поиск новостей
  • 25.09 "Гөлчәчәк" Хоррор Кариев театры. 19:30
  • 26.09 "Полиционер" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 27.09 "Алай түгел, болай ул" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Сентябрь
  • Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004) - язучы
  • Әзһәр Габиди (1926-2001) - язучы
  • Мөсәгыйт Мостафин (1909-1941) - язучы
  • Марат Гатин - дәүләт эшлеклесе
  • Урал Рәшитов - композитор
  • Илдар Фатыйхов - табиб
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
  • телэче районы.БИК тэмле бэрэнге сатыла сорт Невский.капчыгы 1200 +7 958 624-44-82
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
30.12.2011 Авыл

Сөт кыйссасы

Авыл сөте турында уйлый башласам, тыныч кына утырып тора алмыйм. Тизрәк ишегалдына чыгасы, көтүдән кайткан сыерыбызны каршы аласы һәм чиләк тутырып сөт савасы килә башлый. Бер ялгансыз әйтәм, сыер саварга ярата идем мин.

Әни күргәнче дип чиләкне эләктерәм дә сыер янына чыгам. Әни миңа, өйрәнерсең әле, үзем тиз генә савып алам, ди. Ә минем хәзер үк өйрәнәсем килә. Җиленнәрен тутырып кайткан сыерның мин сауганда сөт төшерми башлавын уйламыйм да. Ә ул минем саварга өйрәнгәнне яратмый икән. Бервакыт сөтле чиләккә бер аягы белән керде дә басты. Шундагы гарьләнүләрем... Кычкырып елаганымны күршеләр дә ишеткәндер. Инде күңелең булгандыр, башка сыер янына чыкмагансыңдыр дип уйласагыз, ялгышасыз. Үҗәтлегем җитәрлек. Үзем савам булгач, үзем савам. Шулай тырыша торгач, кулларым да эш җаен өйрәнде, учларымда да көч артты.

 

Инде миңа да унбиш яшь түгел, сыер да асрамый башладык... Бер яктан карасаң, зур мәшәкать кимеде. Аңа ризык хәстәрләү, кулларын өшетә-өшетә әнинең кышкы салкыннарда да сыер савуы (әле күпме вакыт икешәр сыер асрадылар), сөтне очсыз гына бәядән хөкүмәткә тапшыру өчен ике чакрым араны көянтә-чиләк күтәреп җәяү баруы... Әйе, монда инде тормыш чынбарлыгының кырыслыгы бөтен тулылыгы белән ачыла. Ә шулай да әти белән әни сыер асрап яшәүләрен рәхәт итеп кенә искә ала. Үз катык-каймагың, маең, сөтең булганда авырлыклар турында уйлап торылмаган, ди әни.

 

Хәзер инде авылда сыерлар саны бик азайды. Моннан биш-алты ел элек кенә шәхси хуҗалыкларында 150 сыеры булган авылның 20 сыеры калды. Фермаларда бөтенләй дә күренми бугай алар. Сыерны да зоопаркларга гына барып карарга калмагаек, дип уйлап куям кайчак. Шулай да республикада сөт саву белән бәйле саннар шактый зур күренә. Бүген Татарстанда тәүлегенә 2857 тонна сөт җитештерелә икән. Аеруча Кукмара, Актаныш, Яңа Чишмә һәм Арчада хәлләр шәптән, ди. Ә менә Спас һәм Яшел Үзән районнарында үсеш әллә ни күзәтелми. Бу саннар миңа әллә нәрсә турында сөйләмәсә дә, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга мөмкинлек бирә. Димәк, республикада әле сыер фермалары бар һәм аларда чыннан да сөт савыла. Әмма бу сөтнең чын килеш, дөресрәге, табигый килеш безнең өстәлләргә килеп җитә алуы гына шикле. Ни өчендер фермалардан, авыл кешеләреннән очсызрак бәягә җыелган сөтләр кибет киштәсенә шактый ук кыйммәтләнеп килеп кунаклый. Әлбәттә, сөтне эшкәртәсе, аны эшкәрткән кешеләргә хезмәт хакы түлисе барлыгын беләм. Әмма бәя аермасының шул кадәр үк зур булуын барыбер аңлап бетерә алмыйм.

 

Кибет сөтенең табигыйлегенә килгәндә, соңгы вакытта аны кайнатканда шикләнүләрем бермә-бер артты. Өстенә әллә нинди сәер элпә җыела. Бу элпәне кашыкка эләктерсәң, нәкъ полиэтилен пакет шикелле үтә күренмәле булуы күренә һәм ертылмый. Сәер инде бу. Чын сөттә мондый гаҗәп әйберне күреп булмый бит. Нәрсәләр генә кушалардыр ул ап-ак сөтләргә, шайтан белсен.

 

Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә тетра-пак дигән капка салынган төрле химик матдәләр кушылган сөтне алучылар саны көннән-көн арта икән. Үзебезнең «Вамин», «Эдельвейс» сөтләре салынган каты кәгазьгә охшаш кап-тышлыкны да шулай тетра-пак дип атыйлар. Андагы сөт атналар буе әчеми, янәсе, барлык хикмәт тә капта. Минемчә, хикмәт барыбер химикатлардадыр. Ә менә гади пакетларга салынган сөтләрне бер-ике көннән дә артык саклый алмыйсың. Халык шул теге кәгазь каплы сөтләргә тартыла.

 

Яшь балалары булган аналар аеруча аптырашта  хәзер. Өлкән кешенең организмы төрле химикатларга чыдый алса да, сабыйларга кибет сөт-катыклары, эремчекләре аллергия бирә, күп вакыт ашказаны һәм эчәк юлларында ялкынсыну барлыкка китерә. Кибет сөтен эчерткәндә табиблар да сак булырга киңәш итә. Менә шуңа яшь әниләр авыл сөте эзләп базарларга чыга, аннары ул сөтне кайнатып, үзләре эремчек ясап, катык оетып көннәрен уздыра. Яшь әниләр генә түгел, чын сөт белән тәмләп чәй эчәргә яратучылар, аннан камыр куярга теләүчеләр дә базарга юл тота. Тик базарга бардың да чын сөткә юлыктың дигән сүз түгел әле. Казанның «Азино» микрорайонындагы вак базарларда гадәттә Питрәчнең Шәле авылыннан килгән хатыннар сөт-каймак, ит-бәрәңге сата. Әмма бер атнаны алардан алган сөт сөендерсә, икенче атнаны аны кайнатканда, чәйгә салганда гаҗизләнеп каласың. Савыт кырыена әллә нинди сәер төерләр ябыша. Кайберләре сөтләренә су да кушалар, ахры. Нишләтәсең, сыек булса да, табигый, химикатлар юк дип тынычланырга кала инде.

 

Озын сүзнең кыскасы, хәзер Казан кибет-базарларында сыйфатлы сөтне тиз генә табармын димә. Аграр республика исемен йөрткән Татарстан башкаласы өчен бу, әлбәттә, мактанырлык күренеш түгел. Тик нишләтәсең, замана алга бара, сөт җитештерү өлкәсе дә безгә аның үз «җимешләрен» татыта.


Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