• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
06.01.2012 Җәмгыять

Өмет

Кешене Өмет яшәтә. Ә Өметнең нигезе—иманлы Максат. Күпләрнеке шикелле бездә дә бар андый максат. (Без дигәндә, шөгыль-гамәлләре белән Кеше рухын калыплауга мөнәсәбәтле затларны күз алдында тотам. Алар, минемчә, зирәк җитәкчеләр, дин эшлеклеләре-руханилар, әдәбият-сәнгать вәкилләре, мәгариф әһелләре, галимнәр, укытучылар... Гомумән, Кешелекнең әхлак кануннарын үстерә алырлык яңа буын тәрбияләү, һөнәре нинди булуга карамастан, зыялы һәркемнең вазифасы инде ул!)

ә Максат нидән гыйбарәт? Аның асылы шул: күп гасырлар дәвамында кешене Кеше итеп тота алган рухи, мәдәни, әдәби хәзинәне (нәкъ менә хәзинәне!) яңа буыннарга мирас итеп калдыру. Табигый бу омтылыш, әлбәттә, борынгы дәверләрдән килә. әмма максатка ирешү ысулы—һәр заманның үзенчә. Глобализация, ассимилизация кызулана барган саен хәл катлаулана, четерекләнә генә бара.

 

Мисалга ерак барасы юк: милли матбугатларның бүгенге хәле моны ачык раслый. Алыйк үзебезнең «Казан утлары»н. Сез кулыгызда тоткан яңа журналның тәртип саны 1071. Бик зур сан бу. Россиядә, гомумән, элеккеге СССРда мондый санга ирешкән әдәби журнал юк. Чыга башлавына быел 90 ел (башлангычын совет дәверенә кадәр нәшер ителгән «Аң», «Шура» кебек  әдәби журналлардан санасак, яшебез йөздән дә ашар иде) тула. Насыйп булса, бу юбилейны зурлап уздырырбыз. Болары яхшы. Уйландыра торганнары бүтән. Заманында йөз меңнән артык данәдә басылып, күбесе дөньяның төрле почмакларында таралган абруйлы журналның бүгенге тиражы күпме? Кызганыч, азрак шул (Россиянең бүтән журналлары белән чагыштырганда безнеке яхшырак булса да). Киләчәк дәвердә аның 1500нче яки 2000нче саннары чыга алырмы? Укучылар табылырмы? Мондый сораулар бүтән журналлар хезмәткәрләренә дә тынгы бирмидер.

 

Хикмәт нидә соң? Сүз дә юк, тәкъдирнең, вакыт-заманның таләбе яки сынавы диикме, соңгы дәвердә кеше рухын формалаштыруда яңа көч, яңа факторлар пәйда булды. «Китап—белем чишмәсе!» кебек шигарьләрне хәзер бик күреп булмый. Кеше җаны өчен көрәштә бүтән көчләр хәзер.

 

Ул көчләр беркемгә сер түгел, һәркемгә ачык: алар, беренче чиратта—электрон мәгълүмат чаралары, интернет. Бөтен дөньядагы исәпсез-сансыз адәм балаларының вакытларын, әйткәнемчә, җанын яулап алды инде алар. «Интернет башлы» яңа буын үсеп җитте. Бу буын, асылда, классик китаптан бизде диярлек. Сүз дә юк, тәрәккыят котылгысыз, Кеше акылы үзе ирешкән биеклектән төшә, чигенә алмый. әйтик, моннан күп еллар элек, электр, телефон, самолет, телевизор һ.б. төшенчәләр бөтенләй булмаган... үткәнгә кайтып булмый. Ат җигеп Америкага бара алмассың. әмма цивилизация үсешендә, бигрәк тә рухият өлкәсендә тарихи эзлеклелек, табигый дәвамлылык сакланылырга тиеш. Чиктән чиккә ташлану хәерлегә китерми. Интернет—мәгълүмат җыю өчен бөек мөмкинлек (шунысы да бар, ул мәгълүматның күбесе, бигрәк тә балаларга, үсмерләргә кирәк микән әле?). Интернет—кемнәрнеңдер дөнья каршында борын сеңгерү урыны булмаска тиештер... Уйлансаң, сорау арты сорау туа. Экран артында утырып зур күләмдәге әсәрләрне, әйтик романнарны, поэмаларны укучылар бик күп микән? Экран китап битләрен алыштыра алырмы? Китап укудан алган күңел ләззәтенә ни җитә икән? (әлбәттә, сүз соңгы вакытта акча түләп чыгарган китапчыклар турында түгел, чын китап, чын әдәби китап турында бара.). Соңгы елларда милли басмаларның традицион кәгазь вариантын кыскартып, аларны башлыча электрон вариантка күчерүне хуплаучылар да ишәйде. Шулай итеп, Галиҗәнап Китаптан ваз кичәбезмени? Заманында дәүләт тоткан халык тормышында китапның аерым бер зур урыны бар. Китап телне, илне саклады моңарчы. Мәгълүм хакыйкать: Тел булмаса Ил дә, Дәүләт тә, Халык та була алмый.

 

Яңа ел алдыннан, укучыларыбыз, каләмдәшләребез белән фикер уртаклашу, бер очтан «Казан утлары»ның якынлашып килгән юбилее турында да белдерү нияте белән бу бәләкәй мәкаләмне язган көннәрдә укытучы Мәдинә Кәримуллинадан (Кама Тамагы районы) хат килеп төште. Күңелгә хуш килде ул хат. Ник дигәндә, хат авторы белән уйларыбыз бертөрлерәк булып чыкты. Мөхтәрәм укучының да, баш мөхәррирнең дә фикерләре туры килү яхшы бит инде! Бу кереш язма өчен бераз озынрак булса да, шул хаттан өзек китереп үтәргә телим.

