поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
23.09.2008 Мәдәният

"ӨЧ АРШЫН ҖИР"ГӘ АКЧА КИРӘК

Тиздән тагын бер яңа татар фильмы дөнья күрәчәк. Ул Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәренең исеме белән аталса да, төп сюжет язучының "Җомга көн кич белән" повестена нигезләнеп төшерелә. Сценариен Мансур Гыйләҗев язган, ә режиссер Юрий Фетинг һәм оператор Максим Дроздов – Мәскәү кунаклары. Фильмны Мамадыш районы Албай авылында төшерәләр икән.

– Бик авыр шартларда эшләргә туры килә, – диде режиссер Юрий Фетинг, "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә. – Утын ягып өйләрне җылыттык. Көн саен 15 сәгать шулай эшләп кара әле син?!

 

 Шундый шартларда гына әйбәт фильм туа торгандыр инде ул. Максим Дроздов исә Россиядә танылган яшь операторларның берсе. Күптән түгел Венециядә узган халыкара кинофестивальдә ул җиңү яулап кайткан. "Иң яхшы татар фильмы төшерерлек бөтен мөмкинлекләребез дә бар ", – ди фильмның продюсеры Светлана Бохараева.

 

Төп рольдәге Бибинур карчыкны  Г.Камал  исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Фирдәвес Әхтәмова уйный. Шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт дәүләт театрлары актерлары да катнаша. Фильмдагы геройлар арасында Албай авылы халкы да бар. Төп рольләрнең берсендә Казан мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Руслан. Милли җырларны исә танылган җырчы Альберт Әсәдуллин башкара.

 

Аяз Гыйләҗевнең бу әсәре моннан кырык еллар элек иҗат ителгән. Әмма Мансур Гыйләҗев әлеге повестьны бүгенге заманга яраклаштырып үзгәрткән.

 

– Фильм "Җомга көн кич белән" әсәре нигезендә төшерелсә дә, мин аның исемен "Өч аршын җир" дип атарга булдым, – ди драматург. – Биредә сүз кеше язмышы, тормышның мәгънәсе һәм җирнең кадере турында бара. Әлбәттә, әсәргә шактый гына үзгәрешләр керде. Әйтик, Бибинур гашыйк булган Җиһангир фильмга нефть өлкәсендә эшләүче түрә булып килеп керә. Биредә шулай ук авыл кешесенең җир мәсьәләсенә булган карашы да чагылып үтә. "Өч аршын җир" татар халкының милли мирасын, динен чагылдырган фильм булачак, дип ышанам.

 

Фильмның яртысыннан күп өлеше төшерелгән инде. Әмма бүген эштә бераз сүлпәнлек сизелә. Чөнки фильм төшерергә акча юк.

 

– Эшне ярты юлда туктатмаска тырышабыз, гонорарны кредит алып булса да түлибез, – ди Светлана Бохараева.

 

Мәдәният министрлыгы фильм төшерү өчен 15 млн сум акча бүлеп биргән. Бер караганда, шактый гына саллы сумма, барлык чыгымнарны да капларга җитә кебек. Светлана Бохараева да нәкъ менә шулай уйлый. Әмма 1 сәгать 40 минутка исәпләнгән нәфис фильмны төгәлләр өчен бу гына җитми. Чөнки кино төшерү җайланмаларының барысы да Санкт-Петербургтан кайтарылган. "Хәтта транспорт мәсьәләсе дә хәл ителмәгән. Актерларны авылга алып кайту өчен автобуслар, машиналар да Мәскәү-дән. Казанныкы гына булса, алай күп чыгымнар сарыф итмәс идек", – ди Светлана.

 

Фильм төшерүдә катнашкан кешеләр саны 50гә якын. Бүген исә артистларга гонорар түләргә бер тиен дә акча юк. Ә кышкы салкыннар җиткәнче фильмны төгәлләргә кирәк. Продюсер әйтүенчә, тагын 15 млн сум күләмендә акча кирәк икән.

 

Дәүләт җитәкчелегенә хат белән мөрәҗәгать иткәннәр инде, әмма әлегә кадәр җавап юк. Татарстандагы "Татаркино" дәүләт учреждениесеннән дә ярдәм көтеп булмый. Чөнки Наилә Камалова әйтүенчә, "Татаркино"ның үзенә дә бер елга 9 млн сум гына акча бүлеп бирелә икән.

 

– Үзегез уйлап карагыз: әлеге акчага документаль, нәфис йә булмаса, кыска метражлы фильм төшереп буламы? – ди Наилә ханым. – Бервакыт дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән әлеге сумманы әйткәч, Мәскәүдән килгән Никита Михалков рәхәтләнеп көлгән иде.

 

Бер фильм төшерү өчен 30-35 млн сум күләмендә акча кирәк дип исәпләгәндә, бу, чыннан да, көлке тоела. Татар киносы булсын өчен аның матди базасы да мулдан булырга тиеш. Бүген безнең кино сәнгатендә нәкъ менә сынала торган чагыбыз. Татар киносы йә була, йә юк.

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 201 | 23.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы