• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
06.01.2012 Җәмгыять

Айнур: “Татарстан президентлары ярдәм итмәде”

Арча егете Айнур Галимовка катлаулы операция өчен күп акча кирәк. Ул - яшь журналист, “Шәһри Казан” газетасында эшли. Айнурның авыр хәлен белеп шактый кеше ярдәм иткән, ә республика җитәкчелеге битарафлык күрсәткән.

Айнур ярдәм сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итми: Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, элекке республика башлыгы Миңтимер Шәймиевкә, төрле хәйрия вакыфлары, район башлыгы, оешма-ширкәтләр, җырчы Айдар Галимов дисеңме. Тик өметле күренгән җитәкчеләрдән генә уңай җавап килми.

Байлардан һәм түрәләрдән ярдәм булмаган

“Дөресен әйткәндә, бай кешеләрдән бернинди ярдәм булмады, гади халык​​кына булыша. Рөстәм Миңнехановка, Миңтимер Шәймиевкә, республика хөкүмәтенә язган хатлар сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелеп барды”, дип аптырый Айнур Галимов. Министрлык үз чиратында бернинди төгәл гамәл эшләми.

Республика халкы аның аякка басуын тели

Аның каравы егеткә туганнары, йөргән кызы, дус-танышлар, республика халкы ярдәм итә. Кыйммәтле операция өчен бүген инде ике миллионнан артык акча тупланган.

Айнур язмышына битараф булмаучылар өчен пәрәвездә махсус pomozhem-ajnuru.ru сәхифәсе булдырылган. Анда кемнең күпме акча бирүен, нинди рәвештә ярдәм итү хакында мәгълүматлар бирелгән. Шунда ук Айнур авыр хәлнең ничек килеп чыгуын аңлатып язган. Бу тарих инде күпләргә мәгълүм, телевидение, газет-журналлар аңа игътибарсыз калмады.

Яман шеш Айнурны йөрмәс итә

1988 елның беренче ноябрендә Арча районы Казанбаш авылында туган Айнур  Галимовта хондросаркома, ягъни сөяктәге яман шеш авыруы табалар. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кыскан һәм шул рәвешле аның аяклары хәрәкәтләнми икән. 2009 елда Казанда ясаган операция дә уңай үзгәреш китермәгән, киресенчә, егетнең хәле начарайган, аяклары йөрмәс булган.

“Шеш үзгәрешсез калды, зурлыгы 1х1,5 см. Ул арка миен кысып тора, катлаулы уңайсыз урында урнашкан”, диде Айнур.

Русия табиблары төрле сәбәп белән шешне алу операциясенә алынмаган. Айнур чит илнең билгеле хастаханәләренә дә мөрәҗәгать иткән, бары тик Израилдән уңай җавап килгән. Бәясе - 55 мең доллар. Тулы дәвалау курсы өчен сигез-ун миллион сум акча кирәк.

“Минем моның кадәр акча бирерлек бай туганнарым юк шул. Байтак кирәк әле җыярга, менә Германиядән җавап көтәм, анда булыр кебек әйттеләр. Бәясе арзанрак булмасмы”, ди ул.

Егет әле һаман да студент...

Яман шеш 23 яшьлек егетне аяктан екмаган булса, бүген ул дипломлы журналист булырга тиеш иде. Айнур Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультетының татар журналистикасы бүлегендә укыганда инвалид арбасына утырды. Язмыш сынавын ул үзе генә түгел, йөргән кызы, туганнары, дуслары, аның өчен борчылучы кешеләр белән бергә үтә.

Айнурга өмет бирүчеләрнең иң якыны – Лилия

1990 елның 30 декабрендә туган Лилия Габдуллина егете Айнур өчен утны-суны үтәргә әзер икән.

“Казан урамнарында унлап реклам тактасына (щит) игълан куйдырту,​​ фатирларга махсус белдерүләр, журналлардагы хәбәрләр – барысын да йөргән кызның директоры бушлай эшләп бирде”, диде Айнур.

Республика халкы 50 сумнан башлап 50 меңгә кадәр акча күчерә

Әлеге егет турында мәгълүмат таралуга, пәрәвездә: “Ул акчалар Айнурга барып җитмәячәк”, “Бу эшнең мәгънәсен күрмим, дәүләт ярдәм итәргә тиеш!” дип язучылар булды. 2011 елның октябрь аенда 500 мең акча тупланган булса, бүген инде ике миллионнан артык акча җыелу Айнурның аякка басу өметен тагын да арттырган.

Татарстан җитәкчеләре яшь журналистны игътибарсыз калдырса да, халык аңа акча күчерүне дәвам итә. “Айнурга булышыйк!” пәрәвез битендә егет ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен белдергән. Анда кемнең күпме акча күчерүен күреп була. Узган елның 25 ноябрьдә Тәнзилә Лотфрахманова Айнурга 50 мең сум күчергән, Ландыш Камалова 35 мең 140 сум. Болар иң күп акча җибәргән кешеләр, башкалар булдыра алганча  биргән, алар анда йөзләгән, һәркайсы үз өлешен кертергә тырышкан.

Айнур Галимовка ярдәм итәргә теләүчеләргә мәгълүмат:

1. Галимов Айнур Раисович
ОАО «АИКБ «Татфондбанк»
кор/счет: 30101810100000000815
БИК 049205815
рас/счет: 42301810900930000989

2. Пластик карта: ОАО “АИКБ “Татфондбанк”:
40817810700001145388

3. яндекс-кошелек: 41001941906758

4. “Билайн” номеры: +7(960) 0319038 (телефонга акча салып була)

Элемтәләр өчен Айнурның телефон номеры:  +7(917) 254-2542

 


Рөстәм ИСХАКЫЙ
Азатлык
№ --- | 05.01.2012
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (791671) / 07.01.2012 17:54:40

байлар безнен бер айлык зарплатыны бер тапкыр кибеткэ кереп тэ бетерэлэр шул. ээээххххх, тигез тугел, дуслар, донья, тигез тугел.... авыруы да шул гади халыкта гына бит анын........

№6 (791668) / 07.01.2012 17:15:04

Татар байларыннан изге эш эшләү юк инде ул. Ничә миллионер бар ник шуның берсе акча бирсен, адәм көлкесе. Маңгай тиреләре белән эшләп тапкан акчалары түгел, шуны да җәллиләр.

№5 (791582) / 06.01.2012 19:11:07

И балакаем, иптәшләрең плакат күтәреп урамнарга чыксалар да, үткән-сүткән бирми калмас иде.

№4 (791581) / 06.01.2012 19:08:57

без телефонына гына салдык,аз бусла да ярдэм булыр...мтс номеры Айнурнын узенеке.

№3 (791577) / 06.01.2012 18:16:36

Банк аша күчергәндә бу саннарны яза-яза башың катып бетәр, бер санда ялгышсаң да харап. Акчаны Айнурның үз кулына тапшырасы килә, тик Казанга бик сирәк барыла шул.Телефонга единица гына салып буладыр, әллә мин белмәгән башка җае бармы?

№2 (791573) / 06.01.2012 18:06:34

Кичә Казанда Айнурның плакатын күргәч, "Миллионлы шәһәрдә һәрбер кеше 9 сум акча бирсә дә кирәкле сумма җыелыр иде" дигән идем. Әйдәгез МРу да утыручылар, мөмкин кадәрле акча җыерга булышыйк! Айнурның хәле турында күршеләргә, хезмәттәшләребезгә, туганнарыбызга җиткерик. Мөмкин булса акча җыюны оештырыйк! Беркем дә әйтә алмый мондый сынау миңа, минем балаларыма, туганнарыма килмәс дип.
Күпме кулыбыздан килә булышыйк! Аллаһ сездән разый булсын!

№1 (791531) / 06.01.2012 12:42:34

" Билайн" номерыры курсэтелгэн, анда акча салсан ул аны алып куллана аламы эллэ? (эз булсада ярдэм итэсе килэ- тамчыдан кул жыела дилэр бит.Алла ярдэмен бирсен.)

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar