|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2011 Сәясәт
Маршруткада президентны тыңлыйбызХалык илнең сәяси тормышында активрак катнаша башлады. Маршруткада Казан кешесенең «Айпад» аша Кремльдән видеотрансляция карап утырганын күрсәгез, бер дә сәерсенмәгез. Әйе, хәзер Интернетның чиге юк. Телисең икән, ил Президентына хат яз, яңалыкларын «Твиттер»дан, блогыннан укып бар. Түрәләр, «йолдызлар» өчен бу бик яхшы пиар, күпне белергә, вакыйгалар үзәгендә кайнарга яраткан кешеләр өчен - кызыклы бер мәгълүмат каналы. Матбугат вәкилләренең шул ысулдан файдаланып, рәсми затлардан комментарийлар алганын беләм.
Смартфоның булcа, күпне белерсең
Хәзер тормыш агымы тизләнде, бөтен кеше ашыга, язасы текстын гына түгел, еш кына хәтта сүзен дә кыскарта. Кыска җөмләләр язуга корылган «Твиттер»ның төрле даирә кешеләрендә шактый популяр булуы юкка түгелдер. Шуңа күрә сөенечкәме, кызганычкамы, бабаларыбызның күп укысаң, күп белерсең дигән мәкале бүген искереп бара. «Күз бетереп» китаптан, компьютер мониторыннан су буе текст карап утырганчы, күпләр видео, аудиоформатындагы материалларны кулайрак күрә. Аудиокитапларның яшьләр арасында шактый киң таралуы моңа ачык дәлил.
Өстәвенә хәзер видеотрансляция сыйфаты яхшы. Шуңа күрә илнең төрле читендә яшәүче түрәләр гел Мәскәүгә җыелып тормый - телекүперләр, видеокиңәшмәләр аша гына гапләшеп ала. Элегрәк моның белән җитәкчеләр үзләре, матбугат вәкилләре генә таныш булса, бүген сәяси активлыгы уянып киткән, үз хокукларын якларга кирәк тапкан кешеләр дә читтә калмый. Шул рәвешле алар яңалыкны матбугаттан алганнарга караганда алдарак белә.
Татарстан халкы җитәкчеләрнең кызыклы сүзләрен ярата
Мәгълүматлаштыру өлкәсендә алга киткән Татарстан өчен видеокиңәшмәләр яңалык түгел. Республика Президенты, министрлары, башка дәрәҗәле затларның шушы видеокиңәшмәләрдәге рәсми һәм рәсми булмаган сөйләшүләре һәр интернет-кулланучы өчен ачык. Аны элегрәк компьютердан гына карасак, Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин хәбәр итүенчә, видеотрансляция хәзер «Айпад», «Айфон», смартфон хуҗалары өчен дә яхшы сыйфатта бирелә. Димәк, Татарстан Хөкүмәте планыннан нинди киңәшмә узасын белешеп, борчыган мәсьәләгезгә багышланганы барышында соравыгызны да җиткерә аласыз.
Хәер, халык әлеге чараларны карарга моның өчен генә түгел, ә җитәкчеләрнең үз-үзләрен тотышын да күзәтергә керә икән. Ник дигәндә, җор телле Президентыбызның кызыклы цитаталарын рәсми каналлар сирәк күрсәтә. Журналист Айгөл Фәхретдинова әйтүенчә, аның танышлары, Марат Хөснуллин төзелеш министры булганда, атна саен җомга йә шимбә уза торган тематик видеокиңәшмәләрнең берсен дә калдырмаган. «Халыкка ипотека, капремонт мәсьәләсе, шулай ук Хөснуллин белән Абдуллин арасындагы бәхәс кызыклы иде», дип сөйли Айгөл.
Халыкка аудиотапшыру кирәк
Сайлау алдыннан һәм анннан соң видеокиңәшмәләрнең абруе тагын да арткан. Кешеләр матбугатка ышанып бетми, ә оппозицион мәгълүмат чаралары хакимият йортларына еш кына кертелми. Шуңа да 22 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советы утырышын радиодан тыңлаган кайбер каләм әһелләре республика коммунистлары лидеры Хафиз Миргалимовның кызыклы цитаталарын мыегына чорнап куйгандыр. Россия Президентының еллык юлламасын тыңларга бүленмәскә чакырып: «Илбашы чыгышын ник Дәүләт Советы сессиясе көненә билгеләгән?» дигән сүзе үземә дә кызык тоелды.
Кайберәүләр видеотрансляция белән беррәттән киңәшмәләрнең аудио-версиясен да тыңлау мөмкинлеге тудырырга тәкъдим итә. Әйтик, машина йөртүчегә яки начар тизлектәге Интернеттан файдаланучыларга соңгысы уңайлырак. Шул ук Дәүләт Советы сессияләрен күп кеше инде озак еллар дәвамында яратып тыңлый, законнар буенча фикер-тәкъдимнәрне белә, республиканың сәяси, икътисади тормышын тирәнрәк аңлый. Аудио, видеокиңәшмәләрнең архивы тупланып барса, дәүләт органнарының эшчәнлеге тагын да камилләшер иде.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|