|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2012 Җәмгыять
2011 ел нәрсәсе белән истә калды?2011 ел узып бара. Аның шатлыклы вакыйгасы да, кайгылылары да булды. Әмма һәр кешенең күңелендә аның берничәсе аеруча уелып кала. Ә менә сезнең өчен узып баручы елның кайсы вакыйгасы истә калды? Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА, шагыйрә:
– Быел минем “Юк, юк” исемле китабым чыкты, шуны иң истәлекле вакыйга дип атар идем. Әлеге исемдәге җыр радиолардагы хит-парадларның иң югары баскычларында торды. Шулай ук быел Фидан Гаффаров белән яңа программа куя башладык. Хәзерге вакытта ул бик уңышлы гына бара. Мин үзем туйлар алып барам, эшчәнлегем барышында шуңа нык игътибар иттем: 2011 елда туйлар аеруча күп булды. Бәлки, яшьләр киләсе елның кәбисә ел булуын күздә тотып тизрәк өйләнешергә булганнардыр, тик мин үзем аннан курыкмыйм.
Нияз ХИСМӘТОВ, “Агросервис” фәнни-җитештерү берләшмәсенең директорлар советы рәисе:
– Быелның иң зур вакыйгасы – сайлау. Россия халкы өчен ул традицион нигездә бармады. Аның нәтиҗәләрен шик астына алып күп кеше мәйданга чыкты. Бу нәрсәне аңлата соң? Димәк, хакимияткә куркырлык җир бар. Дөрес, халык гаделлекне таләп итә, ул моңа хокуклы. Тик аларны үз мәнфәгатьләрендә кулланучылар да юк түгел. Сак булырга кирәк. Гарәп илләрендәге шикелле революция бездә дә кабатланырга мөмкин. Ә инде моны булдырмау – хакимиятнең бүгенге бурычы.
Римма ИБРАҺИМОВА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
– Быел татар әдәбиятының иң матур вакыйгасы – Тукай елы белән истә калды. Аның кысаларында күп кенә концертларда катнашырга туры килде. Шулай ук төрле мәдәни чаралар да еш булып торды. 2011 ел, мөгаен, арабыздан киткән бөек шәхесләрне искә алу кичәләренең күп булуы белән хәтердә калыр. Ә шәхси тормышыма килгәндә, барысы да яхшы булды, бөтен эшләрем дә уңды.
Алсу МӨХӘММӘТОВА, Татарстан мәгариф һәм фән министры киңәшчесе:
– Эшләнгән эшләрне барлый китсәң, ел бик яхшы узып китте. Үзебезгә кагылган өлкәдә дә күп нәрсәләргә ирештек. 2012не кәбисә ел дисәләр дә, барысы да яхшы булачак, киләчәккә өмет белән яшәргә кирәк. Безнең халыкның бер проблемасы бар – кайгылы вакыйгаларны тиз онытабыз. Дөресрәк әйтсәк, онытырга тырышабыз. Әмма аларны истә тотарга кирәк, чөнки ул хаталарны кабатламаска сабак була. Ел барышында нинди генә хәбәрләр һәм вакыйгалар булмасын, без барысын да җиңәчәкбез. Иң мөһиме – намус белән эшләргә, якыннарыңны һәм гаиләңне яратырга, эчкерсез булырга кирәк.
Ильвина МИҢНЕГАЛИЕВА, җырчы:
– 2011 ел тыныч кына узып китте. Күптән түгел әни булуым белән мин бик бәхетле. Ә инде Яңа ел бары матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, күңелле мизгелләр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Кышкы салкын көннәрдә безнең җырларыбыз күңелләрегезне җылытсын!
|
Иң күп укылган
|