|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2011 Матбугат
1 гыйнвардан «Татарстан – Яңа Гасыр» радиосы «Болгар радиосы»на әйләнәчәкТатар телле аудиториянең якын дустына әверелгән “Яңа Гасыр” радиосында яңа елдан соң зур үзгәрешләр көтелә. 2012 елның 1нче гыйнварыннан «Татарстан – Яңа Гасыр» радиосы «Болгар радиосы» тапшыруларын тәкъдим итә башлаячак. Радиога яңа сулышны яшь алып баручылар гына түгел, яңа тапшырулар да өрер дип көтелә. Эш көннәрендә чыгучы тапшырулар үз сафын киңәйтә. Әйтик, тыңлаучылар үз итеп өлгергән «Хак дин», «Автомобиль дөньясында», «Безнең спорт», «Сөенче» кебек тапшырулар белән беррәттән «Уңыш формуласы» (янәшәбездәге, үз көчләре белән тормыш үрләрен яулаучы кешеләр язмышы турында), Татарстаннан читтә яшәүче татарлар тормышын яктыртачак «Газиз халкым», тыңлаучыларның хатлары буенча төзелгән «Җырлы сәлам» кебек тапшырулар эфирга чыгачак. Яңа тапшырулар исемлеген ял көннәрендә эфирга чыга башлаячак татар әдәбияте турындагы «Минем дөнья», сәхнә һәм театр тормышын яктыртучы «Тамаша», авыл кешеләре һәм тарихы хакында сөйләүче «Туган авылым» тапшырулары дәвам итә.
Айгөл ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|