поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.01.2012 Җәмгыять

Дөньякүләм танылган балет остасы Рудольф Нуриев утравы күпме тора?

Татар-башкорт халкының күренекле улы, балет корифее Рудольф Нуриев исеме тирәсендә, үлеменнән соң да, шау-шуның тынганы юк. Аның исеме һәрчак шаккатмалы вакыйгалар эчендә кайный.

Соңгы вакытларда ул яшәгән, хәтта хуҗасы булган Урта диңгездәге Ли Галли утраучыклары моңарчы күрелмәгән бәягә сатуга чыгарылган. Италиянең Неаполь шәһәренә вертолет белән 10-12 минутлык арада, Позитано туристик шәһәрчеге каршысында урын алган бу утрау дөньяга Рудольф Нуриев исеме белән таныш. Ике кечкенә, бер зуррак утраудан торганы өчен аны архипелаг диләр. Барлыгы 8 гектарлык коры җир бүген 195 000 000 Еврога ($ 263 000 000) сатыла. Мондый кечкенә утрау өчен куелган бу сумма күчемсез милек сәүдәсе дөньясында сенсацион бәя буларак кабул ителә. Рим империясе чорыннан ук билгеле булган борынгы Ли Гали утраучыкларын бүгенге көндә итальяннар “Рус архипелагы” дип йөриләр. Ни өченме? Чөнки аның ике хуҗасы да күренекле россияле булган. Иң гаҗәбе - икесе дә бию сәнгатендә кабатланмас шәхесләр. 95 ел шәхси милек булып саналган бу утрауны 1922 елда Парлато фамилияле җирле итальян гаиләсеннән танылган биюче, хореограф Леонид Мясин сатып алган.

 

Леонид Мясин көнбатышка яшүсмер чорында, атаклы Сергей Дягилев рус балеты труппасы составында биегән вакытта килеп урнаша. Ул Ауропада гына түгел, Америкада да оста биюче булып таныла, халыкара шөһрәт казана. Ли Галли утравын беренче күрүе турында ул истәлекләрендә болай дип язган: “1916-1917 елларда Санто-Карлодагы гастрольләребез тәмамлангач, рус әдибе Михаил Николаевич Семенов һәм гаиләсе мине Позитанодагы дачаларына кунакка чакырдылар. Аларның тегермәнне виллага әйләндереп ясаган өеннән мин берничә миля генә ераклыкта биек кыялы бер утрау күреп алдым. Аның җирле Парлато гаиләсенеке икәнлеген әйттеләр, утрауны яз көннәрендә бүдәнә аулар өчен тоталар икән”.

 

Диңгез уртасындагы кыя-ташлы, тәбәнәк куаклардан башка үлән әсәре үсмәгән кечкенә җир биләмәсе Мясинны никтер үзенә тарта. Көймә белән ул утрауга юл ала. Аның әйләнәсен йөреп чыккач: “Беркөн бу утрау минем йортым булачак”, - ди үз-үзенә. Берничә елдан соң аны сатып алгач, Позитано халкы Мясинга: “Юләр урыс, куяннардан башка җан иясе яши алмый торган таш җир өчен бер капчык акча түләде”, - дип, сәерсенеп карый. Хәтта Италиянең дәүләт куркынычсызлыгы оешмасы да гаҗәпләнә, Мясинның бу файдасыз утрауны ник сатып алганын ачыклый алмый.

 

Леонид Мясин Ли Галли утрауларын сәнгать мәркәзенә әйләндерү нияте белән янып яши. Анда ул яшь рәссамнарның, композиторлар, язучылар, балет артистлары һәм хореографларның җыелып фикер алышу, үз осталыкларын күрсәтү, яңа әсәрләр тудыру урыны булуын тели. Бу рәвешле, үзенә күрә остазы Дягилев традициясен дәвам итмәкче була. Ләкин язмыш аңа уй-хыялларын тормышка ашырырга насыйп итми. Ул 1979 елда Кельн шәһәрендә дөнья куя.

 

 

1980 нче еллар башында Рудольф Нуриев бер сәяхәтендә Урта диңгезнең Италия ярларына хәйран кала. Бик күп диңгезләрдә, хәтта океаннарда йөзеп караган балет остасына бу диңгезнең җылылыгы, климатының йомшаклыгы ошый, Франциягә якын булуы да күңеленә ята. Бит аның Ауропа байларының ял итү урыны булган атаклы Сен-Бартельми утравында искитмәле зиннәтле йорты да була. Ләкин аның климатын өнәп бетерми, өстәвенә Ауропадан шактый ерак.

