поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.01.2012 Мәгариф

20 елдан артык модернизацияләргә түзгән укытучы Хәлим Әлимов: “Сез әйткәнчә, без уйлаганча түгел шул”

2011 елда хөкүмәтебез тарафыннан Россиядә мәгариф системасын үзгәртүләр турында бик күп сүз ишетергә туры килде. Аларның барысы да президентыбыз әйтүе буенча мәгариф системасын яхшы якка үзгәртергә тиеш иде. Укытучыларга хезмәт хакын арттыру, барлык мәктәпләрне дә интернетка тоташтыру, укытучыларга фатирлар бирү, яшь белгечләргә барлык яктан ярдәм итү һ.б. Барлык күрсәтмәләр дә үтәлдеме соң? Россия регионнарында Сез уйлаган “яңа мәктәпләр” ни хәлдә? Россия президентына регионнардан юлланган рапортлар чынлыкта бөтенләй киресен күрсәтә кебек. Әйдәгез әле, бергәләп 2011 елны искә төшереп алыйк.

Соңгы елда мәктәпләрдәге модернизацияләрдән Россия белем бирү учрежденияләрендә эшләве мөмкин түгел. Ел да бүлеп бирелгән ремонт акчаларын мәктәпләр күргәне дә юк. Җәй аенда нинди дә булса ремонт башкару өчен, укучылар, укытучылар, ата-аналар комитеты ярдәме белән акча җыялар. Бу акчалар краскага гына җитә. Башка эшләр башкару өчен мөмкинлекләр юк шул. Ә таләпләр артканнан-арта бара.

Сезнең мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрдән соң ата-аналар балаларының укудагы уңышларын күрә алмыйлар, дөресрәге уңышсызлыкларын диясе килә. Бүгенге билгеләр кую системасы укучыларның белемен дөрес бәяләргә мөмкинлек бирми. “2”ле куярга ярамый, икенче елга укучыны калдырып булмый. Күчермибез икән укытучы, мәктәп бик начар эшли булып чыга. Түрәләргә укучының белеме мөһим түгел, ә бары тик яхшы статистик күрсәткечләр булсын. Начар күрсәткечләрең булса, эшсез калуың да мөмкин бит. Мәктәпләрдә өстәмә белем бирү сыйныфлары юкка чыкты. Ә андый классларда бик уңышлы психологлар, дефектологлар һәм логопедлар уңышлы эшли иде. Рус теле һәм инглиз теле бер ук дәрәҗәдә укытыла (сәгатьләр саны бер үк диясем килә). Ә менә дәресләрдән тыш эшләү укытучының бурычына әйләнә башлады. Өстәвенә әле ул эш өчен бер тиен дә түләнми. Фән укытучыларының барысы да диярлек сыйныф җитәкчеләре дә бит әле. Ә бу исә укытучының 90% вакытын ала. Түләү дә мең сумга да җитми диярлек. Сыйныф җитәкчеләренең эшен түбән бәяләү, гасырлар буена дәвам итә.

Күңелләрне рәнҗеткәне шул, трибуна артындагы җитәкчеләр күпме генә укытучыларның хезмәт хакын арттырдык диеп сөйләсәләр дә, бу дөреслеккә туры килми. Арттырылган мең сум акча, мөгаллимнең булган проблемаларын чишә алмады шул. Барысы да элеккечә калды. Материал бурычлардан котылу өчен укытучы 18 сәгать түгел, ә 36 сәгать укыта. Ә бу исә укыту сыйфатына начар йогынты ясый.

Аттестация “эксперимент”лары соңгы ун елда күпме укытучының тенкәсенә тиде икән, психологик стресска салды. Аттестация үтәсең килә икән газета-журналда басмаң булсын, бөтенроссия конкурсларында катнаш һәм, әлбәттә, олимпиадаларда урыннарың булсын. Ә бит һәркемгә мәгълүм укытучыга төрле класс эләгергә мөмкин. Бер елны яхшысы булса, икенче елда кем белә... Барлык катнашучылар да олимпиада җиңүчесе дә була алмый бит инде. Шуңа күрә бик яхшы укытучылар тиешле баллар туплый алмый атестация уза алмаска да мөмкин. Ә менә укытмый конкурсларда катнашып, диплом һәм сертификатлар туплап югары категория алучы укытучылар соңгы елда артканнан арта бара.

Чиновниклар да соңгы елда мәктәпләрдән ераклашты. Район үзәкләрендә калган “инспекторлар” да укытучыларның методик мөмкинлекләрен арттыру, ярдәм итү белән шөгелләнми башлады. Аларга бары тик отчетлар гына кирәк. Бу юнәлештә бары тик РМО һәм ГМО, ШМОлар гына эшли.

Илебезнең өчтән бер өлеше авыллардан тора. Ул авыллардагы мәктәпләрнең яртысын ябып бетерделәр.

Мәгариф министрлыклары биргән отчетлардан күренгәнчә, бүгенге мәктәпләрдә вакансияләр юк һәм яшь белгечләр мәктәпләргә бик теләп эшкә килделәр. Әлбәттә, бу дөреслектән бик ерак тора шул. Вузларны тәмамлаган белгечләр мәктәпләргә түгел башка эшкә урнаша.
 
Фатирлар белән дә проблема шактый. Ипотекага алынганнарына түләр өчен хезмәт хакы да җитми. Эшләүче укытучыларның яше дә мактанырлык түгел – бүгенге мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше 50 тирәсе!

Быелгы уку елында рус теле сәгатьләрен физик культурага бирделәр. 5-6 сыйныфта рус әдәбияты дәресләре ике тапкыр азайды, башлангыч сыйныфта уку һәм язу дәресләре дә кимеде. 1 сәгать 20 минутта рус телен һәм әдәбиятын өйрәнеп тә, яратып та булмый шул. Соңгы елдагы компьютерлаштыру укытучының чын күңелдән чыккан төре тавышын алыштыра алмады.

Хөкүмәтебез тарафыннан вәгъдә ителгән дәреслекләр хыял булып кына калды. Бу проблеманы тагын ата-аналар җилкәсенә аудару дөрес түгел. Укытучы өчен кирәкле әсбапларда хөкүмәтебез биргән 100 сум бик аз. Китап кибетләренә барып карагыз әле, методик әсбапларга бирелгән 100 сумга нәрсә алып булыр икән.

Мәктәпләргә килгән интернет та тулы көченә эшли алмый. Компьютер сыйныфлары һәр мәктәптә уртача бер генә. Анда фән укытучылар эләгә алмый. Татарстанда бирелгән ноутбуклар уңайлы, бер ләкин булмаса. Эш өчен әйбәт – шул электрон журнал булмаса! Электрон журнал тутырганчы, шул ноутбуклар белән укытучыга компьютер технологияләре бирсәләр яхшы булыр иде.

9 һәм 11 класслардагы ГИА, ЕГЭлар да уйланып бетерелмәгән. Укучыга сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк: традицион һәм яңа форма.

Уку-укыту программасы һәм имтихан шартлары да туры килми. Дәрес саннарының аз булуы (11 сыйныфта рус теле, әдәбият атнасына 1 сәгать) укучыга ЕГЭга әзерләнергә бик аз шул. Укытучы тагын бушка укучыларны өстәмә әзерләргә тиеш була.

Яңа укыту стандартларына күчү дә ашыгып башкарылды. Биредә дә барлык проблемалар укытучыга тагылды. Беренче сыйныф укытучысы үзлектән эш программалары, тематик планнар яза. Бу эшне белгечләр башкарса, күпкә отышлы булыр иде. Укытучы укучылардан ерагайганнан ерагая бара. Башкача мөмкин дә түгел шул. Балаларны тәрбияләргә, алар белән сөйләшеп утырырга вакытыбыз юк шул безнең. Атнасына “150” отчет язасыбыз бар. Кичәге көн белән дә эшләргә туры кил. Күп кенә отчетларны “кичә” бирәсе булган икән бит, ә электрон почтага бүген генә килеп ирешкән, анысын да тиз арада тапшырасы. Шуңа күрә синең яныңа килгән Гүзәл, Зилә, Маратлар проблемасы иртәгәгә калып тора. Һәм бу көннән-көн шулай дәвам итә. Укытучы ул укытсын һәм тәрбияләсен; статист, экономист, бухгалтер – отчетлар язсын; методистлар программалар һәм тематик планнар белән утырсын; инженерлар мәктәпләрне компьютерләштерү белән шөгыльләнсен; гади эшчеләр ремонт ясасыннар... Әлегә барысын да укытучы, завуч һәм директор башкара.

Кәгазьдә барысы да яхшы, ләкин тормышта барысы да ризасызлык белдерә: укытучылар – эш тәртибеннән, балалар – артык таләпләрдән, ата-аналар – балаларга белем бирү системасыннан.

Мәктәпләрдә укыту системасын төптән үзгәртү өчен әллә ниләр эшлисе дә түгел: барлык укыту бүлмәләрен праграммалар, компьютерлар, проекторлар, магнитофоннар, принтерлар (алар өчен кәгазь, краска), укучылар һәм укытучылар өчен бушка дәреслекләр белән генә тәэмин итәсе.

Һәр фән буенча профессиональ методистлар тарафыннан әзерләнгән бердәм белем бирү программасын кертү дә яхшы булыр иде. Дәреслекләр укучылар өчен аңлаешлы булсын. Стандартлар укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килсен. Алар барлык темаларны дәрес вакытында үзләштерә алсыннар, ә өстәмә вакыт эчендә түгел. Барлык мәктәпләргә дә бердәм укыту планы һәм дәреслекләрен кайтарырга кирәк. Эш програмаларын да укытучылар түгел, белгечләр язсын. Бер генә шофер да тәгәрмәч уйлап тапмый, төзүче кирпеч ясап утырмый бит! Ә укытучы укытыр өчен башта программа яза, аннан тематик план, шуның өстенә дәрес планы – шуннан соң гына үз төп эшенә керешә.

Икеле кую системасын да законлаштырырга кирәк. “2”ле белән күчерү яки икенче елга калдыру мөмкинлекләрен булдырырга. Укытучыларны икеле куйган өчен түгел, югары билгеләр куйган өчен шелтәләр белдерергә.

“Урланган” сәгать саннарын кайтарырга (рус теле, әдәбият, математика сәгатьләрен). Физик культурага ике сәгать тә бик җиткән. Спорт белән шөгелләнү өчен өстәмә түгәрәкләр дә шактый бит.  Инглиз теленә дә ике сәгать бик җиткән, күбрәк теләүчеләргә факультативлар булдырырга. Мәктәпләргә сызым һәм астрономия дәресләрен кайтарырга.

Сыйныфлардагы укучылар санын киметергә (20 укучы бик җиткән).

Фән укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе төшенчәләрен аерырга вакыт. Сыйныф җитәкчесен бер ставка рәвешендә булдырырга кирәк. Шул очракта сыйныфта төрле проект эшләре дә, экскурссияләр, субботниклар да күп булачак. Һәм барысы да укытучының эш вакыты 10-12 сәгатькә сузылмаячак.

Отчетларны туктатырга, алар аркасында без укучыларны күрми дә башладык! Укытучылар һәм администрация шул кәгазьләргә күмелеп калды инде. Бүгенге көндә тикшерүче һәм контрольдә тотучы органнар шактый, булышучылары гына юк. Аларны кыскартасы иде.

ЕГЭ һәм ГИАларны алып ташларга яки сайлау мөмкинлеген кайтарырга.

Укытучыларны яңа формада аттестацияләүне юкка чыгарырга яки үзгәртергә, эшләп бетерергә кирәк. Укытучыга укыту мөмкинлеге бирергә. Укытучының күп вакыты чираттагы аттестациягә әзерләнү белән тәмамлана бит. Ул биш ел саен укытучы булып эшләргә хаклы икәнлеге исбатлап йөрергә тиеш – укыту урынына!

15 ел эшләгән укытучылар өчен аттестацияне бөтенлән бетерергә кирәк.

Район үзәкләрендәге методик кабинетлар тикшерүче һәм контрольдә тоту органнары булып түгел, ә бәлки укытучыларга методик ярдәм күрсәтүче булып үзгәртелсә, бик яхшы булыр иде.

Укучылар санына карап түләүне бөтенлән юкка чыгарырга кирәк. 2012 елда чиновниклар, депутатлар, тәрбиячеләрдән һәм пенсионерлардан 30-40 тапкыр артык хезмәт хакы алачак. Ә укытучылар!

18 сәгатьтән артык сәгатьләрне укытучы үз теләге белән алсын. Юкса бүгенге көндә тиеш булганга ала: 150 укучыга 10 укытучы гына туры килергә тиеш бит. Укытучыга дәрестән соң башкарган эшләргә түләү кертергә. Методик әсбәп өчен акчаны арттырырга. Факультатив дәресләр гадәти дәресләрдән өч тапкыр кыймәтрәк булсын. Россиянең теләсә кайсы тебәгендә укытучыларның хезмәт хакы бер төрле булсын (юкса Мәскүдә 40-50 мең, Татарстанда 15-18 мең).

Укытучыларны ата-аналардан якларга.

Укытучыларның бурычларыннан конкурсларны алып ташларга. Бигрәк тә “Медвежонок”, “Бульдог”, “Кенгуру” кебекләрен.

Яңа уку елына булган яңа пректларны июнь, июль айларында укытучыларга җиткерергә кирәк. Елдагыча 25 августа яки сентябрьнең беренче атнасындагы кебек түгел.

Һәм, иң мөһиме, бу язмадан соң мине эш урынында калдыру!


Хәлим ӘЛИМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.01.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»