05.01.2012 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Фәнәвил Галиев якты дөньядан китте
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры, режиссер, драматург, Татарстан Республикасының халык артисты Фәнәвил Галиев бүген көтмәгәндә фани дөньядан китте. Артист әле кичә генә үзенең 52 нче туган көнен бәйрәм иткән иде...
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мәдәният һәм сәнгать әһелләре Ф.Галиевнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Фәнәвил Галиев 1960 елның 4 гыйнварында Татарстанның Арча районы Азяк авылында дөньялыкка килгән. 1982 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. 1982-1992 елларда - режиссер һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театр актеры, Габдулла Кариев исемендәге театрда ул – 1992 елдан.
Ф.Галиев татар театр сәнгатен үз итүчеләргә әсәрләрендә тугрылык, игелеклелек, ватанпәрвәрлек кебек кешелекнең бөек хисләрен пропагандалаучы, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләүче талантлы драматург һәм режиссер буларак та танылды. Г.Кариев театры сәхнәсендә Ф.Галиевнең 7 пьесасы куелды. Аның әсәрләрендә ачылган темалар театр әһелләренең игътибарын кабатланмаслыгы, тәмамланган сюжетлы булуы һәм актуальлеге белән җәлеп итә. Бүгенгә Татарстан, Башкортстан һәм Чувашстан Республикалары театрларында әлеге шәхеснең 20дән артык әсәре (шул исәптән аның тарафыннан рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән пьесалар да) һәм инсценировкалар куелган.
Югары актерлык һәм режиссерлык талантларын эшкә җигеп, һәрбер роленда Фәнәвил Галиев сәхнәдә чагындагы һәр минутының кадерен белеп һәм сәнгать үсешенә җигеп, актер буларак онытылмас образлар гәүдәләндергән иҗатчы ул. Аның катнашындагы спектакльләр тамашачы өчен чын бәйрәмгә әйләнүе мәгълүм. Ф.Галиев театрның агымдагы репертуарына алынган спектакльләрнең күбесенә җәлеп ителгән булган.