 

«Күптән җыелган, йөрәкне, күңелне борчый торган, рәнҗеткән тел, әдәбият, мәдәният мәсьәләсендә фикеремне сезгә җиткерми булмас, ахры. Чөнки журналны һаман яратып укыйм, шөкер, «Казан утлары» бик әйбәт эшли, бик шәп чыга, яшьләр иҗаты да бик ошый, афәрин, рәхмәт сезгә!

 

Әмма дә журналны алдыручылар аз, мәктәпләрдә бигрәк тә. ә «Казан утлары»ннан башка әдәбият дәресләре кызыклы үтә алмый, укучыларны бүгеннән үк журналны укырга күнектерергә, тәмен белергә өйрәтергә, тирән белем чыганагы икәненә инандырырга кирәк. «Казан утлары» бит ул—халкыбыз әдәбиятының, мәдәниятенең йөрәге. 90 еллык тарихы булган журналны мәктәпләрдә, һич югы авыл мәктәпләрендә 9-10 укучы, шәһәр мәктәпләрендә татар балалары санына карап 20-25 укучы укырга тиештер, минемчә. Югыйсә безнең киләчәк буын әдәбият, мәдәниятебез үсешеннән артта кала, алай гына да түгел, киләчәктә журналыбызны бөтенләй укучы булмаска мөмкин. Кешене бит аны көчләп укыту кыен, теләге булган кеше ул үзе теләп, яратып, эзләп табып укый. Яшь буында менә шушы омтылышны тәрбияләү өчен, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын яратып укучыларга, олимпиадаларда җиңгән укучыларга, гомумән, мәктәп тормышында актив катнашучы укучыларга журналны бүләк итеп яздырырга кирәк. Мәсәлән, безнең Олы Кариле урта мәктәбендә 90нчы еллар уртасында, колхоз рәисе Р.Хөсәенов татар телен һәм әдәбиятын яхшы белүче, олимпиадаларда җиңүче укучыларга ел саен 6-7 журнал яздыра иде. Ул укытучы белән киңәшләшә, ничә журнал кирәклеген сорый һәм шуның кадәр яздыра. Укытучы сөенә-сөенә укучыларга тарата, балалар да шатланып алалар, укыйлар, иншалар язганда шулардан файдаланалар иде...

 

Ә мондый тәҗрибәне бүген дә эшләп була бит. Район мәгариф башлыгы, район хакимияте белән киңәшләшеп, район мәктәпләрендәге укучылар саныннан чыгып 15-20 журнал яздыра ала. Хәтта моны республикабызның Мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә дә эшләргә мөмкин бит. Мәдәният һәм Мәгариф министрлары, язучылар, журнал хезмәткәрләре белән бергә киңәшләшеп, теләктәшлек табып  эшләсәләр бик яхшы булыр иде, минемчә. Кыскасы, яшьләрне мәктәптән үк «Казан утлары»ның тәмен, белем чыганагы икәнен күрсәтеп, инандырып үстерәсе иде!»

 

Рәхмәт мөхтәрәм укучыбыз Мәдинә ханымга!

 

Сүземне Өмет сүзеннән башлаган идем, әйе, ул Өмет бар һәм сүнмәячәк. Өмет белән бергә Ышаныч та торса, монысы инде тагын да яхшы. Шөкер, икесе дә бар, шулай булыр, иншалла. Чөнки артыбызда, җилкә терәге булып, тарихи Хәтер, Халык тора.


Равил ФӘЙЗУЛЛИН, журналның баш мөхәррире
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№66 (793515) / 26.01.2012 22:32:15

Фото-фокус астагысы Чын татар

№65 (793512) / 26.01.2012 22:16:23

Иркә сүзләре белән җапва бирәм Маратны кабул итә алмаучыларга:"Юк, әфәнделәр, сез үткән гасырда калдыгыз!"

№64 (793511) / 26.01.2012 22:08:24

Кайсы төшегезне кашып утырдыгыз концертта дип кызыксынганым булмады, ул кадәресендә бәхәсләшә алмыйм. Но рәхәтләнеп көлдек, күңел ачтык. Язган әсәрләре дә бик рәхәт укыла. Ә инде очсызлыкка килгәндә, сез ялгышасыз. Хотябы менә бу хикәясен укып карагыз, романга вакыт тапмасагыз.http://www.maratkabirov.com/newproduct/25-shortstory/86-minyaratamsin

№63 (793501) / 26.01.2012 21:18:42

Әйе, әйбәт алып бара, билдән түбән җирләре кычытканнар интенсив кашудан тынычланып кайтып китәләр.Сөйләгәне дә, язганы да -очсыз.

№62 (793498) / 26.01.2012 20:53:57

Миңа ошады. Мавыктыргыч, кызык. Куркыныч та. Хәниянең концертын да матур алып бара.

№61 (793492) / 26.01.2012 20:15:27

Укыдык, Хәниядә җыен килде-китте мәзәкләр сөйләп йөргән мәленнән зур аерма таба алмадым.

№60 (793490) / 26.01.2012 20:06:47

Марат Кәбиров дигәннән... Журналның беренче санында аның романы басылган. Укыдыгызмы?

№59 (792391) / 15.01.2012 15:40:20

Бугенге татар доньясында уз остенэ ботен жаваплылыкны алып "Куша белуче" юк. Барлыкка килэ икэн барыгызда ути алырдай "куша белуче татар",димэк сез яки йоклыйсыз яки улгэн. Чонки татар уяу яки тере булса ул мэлгун "куша белуче"нен жиде буын нэселен чэйнэп чукып утерэчэксез.
Чонки татарлар баштан ук "уз-узен" юкка чыгара алучы кэвем буларак яратылган. Шуна курэ алар арасында амбразура каплаучылар хэм сатлыкжаннар бихисап...

№58 (792199) / 12.01.2012 21:58:57

Илдар, миңа калса, кушканны үтәмәүчеләр бездә бер гаилә генә күренә.
Ф.Б., А.Х. да кушканны үтәүчеләр. Кушу гына түгел әле монда...

Дөресен әйткәндә, татарның, чынлап та:" Бүгенге Батыршасы кем дисәгез?" , мин җавап бирә алам. Алар - Кашаповлар.

Алрны дөресен әйткәндә, аек акылым аңламыйм да. Сокланам сүзен кулланганда, үзең шуңа ошарга теләп булдыра алмау күздә тотыла.Сүз таба алмый интегәм бу моментта.Аңлатып булмый торган батырлыкка бара алучы кешеләр.Менә шундый кешеләр юк бездә, Миначев әфәнде. Андый геннар гасырлар буена кыелганнар. Эш шунда.Урысларда күп алар. Империяләре шуңа яши әле дә.

Иркә

Иркә.

№57 (792197) / 12.01.2012 21:36:25

Татарның кушканны бик шәп үти торган милли сыйфаты турында
http://www.tatar-gazeta.ru/index.php?option=com_content&view=article&

№56 (792196) / 12.01.2012 21:30:05

Без дә шулай инде(((

ЕРга иң күп тавыш җирүчеләр дә без.
Эсэрлар белән алма узмаган сирәк регионнарның берсе.
Кичә Путин авызыннан Татарстан әйбәт дигәч, ТНВ дикторы, кош тотканмыни, шундый хис белән әйтте.

Өстән кушканны эшли беләләр бездә.Аның кемгә кирәк-кирәк булмавында эш юк. Зыянны әйтеп тә торасы юк.Иркә

№55 (792195) / 12.01.2012 21:20:50

Хе, килеп керсәң, сез кем, сезне монда кем чакырды, диярсез әле.

№54 (792194) / 12.01.2012 21:05:41

Быел зурлап юбилеебызны үткәрергә җыенабыз.Тиражыбыз 4000нән артык.Россиядәге калын әдәби журналлар белән чагыштырганда, Аллага шөкер, йөзебез кызарырлык түгел. Әлбәттә, калын журналны газеталар белән чагыштыру дөрес булмас. Бүгенге электрон мәгълүмат чаралары киң колач җәйгән заманда дистә меңнәрчә тираж җыеп булмый. Әгәр бу эш мөмкин икән, күптән инде "Казан утлары"на альтернатив журналлар дөнья күрер, шуның белән кемдер үз көнен үзе күрер иде, бәлки. Хәтерләсәгез, табыш китерә торган шәхси газеталар моннан ун-унбиш еллар элек үк барлыкка килде бит.
Һәммәгезне дә юбилеебызга көтеп калабыз, Рөстәм әфәнде, шул исәптән сезне дә.

№53 (792100) / 11.01.2012 19:59:18

Сталин дэверендэ хэреф танырга эйрэнгэн ФЭНЗАМАН БАТТАЛ эле интернетнын матбугат руында да узен иркен тота,колач салып йэзэ имди...

№52 (792082) / 11.01.2012 15:09:30

Р.Фәйзуллин!
Аерым сезнең өчен, билгеле форумда катнашучылар өчен дә инде, Коръәннән бер аять:

"109. Әгәр диңгез Раббымның сүзләре өчен язу карасы булса, Раббымның сүзләре бетмәс борын, диңгез бетәр иде, хәтта без тагы шулкадәр кушсак та,"- дип әйт." ("Әл-Кәһф")

Имам Әгъзәм әбү Хәнифә башта кәләм белән шөгыльләнә, улына да рөхсәт итә. Ул иманны да башта константа ди. Әмма вафатына якынайганда улына кәләм белән шөгыльләнүне тыя. Иманның да даими бер дәрәҗәдә генә түгеллеген таный. Кәләм ул исламда фәлсәфә, адашуга юл, суфыйчылыкка китерә.

"Шура" сүзенә кагылышлы бер нәрсә:
Коръәни Кәримдә "Шура" дигән аерым сүрә булуына карамастан, әфганлылар "советский"ларны шурави дип кенә атаганнар. Бер, әфганда катнашкан татар авызыннан, ә ул анда яраланып үлгәндә исән калган, минем белән очрашканда запойлы алкоголик иде. Әфганлы кинжал белән минем өскә килгәндә, ул миңа кәфер, кәфер дип кабатлады дигән иде.

Ә без әле дә советлар союзыннан чыга алганыбыз юк, икенче төрле әйткәндә, шуларның алдакчы патшалыгы, патшалары астыннан.