 

Якын дусты, актриса, шул ук вакытта язучы һәм журналист буларак танылган Джулиана Гарджуллога: “Талчыккан аякларымны җылы диңгез суына тыгып утырасым килә. Миңа Италия ярлары буенда бер йорт тап, - ди. - Италиядән таба алмасаң, Төркиягә китеп урнашам”, - дип тә өсти. Алар икесе Капри, Искьи ярлары буенча гизеп чыгалар, Валентино һәм Моэт Шандон виллаларын тамаша кылалар. Ләкин талымчан татар ире Нуриевка берсе дә ошамый. Ахырда Джулиана аңа Галли утрауларына күз салырга киңәш итә. Ялгызлык һәм аулакны үз иткән Рудольф Нуриев 1988 елда Леонид Мясин гаиләсе белән күрешеп, архипелагны сатып ала.

 

Ерак Көнчыгышка таба текердәгән поездда, Байкал күле буенда дөньяга китергәндә, Фәридә Нуриева, улының дөньякүләм танылган шәхес, диңгез утраулары сатып алырлык иң бай биюче булачагын хыяллана да алмагандыр, мөгаен. Кая инде, баласын төрергә алмашлык чүпрәге дә булмаган ана аның миллионер булачагы турында ничек уйлый алсын?

 

Рудольф Нуриевны урыс хореографы Леонид Мясинның утраудагы хатирәләренә хөрмәт белән караган дип булмый. Ул, Джулиана әйтүенчә, Мясинннан калган бик күп әйберләрне һәм төрле документлар, афишалар, хатлардан торган иске хуҗаның архивын кызганмый, барысын да диңгез тирәнлегенә ташлый. Утрауга тулысынча үз тәртибен урнаштыра. Ерактан ук күренеп, үзенә җәлеп итеп торучы IV гасырда төзелгән манараны да, Мясинның үз куллары белән җиткергән зур вилланы да үз зәвыгына күрә реставрацияли, үзгәрешләр кертә, янкормалар ясата. Манарадагы идәннәргә генә кул тидертми. Аны Мясников махсус Себердән китерткән нарат такталарыннан үзе җәйгән була.

 

Рудольф Нуриев биналарның эчке якларын бизәүгә аеруча зур игътибар бирә. Биредә Ауропа модасы түгел, Азия мотивлары өстенлек итә. Ул диварларны традицион төрек бизәкле керамикалар белән каплаттыра. Кыйммәтле майоликаларны Төркиянең үзеннән китертә. Португалия, Испаниягә дә заказлар бирә. Агач ишекләр һәм колонналарны вә башка агач әйберләрне һинд орнаментлары белән бизәтә. Нуриев утраудагы шәхси милекләре өчен акчасын кызганмый. Реставрациядә иң яхшы, иң кыйммәтле материалларны кулландырта. Биредә ул үз дөньясының патшалыгын булдыра. Бүлмәләрдә төрек һәм гарәп нәфис сәнгате үрнәкләре хөкем сөрә. Тирә-юньгә сихри атмосфера биреп торучы сырлы хәрефләр - гарәп каллиграфиясе белән сырланган дивар язуларына һәркем сокланып карый, күпләр Корьән-и - Кәрим аятьләре дип уйлый аларны. Ләкин ялгышалар. Рудольф дөньяда иң яраткан кешесе - әнисенең исемен яздырган гарәп осталарына, Фәридә дип.

 

Керамикаларны ябыштырганда Рудольф эшчеләрне бер минутка да ялгыз калдырмый. Плиткаларның төсен, бизәкләрне үзе сайлый, кайсын ничек ябыштырырга кирәклеген аңлата, кайчак эшне ошатмыйча кабат-кабат ясаттыра. Төзекләндерү эшләре беткәч, вилла һәм башняда көнчыгыш сәнгатенең тылсымлы атмосферасы хөкем сөргәнлеген күреп, үзеңне әкияти дөньяда кебек хис итәсең, диләр Нуриевта кунакта булучылар. Һәр почмакта, һәр адымда гадилек белән купшылык, заманчалык белән зиннәтлелелек бергә үрелгән.

 

Үзенең яман чир йоктырганын, гомеренең күп калмавын белә торып, балет даһие нигә мондый эшкә керешкәндер, анысын бер Ходай гына белә. Бәлки Уфада балачагы узган иске агач өйнең 14 кв.м.лы бүлмәсендә 6 кеше яшәгән чакларына үч итеп, гомеренең соңгы елларын падишаһлар сараена тиң маликанәдә үткәрергә теләгәндер. Әти-әнисе һәм үзеннән кала өч апасы белән җан асраган кысан бүлмәдә, бер урындыктан икенчесенә сикереп йөргән малай чагында киңлеккә һәм хөрлеккә омтылу теләге аны утрау хәтле утрауга ия булырга кызыктырмадымы икән? Бәлки, илен кайтып күрү хокукынан мәхрүм калганга, бу утраучыкларны ул үз ватаны итеп кабул иткәндер.

 

Р.Нуриевның, Ли Галли архипелагын сатып алгач та, беренче эше вилла тирәсендә Мясин утырткан кайбер кипарисларны кисү яки ботакларыннан арындыру була. Ул агач ботакларының вилла тәрәзәләрен каплап торуын теләми, бөтен киңлеге белән диңгез күренеп торсын, ди. Икенче эш итеп, Япониядән су чистарту, тозлы диңгез суын эчмә суга әйләндерү җиһазы китертә. Корифейның вертолет белән Париждан фортепиано китертүен дә тирә-юньдәгеләр һаман тел шартлатып искә ала әле. Болар белән бергә утрау Нуриевка 40 миллион долларга төшә.

 

Милләттәшебезнең утраудагы йортына кунакларны сайлап кына чакырганлыгы билгеле. Күңеленә якын булганнарны гына кабул иткән ул. Аның резиденциясендә мосафир булучылар арасында дөньякүләм танылган шәхесләр бар: Умберто Эко, күптән түгел вафат булган Чехословакия президенты Вацлав Гавел, АКШның беренче ледие Жаклин Кеннеди. Англия принцессасы Маргарет Роз, атаклы итальян кино режиссёры Роберто Росселлини, актриса Грета Гарбо, швед актрисасы Ингрид Бергман, итальян актрисасы Анна Маньяни, Италия кино йолдызы София Лорен, итальян актеры һәм кино режиссеры Франко Дзеффирелли кебек танылган шәхесләр дә - Рудольф Нуриев утравы кунаклары.

 

Балет тарихының иң бай балерины татар Нуриев Ли Галли утрауларын иң элек үзе өчен көнлек мәшәкатьтән, ыгы-зыгыдан сыену урыны, рухына ял бирүче аулак почмак буларак күрсә дә, Мясин кебек, аны мәдәният, сәнгать мәркәзе итәргә, төгәлрәге, балет җәннәтенә әйләндерергә тели. “Бирегә данлыклы Мерс Каннингем, Глен Тетли кебек оста хореографлар һәм башка биючеләрне китертергә, дәресләр бирдертеп, хореографияне үстерүгә өлеш кертергә мөмкин булачак”,- ди торган булган ул. Моның өчен тарихи манараның киң залын махсус бию мәйданы итеп эшләтә, балет студиясе кора. Үзе дә соңгы концертларының репетицияләрен шунда ясый. Биредә ул бию кичәләре оештырырга хыяллана. Гомумән, Ли Галлине балет, бию сәнгате утравы итмәкче була. Аның даими җанлылыкта торуын, игътибар үзәгендә булуын тели. Тик XX гасырның чарасыз чире - СПИД Рудольф Нуриевка ниятләрен чынга ашырырга ирек бирми. Дәвалану чыгымнарына бюджетыннан һәр ел өчен 2 миллион доллар күләмендә акча аерган булса да, 1993 елның 6 гыйнварында Парижның иң яхшы вә кыйммәтле клиникасында үлем белән көрәштә җиңелеп, 54 яшендә бакыйлыкка күчә.

 

