поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.01.2012 Мәгариф

Укытсагыз укытыгыз инде!

Өченче ел, грипп һәм ОРВИ дигән булып, көзге каникулларны бер атнага озайтканнар иде. Былтыр берничә көн котырган буранны сәбәп итеп, чалт аяз көнне «Казан мәктәпләрендә укулар булмый» дип игълан ителде. Быел балаларны кышкы каникулларга бер атна алданрак җибәрделәр.

«Каникуллар 24еннән башлана» дигәч, мин, 1 нче класслар өчен генәдер, дип уйладым, нәниләрне ял иттерәләр икән, дисәм, бөтен Казан балалары ял итә булып чыкты. Башкалабыздагы 100 меңнән артык мәктәп укучысының 15-20 процентын мәктәпкә машина белән китерүләре аркасында, бөкеләр арта икән дә, бу балаларны каникулларга җибәргәч, юлларда автомобильләр кими, янәсе. Әмма мондый шикле мантыйкка минем башым җитми. 100 меңнән артык баланың 5 мең ярымына кышкы лагерьлар оештырылган. Ә калган 95 мең бала ул каникулларны ничек үткәрергә тиеш соң? Әти-әни эштә булганда компьютер артында мәгънәсез уеннар уйнап һәм «Контакт»та да «юкны бушка аударыпмы»? Балага артык ял бирделәр дип, ул ялны ата-анага бирмиләр ләбаса.

 

Мөгаен, бөкеләр сәбәп кенәдер, эш башкададыр. Әйтик, мәктәп лагерьларына йөргән балалар төркемләп театрларга һәм музейларга баралар. Димәк, дәүләт һәм шәһәр бюджетындагы мәдәният учакларының планы үтәлә һәм бюджетка бу оешмаларны тоту җиңелләшә. 5,5 мең бала 5 көн буе төрле мәдәни чараларга йөрсә, күпме акча керә!

 

Мин балаларның, сыйныфлары белән җыелып, театрга баруларына, күргәзмәләрдә булуларына һич тә каршы түгелмен. Безнең тиктормас балаларыбызны җитәкләп йөрергә риза булган укытучыларга рәхмәтем чиксез. Әмма бу чаралар уку хисабына булуына каршымын. Мин театрларның һәм музейларның ата-аналар җилкәсендә генә яшәвен балам укырга кергәч кенә аңладым. Моңа театрлар да, музейлар да гаепле түгел. Аларның аңлы рәвештә шундый хәлгә куелуы кызганыч. Әле бит, шушы музейларга һәм үзебезнең профессиональ театрларыбызга көндәш буларак, шабашниклар да үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Заманча күңел ачу үзәкләре, смешариклар, лунтиклар һәм WINX, дип,  балаларыбызның янып торган күзләре булып безнең кесәләребезгә керәләр. Минем шабашникларга акча түлисем килми. Быел кышкы каникул көннәрендә мәктәп балалары Мәскәү музейларына бушлай кертеләчәк, дигән хәбәр укыдым. Акыллы түрәләребез, балаларга каникул бүләк иткәнче, бушлай музей бүләк итсеннәр иде ул.

 

Балаларга өстәп-өстәп каникул бирүләре укымаган бала киләчәктә менә дигән солдат һәм эшче булырга мөмкин дип уйлаудан да килмиме икән? Алайса, бөтен кеше ябышып ятып укый башласа, «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала» кебек булып чыга лабаса.

Мәгарифне түләүле итү турында халык күптән сөйли. РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко түләүле мәгариф турындагы сүзләрне уйдырмага тиңләсә дә, халыкны аңлы рәвештә түләүле мәгарифкә этәрү бара.