№51 (792059) / 11.01.2012 05:44:59

Сатира бәйгесе оештыручыларга, кешедән көләргә әзерлек кенә җитми, әле үзләреннән көлүне дә күтәрә һәм буйга сеңдерә алу сорала. Бу җәһәттән “КУ”чылар сынатты, нәни генә скетч чыгырларыннан чыгарды, мантыйкны оныттырды. Скетч һәм хәвефле хәл турында ишеткәч укыла торган дога өчен шаһгаличе дип “фаш итү”, ә “абунәчеләренең “КУ” дан өметләре өзелгәне өчен татар халкын тулаем шаһгаличелек чыганагы буларак гаепләү , фәһем дәрәҗәсе нисбәтенчә саклану инстинкты чагылышы гынамы?Әллә хәл җитдиерәкме?
Мөхәррирләрнең “яхшыга юл бирәбез”, дип акланулары “не катит”, пчаму птамшта “КУ” байтактан үз көнен үзе күрми, ә физик яки акыл зәгыйфьлеге сәбәпле матди ярдәмгә тулаем мохтаҗ инвалид сыман дәүләт хисабына яши. Асрала. (Җөмләдән,сукырлар үз көчләре белән эшләп тамак туйдыра.)Һәм шушында бер язучы сөйләгән кыйссаны искә алу да урынлы булыр төсле. Ул, бер редакциягә килә.Исәбе, якты чырай күрсәтсәләр, әсәрен калдыру.Ә шундагы бер мөхәррир, моның ниятен тоеп, каршына чыгып, чалбар каешларын бушата төшеп, “ха-ха, бездә эшләүче якташың ( ә бәлки якташларың дигәндер?) үлде ич инде, хәзер сезгә әдәби мәйданнар тү-тү”, дип бии башлый. Мондый хәлгә ышануы да кыен әлбәттә, бераз арттырган булса, иҗат кешеләренә анысы да хас, гөнаһысы үзенә булсын. Әмма сөйләгәне хак икән, нишләтергә соң мондый эшем иясен? Михаил Галустян персонажы әйтмешли ,”аңларга һәм гафу итәргә”, янә килеп кандидатурасын Тукай бүләгенә тәкъдим итәргә һәм бүләкләргәме?
Бәгъзе, үтә актив , иҗади осталыклары бәхәсле авторларга чамасыз зур әдәби мәйданнар бирү һәм шул яссылыкта тиражлар” уйнавы” бәйлелегендә төрле дәверләргә караган графиклар төзелгән дип фараз кылыйк. Әгәр , күз төшерү белән хәл ике икең дүрт дәрәҗәсендә аңлашылачак шундый мәгълүмат финанс министрлыгына барып керсә,( ихтимал,тәмам туйдырып бетергән авторның чираттагы чидибыры басылу, яки бәйге йомгакларында гаделсезлек моңа сәбәп була аладыр? ), ясалма туклану шлангысы кысыласын, яки гомумән ябыласын көт тә тор. ”КУ”ның тиражын җилгәрүгә өлешлеләр “ гаеплеләрне” табып та куйганнар , менәтерәк.. .Ә аны ничек коткарырга мөмкин икән соң ? Сәйлән , бик дөрес юл күрсәтә.. Зур әсәрләр ул әйткәнчә, сатылуга , язылуга куелышлы аерым китапчыкта чыгарылса, әшнәләрнең чүп чарын уздыру юлы киселә, һәм, мөхәррир, инде үзе зарур авторларны эзләү, табу, алар шартын исәпкә алып заказ бирү , ягъни эшләү мәҗбүрияте алдында кала. Иркә ханым тәкъдиме дә игътибарга лаек... Шәхсән үзем Равил ага , тиешле нәтиҗәләр ясап , “КУ” ны упкынга тәгәрәвен үзе дә туктата, яки әкеренәйтә алыр дигән өметне җуймыйм. Ни әйтсәң дә ул чын әдәбиятчы, ә әдәбият даирәсенә үтеп кергән шоумен түгел... Әгәреңки әсәрләр аерым китаплар кушымтасы булып чыга башласа , эшне кузгатып җибәрү өчен, ярдәм йөзеннән бик күп илләрдә гавәм ябырылып укыган “Чалы кошы”романы авторы Ришат Нури Гүнтекинның “Яфрак коелганда” бәянын тәрҗемә итеп бирә алам. Әлбәттә, Нобель премиясе лауреаты Орхан Памукның “ Минем исемем Кызыл” романын татар укучысына җиткерсәң дә ару булыр иде дә кана . Тарихи романның ни икәнен, аны язуның ни дәрәҗәдә тирән белем, авыр һәм зур хезмәт соравын аңлау өчен ифрат та зарур бу эш. Ә бүген моны аңлау юк төкәнмәдеме икән?Аяныч ки, мин ул җан тетрәткеч романның һәр сүзен аңлап укып чыксам да , рәсем сәнъгате җәһәтеннән белемем сайлыгы сәбәпле, тулаем мәгънәсенә төшенеп җитә алмадым...
...МРУ чыларның, халяваны хәләл санаучы “әдип”ләргә мөнәсәбәте мәгълүм . “КУ” ның 5 санындагы сатирик әсәр уңаеннан фикерләр дә кискен яңгырады ... Тест ролен үтәгән скетч та КУ ны коткару хакына , “аңларлар һәм гафу итәрләр” дигән өмет белән язылган иде...

№50 (791871) / 08.01.2012 23:00:47

Марат Кәбиров сайты дигәннән Сәйләнгә дә үз сайтын ачу эше белән шөгыльләнергә кирәк дип уйлыйм. Сәйлән үзе бу турыда нәрсә дияр икән? Сәйләннең шигъри әсәрләре, пародияләре, тәнкыйть, публицистика, чәчмә әсәрләре инде шактый җыелгандыр, минемчә. Ә без анда даими укучы сыйфатында кунакка кергәләп йөрер идек.
КУ турында да, органнарның башка гәҗит-журналлары турында да шуны гына әйтә алам: гади укучыдан бигрәк үз даирәсенә генә якын булганнар басмасы дияр идем. Язучылар арасында да кемнең әшнәсе, кемнеңдер туганы, дусты, кодасы булганы өчен генә әсәрләрен сайлап бастыру гадәте күптән үтеп кергән. Иң беренче эш итеп әсәрен түгел, бәлки авторның шәхесен ачыклау, аның ни дәрәҗәдә файдалы кеше булуын тикшерү исәпкә алына. Моны яшереп азаплануны хакыйкатьнең күзенә туры карый алмау дип атарга булыр иде.Гади халык мәнфәгатен чагылдырган гадел басмалар бүгенге көндә бармак белән генә санарлык.
Ник, кая еракка барасың, язучылар үзләре дә бер-берсенә, бер-берсенең язган әсәрләренә без булып торалар ич. Бу элек-электән килә. Менә биредәге коммент авторлары арасында да чагылыш тапкан. Мисалга мәктәп укучылары өчен язган әдәбият дәреслекләрен китерер идем. Дәреслекләрнең авторлары укучыларга язучылар союзы тәкъдим иткән әдипләрне һәм аларның әсәрләрен өйрәтүне генә максат итеп куйганнар. Шул ук вакытта менә дигән авторлар һәм аларның шедеврлары бары обзор темаларны үткәндә генә искә алына, ә хрестоматияләрдә әсәрләрнең эзләре дә юк.
Ә бит әдәбият программаларын тәрбияви яктан иң яхшы язучылар, иң яхшы әсәрләр җыелмасыннан да төзеп чыгарырга мөмкин иде.

№49 (791868) / 08.01.2012 22:22:53

48 постта опечатка киткән бит.

Шаһгалиләр туып тора
Һәрбер сайтта өзлексез, -
Андыйларның явызлыгын
Күп мәртәбә күрдек без.
- дөрес варианты.

№48 (791867) / 08.01.2012 22:16:42

Шахгалиләр һәр халыкта
Туып тора өзлексез,
Андыйларның явызлыгын
Күп мәртәбә күрдек без.

Тик алай да кирәкмидер
Татарларны каралту,
Сатлыкҗанга хас сыйфатны
Татарларга тарату.

№47 (791866) / 08.01.2012 22:10:48

Яшь буын алга таба өстерәргә тиеш, ДӨНЬЯНЫ.
Сәйлән, Иркә әйткәннәрдә, ил әйтмешли: креатив бар.

(Кигәвен)

№46 (791864) / 08.01.2012 22:06:49

м.да! "Үрәәәәәәәә кат!"

№45 (791863) / 08.01.2012 22:05:53

Җәмәгать, аерым шәхесләргә булган ачуыгызны журналга юнәлтмәгез инде. Сәйлән кебек конкрет тәкъдимнәр белән чыгарга кирәк. Дөрес, журналның сыйфаты анда басылган язмалар белән билгеләнә. Бөтен татар дөньясын шаккытырырлык язма ник бирмисез соң? Журнал тарафыннан кире кагылган әсәрнең яисә мәкаләнең, башка урында дөнья күреп, танылу алганын ишеткәнем юк. Нишлисең бит, язучы нинди, укучы нинди - журнал шундый.

№44 (791862) / 08.01.2012 22:02:24

Шахгалилэр кайсы заманда да,
Туа тора,сак бул, Ватаным!
Саткан. Сатар.Нигэ шундый
Булып тудын сон син, ТАТАРЫМ!!!

№43 (791860) / 08.01.2012 21:54:24

Нур-улы!Шәп,тик бер сүзегез төшеп калган:
\"Үрәәәәәәәә!\"

№42 (791859) / 08.01.2012 21:45:30

***Дөрләсен утлар***

Уяу булып кал,
"Казан утлары"!
Сиңа төбәлгән
Дошман уклары.

Ялкын капты дип,
Сулар сибәләр...
Кемнәр балкыр соң,
Сүнсәң син әгәр?

Тәнкыйть, имеш, дип
Һөҗүм итәләр:
Яши алмассың,
Диләр, иртәгә.

Берәү сукрана:
"Иннә лилләхи..."
Имеш, әллә кем,
Имеш, ул вәхи!

Тәнкыйть артыннан
Кирәктер тәкъдим -
Тәнкыйть тәкъдимсез
Кала ич ятим.

Әйт әле үзең,
Коры тәнкыйтьче!
Син бу журналга
Булыштың ничек?

Күпкә яхшырак
Әсәр яздыңмы,
Татар халкы дип
Дөрләп яндыңмы?

Әйдә сүндермик
"Казан утлары"н,
Яхшы теләкләр
Телик без бары.

№41 (791858) / 08.01.2012 21:42:48

№35!Минем төп фикерем Сезнең үтегезне тишкәнчагыштыру түгел ич.Странно!

№40 (791856) / 08.01.2012 21:02:48

Сон, Сэйлэн, \"Казан утлары\" болай да академик журнал бит инде ул, узен ук эйтэсен ич, ана тинлэшерлек журнал юк дип ,мина калса бугенге фикер алышуларда йэ журналны ачып карамаучылар йэ эдэбиятны тирэнтен анламаучылар,60 елларда чыккан журналларны мин дэ караштырам, тик аерманы сукыр булсан гына курмэскэ момкин,яхшы якка аерманы ,билгеле.журнал бернинди кризиста тугел, Обком ишеге тобендэ топчек койрэтеп тэ утырмый,купме яшь авторны доньяга чыгарды,чама белергэ кирэк, эйтэм дигэч тэ...

№39 (791855) / 08.01.2012 20:52:46

35.Это заявление - заведомо ложный донос.Мотив клеветника можно будет выяснить, установив его личность. Исходя из тиражей журнала в разные годы, можно определить графическим путем, при какой редколлегии, с помощью чьих \"шедевров\" , обеспечивается уместность молитвы \"Инна лиллэхи вэ инна илэйхи ражигун вэ инна илэ раббина лэмункалибун\".

№38 (791835) / 08.01.2012 18:13:44

Миннән тәкъдим бар. Мондый планнар белән Сәйләнне редакторлыкка тәкъдим итәргә кирәк саныйм.

Равиль әфәндене хөрмәтләп пинсәгә озатырга. Бәлки пинсәдә кабат әйбәт шигырьләр яза башлар.Ну анысы ни әбизәтельне.Артка сөйрәмәсә дә шул җиткән.

№37 (791832) / 08.01.2012 17:48:23


Минем дә “Казан утлары” журналына кагылышлы кайбер фикерләр язасым килеп китте. Бүгенге көндә,татар матбугатында “КУ”нан да абруйлы,киңколачлы,саллы бүтән журнал юк әле.Әмма аның кризиста икәнлеге көн кебек ачык.Замана үзгәрде,урамда яңа –информация гасыры чаба,ә “КУ” һаман үткән гасыр Обком ишеге төбендә төпчек көйрәтеп утыра.Безнең өйдәге библиотекада бабамнан калган 60нчы елларда чыккан “КУ” саннары җитәрлек.Чагыштырып карасаң,тыштан да,эчтән дә аерма аз. Сыйфат ягына килгәндә,кәгазенеке яхшырган,ә эчтәлегенеке күп очракта калыша ,үткенлек,усаллык,дөреслек җитми.Ул журналны даими укып-танышып баручы буларак,минем кайбер фикерләрем бар:
1.”Казан утлары” Татар әдәбияты өлкәсендә торып академик журналга әйләнекргә тиеш,ягъни бу өлкәгә кагылышлы бер генә мөһим вакыйгадан читтә калырга тиеш түгел.Ә Язучылар корылтае,Язучылар берлегенә кабул итү утырышы кебек чараларның беркетмәләрен вак-төякләреннән арындырып бастыруны кертү.
2.Зур күләмле әсәрләрне бастырудан баш тартып,алардан укучыны кызыктырырлык өзекләр генә тәкъдим итүгә күчәргә.Ә андый әсәрләрне өстәмә итеп,“Роман-газета”,,яисә “Подвиг” тәҗрибәсен кулланып бастыруны уйларга.
3.Бастырылган әсәрләр артыннан аңа карата тәнкыйть мәкаләсен бастыруны көн тәртибенә кертү.Ә “КУ” редакциясе каршында абруйлы тәнкыйтьчеләр төркеме туплау.Сүз көрәштергә әйләндермичә генә, тәнкыйтькә карата авторның үз фикерен әйтү мөмкинлеген калдыру.
4.Караңгы почмакка посып иҗат итеп ятучы зур “сакаллы” әдипләр белән дөньяви, мәдәният, сәнгать, әдәбият өлкәсенә караган четерекле сорауларга җавап рәвешендә әңгәмәләр рубрикасын булдыру.(Ә сорауларны укучылардан җыюны оештыру бик урынлы булыр иде.Гомүмән,укучы белән кире элемтә юлларын эзләү бик вакытлыдыр?!)
5.”КУ” да “Печән базары” рәвешендә төрле юнәлештәге бәйгеләр уздыруны традициягә кертү,ә җиңүчеләр өчен дәрәҗәле “Казан утлары” дипломы белән бүләкләүне булдыру.
6.Татарстан телевидениесендә “КУ”н пропагандалый торган даими чыгып баручы кыска булса да кызыклы
тапшыру булдырырга ирешү кирәкле гамәл дип саныйм.
7. Интернет укучысы белән актив эшләү,элемтәләрне ныгыту юлларын табу кирәктер.Артык акылланганым өчен түбәнлек белән гафу үтенеп Сәйлән.

№36 (791829) / 08.01.2012 17:13:53

36. "КУ"ны бетерүчеләрнең адресын бутама куркак аноним.Аны үлем хәленә , бетемсезлеккә җиткерүчеләр билгеле! Шулар "Сәйлән"не кыскартып, чүпкә урын бирә! Үз чүбенә һәм әшнәләренекенә.

№35 (791825) / 08.01.2012 16:28:52

Улем хэбэре ишеткэч укый торган доганы биредэ урынлы китердем дип уйлыйсызмы? Алайса дорес итеп язарга иде:\"Инна лиллэхи вэ инна илэйхи ражигун вэ инна илэ раббина лэмункалибун\" дип.\"Кар башына кар житэ\" ди халык ,татар башына татар житэ, милли басмаларыбызнын башына узебезнен укучыларыбыз, язучыларыбыз житэ!!Языгыз яхшы эйберлэр, без соенеп котеп торабыз,90 яшьлек журналны нэрсэдэдер гаеплэп,кер эзлэп утыру милли жанлы кеше эше тугел, татар халкы яшэгэндэ \"Казан утлары \" яшэр, ярар, сезнен кебеклэр тырышлыгы белэн яптылар,ди, анын урынына шэрэ кызлар, жырчыларнын нэрсэ ашаганын, кайда ял иткэнен яза торган ялтыравыклы яна журнал ачтылар, ди, бу - тарихка нэрсэ остэр икэн? Кизэнер алдыннан кайда сугасынны уйларга кирэк, жэмэгатъ!

№34 (791815) / 08.01.2012 15:27:27

"Экран артында утырып зур күләмдәге әсәрләрне, әйтик романнарны, поэмаларны укучылар бик күп микән?"
------------------------
Укырлык әйбер тапсаң, экраннан да укыйсың инде. Менә Марат Кәбиров сайтындагы бөтен язмаларны да диярлек укып чыктым. Бер башлагач, китап булып чыкканын көтеп түзеп булмый.
Язучысы булса, укучы табыла инде ул

№33 (791796) / 08.01.2012 10:49:41

Укымый кәнишне,әллә кайларда китап чыгарсынмы,журнал укысынмы?Анда рапорядок дня, хезмәт дисциплинасы дигән нзрсә юк.Атнаның ике көне ял,җомга көн төштән соң берәүне дә табып булмый, ничәдер көн иҗат көне дип "законный" эшкә чыкмыйлар, чыккан көннәрдә бармак суырып әсәр ясыйлар.Шул бәндәләр синең иҗатыңа бәя бирә, кисә, турый..., яки гомумән уздырмый.

№32 (791790) / 08.01.2012 10:06:11

Мор Йокаиның иң атаклы романында Майер гаиләсе тарихы дигән бүлек бар.Майер, хатыны ихтыяры белән йортының фәхешханәгә ә дүрт кызының фахишәгә әйләнүен белми яши. "Минем ипи-тозлы йортыма" рәхим итегез дип кемнәрнедер кунакка да дәшкәли. Аның йортына зур кешеләр килә, йортта кочаклап күрешәләр, ә урамда очраганда "танымыйлар".Бишенче төпчек кызы фәхишәлеккә кереп китте дигәндә бәхетсез атаның күзен ачучы "начар кеше" табыла...
Бәлкем баш мөхәррир үз журналын бөтенләй укымыйдыр? Яки, ул мөхәррир санала, ә дилбегә бүтәннәр кулындадыр?

№31 (791789) / 08.01.2012 08:29:31

ХА!!!31.Бик матур картина.Хатын кызга, биегәндәме, йөгергәндәме, күлмәге күтәрелү шарм өсти.Ә "КУ"га сөлектәй сырышканнарның хәлен моннан да төгәл әйтеп тә булмас.Әле аларның чын йөзен, Тукай бүләгенә кандидалары гына түгел, "Печән базары" йомгагы да ачачак.

№30 (791784) / 08.01.2012 00:18:03

иркә, күлмәге күтәрелгән хатын-кызга,чалбары төшкән иргә караганда йөгерергә уңайрак шул. шуңа син бу гасырдан ерак киткәнсең.

№29 (791782) / 08.01.2012 00:03:03

Обком сайлаган язучылар берлеге яхшы әсәр дип ризалык бирде дә - дип укырга кирәк.

№28 (791781) / 08.01.2012 00:01:00

"Экран артында утырып зур күләмдәге әсәрләрне, әйтик романнарны, поэмаларны укучылар бик күп микән?"


Әфәндем! Информация техноллгия ул ни аңлата? Элек заман өчен, информация табу кытлык заманда - китап изге кебек иде. Күп булуы, зур булуы яхшы иде. Хәзерге яшьләр аңы бүген информация артык күп булу сәбәпле информация кабул итүгә блок куя. Яшьләрне ни дә булса кабул итү өчен, аларны ул блокны алуга мотивировать итәргә кирәк.КУ эчтәлеге шул блокны алырга мотивация була аламы? Яшьләргә, бүгенге кешегә ни кирәк дип уйланганыгыз бармы? Әллә башта һаман бюджет акчасына ничек тиешү дә, узара дуслар белән бүлешүме? Тираж саны шуны гына күрсәтә. Кызыл заман узды. Язучылар яхшы әсәр дип ризалык бирде дә, без аны өлгермәгән аңнарга тагабыз! Юк, әфәнделәр, сез үткән гасырда калдыгыз!

№27 (791712) / 07.01.2012 21:04:10

Мишәр кызы, Сез нәрсә буташтырасыз аңламыйча, монда сүз мәктәпләргә вакытлы матбугатка язылу өчен район бюджетыннан акча бүлеп бирелмәү турында бара, биреләдер, кем белә, бәлки, үзләренчә шуның белән акча экономияләргә тырышалардыр инде.

№26 (791710) / 07.01.2012 21:02:22
№25 (791703) / 07.01.2012 20:27:32

Белуемчэ "Гр.кем Рэстэм"язмасынын авторы "К.Утллары"нда эшлэми бугай-причем монда димэк журнал наезды!?-мэкалэ "Т я "дэ чыкты ич?

№24 (791701) / 07.01.2012 20:15:19

Рөстәм,пүчтәк бит! алтын булсаң,бук ябышмас....

№23 (791699) / 07.01.2012 20:11:31

Мин анда кемнәр эшләвен рәтләп белмим, Наислар, Флүсләр киткәч, кергәнем юк. Бу әдәби парча, бер фантазия .Наезд бит миңа булды, "гражданин кем, Рөстәм" дип әлеге журналдан.Рф нең Мәгълүмат чаралары турындагы Федераль Законының 46 маддәсе нигезендә җавабымны бастыруны да таләп итә ала идем, кирәксенмәдем.
Гафу үтенмәгәч, дөм җавапсыз да каласы килми.

№22 (791698) / 07.01.2012 20:09:14

Бу гнахлы җирдә,гөнахсыз калу биик авыр. Без дә синең белән бу җирдә фәрештә түгел,Ак Таныш.

№21 (791694) / 07.01.2012 19:40:39

Р.З-нын "дуслары" тагын артачак болай булгач...Казы тутый кош кусе-этэчлэрнен прототиплары кемнэр икэн-сорау скеч авторына!

№20 (791693) / 07.01.2012 19:36:36

ЧЫН татар.
"Хурлык атавын күтәрү
зурлык билгесе түгел!
...Бер бисмиллә әйткән өчен
ике тапкыр.... төртенү!"

Равил Фәйзуллин.
Булдырган.Картайган арысланга ишәк тибү шикелле.Ә үзенең "КУ"ында Сираҗиның мәчеттә секс турында бәянын чыгаруы нинди төртенү? Гарәп телен белмәүче Батулланың чиле-пешле (Адлер Тимиргалин бу "хезмәтнең" буранын очырды)тэсфирен ел буе чыгарып, гонарар фондын җилгәрү ?

№19 (791688) / 07.01.2012 19:16:06

Вакыт булганда,китап ,журнал битлэрен рэхэрлэнеп ачып укудан алган кунел лэззэтенэ ни житэ,экраннардан укып куз бетереп яту тугел инде....Эледэ хэтеремдэ,этием исереп кайтып,ойдэ тавыш куптара башлагачтын,энием идэн астына тошеп китэр иде дэ, идэн ярыгынын тошкэн яктылыктан китаплар укып ятканын))
Э хэзер имеш,акча юк,фэлэн-тогэн...,ул авкытта жиде бала устереп:Казан утлары,Азат хатын ,Ялкын журналларына язылырга акчалары булган,э
китаплар турында эйткэндэ юк(аларын библиотекадан алып кайта иде).
Зинхар,зарланышып утырмыйк,акча юк дип,телэк кенэ кирэк.(№ 1 гэ язуым.)

№18 (791685) / 07.01.2012 19:06:48

№ 13 ! Нәрсә минем ник ошады мени?Мин риза ,әгәр дә фикерең һәм дә грамотаң минекеннән артыгырак булса.

№17 (791684) / 07.01.2012 18:51:11

Балык та ашагысы кели, бер тешкэ дэ утыргысы кели...Журналны якшылатам айтми, мэктэптэн ук "КУ" тэмен белсеннәр дир.Ул алтышар санга чыккан раманнарын узе укыганмы.
Рынок заманы, тухлый товар бармый, шына язылмыйлар.

№16 (791683) / 07.01.2012 18:46:10

мин дә шуны әйтәм шул,Мәлик!