1994 елда Ли Галли утравын Рудольф Нуриев фонды сатуга чыгара. Аннан алда “балет Чыңгызханы”ның утраудагы бик күп шәхси әйберләре, шул исәптән мебельләре фонд тарафыннан аукцион аша сатылып җибәрелә. XX гасыр дөнья бию сәнгатендә тирән эз калдырган ике россияле шәхеснең эзләре сакланган утрауны Италиянең кунакханәләр магнаты, күренекле эшмәкәр Джованни Руссо сатып ала. Ул рус мәдәниятенә гашыйк кеше буларак беленә. Соррентодагы Максим Горький яшәгән вилланы сатып алуы да юкка түгел. Хәтта этенә дә, атаклы рус музыканты Стравинский хөрмәтенә, “Игорь” дип исем биргән. Ул утрауны, алдагы ике данлыклы хуҗаларының исемнәрен һәм истәлекләрен файдаланып, туризм һәм ял итү үзәгенә әверелдерә. Рудольф Нуриев чорыннан калган барлык биналар бүген “5 йолдызлы” кунакханә булып хезмәт итә. Руссо атаклы балет остасының аукцион белән сатылган җиһазларын дөнья буйлап антиквар залларыннан эзләп йөри, бөртекләп барлый һәм аларны сатып ала. Милләттәшебез яшәгән вилланы хуҗасы торган чордагы кебек кабаттан җиһазлый. Шулай ук Мясников белән бәйле хатирәләрне дә яңарта, манараның бер өлешенә аның әйберләрен, пианиносын урнаштыра. Кунакханәләр магнаты Руссо Леонид Мясников белән Рудольф Нуриевның уртак теләкләрен берникадәр тормышка ашырырга да өлгерә. 2009 елда, ел саен үткәрү максаты белән, “Позитан дастаны” дип аталган сәнгать фестивален башлатып җибәрә, аның кысаларында җыр һәм бию концертлары үткәргән, узган елның сентябрь аенда беренче тапкыр утрауда сәнгать семинары оештырылган. Бу чараларны тамаша кыларга теләгән һәркемгә утрау “ишекләре” вакытлыча ачык булган. Гадәттә, анда, шәхси милек булып саналганга, хуҗаның рөхсәтеннән башка беркемгә дә аяк басу мөмкинлеге бирелми. Өстәп шунысын да белгертеп үтү кирәк: Ли Галли утравына Руссоның кунагы буларак килгән рус-украин композиторы Владимир Камоликов "Мәхәббәт утравы" исемле көй язган. Сүзләрен итальян шагыйрь Карло Чùнквэ иҗат иткән. Әлеге җыр тәүге тапкыр 2009 елда “Позитан дастаны” фестиваленың ачылыш тантанасында яңгырый. Бүген инде ул Рудольф Нуриев утраучыкларының гимнына әверелгән.

 

Руссо, туризмны киңәйтү максатыннан, Ли Галлидә тагын ике бина төзетә, аның берсе - кунакларны кабул итү урыны, икенчесе – чиркәү. Бүгенге көндә архипелагта 3 вилла һәм бер тарихи манара кукраеп утыра. Аларның гомуми мәйданы - 2500 кв. метр, ә 1590 кв. метрлы терраса, мөгаен, Ли Галли утравының иң кызыклы урыныдыр. Аннан Позитано шәһәрчеге һәм Капри утравы күренеп тора, төрле зурлыктагы көймәләр, яхталар белән чуарланган яшькелт-зәңгәр диңгезнең гаҗәеп гүзәл манзарасы белән хозурланырга мөмкин. Утрауда Нуриевтан калган су чистарту җайланмасы, 100 еллык 2 бакча, яңа төзелгән 3 бассейн, 4 кабул итү залы, СПА-үзәк, вертолет аланы һәм иминлек системасы бар. Бакчаның берсендә бөтен утрау халкын тәэмин итәрлек яшелчә үстерелә. Манара һәм виллалардагы кунакханәләргә 2007 ел ахырында “5” йолдыз” категориясе бирелгән. Утрауга азык–төлек Неапольдән вертолет яки корабль белән китерелә.

 

Италиянең күчемсез милек сәүдә дөньясы Ли Галли архипелагының яңа хуҗасы кем булыр дип кызыксынып, түземсезлек белән яңа мөштәри чыкканын көтә. Утрау бәясенең бу тиклем югары булуы, әлбәттә, дөньякүләм мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриев исеме белән бәйле.

 

Туризм магнаты Джованни Руссо ни өчен бу утраучыкларны сатарга карар биргән соң? Бүген 70 яшендә булган бу эшмәкәр пенсиягә чыгарга уйлаган, моннан соңгы тормышын дөнья буйлап сәяхәткә багышламакчы.

 

Ирексездән, танылган милләтәшебезнең утраудагы хатирәләре киләчәктә дә сакланырмы, дигән уй борчый күңелне. Ә төптәнрәк уйлагач, Рудольф Нуриев фонды, гомумән, бу утраучыкларны сатуга чыгарып дөрес эшләдеме икән, дип куясың.

 

Балет корифее Р.Нуриевка җаны-җәне, бөтен барлыгы белән күңелен салган бу утрауда озак еллар яшәү насыйп булмаса да, аның якты истәлеген, рухын биредә мәңге яшәтергә булыр иде. Тик Ли Галли моны аңларлык ышанычлы кулларда булырга тиеш.

 

5 гыйнварда Рудольф Нуриевнең арабыздан аерылганына - 19 ел.


Рушания АЛТАЙ
Татар-информ
№ | 05.01.2012
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»