поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
23.09.2008 Мәгариф

ТАМАКНЫ ТЫЮ ДӘВАМ ИТӘ

Узган ел мәктәп ашханәләренә сәламәтлеккә зыян китерә торган пицца, гамбургер, чипсы, шоколад кебек ашамлыкларны, кофе, нык газландырылган эчемлекләрне кертүне тыйганнар иде инде.

Бу уку елында исә рационнан коры-сарыны гына түгел, тиз бозылучан сөт продуктларын, йомырка тәбәсе, эремчекле һәм итле белен кебек ризыкларны да төшереп калдырмакчылар. Моннан тыш "кара исемлек"тә маринадланган яшелчә, җиләк-җимешләр, нигезе коры азык концентратлы, тиз әзерләнгән беренче һәм икенче ризыклар, кетчуп, майонез, кыздырылган бәлешләр дә бар әле. Шул рәвешле, "Роспотребнадзор" балаларның агулануына каршы көрәшмәкче. Әмма, белгечләр, хикмәт ашамлыкларның төрендә түгел, ә аны әзерләүдә санитария таләп­ләре үтәлеп бетмәвендә, дип саный. Бу мәсьәләгә исә игътибарны беркем дә арттырырга җыенмый.

 

Чит илләрдә балаларга ризык әзерләү таләпләре бик катгый куелган. "Көнбатыш һәм Көнчыгышта, Япония, Кытай, Таиланд кебек илләрдә укучыларга ризыкны күпме кирәк, шулкадәр төрләндерү рөхсәт ителә. Әмма шунысы бар: агулану очраклары ачыклана калса, гаеплеләрне төрмә көтә. Әлеге азыкны пешергән оешмаларны лицензиядән мәхрүм итәләр, җитәкчелекне эштән куалар. Бездә исә гаеплеләрне эзләмиләр дә яки формаль кисәтү генә ясыйлар. Европада мәктәп ашханәләрен табиблар гына түгел, полиция вәкилләре дә тикшерә. Россиядә моңа ерак әле", – ди Бөтенроссия мәгариф фонды президенты Сергей Комков.

 

Агулану димәктән, узган уку елында Подольскида бер­юлы 20 ләп укучы хастаха­нәгә озатылды бит. Әлеге хәл пешекчеләрнең санитария кагыйдәләрен үтәмәве, яраклылык вакыты чыккан ашамлыкларны файдалану нәтиҗәсендә килеп чыкты. Май аенда Сахалин укучыларының чишмә суы эчеп агулануы да билгеле булды. Баксаң, суга наркотик матдәләр салынган булган икән. Савыт "борыны"ннан гына агызып эчә торган чиста, табигый суларның да составына ышанырга ярамый, димәк.

 

"Роспотребнадзор"ның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге исемлеккә эләккән ашамлыкларны куллану элек тә тыелган булган икән. "Йомырка, эремчекләрне, сөт ризыкларын бөтенләй тыю түгел бу. Мәсәлән, суда йөзә торган кошларның йомыркаларын куллану рөхсәт ителми, ләкин тавык йомыркасын чикләргә җыенмыйлар. Ризыкларның төрләре генә үзгәрә, ләкин азык әзерләгәндә аларны кулланырга мөмкин. Мәсәлән, эремчекле беленне менюдан алсалар, аның урынына запеканка калачак", – дип хәбәр итә әлеге идарәнең матбугат хезмәте.

 

– Барлык мәктәпләргә дә азыкны әзерләү буенча санитария таләпләре аңлатылды. Йогышлы авырулар һәм агулану очракларын булдырмау өчен кайбер продуктларны куллану һәм әзерләү рөхсәт ителми. Ярамый дигән исемлеккә 41 төрле ризык кертелгән. Монда ветеринария күзәтүе узмаган терлек итләре, яраклылык вакыты чыккан яки алдан әзерләнгән продуктлар да бар. Белгечләр, бу тыелган ризыклардан башка да укучыларның туклануын сыйфатлы итеп оештырып була, дип искәртә. 2007-2008 елларда укучылар арасында агулану очраклары теркәлмәгән, – ди республика Мәгариф һәм фән министрлыгындагылар.

 

Шәһәребез мәктәпләренә атналык менюларны азык-төлек һәм туклану департаменты җибәрсә, авылларда исә пешекчеләргә, менюларны үзләренә төзеп, санэпидстанциядә раслатырга туры килә. Командировкаларга йөргән вакытта кайчак: "Нигә шулай фәкыйрь ашатасыз? Аш, ботка, ипи, чәй белән генә укучыларның сәламәтлеген кайгыртып булмый бит", – дип сорарга туры килә. "Ата-аналардан акча аз җыябыз, дәүләт биргән субсидия генә җитми. Нигездә, мәктәп янында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр файдаланыла. Чәй булмаганда, киптерелгән кишердән чәйләр ясап та авыр вакытларны үткәргәнебез булды", – дип шаккатырды мине бер мәктәп хуҗасы.

 

Балык Бистәсе районының Ямаш мәктәбенә баргач та, балалар яңа суелган иттән әзерләнгән ризыклар ашый алмыйлар икән, дип кызганып кайткан идек. "Бу уку елыннан санэпидстанция тушенканы тыйды, шуңа күрә әлегә тавык ите кулланыла. Кышка исә үзебез үстергән бозау ите булачак. Сөт ризыкларын без болай да файдаланмыйбыз. Хуҗалыктан сөт сатып аласың икән, аны һәркөнне белгечләрдән тикшертергә кирәк. Сосиска, тавык ботларын ашханәгә кертергә ярамый. Мине шунысы гаҗәпләндерә: хәтта винегрет ясарга да ризалык юк. аны бала саны 45 тән артмаган вакытта гына әзерләргә рөхсәт ителә. Мәктәп бакчасыннан көзге уңыш шактый җыелды. Тыелганнарыннан башка да укучыларга өстәлне мулдан әзерләргә мөмкин", – диде Ямаш мәктәбе директоры Алмаз Баһавиев.

 

Башкалабыз мәктәпләрендәге менюларда да "кара" исемлектәге ризыклар күренми. "Менюлар диетологлар тарафыннан балалар сәламәтлеге өчен кирәкле ризыклардан, яшелчә, җиләк-җимешләрдән төзелгән. Ашханәдә туклану бәясе бер көнгә – 22 сум. Шуның 17сум 20 тиене ата-аналардан җыела. Аз керемле гаиләләрдән булган 30 процент бала бушлай ашый. Барлык укучылар да яратып туклана", – ди Казанның 2 нче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина.

 

Бездәге туклану тәҗрибәсен башка төбәкләр дә килеп өйрәнгәч, башкалада хәлләр начар түгелдер ансы. Ләкин мәктәп ашханәләрендә тиешле тәртип юк әле. Мәсәлән, Идел буе районының Тынычлык бистәсендәге 129 нчы мәктәп ашханәсенең түшәмендәге тишекне һаман да ямаучы юк. Яңгырлар яуганда, анда – тамаша! Мондый шартларда эшләүче пешекчеләрнең күңел җылысын ризык әзерләүгә бирәсе киләме икән? Стена буенча аккан суны күзәткәндә, ризыкка нәрсә саласы да истән чыгып китәргә мөмкин бит. Аннан инде тәмгә, сыйфатка зыян киләчәк. Шуңа күрә башта азыкны әзерләүчеләргә шартлар тудырырга кирәк. Очсыз продуктлардан әзерләнгән ашау-эчү дә бәрәкәтле булмас. Чипсы, кола, составы "Е"лар белән баетылган ашамлыклардан балаларны биздерергә кирәк, әлбәттә. Илдәге 80 процент чыгарылыш класс укучыларының сәламәтлеге какшаган хәлдә. Ләкин үз хуҗалыгыбызда җитештерелгән азык төрләрен киметү мәҗбүри микән? Аларны әзерләү, азыкны дөрес итеп саклау, санитария таләпләрен тиешенчә үтәү турында ныклабрак уйларга кирәктер. Алайса, тора-бара бәрәңгене дә файдаланырга рөхсәт итми башлаулары бар бит.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 201 | 23.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы