторы З.Н.Хәбибуллина. Бу методик киңәшләр укытучыларга Ф.Яруллин иҗаты буенча дәрес-лекция үткәрү өчен әзерләнгән. Татарстан укытучыларның белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кабинеты тарафыннан эшләнгән.

 

«Каз кычкыра» повесте чыккан «Казан утлары» күп кенә иде, шуларны бирдем. Җитмәгәннәренә әнә шул методик кулланмаларына кул куйдым.

 

29 июнь. Бакчада мин һәрвакыт тышта ятам.Күккә карап ятканда дөнья мәшәкатьләре истән чыга. Күк үзенең биеклеге, серлелеге, чиксезлеге белән тормыштагы вак-төяк уйларны оныттыра. Өскә озаграк карап ятсаң, ул урталай ярылып киткәндәй була. Югары катлам күренә. Анда төсләр куерак, болытларның агышы да башка якка. Күрәсең, күкнең төрле катламында һава агышы төрле якка буладыр. Күккә менеп китеп, биеклекнең зәңгәр сыеклыгында эреп югаласы килә. Ләкин җир кешесе булып тугач, җиргә төшми хәлең юк. Нурсөя нидер әйтә дә, җиргә төшәм.

 

12 июль. Ордер һаман юк. Төенчекләр өстендә утырабыз...

 

25 июль. Ниһаять, без дә юньлерәк квартирлы булабыз бугай. Ордерның яртысын, ягъни корешогын бирделәр. Шуның белән ачкычларны алдык. Бераз әйберләрне үзебезнең машина белән ташыдык. Ташырга Рәшит белән Әхтәм булышты. 27сендә бөтенләй күчеп китәрбез дип торабыз. Мебельләрне күчерергә машинаны безнең урынга килүче кеше үзем табармын диде.

 

22 август. Яңа фатирга күченгәнгә дә айга якын вакыт үтте. Кулга ручка тотарга туры килмәде әле.

 

27 июльдә күчендек. Әйберләрне төяшергә редакциядән егетләр килде. Ркаил Зәйдуллин, Ирек Нигъмәтҗанов, Ләбиб Лерон һәм Айрат Садыйков. Ике бүлмәле квартир. Бу—фатир алу түгел, алмаштыру гына. Ләкин тегесеннән шәбрәк. Иң ошаганы—залда ике тәрәзә булуы. Тегендә безнең кояшсыз як иде. Залы зур—22 кв.м., спальный бүлмәсе—12 кв.м. Ике якта да лоджие. Прихожий зур, иркен. Тик менә ваннасы утырып юына торган гына, миңа бик уңайсыз. Алыштырырга кирәк булыр. Магазиннарда да шушындый кечкенә ванналар гына икән әле. Өч тапкыр юындырды инде монда мине Нурсөя. Су җылырак кына, кайнар су юк әле. Лифт тә эшләми. Халык күченеп бетмичә эшләтмәсләр, мөгаен. Күченгәндә әйбер ташып ватарлар дип куркалар бугай. Ярый әле Рәшит Әхмәтҗанов белән күрше йортка эләктек. Бакчага бергә йөрибез. Ул күтәреп меңгерә, төшерә.

 

Шунсы кызык: горсправкага яңа адресны биреп өлгергәннәр. Бер Мөхәммәт исемле абзый горсправкадан адресны алып килеп җиткән күченеп ике атна үтүгә. Шигырьләр яза икән. Шигырьләрен укып эт итеп арытып китте. Шигырьләрендә бер яңа фикер дә юк. Шуларның бер-икесен эшләп редакциягә бирә алмассыңмы, ди. Монда бит эшләрлек әйбер юк, дип карыйм, барыбер дәфтәрен калдырып китте. Бүген дәфтәрен алырга килергә тиеш. Бу шигырь белән җенләнгән картлар да туйдырды. Качып та булмый үзләреннән. Кешегә кырт кисеп кенә әйтә алмыйм, үзем йомшак инде. Шуңа киләләрдер.

 

1 сентябрь. Күчеп килгәннең икенче көнендә квартирны баса яздылар. Берәү ишеккә бик озак звонок бирде башта. Мин: «Кем бар?»—дип кычкырган идем, ишетмәде. Аннары әле бер, әле икенче ачкыч тыгып ача башлады. Һәм ачып керде. Мин: «Кем бар?»—дип кычкыргач, чыгып китте, ишекне япмады да. Йөзен күрә алмадым, мин залда ята идем. Ярый бераздан Рәшит Әхмәтҗанов керде. Нишләп ишегегезне ачык тотасыз, ди. Сөйләп бирдем хәлне. Берничә көннән 14нче этажның бер квартирын басканнар. Ачкыч яратып. Хәзер өйне ташлап китәргә дә куркабыз.

 

7 сентябрь. Кичә бер аферист карчык алдап чыгып китте әле үзебезне. Мин 6 нчы этажда торам, 5 сум акча биреп торыгыз әле, ди. Нурсөянең 5леге юк икән, ике өчлекне биреп чыгарды. Картаеп килүче бер марҗа. Җилләр искән «мескен» карчыгыбыздан. Монда тора торган кеше түгел икән. Без ачык авызларны ничә тапкыр алдадылар инде, һаман ышанабыз. «Больниска бара идем»,—дип сүз башладылармы, аферист була икән. Шулай жәлләтеп башлыйлар алар сүзне. Инде хәзер «үләбез» дисәләр дә ышанмаска кирәк дибез. Ләкин бераз вакыттан икенчесе икенче төрле итеп алдый бит аның, тагын ышандыра.

 

14 сентябрь. Бүген беренче мәртәбә лифттан файдаланып карарга насыйп булды. Бакчага барган идек, кайтуыбызга лифт эшли башлаган. Әй, сөендек! Нурсөя күп итеп алма җыйган иде. Башта алмаларны менгерде. Аннары колясканы алып төшеп мине алып менде. Аннары үзе машинаны читкәрәк алып куярга дип чыккан иде, кергәндә лифт эшләми дә башлаган. Их, кайчан коммунизм җитәр икән? Анда бөтен нәрсә гөрләп эшләп торыр иде!

 

26 сентябрь. Туфан рәислектән китәргә гариза биргән. Дөрес эшләгән. Талантлы кешегә администраторлык комачаулый гына. Вак-төяк эш күмеп китсә, әллә нинди талантларың да чүп астында кала.

 

30 сентябрь. Биш көн инде тәмуг газапларында яшибез. Аста, беренче катта, бойлер дигән нәрсә икән безнең. Көне-төне мотор эшләп тора. Реактив самолетта барган кебек. Колаклар тонды, йоклап булмый. Фатирны алгач шундый сөенгән идек. Сөенечебез озакка бармады.

 

5 октябрь. Бу тавыш йә акылдан яздыра, йә үтерә инде безне. Ике көн Рәшит Әхмәтҗановта кунып чыктык. Әмма гомер буе кешедә яшәп булмый ич.

 

6 октябрь. Үземнең бер генә дустым да юклыкка көннән-көн ныграк ышана барам. Хәлең ничек дип Союздан ник берсе килеп карасын! Ә бит Нурсөя барып әйтте, хәле авыр, зур температура белән ята, дип. Ярый Рәшит кереп йөри, ләкин ул үзе дә бала хәлендә—ярдәм итә алмый. Әгәр берәрсе авыр хәлдәмен дип чакыру җибәрсә, мин шушы хәлемдә дә янына барыр идем. Кешеләр нишләп бу кадәр битарафланды соң?

 

11 октябрь. Бүген көндезге икеләрдә бер сәер карт килде. Украинадан. Исәбе—мине терелтү икән. Минем турыда радиодан ишеткән. Мин бит пенсионер кеше, вакытым күп, нигә ярдәм итмәскә, ди. Самавыр куйган идек, чәй дә эчмәде. Менә, ди, эчкә тын алып озак кына чыгармый торырга кирәк, шунда бөтен чирдән котылып була, ди. Ярдәм итә алмаячагын аңлагач, гафу үтенеп чыгып китте! Менә нинди кешеләр дә бар дөньяда. Бер аферисты алдап йөри, икенчесе кешегә бераз ярдәм итеп булмасмы дип, үз пенсиясенә билет алып озын юлга чыга.

 

19 октябрь. Бойлер рәхәтләнеп үкерә. Хәзер мин иҗат итәсе урынга кешеләргә рәнҗеп, әкрен килгән әҗәлне көтеп ятармын микәнни?

 

12 декабрь. Н.Хрущев безне «коммунизм»да яшәтмәкче иде, үзен очырдылар. Брежнев заманында «нык үскән социализм»га килеп кердек. Ә Горбачев, 2000нче елга хәтле һәр гаиләне фатирлы итәм, диде. Менә без дә, шушы вәгъдәгә таянып, 2нче каттагы тавышлы фатирдан котылыр өчен шушы ук йортның әлегә хәтле буш торган 9нчы катына менеп кунакладык. Монда менү өчен бик күп кешеләргә үтенеч хатлары язарга туры килде. Җитмәсә, фатиры да безнекеннән кечерәк. Әҗәлең җитмичә үлеп булмый, диләр. Тегендәге тавыштан үлмәс өчен бер чара булды бу.

 

26 декабрь. Берничә көн элек Зәкия апалар килеп икене кунып китте. Ит алып килгәннәр. Безнең итләр күбәйгәч, көнне җылытты. Тамчы тамып утыра. Ике көн инде. Суыткыч җүнләп эшләми иде. «Мир» дигән ул суыткычны без сәүдә министрына хат язып кына сатып алган идек. Суыткычыбыз туганда ук чирле булып чыкты. Мастерскойдан да, заводтан да мастер чакыртып карадык. Бичара «Мир»ның авыруын тапмадылар. Чакырта торгач, бер «салмыш» мастер килеп чыкты да суыткычыбызны төзәтеп куйды. Реле дигән нәрсәдә булган икән хикмәт. Сөенә-сөенә бу мастерга бер ярты тоттырдык. Киткәндә ул: «Бу суыткычлар бер сезнеке генә түгел, башкаларныкы да ватылып тора»,—диде.

 

1989

 

4 гыйнвар. Бүген Апас район китапханәсеннән һәм Апас урта мәктәбеннән килделәр. Минем китапларны алып килгән бер унлабы, аларга автограф язып бирдем. Соңыннан бергәләп фотога төштек. «Тере язучылар безгә сирәк килә, сезне үз күзебез белән күрәсебез килгәнгә килдек»,—диделәр. Мин: «Апастан ук килеп, бер соравыгыз да юкмыни?»—дигәч. Апаста урта мәктәп бер генә, анда татар һәм рус класслары бар, диделәр. Китапханә эшчесе Әлфия: «Хәзер татар китапларына карата кызыксыну арта башлады. «Казан утлары»н кулдан кулга йөртеп укыйлар, былтыр китапханә бер генә данә ала иде, быел икегә язылдык»,—дип торды. Адәм көлкесе. Татар районында татар мәктәбе юк! Район китапханәсе «Казан утлары»н икене ала. Ә бит татар язучыларының иң яхшы әсәрләре беренче булып «Казан утлары»нда басыла.

 

7 гыйнвар. Кичә бик каты эч белән ашказаны авырта башлады. Төне буе укшытты, ике тапкыр косып та алдым. Бүген дә хәл мөшкел. Эч мускуллары калтырый, ашказанына таш тутырган кебек авыр. Хәтта яшисе килми. Яшәгәнче тиз генә үлеп китсәң иде дә бит.

 

Туйдым инде, туйдым дөньясыннан,

Һәрбер көне аның—мең газап.

Бу авыру мине ничә еллар

Үтереп килә шулай аз-азлап.

 

Күңелемдә бетте үҗәтлек тә,

Эш диеп тә янмый-көймимен.

Миннән инде күптән туйганнардыр,

Хәтта үзем кешене сөймимен.

 

Бүген китәр идем дөньясыннан,

Карамыйчы алдым-артыма:

Нурсөянең мәхәббәте тота,

Яшим бары шуның хакына.

 

Нурсөянең дә аягы сызлый, шешенә дә. Көненә бер мәртәбә көчкә генә аскы катка почта карарга төшеп менә. Күп йөрелмәсен өчен хәзер почтага да махсус төшермәскә тырышам инде: йә  газеталарны ипигә-сөткә, йә башка кирәк-яракка чыкканда гына алып керергә кушам. Лифт һаман эшләми. Кайчан эшләсе дә билгесез...

 

Дәвамы киләсе саннарда


Фәнис ЯРУЛЛИН
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№30 (792231) / 13.01.2012 16:25:21

Бу көндәлекне әзрәк чистартып чыгарсалар ярамас идеме?
Кемгә кирәк инде ул косып ятулар....

№29 (792226) / 13.01.2012 14:18:11

Эзрэк ояла белегез, шундый темада телэсэ нэрсэ сойлэмэгез инде!Причем тут группа крови? Башка урын юкмыни?

№28 (792105) / 11.01.2012 20:27:39

Энҗебикә!!

№27 (792102) / 11.01.2012 20:16:43

Безнең гаиләдә беребездә дә антиген юк. Һәммәбезнең каны(иремнеке, минеке,кызыбыз, улыбызныкы да) 1 группа. Иң кызыгы шул: дүртебез дә тыныч характерлы, кызыбызның да гаиләсендә 1 группалылар гына. Очраклылык димәс идем.
уйларым тынгы бирми...нең, бу биткә кереп, теманы башка юнәлешкә борып җибәрүен дә бары изге максаттан гына юрарга иде. Ул монда шулай ук очраклы гына кермәгән булырга тиеш, димәк, югарыдагылар шуны телиләр. Фәнис Яруллинның изге рухын дөньяви ваклыклар белән күмеп китү кирәк түгелдер.Комачауламыйк аңа, бары изге теләктә генә булыйк, аңа бары якты көчләр генә юлдаш булсын, җәннәт капкалары аның өчен киң итеп ачып куелсын. Бу мәкаләдәгеләрне үз вакытында карарга кирәк иде дә, булмаган бит, поезд киткән, үкәннәрне оныту мәслихәт, чөнки әдип үзе юк бит иде.Якыннарына Ходай сабырлык бирсен.

№26 (792097) / 11.01.2012 19:02:16

уйларым тынгы бирми! Хәсрәтең кысыр!
Минем дэ каным 4нче! Ә ул ни әтидә, ни әнидә!
Берсенең дә әйткәне юк син минеке түгел,-дип!

Әти-2 нче,әни-3 нче! Гаиләдә балаларның кайсы 2 кайсы 4 группа.

№25 (792096) / 11.01.2012 18:40:21

уйларым тынгы бирми, 2 хэм 3 нче группалы ата анадан 1,2,3,4 кан группалы балалар туа ала. менэ монда фэнни анлатма http://www.missfit.ru/berem/blood/

№24 (792043) / 10.01.2012 20:25:52

уйларым тынгы бирми..., Сез шик-шөбһәләрегезне чыгарып салырга берәр башка сәхифә таба алмадыгызмы? Монда бит сүз бөтенләй башка нәрсәләр турында...

№23 (792042) / 10.01.2012 20:24:24

мин белгәннәрнең, атасының 1+ гр, хатыны 4-.балаларыныкы - 2+

син әйткәннәрдә хилафлык юк,борчылма. мөмкин ул андый үзгәрүләр.
менә кияүгә чыгарсың,бала табарсың,өйрәнерсең күрерсең.

борчылырлык,әти-әниеңнән шикләнергә,урын юк.
борчылма.
минем кайдадыр укыганым бар,бу турыда.
ата-анаң үзеңнекеләр,юкка борчыласың.

№22 (792040) / 10.01.2012 19:57:37

Минем дә улымныкы беребезнекенә дә ошамаган. Миңа сразу әйттеләр алай була дип, үземнән шикләнеп утырыйм мени инде хәзер)))))))))

№21 (792034) / 10.01.2012 19:31:46

Мина кинэш биргэн кешелэргэ Алланын мен рэхмэте яусын! тормышыгыз тулы,гаилэгезгэ тынычлык иминлек телим.уйларым тынгы бирми гэ, сезгэ бик зур рэхмэт,кинэшлэрегезне исемдэ тотармын.Рэхмэт эйтеп баш иям,эти эни мине михербанлы бала итеп устерделэр.Кинэшлэрегезне тотып онытырга суз бирэм:).

№20 (792032) / 10.01.2012 19:11:03


Бик авыр булсада бу шикне оныт син! Мин үзем ятимлектә үстем,яклаучымда,ашатучымда,ярдәмчемдә булмады.Ата-ана беркайчанда син ташламаячак.Син шикләнгән әйбер 7-поколениедән килергә мөмкин. Син хәзер адмидан сора на удаление(язмаңны),шуннан тынычланырсың !

№19 (792031) / 10.01.2012 19:10:10

уйларым тынгы бирми...
Тагы булыр - булмас знахарьлар кармагына капкан бер корбан... Һич икеләнмичә һәм курыкмыйча ДНК ңны тикшертә аласың, кан группасы атаныкы яки ананыкы белән туры килү мәҗбүри түгел, статистика буенча (пробиркадан туган балаларны тулы килеш тикшереп торалар, ата-ана турында да шикләнергә урын калмый) 7.8% баланың кан группасы ата-анасыныкына туры килми...
Бер надан, шушы статистиканы белмгән медик, Пыть-Яхта, атасының һәм баланың канын тикшерми салып, баланы чак үлемнән алып калдылар... (Кайнар суга пешеп, больницада ята идем)

№18 (792030) / 10.01.2012 19:08:56

Менэ ,Алла бирсэ,права алгансын,рэхэтен курергэ язсын,тынычлык белэн! Юлларда хэрвакыт сак бул!Ни булсада сенелем,алар сине устергэн(син аларны бугенгэ хэтле белмэгэнсен икэн,бик эйбэт.)Кызларымны устергэндэ ,син эллэуйлыйсын аларга элэкмэгэн ,дисенме,ещё как ,ускэндэ барсыда була ул.Бэлкем уз туган -эти-эниенэрдердэ эле.))
Рэхмэт,бик акыллы кызга охшагансын!Бэхетле бул!.....

№17 (792028) / 10.01.2012 18:54:21

ДНК-га, рэхмэт сезгэ! мин кыз кеше шул))),тормышымны чэлпэрэмэ китерэсем дэ килми,дорес эйтэлэр шул.Тапкан Ана тугел баккан ана дип.Алар мине устергэн инде,киендергэн ашаткан.Рэхмэт аларга,авыр чакларымда ярдэм кулы суздылар,жил-давылдан янгырдан сакладылар.авырганда янымнан китмэделэр рэхмэт аларга!Мин аларны беркайчанда ташламаячакмын ни генэ булса да.
Юк ДНК га бармам инде,шулай яхшырак...

№16 (792027) / 10.01.2012 18:45:30


Курыкма энем,шулай булгалый ул,зато син барлык группа беләндә куллана аласың. Спокойно яшә,актарма,фаҗигәгә китермә тармышыңны. Врач сүзе-актарма дигән сүз,бик теләсәң ДНК-га тикшерт өчегезнедә!

№15 (792026) / 10.01.2012 18:30:39

Минем бер саравыма жавап бирсэгез иде мат.ручылар!!! Минем энинен 3 нче отрицательный,э этинен икенче положительный резус факторы(каны),э минем 4 нче положительный .Ни очен ул шулай икэн? мин моны права алырга барганда гына белдем.Мин аларнын балалары тугелме,бу сорау мина коннэрен дэ тоннэрендэ тынгылык бирми.Бу турыда эти бн энигэ эйтмэдем! Врачтан сорган идем нигэ шулай ул дим"я откуда знаю "дип жавап бирде.Я ,нэрсэ дигэн суз бу,жавап бирегез зинхар???!!!

№14 (792025) / 10.01.2012 18:23:45

№7 гэ, рэхмэт,Сезгэ бик зур !Барсында карап,укып чыктым.Тагын бер ,кадерле якын туганымны югалткан кук булды.Эйе,бу барыбыз очендэ зур югалту.
Авыр хэбэр,урыны ожмахта булсын!
Э хэзер,Нурсоя апага ходай сабырлык хэм исэнлек бирсен!

№13 (792021) / 10.01.2012 16:39:10

Ни кызганыч, "Яңа Вакыт"ның электрон версиясе юк. Без аны кәнәфигә утырып, өтерен-ноктасын калдырмыйча укыйбыз. 

№12 (792019) / 10.01.2012 16:03:27

№11,"Яңа вакыт" газетасына сылтама куегыз, укырбыз.

№11 (792015) / 10.01.2012 14:50:10

Сез "Яңа вакыт" газетасын укымыйсызмы?

№10 (792014) / 10.01.2012 14:20:51

Шаклар катарлык хәлләр... Көндәлек 88-89 елларны эченә алуга карамастан, шаккатмый мөмкин түгел: ул елларда ук бит инде Фәнис абыебыз популярлыгының пигына күтәрелгән иде. Ул көтү-көтү делегацияләрне алып баручылар ни уйлады икән дигән сорау бу очракта туган сорауларның иң-иң \"гөнаһсызы\"дыр.
\"6 октябрь. Үземнең бер генә дустым да юклыкка көннән-көн ныграк ышана барам. \" Тетрәндергечрәк ачыш булырга мөмкинме! Соңгы елларда шагыйрьгә нинди генә уңайлы шартлар тудырылмасын, бу еллар аның гомерен күпкә кыскарткандыр...Әле бит бары да көндәлекләргә язылып та бетелми. Мин Фәнис абыйның \"Мәдәни җомга\"да чыккан бер язмасында аның композиторларга, башкаручыларга карата әйтелгән рәнҗүләрен оныта алмыйм. Исеме аталганнар арасында дәүләт тарафыннан бик югары баскычларга күтәрелгән якташымның да булуы бик гарьләндергән иде. Композитор-җырчы шагыйрьнең иҗат җимешләрен үзенеке итеп башкарып йөргән...

№9 (792012) / 10.01.2012 13:37:35

Тагын әйтәм әле. 5-6 квартира, машина арты машина алыштырган халык талаучылар Фәнис абыйга иң яхшы яшәү шартлары да тәэмин итә алмаганнар бит? Җәлке идемени, тән газаплары белән яшәгән кешегә җан газаплары да бирергә кирәк идеме? Аны кешечә яшәү шартлары белән генә тәэмин итеп булмый идеме?Аллаһы Тәгалә шаһит моңа, күрәселәре күргәндер, күрмәгәннәре күрер, бернинди кыек гамәл дә шома гына үтми, бу рәнҗешләрне балалары, оныклары күтәрер, күтәрә дә булыр инде, авызлары кыек булганга көзгегә үпкәләмәсеннәр, эшнең башын үзләреннән эзләсеннәр.

№8 (792011) / 10.01.2012 13:25:50

Соры корт һәм аноним рухи гарип №2,инвалид язучыга, болай да тән сыкранулары белән яшәгән кешегә, башта ук иң яхшы квартира бирергә кирәк иде. Нигә аны, иҗат кешесен, тавышлы квартир биреп мыскыллаганнар? Ничәнче елларның монда ни катнашы бар һәм бу җан авазын монда юкка гына урнаштырганнар дисезме? Килә ул кон һәркемгә дә. Көлке көлә уилә. артыңнан куа килә. Аң булыгыз, акламагыз рухи гарипләрне, сезнең аклауга мохтаҗ түгел алар.

№7 (792009) / 10.01.2012 13:04:43

язмыш, 

Татарның атаклы шагыйре, үзенең тормышы белән күпләргә үрнәк булган олуг шәхес Фәнис Яруллин арабыздан китте. Игътибарыгызга Фәнис абыйның татар матбугатында чыккан иң соңгы интервьюсын һәм, мөгаен, иң соңгы фотоларын тәкъдим итәбез.



http://matbugat.ru/news/?id=5226

№6 (792008) / 10.01.2012 13:03:13

язмыш
Теләкләрең белән чак кына азаккарак калдың. Фәнис абый вафат инде... Аның белән аралашучылар язуы буенча, Аллага шөкер, Фәнис абыйга яхшы фатыйр да бирелгән, игтибардан да читтә калмаган. Көндәлекнең ничәнче елда язылганын карарга кирәк.
Гомүмән, никтер бик күпләр, язмаларның кайсы чога каравына, аннан соң ниләр булуына карамыйча лаф ора башлый. Сүзем бу поска карата гына түгел...

№5 (792007) / 10.01.2012 12:55:45

Укып чыктым,но йорэккэ авыр тэессир калды,боек шагыйребезгэ бернинди хормэт,ихтирам белэн карамаулары...
Хэрбер коне,хэрбер сузе йорэк сагышы.Кая караган,хокумэт тугел,э,бергэ эшлэгэн эшмэкэрлэре,шефлары...Кая бара бу донья!Нишлэп ,карашырга кеше бирмэгэннэр!Рэхмэт,дусларына...,гомер буе дусларыда карашып бетерэ алмас бит.
Нурсоянен,туземлелегенэ,акыллылыгына -эйтер суз юк,Алла исэнлегеннэн ташламасын,узегезне!
Фэнис абый,Сез, безгэ бик кирэк!
Без,Сезнен китапларны,Казан утлары журналын х.б.,бик яратып укыйбыз.Сезнен ижади жимешлэрегез,хэрвакыттада кибетлэрдэ тулып торсын иде...
Хэмдэ зур утенеч,идэрэ итучелэребезгэ:яраткан кешебез Фэнис Яруллинга унайлы шартлардагы квартира бирелсен иде,бугенгесе коннэрдэ, ботенлэй картайгач,ул квртиранын кирэгедэ булмастыр дип уйлыйм...

№4 (792005) / 10.01.2012 12:39:57



Фәнис абыйга.

Туйдым инде, туйдым дөньясыннан,
Һәрбер көне аның—мең газап.
...
Нурсөянең мәхәббәте тота,
Яшим бары шуның хакына.
(“...” Фәнис Яруллин.)



Вакытлыча килдек Җиргә ,кунак кебек өч көнгә,
Аллахыдан үлемсезлек бирелмәгән һичкемгә.

Күпме гомер яшәселәр тәкъдир белән бүленгән,
Вакыт җитсә, мәхәббәт тә алып калмый үлемнән.

“Туам!”- диеп тумый беркем, Ходай: “Амин!”-димичә,
“Үләм!”- дип тә үлеп булмый, Әҗәл җиле тимичә.

Үзе китми бу дөньядан китәсесе килгәннәр,
Төшкә кереп кенә кайта , “Мин кайтам!”- дип үлгәннәр.

Гомер бер ул, ике килми, нинди генә булса да!
Син тормышны бик яраттың,михнәт күлең тулса да.

Килгәндә дә бу дөньяга : “Китәм!”- диеп килмәдең,
Язмыш Сине күп сынады, Син генә иелмәдең!

Авыр иде газапларың ,гади кеше түзмәслек!
Ә Син йоттың! Эчтә булды ,бер кеше дә сизмәслек.

Кылдай сират күперен дә, яшәгәндә үттең Син !
Авыр тәмугъ газабын да җирдә татып киттең Син!

Үлемсезлек килә икән, калсаң халык күң(е)лендә.
Фәнис абый ,ахирәттә ур(ы)ның - Оҗмах түрендә!

№3 (791999) / 10.01.2012 11:49:16

Тормышыбызның нәкъ үзе инде көндәлегендә. Кеше исән чагында кадере юк шул.

№2 (791998) / 10.01.2012 11:48:59

Не каркай авыл катыны!

№1 (791996) / 10.01.2012 11:23:10

Ай-яй-яй-яй! Авыру язучыны ничек җәфалаганнар бит! Ә үзләре хәзер дә шәп квартираларда яшәп яталардыр әле. Оятсызлыкның чиге шулдыр! Үзләренә дә шундый көн килер бер көн!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar