поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.01.2012 Сәясәт

Минтимер Шәймиев сәяси системаны үзгәртүгә ничек карый?

Күптән түгел Россия Премьер-министры Владимир Путин гражданнар белән үткәрелгән “туры­дан-туры элемтә” вакытында ил Президенты Дмитрий Медведев хуплаган инициатива – губернаторларны сайлауга кире кайту зарурилыгы һәм Федерация Советын формалаштыруның яңа тәртибе турында инициатива белән чыкты.

Моннан тыш Премьер РФ Милләтләр эшләре буенча министрлык оештыру турында уйларга вәгъдә бирде. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесенә әлеге мәсьәләләр буенча үз фикерен җиткерде.

 

– Минтимер Шәрипович, Путинның парламент партияләре тәкъдиме белән, “Президент фильтры” аша үткәреп, губернаторларны сайлау инициативасын ни­чегрәк бәялисез?

 

– Соңгы вакытларда Россия Президенты, Премьер-ми­нистры да соңгы сайлау кампаниясе барышында, шулай ук халык белән очрашулар вакытында илнең сәяси системасын камилләштерү зарурилыгы турындагы мәсьәләне берничә тапкыр күтәрде.

 

Көн саен үзгәреп торган бүгенге дөньяда сәяси системаны камилләштерү, бигрәк тә сәяси, шулай ук икътисадый реформалар эчендә кайнаучы безнең ил өчен, бик актуаль мәсьәлә булып тора. Менә хәзер губернаторларны бөтен халык тарафыннан сайлауны кире кайтару зарурилыгы турында фикернең әйтелүе, бигрәк тә федератив дәүләттә, сәяси системаны үзгәртүнең мөһим бер өлеше булып тора.

 

Унитар дәүләтләрдә дә күпчелек очракларда төбәкләр җитәкчеләре сайланган бер мәлдә, федерация очрагында бу башкача була да алмый шикелле.

 

Шул ук вакытта мин элегрәк кабул ителгән вакытлыча чигенешләрне, иң элек губернаторларны бөтен халык тарафыннан сайлаудан читлә­шү­не кемнеңдер теләве-телә­мәве белән бәйләп аңлатмас идем.

 

Туксанынчы еллардан башлап, илебездә сәяси реформа бик катлаулы шартларда бара: илнең бөтенлегенә янардай кискен низаглар килеп чыккалады. Икътисад һәм социаль өлкәдәге тынышмаулар-ки­лешмәүчәнлекләр турында инде әйтеп тә тормыйм.

 

Әмма хәзер илебез тулаем алганда төрле дәрәҗәләрдәге хакимиятнең берлектә эшләү тәҗрибәсен туплады, һәм бу губернаторларны, республикалар җитәкчеләрен турыдан-туры сайлау мөмкинлеген федерация субъектлары дәрәҗә­сендә хакимиятне формалаштыру нормасына әйләндерә.

 

– Федераль үзәк белән төбәкләр арасында вәка­ләтләр чикләрен билгеләү­гә бәйле хәлләрне күз алдында тотасызмы?

 

– Без үз вакытында вәка­ләтләр чикләрен билгеләү белән бик җитди шөгыльләндек. 2002 елда Дмитрий Козак җитәкчелегендәге Федераль үзәк белән федерация субъектлары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү комиссиясе кайбер закон тәкъдимнәрен әзерләде.

 

Әмма, кызганычка, дистә ел чамасы узганнан соң, әлеге чикләрне билгеләүләр башлыча югалып калды. Чөнки федераль министрлыклар бу комиссия эше барышында уйлашынганча эшләмәде: үз вә­ка­ләтләрен тапшырырга те­лә­мә­де. Кайбер федераль вә­каләтләрне тапшырасы урынга тө­бәкләрдә бик күп федераль структуралар пәйда булды. Хә­зер алар үзәк өчен дә чын мәгъ­нәсендә “баш авыр­ту”га әйләнде.

 

– Сез ничек уйлыйсыз, “Президент фильтры” нигә кирәк?

 

– РФ Президенты һәм Премьеры тәкъдим иткән губернаторлар сайлауның яңа тәртибе, барыннан да элек, Россия Федерациясе субъектла­рының үзләренең генә мөстәкыйль эше булып тормаячак. Чөнки “Президент фильтры” тәкъдим ителә.

 

Минемчә, федераль үзәк фикерен исәпкә алу сайлау­чыларның ихтыярын белдерү эшенә кагылуга тү­гел, бәлки, урыннарга тапшырыла торган федераль вәкаләтләрнең алга таба киңәюенә бәйле рәвештә, тәкъдим ителә торган кандидатның лаеклы булу-булмавын кайгырту-ачыклауга юнәлдерелергә тиеш.

 

– Яңа схеманың ниндирәк “су асты ташлары” булырга мөмкин?

 

– Нинди дә булса партия тарафыннан тәкъдим ителгән һәм Президент хуплаган кандидатураның бөтен халык тавыш бирүе аша үтмәве очрагын бик яхшылап уйларга кирәк булачак.

 

Чөнки, эшләр болайга киткәндә, бер үк вакытта шушы партиягә дә, дәүләт җитәкче­сенә дә ышанмау була бит. Җитмәсә, берничә төбәктә шулай килеп чыкса? Шуңа күрә “Президент фильтры” йомшаг­рак формада булырга тиештер. Барыннан да элек, Президент төбәк җитәкчесе вазыйфасына берьюлы берничә кандидатны хупларга тиеш кебек.

 

– Сезнеңчә, губернаторны кире алу процедурасы ничегрәк булырга тиеш?

 

– Моны мин, халык, ягъни сайлаучыларның үзләре карамагындагы мәсьәлә булырга тиеш, дип уйлыйм. Федерация субъекты башлыгын административ юл белән кәнә­фиеннән читләштерү турында сүз дә була алмый. Халык сайлаган икән, халык аны алырга да тиеш, чөнки баштан ук хакимият – халыкныкы.

 

Губернаторның “кыек эше” беленсә, суд органнары бар. Бу очракта аңа ышану-ышанмау турында референдум үткәрүне тәкъдим итәргә була.

 

Әлеге яңа процедура буенча сораулар күп ансы. Әмма, һәрхәлдә, алгарыш, җәмгыятебезне алга таба демократияләшү күрсәткече бу.

 

– Моңа охшаш схеманы Федерация Советын формалаштыруга карата да кулланырга мөмкин булуы белән килешәсезме?

 

– Юктыр, дип саныйм. Чөнки гамәлдәге РФ Конституциясе Федерация Советы әгъзаларын сайлауны күздә тотмый. Сенаторлар кандидатуралары буенча турыдан-туры яшерен тавыш бирүгә килгәндә, бу очракта Төп законны үзгәртергә кирәк. Ә бу кирәкме икән?

 

Ни өчен Россиядә югарыгы палата пәйда булды? Федерация субъектлары мәнфә­гатьлә­рен ил парламентында яклау зарурилыгына бәйле булды бу. Җыеп кына әйткәндә, федерация субъектлары вәкилләре палатасы, федератив дәүләт палатасы, ягъни дәүләтебезнең федеративлыгын чагылдыра торган форма бу. Шуңа күрә Конституциядә, Федерация Советы нәкъ менә РФ субъектлары хакимиятләре органнары вәкилләреннән торырга тиеш, дип язылган да.

 

Ә инде ил Конституциясен бозу омтылышларын юкка чыгару максатыннан Федерация Советы регламентын катгыйлату зарурилыгы – икенче мәсь­әлә. Сенаторларга кандидатларны төбәкләргә көчләп тагу очракларының булуы сер тү­гел. Тагы да тупасрак якын ки­лүләр дә бар: мисалга, бер тө­бәкнең элеккеге кайбер сенаторлары кандидатуралары шуннан соң башка төбәккә “тагыла”. Менә шушы гына да, йомшак кына итеп әйткәндә, югарыгы пала­таның абруена “суга”.

 

Һичшиксез, сенаторлар теге яки бу субъектта җаваплы вазыйфаларда эшләгән һәм эшләүче, үз төбәгенең закон чыгаручылары, шулай ук җитәкчеләре исеменнән тулы кыйммәтле эш итә алырдай лаеклы кешеләр булырга тиеш.

 

– Сенаторның партияле булуы мөһимме?

 

– Минемчә, югарыгы палата булачак сенаторларның нинди партиядә торуыннан чыгып формалаштырылырга тиеш түгел.

 

Моның сәбәбе гап-гади һәм бер генә: югарыгы па­латаның хокукый системаны һәм аның югарыгы органнарын формалаштыру, мәсәлән, Генераль прокурорны сайлау белән бәйле вазыйфалары бар. Шуңа күрә аны формалаштыру тәртибен үзгәртү­нең зарурилыгы юк дип исәплим.

 

Сәяси системаны камилләштергәндә, без федерация субъектларының гамәлдәге РФ Конституциясендә күздә тотылган вәкаләтләренә кагылмаска тиешбез.

 

– Бу җәһәттән Федерация субъекты башлыгы атамасы кебек конституцион норма турында тагын бер тапкыр сорап үтәсе килә.

 

– Субъектлар башлыклары атамалары, РФ Конституциясе нигезендә, шулай ук субъектның үзенең генә вә­каләтләре. Федераль органнар белән төбәкләр хаки­миятләре органнарының ур­так эшләренә керми ул. Субъектның законнар чыгару органы әлеге мәсьәлә буенча нинди карар кабул итсә, шулай булырга тиеш.

 

Күптән түгел генә Ита­лиядә Салерно провинциясе­нең Пестум шәһәрендә Урта диңгез археологик туризмы биржасында булган идем. Әлеге провинцияне президент җитәкли. Һәм бу мәсьәлә беркемне дә борчымый. Киресенчә, төбәк халкында горурлык хисләре генә уята.

 

– Сезнеңчә, Милләтләр эшләре буенча министрлык нигә кирәк, һәм аның эше ничегрәк корылырга тиеш?

 

– Иң элек илебездә милли сәясәт Россия Федерациясе Президенты эшчәнлегендә өстенлекле мөһим юнәлешләрнең берсе булырга тиеш, дип уйлыйм.

 

Милләтләр эшләре буенча министрлыкның пәйда булуы кирәк. Әмма турыдан-туры ил Президентының Россия Федерациясе бердәмлеген ныгытуга, аның халыклары хокукларын санга сугуга юнәлдерелгән сәясәтен тормышка ашыручы эш органы булырга тиеш бу.

 

Шуны ассызыклап үтәсем килә: Президент Россия Федерациясенең барлык халыклары тарафыннан сайлана, һәм шуңа күрә аның мәнфәгатьләреннән чыгып эш итүгә бурычлы.

 

Димәк, милли азчылык вәкилләренең бу өлкәдә федераль үзәк тарафыннан башкарылган эшләрне кабул кылмау хисе пәйда булмаска тиеш.

 

Россия Федерациясен де­мократияләштерү, һичшиксез – бик катлаулы процесс, һәм аны гадиләштерергә ярамый.

 

Күптән түгел генә сайлау алды кампаниясе барышында кайбер партияләр – ЛДПР, юк-юк та КПРФ лидерлары, хәер, башка сәясәтчеләр, тө­гәлрәге, политиканнар авызыннан яңгыраган лозунглар аеруча сагайтты. Аерым алганда, “Россия – руслар өчен” лозунгы, йомшак кына итеп әйткәндә, рус милләтеннән булмаган кешеләр арасында аптыраш тудыра. Без мондый лозунгларны сабыр гына колак төбеннән уздырып җибә­рәбез икән, димәк, илне таркату, җимерү юлына басабыз. Мондый чакырулар җәмгы­ятьтә шартлау тудырырга мөмкин. Алар хакимият ягыннан да, җәмгыять ягыннан да кичекмәстән һәм кискен инкарь ителергә тиеш.

 

Без барыбыз да шуны аңларга тиеш: күпчелек милләтчелеген игълан итү азчылык милләтчелеген ныгыта. Ике күренеш тә – чиктән тыш хәтәр. Беренчесе – бигрәк тә.

 

Менә инде кайберәүләр, Россиядә бердәм рус милләте, рус халкы булырга тиеш (барчабызның да шунда гәү­дәләндерелүен күздә тотып), дип тәкрарлый башлады. Беренчедән, бу русларның үзен үк кимсетә. Рус милләте – инде баштан ук кемнәрнедер кирәксенми торган мөстә­кыйль һәм берләштерүче милләт. Тик бу русларның үзләрен тагын ниндидер милләт вәкилләре, мәсәлән, татарлар, чуаш, башкортлар һ.б. белән тиңләштерелергә теләүләре турында сөйләми.

 

Конфессия мәсьәләсен дә онытырга ярамый. Нәрсә, Россиядә дистәләрчә миллион “рус мөселманы”, “рус яһүде”, “рус буддисты” пәйда булсынмы? Кемдер шуның турында уйландымы икән? Бу чын православие динендәге чын русларның үзләренә ошар, дип уйламыйм.

 

– “Россияле” сүзенә ничегрәк карыйсыз?

 

– Россияле – бик кулай сүз, барчабызга ошый торган сүз. Инде кайчан ук башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәрим (1919-2005) дә: “Рус түгел мин, әмма россияле!” – дип язган бит.



Интертат.ру
№ | 26.12.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»