 

Янәсе, мәгариф системасындагы бардакны күреп аңлы ата-ана үзе теләп түләүле укытуны якласын. БДИга әзерләнү өчен репетитор яллау табигый күренешкә әверелде. Ни өчен әле укытучы дәресләрендә генә баланы имтихан бирерлек итеп укыта алмый башлады соң? Хәер, кар яуса да укыту туктатылгач, дәрес хисабына бала төрле мәдәният учакларында йөргәч, кайчан укытсын ди ул?! Әле бит укытучының бер-ике укучысын олимпиадага әзерлисе, «Татар егете» һәм «Татар кызы» дигән заманча шоуларга әзерләнәсе, электрон көндәлек тутырасы, бетмәс-төкәнмәс «кәгазь боткасы»н ерып чыгасы бар. Өстендә шушы кадәр йөк яткан укытучыга укучылары комачаулый гына булса кирәк дигән гөнаһлы уйлар туа. Мондый өстәмә эшләргә катнашу укытучыны хезмәт хакындагы өстәмәләр булып сөендерәчәк. Укытучыларга хезмәт хакын яңача түләү әнә шундый «показуха»га стимул тудыра түгелме соң?

 

Инде балага тел өйрәтү, тәрбия эше гаиләгә кайтып калган икән, мәктәпне җиһазлау, саклау, җыештыру ата-ана өстенә салынган икән, дәреслек алу ата-ана бурычына әверелгән икән, мәктәп укыту мәсьәләләрен булса да, тулысы белән үз өстенә алырга тиештер бит.

 

Дәреслек дигәннән, быел беренчеләр ФГОС буенча укый башладылар, яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары, ягъни мәсәлән. ФГОС дәреслекләре моңарчы булганнардан аерылып тора. Һәр дәреслекнең «Эш дәфтәре» һәм аудиодискы бар. Уку елы башында ата-аналар дәреслек өчен акча соралуы буенча шактый зарландылар. Бер матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры аңлатма да бирде. Эш дәфтәре буларак кулланылган, ягъни, эченә языла торган дәреслекләрне хөкүмәт бушка бирә алмый. Бары тик мәктәп китапханәсендә булган, берничә ел кулланылышлы дәреслекләр генә бушка бирелә икән. Димәк, ФГОС бушлай дәреслек дигән төшенчәне юкка чыгарачак. Чөнки алдан әйткәнемчә, комплект дәреслектән тыш эш дәфтәрен һәм аудиодискны да тәшкил итә. Ә алар, бер тапкыр кулланылышлы.

 

Мәктәп уку системасын ныграк төшенә барган саен гайрәтем чигә. Баламны интектереп булса да, ике мәктәптә укытуымның дөреслегенә инана барам. Гомумбелем бирү мәктәбенең гомуми белем бирәме-юкмы икәнлеге икеле булса да, ТР Мәдәният министрлыгына караган Балалар музыка мәктәбенең балама төпле белем бирүенә иманым камил. Символик бәягә минем баламны фортепианода уйнарга, дөрес җырларга өйрәтәләр, сольфеджио укыталар. Әле минем теләгемне искә алып, татарча көйләр уйнарга өйрәттеләр.

 

Биредә җыештыручы бәдрәф юган өчен дә, мәктәпне саклаган өчен дә, укытучыга ксерокс өчен дә, дәреслек өчен дә миннән акча сорамыйлар. Югыйсә бу мәктәпләргә дә акча өеп биреләдер дип уйламыйм. Әмма Музыка мәктәбе урнашкан иске генә бинага кергәч, мин ниндидер рәхәтлек кичерәм, баламның биредә кирәклеген тоям. Киләчәктә баламның кулында бер һөнәр була дигән нәни генә өмет тә бар.

 

Әлбәттә, күпсанлы гомумбелем бирү мәктәпләре белән аз гына балалар укыган Музыка мәктәпләрен чагыштыру дөрес түгелдер. Масштаблар төрлечә: мәктәпләр барлык балаларны укытырга тиеш булса, Музыка мәктәпләре үз укучыларын сайлап кына ала.

 

Без балабызның музыка мәктәбендә уку-укымавын үзебез хәл итсәк, гомумбелем бирү мәктәбе белән алай сайлана алмыйбыз. Әлбәттә, мәктәпне сайларга мөмкин. Укытучыны сайларга була. Әмма бу зур үзгәреш ясамый. Системасы шул ләбаса. Үзгәрешләр дә була дип ышандырмакчылар. Кызым укый башлаганчы мин аларга ышана да идем. Ә хәзер… хәзер мәктәптән кайтабыз да, фортепиано да уйныйбыз…


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»