• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
03.01.2012 Җәмгыять

Онытмам...

Хак дустыма багышлана

Кышкы салкын кич. Шәһәр паркы буйлап ялгыз егет атлый. Күк, караңгы зәңгәр күк бүген ап-аяз; алтын, кызыл, күгелҗем йолдызлар аңа серле келәм булып җәелгән. Вакыт-вакыт алар күз кысалар, әйтерсең, егеткә сәлам бирәләр. Талгын гына җил исеп китә, кинәт ул көчәеп, сөякләргә үтеп керердәй дәрәҗәгә җитә... Тик егеткә, дөресрәге, Гаязга барыбер. Ул хәзер берни дә сизми, күрми, ишетми. . . Ялгыз егет тирән уйлануда, ул искә төшерә, күзаллый һәм хыяллана иде . . .

I

Әле кайчан гына Мәликовлар гаиләсе яңа шәһәргә күченгән иде. Ул елны 7 нче сыйныфта укучы Гаяз яңа мәктәптә укый башлады. Бу чорда булган хәлләрне, ни кызганыч, хәтерли әле ул. Күңелдәге яра... ул элеккегечә, исән. Караңгы мәктәп дөньясында аңа яктылык бүләк иткән бер кеше булды – ул Рашат иде.

Тимерхан, классның  “атаманы”, Гаязга беренче көннән үк кырын карый башлады. Иң беренче көнне үк, дәресләр беткәч, Гаяз яңа гына алган дәреслекләрен күтәреп, класстан чыгып барганда, Тимерхан “ялгыш кына” аны  этеп җибәрде. Гаяз егылды, китаплар кайсы-кая таралды, күзлек тә очты. Тимерханның ямьсез көлүе яңгырады, аңа тагын кемнәрдер кушылды...

Күз күреме бик начар булган Гаяз күзлеген әле озак эзләр иде, тик кемдер аны кулына тоттырды.

-Гаяз, булышыйм әйдә! – диде артта кемдер.

Күзлеген киеп, ул артка борылып карады. Гаяз пөхтә генә киенгән, чем-кара чәчле уртача гына малайны күрде.

-Мин Рашат  булам, - дип кулын сузды ул.

-Гаяз . . . – салкын тавыш яңгырады.

Алар күрештеләр, шуннан Гаяз аптырап, катып калды.

Рашат исә китапларны пөхтәләп җыеп куйды һәм бер өлешен үзенең кулына алды да:

-Өеңә кайтасыңдыр бит? – диде.

-Мин моннан ераграк яшим,  теге, Урманче урамында.

-Соң, мин дә шунда бит! Әйдә, киттек, Гаяз!

II


Гаязның яңа мәктәптәге тормышы катлаулы башланды. Яңа урынга өйрәнү, ияләшү аның өчен авыр иде. Гаяз бик борчылды, кайвакыт бөтенләй төшенкелеккә бирелеп, мәктәбен алмаштырырга да теләде. Аның кыяфәте дә күпләргә мәзәк тоела иде: зур күзлекле, ябык, кечкенәрәк буйлы, зәгыйфь...

Аның сыйныфын яхшы, тәртипле дип әйтеп булмый иде. Укулары начар, тәртип вә әхлак ... тагы да начаррак. Гомумән, мин, читтән күзәтүче, Гаяз килгән сыйныфны бер урам балалары төркеменә охшаттым. Бәлки, мин артык кырыс фикердәмендер, ләкин барысын да ничек бар – шулай кабул итегез. Тарих безне хөкем итәр соңрак . . .

Безнең яңа танышыбыз – Рашат бу җәмгыятьнең бер әгъзасы иде . . . Шул “банда” эчендә булса да, ул бөтенләй башка төрле булып чыкты. Матурлыкны күрергә сәләтле, яхшыны яманнан аера белүче  ул. Ул да күзлекле иде, тик күзлек аның күренешен бизи, матурлый гына.

. . . Танышлыкның икенче көне. Класс Гаязны өйрәнә генә, аңа игътибар белән карыйлар, тик күзәткәннәрен сиздертмәскә дә тырышалар. Гаяз, билгеле, барын да аңлый вә ләкин үзе дә аңлаганын күрсәтми. Менә шулай . . .

Әнә, Рашат килде.

-Сәлам, Гаяз!  - диде  ул. – Хәлләрең ничек?

-Сәлам! Бары да әйбәт, Аллага шөкер!

Шунда кинәт барысы да Гаязга карап текәлделәр.

-Нәрсә-нәрсә? Син мулла малае что-ли? – сорады Айгөл атлы кыз.

-“Алла” ди бит, значит, мулла! – монысы Тимерхан иде.

-Сез нәрсә? Нинди мулла?! Әллә гап-гади шөкер итүне белмисезме?

-Не, еш әйтелә торган татар сүзе ул, типа “Слава Богу” – дип кушылды Рашат. – Никакой да мулла түгел ул!

-Хе, карарбыз инде, - диде Тимерхан.

Шунда ук звонок бирделәр һәм беренче дәрес тә башланды. “Әңгәмәгә” нокта куелды...

Бераз аңлатып та китим. Гаязның әти-әнисе дә, барлык туганнары да Аллаһка ихлас ышаналар иде. Ислам дине  таләпләрен катгый үтәмәсәләр дә, аларның әхлагы, үз-үзләрен тотышы саф мөселманча булды. Гаязның дәү әнисе Мәмдүдә исә гаять тә дини карчык  иде, нәкъ менә ул сөекле оныгына Аллаһның кем икәнен аңлатты да инде. Гаяз Аллаһка ышанды. Аннан курыкты һәм Аңа таянды.

Хуш, мин читкә киттем, ә бит дәвам итәргә кирәк!

Бу көнне Гаязның партадашы да барлыкка килде – ул, әлбәттә, Рашат иде. Гаяз моңа эчтән канәгать булса да, тыштан салкын кыяфәт чыгарды. Рашат исә  бераз аптырады, ләкин сабыр гына аның белән сөйләшергә, аның кәефен күтәрергә тырышты. Әйе, ул үз дигәненә иреште: алар дуслаштылар.

III

Рашат ышанычлы кеше иде. Гаязга да ул якын, тугры дус булды. Дәрестә дә, дәрестән соң да, мәктәптә дә, буш вакытта да алар бергә иделәр: шаярдылар, көлделәр, гыйлем вә тәҗрибә тупладылар.

Рашатның дөньяга карашы Гаяз тәэсиренә дучар булды. Аларның яшьтәшләре дөньяга бер яклы караганда, Гаяз, рухи яктан күпкә баерак булган Гаяз, тирә-якка салкын караш белән дә, яшьләнгән күзләр белән дә карарга сәләтле иде. Рашат та шул “гыйлемне” үзләштерде.

Гаяз зур фәлсәфәче булып үсте. Аның киң фикерләре дустын уйга сала, гаҗәпләндерә яки көлдерә дә ала иде. Гаязда бары да катлаулы, аның дөньясы катлы-катлы, ә Рашат – гадирәк кеше. Гаяз аны ай-һай, күп нәрсәгә өйрәтә ала, дусты исә аңа рухи яктан терәк булып тора. Аның күңелен аңлаган, рухын саклаган дус иде ул Рашат.

Кайвакыт, мәктәп юлыннан бергә кайтканда, Гаяз тыныч тавыш белән:

-Их, дустым, белсәң икән дөньяның ничек ямьсез икәнен! Әгәр дә шул ямьсез кешеләре булмаса... – дип зарланырга тотына иде.

Ә Рашат аны игътибар белән тыңлый да, елмаеп, нәкъ киресен дәлилләп бирә. Гаяз бераз уйлана һәм килешүен белдерә:

-Әйе, син хаклы...

Күрәсез ки, алар бер-берсенә кирәк. Аларның сөйләшер сүзләре дә күп. Гаяз үз фикерләрен, беренче чиратта Рашат белән бүлеште, Рашат та сер-хыялларын дустына хәбәр итте. Аларның уртак максатлары, уртак хыяллары бар, киләчәктә юллары да якын булырга тиеш иде...

Кыш . . . Ул рәхимсез, әдәпсез, кырыс була белә. Хәзер, Гаяз тугызынчы сыйныфта укыганда, кайбер вакыйгалар бик катлауланды.  Әйе, Гаязны “буран” көтә иде. . .

IV

Көз быел кинәт кенә килде. Октябрьдә берничә көн тоташ яңгырлар яуды, соңрак суытып җибәрде. Гаязга бу көз бер дә ошамады. Аңа көзге пыскак яңгыр урынына ташкыннар килгән чор түгел, ә тыныч кына үз идарәсен алган назлы көз ягымлырак.  Ләкин быел хәлләр башкачарак булды.

Рашат бер кыз белән танышты. Рашатныкы кебек үк яшел күзле, гүзәл бу кызга – Айзиләгә күпләр гашыйк булган иде. Ул исә буй-сыны төз Рашатка игътибар итте. Вә башланды . . .

Салкын көзнең ямьсез кичләренең берсендә, Айзилә белән сәяхәт кылып, аны өенә озаткач, Рашат котырып яуган яңгыр астында калды. Айзилә шәһәрнең бер ягында, Рашатлар башка ягында яшәгәнгә күрә, аңа, шәбәргән килеш, озак вакыт җәяү кайтырга туры килде . . .

Бер-ике атна үтте. Рашат бермәл ютәлләп кенә йөрде, соңрак томау төште, тән температурасы да күтәрелде. Ул авырый башлады...

V

Көзге каникулдан соң Гаяз Рашатны мәктәптә күрмәде дә инде. Ул Уфада дәвалана иде. Үпкәсенә салкын тигән . . .

Мәктәптә Гаязның тавышы сирәк ишетелә башлады, ул дәшмәде, сөйләшмәде, сорауга гына җавап бирде гадәттә ым гына какты. Елмаю аның йөзеннән качты, күңелен хәсрәт, борчу биләргә тотынды.

Җәен әбисе вафат  булгач, ул дингә ныклап килгән иде. Хәзер, иң якын дусты авырганда, ул догадан аерылмады. Тиешле гыйбадәтләргә дә өстәп, ул төннәрен дә озак намазларда була иде. Ул Аллаһтан Рашатның сәламәтлеге өчен генә сорады. Үзен ул онытты, көне уку, уйлану һәм гыйбадәт белән үтә башлады.

Ә бит Гаязның тумыштан ук йөрәге зәгыйфь иде. Ул ап-ачык аңлый: хәзер ул үзе дә авыру, борчылулар аңа ярамый . . .

Ләкин дустыннан бер хәбәр дә булмаганга, Гаяз аның өчен курка иде...

Декабрь  ахырларында ул сулды,  ябыкты, йөзеннән нур китте. Ашавы-ашау булмады, дөньяга  тонык күзлектән генә карады. Ә бер көн, Айзиләне Тимерхан белән кочаклашып йөргәнен күргәч, Гаяз,  партага капланып,  үксеп елады. . .

* * *

Ялгыз егет кинәт кырт борылды да, өенә таба атлады. Җитез генә кайтып җитеп, чишенде, юынды һәм  төнге намазга кереште.

Ул озак укыды. Озак укыды, озак дога кылды. Гаяз ятканда төнге беренче киткән иде инде. Җаны  ничектер тынычланды, хәсрәт беразга китте. Иртәгә уку, иртәгә контроль эш, иртәгә – дүшәмбе. Эшләр көтә . . .

VI

Гаяз бүген мәктәпкә талпынып, ашыгып, өзгәләнеп китте. Әнисе Камәрия апа:

-Уңышлар, улым! – дип кенә әйтергә җитеште.

Ә мәктәп “гөҗ” килә! Бар халык бер урынга җыелган, кызу-кызу сөйләшәләр. Кемдер:

-Әнә, Гаяз! – диде.

Укучылар читкә таралдылар һәм ул Рашатны күрде. Авызы колагына җиткән, сөенеченнән балкып торган Рашат Айзилә белән сөйләшә иде. Башта ул Гаязны күрмәде. . .

-Сәлам! – диде Гаяз бик арыган, кызганыч тавыш белән.

Рашат борылып карады һәм, ниһаять, аны күрде.

-Гаяз! – дип, ул дусты кочаклап алды.

Калганнар кул чабарга тотындылар, Айзилә аптырап калды, ә Гаяз соңгы ике айда беренче тапкыр елмайды . . . Ул шат иде... Ул дустын ныграк кысты, чөнки йөрәгенең теләр-теләмәс кенә тибүен сизде . . .

-Рашат... Онытмагыз мине . . . – диде  ул кинәт һәм талгын гына идәнгә егылды. Ул егылды, тик елмаюын саклап калды...

Рашат шундук аның янына иелде, аның кулын тотты да:

-Юк ... юк! – дип кычкырды.

-Ләә иләәһа илләллаһу... –  пышылдады Гаяз...

Бер мизгел, ике мизгел . . . Кинәт кенә “Алла!” – дип ыңгырашты да  Гаяз, елмаеп, җан бирде...

VII

. . . Ул көн, әйтерсең, кояш сүнде. Бу дөньяның бер мөһим кисәге юкка чыкты. Минем матур тормышымның  иң якын, кадерле өлеше пыяладай челперәмә килеп ватылды... Ул китте. Мин үзем генә калдым.

Мин сине онытмам, Гаяз дустым! Онытмам. Онытмам...


Айдар ШӘЙХИ, Актаныш
Musulman.su
№ --- | 03.01.2012
Musulman.su печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (791274) / 04.01.2012 00:37:34

Әхмәт Бүләк.,кызганыч, чын хакыйкатьне белүдән ерак торасыз. Аллаһны танып яшәгән кеше, беренчедән, Аллаһ тарафыннан якланган, сакланган була, тик торганнан егылып үлми, үлдем дигәндә дә Аллаһ аны явыз үлем тырнагыннан тартып ала. Икенчедән, Аллаһ үзе белән аралашып, шөкер итеп яшәгән кешеләргә андый авыру бирми. Ул безнең барыбыздан да мәрхәмәтлерәк һәм гадел хөкемдар.Бу сүзләремнең дөреслеге 100%, гарантия бирәм, чөнки үземнән беләм. Туганда ук йөрәк авырулы туган бала, бер сәбәпсез генә моңа дучар булмаган, Аллаһны телгә алып үлгән икән, монысы инде аның ахирәттә үзе файдасына, әмма чынбарлыкта мондый хәлнең булуы шикле.
Дөрес, бу язма әдәби әсәр булудан бик ерак тора. Әсәрнең тәрбияви әһәмияте Аллаһны танып яшәүдә булуын күрсәтү өчен, аны өр-яңа баштан үзгәртеп, Аллаһ законнарына туры китереп язарга кирәк.

№8 (791268) / 03.01.2012 22:37:47

Бу әсәр түгел сүз боткасы.

№7 (791265) / 03.01.2012 21:55:00

әсәрнең тәрбияви әһәмияте нәрсәдә?

Аллаһны танып яшәүдә һәм үлгәндә дә Аллаһ исеме белән дөньядан китүнең мөһимлегендә.

№6 (791239) / 03.01.2012 15:49:17

бу ничектер истэлек димме инде. эллэ ни. "дусларнын кадерен белегез" дигэн нэрсэ дэ бар, так же "узегезне онытмагыз" дигэне дэ сизелэ. черт знает что

№5 (791238) / 03.01.2012 15:45:13

Монда мәктәпнең ни гаебе бар? Гаязның йөрәге авыру булган ич. Әмма авторның ни әйтергә теләгәнен аңлавы кыен. Төп мәгънә нидән гыйбарәт? Моны да аңлап булмый.Гомумән, әсәрнең тәрбияви әһәмияте нәрсәдә?

№4 (791237) / 03.01.2012 15:30:22

Алсу,
Әсәр дип әйтергә авыррак минем уйлавым буенча... Ләкин сүрәтләнгә хәлләр чынбарлыкка туры килә.. Моңарданда кәттәрәк хәлләр булгалый хәзергесе мәктәпләрдә..

№3 (791235) / 03.01.2012 14:26:21

№2 (791231) / 03.01.2012 13:50:24

Уф! Шундый әсәр буламыни?

№1 (791228) / 03.01.2012 12:45:26

Җиде бүлектән торган катлаулы сюжетлы һәм спициаль "Шәрык клубы" өчен язылган роман..м.дааааа!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar