|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2011 Җәмгыять
Без – балачак иленнәнКүзләремне йомып, онытылып, балачак мизгелләрен барлап утырдым әле. Кыш. Авыл уртасындагы чокырдан кайтып кергән дә юк. Чана-чаңгы (әле аның ниндиләре генә юк) шуабыз, окоп казып сугышлы уйныйбыз. Кар эри башлауга тыркын ("классик") сызарга коры җир эзли башлыйбыз, инде кояш нык җылыта башлагач, түгәрәкләнеп утырып, бишташ чөябез... Нигә болай хатирәләргә чумдың әле дисезме? Бер дә юктан түгел. "Казанские ведомости" газетасы мөхәррире Венера Якупова төзегән "Музей детства в Казани" китабын тәкъдим итү кичәсендә булып кайткан идем. Гаҗәеп китап булып чыкты ул. Баксаң, чоры-чоры белән барыбыз да бер үк уеннарны уйнап үскәнбез икән. Алай гына да түгел, дөньяга карашыбыз, уй-фикерләребез дә бертөслерәк булган. Кыскасы, без барыбыз да балачак иленнән. Гадәттә, бер әйбер дә юктан гына пәйда булмый, нәрсә дә булса этәргеч ясый. Бу юлы да нәкъ шулай. Венера Абдулловна Швециядә җурналистлар белән "Юнибаккен" дип аталган балалар музеена эләгә. Шунда ул балалар белән эшләүнең өр-яңа формасына тап була. Анда витриналар да, "тотып карарга ярамый" дигән язулар да, экспонатларны бүлеп куйган баулар да юк. Бу музейда балаларга барысы да рөхсәт ителә. Музейга килеп керүләре була, төрле почмакларга таралышалар икән: берсе кухняда "аш пешерә", икенчесен әтисе пычкы белән агач кисәргә өйрәтә, өченчесе костюмнар киеп, төрле әкият геройларына әверелә, ул арада фотога төшәргә дә өлгерә. Кечкенә генә буада малайлар балык тота. Иң кызыгы, мөгаен, Астрид Линдгрен әкиятләренә сәяхәт кылучы поезд вагоныдыр. Залда аниматор-психологлар эшли. Баланың күңелсезләнә башлавын сизеп алсалар, шундук ярдәмгә киләләр. Кыскасы, музей – балалар өчен чын могҗиза, менә дигән остаханә. Шунда ук сувенирлар сатып алырга да була. "Бу гадәти музей гына түгел, – ди Венера Абдулловна, – ә бизнес-проект. Шунысы гаҗәп, игътибар белән карасаң, экспонатларны эшләү өчен әллә ни чыгымнар тотылмаган икәнлеге дә күренә. Күбесе агачтан эшләнгән, матур итеп буялган. Иң мөһиме, мондый музей өчен зур мәйдан да кирәкми. Аның каравы, балаларның да, әти-әниләрнең дә, ял итәргә килгән туристларның да иң яраткан урыны ул. Музейга елына 400 мең тирәсе кеше килә, кереме дә саллы гына. Әнә шул вакытта минем башыма, ә нишләп мондый музейлар Россиядә төзелми икән, дигән сорау туган иде".
Башта газета битләрендә акция үткәрергә кирәк, дигән фикергә килә Венера Абдулловна . "Без үскәндә ишегаллары балалар чыр-чуыннан гөрләп тора иде бит. Нинди генә уеннар уйнамадык. Ә хәзер компьютер барысын да "өйгә куып кертте". Урамнар бушап калды. Әти-әниләр, әби-бабайлар уйнаган уеннарны кайтарасы иде. Балаларны саф һавага чыгарасы иде", – ди ул бу җәһәттән. Һәм... редакциягә хатлар ишелеп килә башлый. Болай ук булыр дип хәтта башына да китерми. Кем нинди уеннар белән мавыккан? Нинди уенчыклары булган? Гомумән, бала чагында нинди истә калырлык вакыйгалар булган? Шуларның барысын да бергә туплагач, китап барлыкка килгән дә инде. Хатларның эчтәлегеннән чыгып, ул дүрт бүлектән тора: "Безнең балачак уеннары", "Яраткан уенчыкларым", "Балачак мизгелләре", "Мин Казандагы балачак музеен ничек күзаллыйм?"
Музей дигәннән, менә монда фантазиягә ирек бирелгән дә инде. Чыннан да, Казанда "Юнибаккен"га охшаш музейны төзергә мөмкинме? "Венера Абдулловна үзе: "Әгәр дә хакимият хәерхаһлы булса, әлбәттә, мөмкин. Мондый изге эшкә инвесторлар да табылмый калмас", – дигән фикердә. Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗиповага да ошады бу тәкъдим. Дөрес, Милли музейда балалар мәйданчыгы эшләп килә-килүен. Ул көнне дә бу почмак балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Шулай булмыйни? Кунакка "Әкият" курчак театрыннан әкият геройлары килгән иде бит. Өстәвенә, балаларны төрле шөгыльгә өйрәтүче остаханә дә эшләде. Кызык булды балаларга. Гөлчәчәк Нәҗипова балачак иленә сәяхәтне әлегә Милли музей кысаларында оештырырга мөмкин дип саный.
Чыннан да, кызык икән ул балачак иленә сәяхәт итү. Мин дә китапны тәкъдим итү кичәсеннән кайткач, редакция хезмәткәрләреннән уеннар, уенчыклар, кызыклы мизгелләр турында сорашкан идем. Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр, Камил Сәгъдәтшин, кызып китеп, хәтта шигырь дә язып ташлады. Кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Ә сез нинди уенчыклар белән уйнадыгыз?
Хыялдагы чана
Миңназыйм СӘФӘРОВ:
Үткән гасырның җитмешенче ел балалары нинди уенчыклар белән уйнады икән дип баш ватып торасы юктыр: кем нәрсә уйлап таба ала – шуның белән. Тал сыбызгысы, авыл башындагы кызыл балчыктан ясалган "тәм-том", пистолет һәм фантазияң җиткән төрледән-төрле уенчыклар булды безнең кулыбызда. Ләкин иң яраткан уеннарның беренчесе – тау шуу. Биек тауга үзең сөйрәшеп менгән ат чанасына утыру бәхетенә ирешүдән дә зуррак сөенечнең булуы мөмкинме соң?! Анда бит өстеңә утырудан, егылып төшеп калудан, чана белән әйләнеп капланудан курыкмаган йөрәгең булса гына утырасың. Дөрес, чананың әти чуаштан алып кайтып биргән кечкенәсе, җыйнагы да бар. Ләкин аның белән шуу алай ук кызык түгел. Андый чана бөтен кешедә диярлек бар бит ул. Шулай да чананың кибеттән алынганы – аркылы такталары салават күпере төсләренә буялганы белән шуасы килә иде. Ник дигәндә, ул берәүләрдә генә иде чөнки. Бик ялындырып кына бирә торган иде аны күрше малае. Шулай берсендә ялынып-ялварып диярлек сорап алган чана белән текә таудан төшүем булды – чәчрәп кенә киттем. Авыртуны тоймадым, авырту онытылды. Чөнки теге буяулы чана минем кебек үк чыдам түгел икән – черт итте дә ике аркылы тактачыгы урталай сынды. Күз алларым караңгыланды, дөнья җимерелде диярсең. Әнидән каты ук эләкте кеше әйберенә кагылганым һәм шуның аркасында гаиләгә китергән зыяным өчен.
Еллар үтте, чаналарның төрлесен сатып алырга туры килде шәһәрдә үскән балаларыма. Ләкин көннәрдән беркөнне редакциягә, үзләренең Пошалымда ясалган аллы-гөлле чанасын күтәреп, яраткан җырчым Рөстәм Закиров килеп керде һәм өнсез калдырды. Күңел түрендәге балачак ымсынуын каян белгәнлегенә шаккаттым. Бик тә, бик тә шундый чаналы буласым килгән иде бит. Аннан да зуррак бүләкнең булганы юк әле минем өчен. Авылдагы иске өй чоланына кергән саен сыйпап, кулыма алып карыйм мин аны. Бик утырып карыйсым килсә дә утырмыйм: чын сәнгать әсәрен әрәм итүдән куркам. Мин аны, Алла боерса, яраткан оныгым Айданга дип саклыйм. Музей экспонаты кебек.
Әйдә, кәлүк сугарга!
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ:
Каршы яктагы тау башы кардан арчылуга, без – күрше-тирә малайлар шунда кәлүк сугарга чыга идек. Күпме кешедән сораштым, әмма "кәлүк сугу" дигән уенны белүче бик сирәк икән. Ә бит бик гади ул, "городки"га охшаган. Тик монда җиргә сызылган шакмак эченә бер генә агач-цилиндр, ягъни кәлүк утыртасың һәм, 15-20 метр чамасы ераклыктан күсәк ыргытып, шуны бәреп чыгарасың. Ә берәү "көтүче" була һәм, ыргытучы күсәк артыннан йөгергәнче, очып киткән кәлүкне шакмак эченә утыртырга тиеш була. Күсәк ыргытучыдан алдарак килеп җитсә, рольләрне алышалар, ягъни "көтүче" күсәк ыргытучыга әйләнә. Ә күсәк ыргытучылар берничә була ала.
Миңа әтинең уенчык алып биргәне булмады, дисәм, ялган буласы икән. Самосвал алып биргән иде ул. Ә иң зур бүләге тальян гармун булды. Ул чакта миңа 5-6 яшьләр чамасы иде.
Аркан да ярап тора
Валентина СЕМЕНОВА
Җәен скакалка сикерүнең (дөресрәге, скакалка аша сикерүдер, тик без аны шулай гына атый идек) бирдек тә инде кирәген! Әти Казаннан алып кайткан яшелдер, зәңгәр, шәмәхәдер төстәге сикергечләр күп дигәндә ике-өч көнгә чыдый.
Җаен таптым тагын, калын гына аркан аша (бозау арканы булгандырмы инде ул) сикерергә керештем. Әни күрмәгәндә генә сөйрәп алып чыгып китәм дә кич белән урынына китереп куям. Шулай беркөнне кызлар арасында ярыш уздырдык. Хәл бетеп, арканга чуалып барып төшкәч кенә туктадым. Һәм җиңдем дә! Әй, очына-очына өйгә кайтып киткәнемне күрсәгез! Берлинны алгандай, ишектән килеп кердем дә, "бөек җиңүем" белән мактанырга тотындым. Янәсе, кибет скакалкасы белән сикерүче кызлар мин сикергәннең яртысын да булдыра алмады! Иртән йокыдан уянып, аягыма басыйм, дисәм ... баса гына алмыйм: аяклар идәнне тоймаска әйләнгән бит! Эченә мамык тутырып куйганнармыни?! Еларга җитешеп, ни эшләргә белми идәндә мүкәләп торганда, гөнаһ шомлыгына каршы, ишектә әни күренде. "Ә-ә, шулаймыни! Шул бетмәс уеныгыз аркасында больница юлын таптыйсы калдымы инде хәзер?!" – дип өнне алды. Табиблардан нык курыкканга, бу мизгелләрдә мин, аягыма баса алсам, бүтән скакалка чыраен күрмәскә дә риза идем.
Гап-гади кан төшү генә булганга, аякка бастым мин, билгеле. Тик шуннан соң инде сикерүләрне киметә төшеп, әни сүзенә дә бераз колак сала торганга әйләндем.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|