|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2011 Бәйге
“Матбугат.ру”дан DVD-плеер отучыны котлыйбыз!Бәйрәм уңаеннан игълан иткән бәйгебезгә нәтиҗә ясар чак җитте. Дөресен әйтергә кирәк, DVD-плеер отарга теләүчеләр күп булмады. Нибары 5 кеше. Әллә бәйгенең гаделлегенә ышанмадылар, әллә катнашырга иренделәр, әллә бүләк кызыксындырмады )) Аның каравы, катнашучыларның саны әзрәк булган саен, җиңү шанслары да арта. Шулай итеп, DVD-плеерны менә кем отты: Алкышлар белән җиңүчебезне каршы алыгыз – Азнакай шәһәреннән Резидә Гатауллина! Аның хаты иң беренче килде. Әмма бүләкне оперативлык өчен түгел, ә кызыклы фотосы, дөресрәге фотокомпозициясе өчен бирәбез. Бу ике сурәтне Резидә үзенең кухнясыннан төшергән. Әйтүенчә, Азнакайда “эссе дә түгел, суык та түгел, урта һава”. Котлыйбыз, Резидә! Бүләкне ничек тапшырасын электронка аша хәл итәрбез. Бәйгедә катнашкан башка эшләр белән дә танышыйк. Даими авторыбыз Хәлим Әлимов та читтә калмады уеннан. Нурлат шәһәрендә яшәүче журналист 3 фото җибәрде. Аларны ул профсоюзлар оештырган чыршы бәйрәмендә төшергән: Ә монысы татар яшьләре активисты Нәил Нәби күчтәнәче:
Бәйге тәмам. Барыгызга да рәхмәт. Ә алга таба мондый уеннар әле дәвам итәр, Алла боерса.
admin |
Иң күп укылган
|