30.12.2011 Җәмгыять
«Билайн» Татарстанда үз челтәрен җәелдерү нәтиҗәләрен хәбәр итә
«ВымпелКом» ААҖ (интеграцияләнгән «Билайн» операторы) 2011 нче елда Татарстан Республикасында үз челтәрен җәелдерү нәтиҗәләрен игълан итә. Ел башыннан республикада өченче буын челтәренең мәйданы 4 тапкырга, 3G нигез станцияләренең саны 83% артты. 3G картасында йөздән артык торак пункт барлыкка килде. Ел башы белән чагыштырганда, тавыш трафигы 27% үсте. «Билайн» абонентлары башкарган шалтыратуларның гомуми дәвамлылыгы 70 млн. сәгать тәшкил итте.
Быел Яшел Үзәндә «Билайн»ның Өй Интернеты, ә Менделеевск һәм Бөгелмә шәһәрләрендә мобиль Интернет кулланыла, Казанда ирекле Wi-Fi зоналар төзелә башлады.
«Башка Идел буе регионнары белән чагыштырганда, Татарстан 3G челтәрендәге тотылган трафик күләме буенча беренчеләрдән булып тора. Алга таба да челтәрне җәелдерүне һәм аның сыйфатын яхшыртуны дәвам итәргә ниятлибез» - дип әйтеп үтте “ВымпелКом” ААҖның Казан филиалы директоры Андрей Юдов.
Соңгы ике ай эчендә генә дә Казанда 2G һәм 3G челтәрләренең капланыш зонасының сыйфаты Академическая, Химическая, Шадрин, Адоратский, Ташаяк, Завойский, Короленко, К.Маркс, Автодорожная, Кызыл Армия, Спутниковая, Кожевенная, Камал урамнарында яхшырды. Шулай ук элемтә сыйфаты Сукно бистәсе метро станциясе, Мамадыш тракты, Химиклар мәдәният йорты, Таксопарк территорияләре тирәсендә, Сокуры, Вознесение, Киндери, Юдино, Константиновка, Отары җирлекләрендә дә яхшыртылды.
Элемтә сыйфаты Лаеш (Тетеево авылы), Балык Бистәсе (Котлы Бөкәш), Әгерҗе (Исәнбай), Алабуга (Поспелово), Югары Ослан (Югары ослан авылы), Тәтеш (Урюм, Бакырчы авыллары), Яшел Үзән (Түбән Вязовые), Аксубай (Васильевка) районнарында да әйбәтләнде.
Ел дәвамында Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Болгар, Буа, Әгерҗе, Кама Аланы, Лаеш шәһәрләрендә, Аксубай, Яңа Дәүләки, Байлар Сабасы, Биектау поселокларында челтәрне оптимизацияләү башкарылды.
«ВымпелКом лтд.» турында
"ВымпелКом" ААҖ үз эченә тавыш элемтәсен, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу хезмәтләрен тәкъдим итә торган элемтә операторларын берләштергән "ВымпелКом Лтд" компанияләр төркеменә керә. "ВымпелКом" группасына Россиядә, Казахстанда, Украинада, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Грузия һәм Армениядә, Кыргызстанда, шулай ук Вьетнамда, Камбоджада, Лаоста, Алжирда, Бангладешта, Пакистанда, Бурунди белән Зимбабведа, Үзәкафрика республикасында, Италия һәм Канадада – барлыгы 864 миллион кешелек территориядә хезмәт күрсәтә торган компанияләр керә. Хезмәтләр “Билайн”, «Киевстар», "djuice", “Wind”, "Infostrada" “Mobilink”, “Leo”, “Banglalink”, “Telecel” һәм “Djezzy” брендлары астында күрсәтелә. 2011 нче елның 30 нчы июненә Компания абонентларының саны 193 миллион тәшкил итә. “Вымпелком” ААҖ – Нью-Йорктагы кыйммәтле кәгазьләр биржасы листингына кертелгән беренче Россия компаниясе (NYSE). Компания акцияләре анда VIP символы астында йөри. Тулырак мәгълүмат алыр өчен www.vimpelcom.com сайтына мөрәҗәгать итегез.