№15 (791681) / 07.01.2012 18:30:17

№11. Кая монда әдип кыйнау? Ә персонажлар таныла.Гл. мөхәррирнең үзен "Кыш бабай"ларча тотуы да дөрес.
Строгийрак булу кирәк.

№14 (791680) / 07.01.2012 18:28:15

аллам сакласын,мишәр кызы,хич игезәк түгел,мин баш хәрефләр белән ЧЫН!

№13 (791679) / 07.01.2012 18:25:38

))))чын татарнын игезэге табылдымы сон?

№12 (791673) / 07.01.2012 18:03:29

ЧЫН татар,гафу итегез,аңламадым.Мин кемне сүктем,дәлилләр!? 

№11 (791669) / 07.01.2012 17:51:40

"Хурлык атавын күтәрү
зурлык билгесе түгел!
...Бер бисмиллә әйткән өчен
ике тапкыр.... төртенү!"

Равил Фәйзуллин.



Шушыны язган абзыйнымы сез сүгәсез "К.У."да?
кемгә комачаулый,кем аның өстенә кечекләрне өстерә? эшләсен,егәрлеге булгач,молодис.
Р.З. синең каю бармагыңа басты ул? заказны отрабатываешь?

Хм-м!!!

озак еллар эшләгән,неплохо эшләгән,әдипне кыйнарга кемнең хакы бар? хатасыз яза белмәгән,тәлинкә тотучы,ришвәт бирүче- яшь язучы наданнарны аның урнына куяргамы?

№10 (791660) / 07.01.2012 15:28:05

Иннә иннәһи, вә иннә иннәһи рәҗигун

РАШТУА (скетч)

Чыршы бәйрәме “КУ”да бара. Кыш бабай (мөхәррир) белән Кар кызы(бухгалтер) , төрле- төрле җәнлек , хайван, кош-корт маскасы киеп чыгыш ясаучы редколлегия әгъзалары һәм хезмәткәр -әдипләргә бүләкләр өләшәләр. Алкышлар, чыр-чу, музыка.

Каз : Шигырь язам, мантый алмыйм һәм бөтәйтми хикәя,
Журналда бәянем чыкса , бераз хәлем котая....
(Муенын боргалап чыршы тирәли биештереп китеп бара)

Тутый кош: Бар да кирәк, роман, бәян, хикәя, парча, нәсер,
Тәкълиди шигырь сырлап та тарттырып була әҗер.
(Кыршауга тотынып, муенын суза-суза кылтая)

Үрдәк: Отышлысы, заказчыңны күкләргә чөеп мактау,
Үзен, нәсел ыруын һәм этен зурлап такмаклау...
( әлләкем булып алпан-тилпән атлап китеп бара)

Әтәч: Роман, бәянда егәр аз, куәтлесе –мәкалә,
Мәкаләләргә бәрелеп әлләкемнәр мәтәлә...
( кагына кагына бии)

Күсе : Хикәягә маһирлык аз, мәкаләлек юк башым,
Укымауларга ис китми, романга ясыйм басым!
( мәтәлчек ата, каз белән вальс әйләнә)

Чебеш: Минем ише яшь әдипкә җыю мөһим тәҗрибә,
Ягъни ят телле кардәшне итеп яту тәрҗемә...
( урындык белән вальс әйләнә)

Кәҗә : Хакимият партиясе минем өчен ак кораб,
Яуган титул, бүләкләрне өлгерә алмыйм санап...
(табуреткага менеп баса, калганнар ранжир буенча кәҗәгә тигезләнеп тезеләләр )

Бергә( хор белән) : Хөкүмәтнең химаясы гел өстәлсен, бетмәсен,
Әдәби табыныбызга җиде ятлар үтмәсен;
Әле каләмхак арта дип кайсыдыр биргән вәгьдә,
Димәк, янә бармак имеп язасы көннәр алда...

(Пәрдә)

№9 (791633) / 07.01.2012 10:03:59

"Идел"дэ яна хуңа хэзер кем сон анда?

№8 (791628) / 07.01.2012 05:50:21


Иннә иннәһи, вә иннәһи, рәҗигун."Тектология" фәне күзлегеннән караганда бу журналның киләчәге юк.

№7 (791599) / 06.01.2012 22:05:28

Узган гасырдан репортаж кебек укыла бу.

№6 (791594) / 06.01.2012 21:40:17

Р.Файзуллинга яшьлэрдэн эйрэну килешми - ул узе аларны эле камчылап эйрэтергэ сэлэтле!

№5 (791593) / 06.01.2012 21:19:31

"Идел"нен яна хужасы курсэтсэ генэ инде ана ничек эшлэргэ кирэклекне...

№4 (791589) / 06.01.2012 20:24:17

Равил әфәнде, тотасыз да безне укыйлар әле, дип мактанасыз... Үрнәкне үзеңнән яхшырак эшләүчеләрдән алырга кирәктер ул.

№3 (791588) / 06.01.2012 20:17:31

"Каз.утлары"нын быелгы тиражы купме сон анын-бик аз дигэн ич Р.Фэйзуллин.Монда хыялланып-зарланып кына утырасы тегел-халык арасында чыгарга кирэк язучыларга!Бигрэк тэ халык ш-ре исмен йэреткэн агайларга...

№2 (791586) / 06.01.2012 19:48:07

Файзуллин Равиль Абдрахманович:
http://www.antat.ru/index.shtml?561

№1 (791585) / 06.01.2012 19:46:21

Равил әфәнде, Сез яздырырга хыялланган "Казан утлары" түгел мәктәп китапханәләренә "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау", "Салават күпере", "Ялкын" кебек газета-журналларга яздыру да юк әле, барысы да шул акчасызлыкка барып тоташа.Адәм көлкесе аннан китап укучы юк дип зарланалар, менә шуннан башлана инде ул китапка "Мәхәббәт тәрбияләү". Югарыда утыручы әфәнде, ханымнар әзрәк мәктәптәге шул хәлләр белән дә кызыксыныгыз әле!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar