поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.01.2012 Язмыш

Бала хакы

Кыш үз хокукларына керергә ашыккандай, урам юлларын элпе кебек боз белән каплый, ишек алды, капка төпләренә кар көрләре өеп куя. Мин шул көртләрне ерып шәхси йортлар тезелеп киткән урамнан Зөһрә апа Шаркаевага йортын эзләп барам.

Керә-керешкә мине, нәрсәсе беләндер үзенә тартып торучы көләч йөзле, карчык дип әйтә алмыйм, апа каршы ала.  Сабырлыгы йөзенә чыккан Зөһрә апага шушы араларда 90 яшь тулып узган дип бер генә дә әйтеп булмый. Өе дә гөлбакча кебек: керсез күңелле хуҗабикәләренә рәхмәт әйтәләр мени, гөлләре дә шау чәчәктә утыра бит. Мине, бер белмәгән кешене, якын итеп кочып алуы күңелемдәге хисләр өермәсен кузгатты.

...Шулай танышып киттек. Зур тормыш юлы үткән татар хатыны турында газетага язарга килдем дигәч, хуҗабикә кулларын ук селтәп җибәрде: “Юк, юк! Мин бит кеше күзенә бәрелеп йөри торганнардан түгел! Укымадык, шуңа күрә эшнең дә дәрәҗәлесен сайлый алмадык. Мин бит күптән лаеклы ялда, нәрсә язып бу-ла инде минем кебекләр турында, кызым?” - диде ул, читенсенеп.

Зөһрә апаның  җылы, чиста, пөхтә, ялт итеп торган өенә карап, социаль хезмәткәр килеп эшлидер,  дип кызыксындым.

- Аллага шөкер, үзем йөреп торганда, кешедән эшләтмим инде! - ди ул, бер дә исе китмәгәндәй.  Якты дөньяның саф һавасын сулый алуына сөенеп, хәрәкәттә - бәрәкәт дип, бер минут та тик утырмыйча, булганына шөкер итеп яши. Аңардан туганнары, балалары, оныклары, күршеләре беркайчан да өзелми, капкасы ябылмый.  Хәл белергә килгән һәр кеше Зөһрә апа пешергән тәмле ризыклар белән сыйланмыйча җибәрелми. Туганы, «Яктылык» татар мәктәбе укытучысы Асия Сәйфетдинова да, оныкларының берсе -  Самараның Җәмигъ мәчетендә бухгалтер булып эшләүче  Әминә Мортазина да, башка оныклары һәм балалары да аның янына килеп йөриләр.

- Мин бик бәхетле. Аллаһы хозурында яшәгәндәй яшим, Ходаем күпсенмәсен генә инде. Балаларым, оныкларым да кадер-хөрмәттә булсыннар. Барысы да “әни”, "әби" дип өзелеп торалар, күрсәткән игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Шул туганнарым, балаларым, оныкларым бәхетенә куанып, Ходаема рәхмәт укып, дога кылам. Үзем сау-сәламәт, намазымны укый алам, аш-су өстәлемдә, өем җылы...

Әйе, авырлык күрмәгән - рәхәтне белми, диләр. Ә Зөһрә апа үз гомерендә, төчесенә караганда, әче-сен күбрәк татыган шул.

Ул Челно-Вершины районының Хөсәен авылында Галиәгъзәм һәм Миңлеруй Камалетдиновлар гаиләсендә 1921 елның ноябрендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Анардан соң тагын ике бала туа әле. Тиздән әниләре биш баланы ятим  калдырып, бакыйлыкка күчә. Әтиләре Өммегөлсем исемле хатынга өйләнә, һәм аларның тагын дүрт балалары була. Үги әни тугыз баланың һәрберсенә җылысын биреп, гадел ана була белә, баларны кешелекле, эшчән, тормыш сәючән итеп тәрбияли.

Зөһрә дә Өммегөлсемнең язмышын кабатлый. 21 яшендә аны, көчләп диярлек, өч бала белән тол калган күршесе Йосыф Шәриповка кияүгә бирәләр. Зөһрә чиксез мәхәббәтен, җан җылысын шушы  өч ятим балага бирә. Яңа гына йортка яшь килен алып кайткан Йосыфны фронтка озатканда, күз яшьләре күп булса да, ул сугыш кырларында ятып калыр дип кем дә уйламагандыр.  Илнең мылтык тота алырдай ирләре сугыш кырларында көрәшсә, тылдагы бөтен авырлык карт-коры, хатын-кыз һәм бала-чага иңнәренә туры килә. Кайда кушсалар, шунда бару, ни кушсалар, шуны җиренә җиткереп башкарып чыгу – болар һәр кеше өчен язылмаган, әмма намус һәм ил кушкан кануннар.

- Колхоз атларын да карадым, лобогрейкада да эшләдем. Көндез урак урдык, кичен көлтә бәйләдек, амбарга ташыдык. Бер бөртекне дә әрәм итәргә ярамый иде бит. Шуңа күрә өлгерлек белән җитезлектән кала, алтын бәһасенә тиң икмәк белән бик сак һәм төгәл эш итә белү дә зарур иде, - дип искә ала  көч-куәте ташып торган яшьлек елларын Зөһрә апа.

Ә Йосыф тәкъдиренә чит җирләрдә ятып калу язган була: 1944 елда аның һәлак булуы турында хәбәр килә.

Шушы өч ятим бала хакына ачы хәсрәт йота ул. Балалар үсеп, үз тормышлары белән яши башлагач, Зөһрә шәһәргә, абыйсы Төхвәтулла янына килә. Тегендә барып сугыла, монда килеп бәрелә... Шулай йөри торгач, тегү ательесына эшкә урнаша.

Шушы ук елда Зөһрә апа икенче мәртәбә бәхетен сынарга тәвәкәлли: биш бала белән тол калган Хәбир Мөсалов килеп сораткач, насыйбымдыр, дип риза була.

Тик бу бәхетле тормыш та озакка сузылмый, бер айдан соң тормыш иптәше вафат була. Ә Зөһрә тагын  алты ел буена аның ятим балалары белән мәш килеп, бер-бер артлы олы тормыш юлына канат куеп озата.

Өченче тапкыр “бәхет кошын” Зөһрә апа 1968 елда, дүрт бала атасы Зәкәрия Шаркаев  белән тотып карый. Әмма анда да гомер көзләренә кадәр иңгә-иң куешып яшәргә язмаган  була. Дүрт ел гына яшәп калалар алар. Өченче ире дә бакыйлыкка күчә, ә балаларга әни назын, әни җылысын Зөһрә бирә.  Балалар үсеп беткәч, 1973 елда туганнары ярдәмендә хатын йорт сатып ала һәм бүгенгә кадәр шунда яши.

"Язмыштан узмыш юк", диләр. Аны кияүгә алган ирләр хатынның олы йөрәген сизенгәннәрдер, күрәсең. Вафат булгач, балаларын калдырмаячагын аңлап, Зөһрә кызны соратканнардыр. Ходай аңа үз балаларын бирмәгән, кеше балаларын үстерергә дип яралткан, һәм Зөһрә бу бурычны тулысынча үтәгән. Шуңадыр да Ходай Анага бәхетле картлык бүләк иткән.

Шушы уйлар белән Зөһрә апа өеннән чыгып киткәндә, капкадан Төхвәтулла абыеның кызы Асия  Камалетдинова килеп керде. Ул көн саен, диярлек, апасы янына килеп, кирәк-ярак әйберләрне, продуктыларны алып кайтып бирә, ярдәм итеп китә икән. 

«Шушы өч оя балаларның күбесе мәрхүм инде. Урыннары оҗмахта булсын!» - дип көрсенә әбекәй.  Аларның балалары да Зөһрә әбиләренең яхшылыкларын онытмыйлар, “ әби”, дип өзелеп торалар.

Күпсанлы туганнары үткәргән Коръән мәҗлесләрендә иң кадерле һәм көтеп алынган кунакларның берсе дә - ул. Ак яулыклы, изге күңелле Зөһрә әбинең телендә һәрвакыт “Әлхәмдүлиллаһ” зикере булыр, биш вакыт намазы калмас. Шәригать кануннарына буйсынып яшәгән  кешеләрнең догасы кабул була диләр. Ә Зөһрә әбинең догалары тәрбияләп үстергән 14 баласына да, күпсанлы оныкларына да, бөтен дөньяга да тынычлык сораудан тора. Аңа да саулык-сәламәтлектә гомер итәргә, соңгы ашын да үзенә пешереп ашарга насыйп әйләсен.  Ятимнәрнең  күңел сандыгына ачкыч яратып, юл таба белүче батыр апага Аллаһы Тәгаләнең җәннәтләрендә урын насыйп булсын иде.


Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ --- |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»