|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2011 Җәмгыять
Кайда син, Иске Татар бистәсе?
Уңга карасаң да юк, Сулга карасаң да юк, Уңга карап, сулга карап, Утырып еласаң да юк.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директор урынбасары Радик Салихов белән Иске Татар бистәсен иңләп-буйлап йөргән вакытта, нәкъ менә шул җыр искә төште. Кайсы йортлар җимерелгән, кайсысын шартлатканнар, кайсысын ут төртеп яндырганнар. Радик әфәнде һәр йорт янына тукталып, андагы татар зыялылары хакында сөйли. Ә минем елыйсы килә, гасырлар буе сакланып килгән тарихи ядкәрләрнең бәясе, Кәрим Тинчурин әйтмешли, сукыр груш, бер алтынга тиң икән бит. Алар бүген берәүгә дә кирәк түгел.
Сәяхәтебезне Каюм Насыйри урамыннан башладык. Беренче булып тәрәзәләре кадакланган, татарның танылган улы, мәгърифәтче, галим Шиһабетдин Мәрҗани торган йортка тукталдык. “Без аның язмышы өчен бик куркабыз, – ди Радик абый. – Чөнки бу йорт дәүләт карамагына кертелмәгән. Күрәсезме, янгын эзләре күренә. Берничә тапкыр яндырырга талпынып караганнар инде”.
Кызык инде: Ш.Мәрҗани мәчетен, андагы комплексларны күз явын алырлык итеп реставрацияләп чыктылар да, танылган шәхеснең шуның каршындагы үз йорты дәүләт карамагына кертелмәгән. Тәрәзәләре кадакланган килеш тагын күпме торыр, моны берәү дә өздереп кенә әйтә алмый.
Радик абый әйтүенчә, күршесендә янгын чыгып, көч-хәл белән “исән” калган йортларның да кадакланып куйган элмә такталары дөрес түгел икән. Каюм Насыйри урамы 13нче йортка “Муллин йорты” дип язып куелган. “Бу – дөрес язу түгел, Муллин йорты күршедә иде, ул янды, әлеге өй – Барышев йорты”, – ди Радик Салихов. Хәзер әлеге йортта язучы Зәки Зәйнуллин тора икән. Бу хакта йорт хуҗасыннан сорашкач: “Бу – Муллин йорты, – ди Зәки әфәнде. – Иске Татар бистәсендә урыслар яшәмәгән, аларны бирегә кертмәгәннәр дә. Муллинның өч йорты булган, берсен яндырдылар, икенчесе өлешчә янды. Мин яшәгән вакытта Татар бистәсендә 32 йортны яндырдылар. Сезгә Муллин йорты дип язылган элмә тактаны алырга рөхсәт итмәячәкмен”.
Бу йортларның һәммәсе дә тарихи архивларда саклана. Аларның һәрберсен тарихчылар, галимнәр бәйнә-бәйнә өйрәнгән. Иске Татар бистәсендә урыслар яшәмәгән дигән сүз дә хаклыкка туры килми. Радик абый К.Насыйри урамында юкка чыккан Казаков йорты турында сөйләде. Рус милләтеннән булган әлеге эшмәкәр Әстерханда, Казанда мәчетләр салдырган. Бүген исә татарга хезмәт иткән бу кешенең нигезеннән җилләр искән.
Татар бистәсе гомер-гомергә ак татар байлары, аксөякләре белән дан тоткан. Бүген бистә буйлап йөргәндә, әлеге танылган шәхесләрнең йортлары кар кебек эреп юкка чыккан. Әйтик, Каюм Насыйри урамының 12 нче йортында урнашкан Ибраһимов йортын җимерек хәлдә күрү авыр булды. Ә заманында әлеге татар нәселе кондитер фабрикалары тоткан. Бүген Тукай музее эшли торган бинаны – Шамил йортын да Ибраһимовлар сатып алган була.
– 2013 ел – Универсиада елы дип шапырынабыз. Татарлар яшәгән Иске Татар бистәсендә туристларга мактанып сөйләрлек тарихыбыз кайда?
– Бетте ул, – ди Радик әфәнде. – Әле 90нчы елларда Иске Татар бистәсенең алпавыт утарлары, сәүдә иткән татарларның тормышы белән танышырга була иде. Бүген исә боларның барысын да җимереп бетерделәр. Әле Казанның 1000 еллыгы алдыннан да Иске Татар бистәсенең йөзен берникадәр саклап калган идек. Агач йортларны буяп, аларга косметик ремонт булса да ясаганнар иде. Соңгы елларда исә агач йортларның шактыеннан колак кактык. Әйтик, бүген Алкиннарның агач йорты юк. Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары кисешкән урында Апанаевлар-Хәйбуллиннарның йорты бар иде. Шулкадәр матур бина иде ул. Беренче каты кирпечтән, икенче каты агачтан эшләнгән иде. Бизәкләп, агачтан уеп ясалган бу йортны җимереп ташладылар. Моны безгә дәүләт карамагына кермәгән дип аңлаттылар. Дәүләт карамагына кермәгән дигән сылтау белән биналарны сүттеләр дә алар урынына биш, алты, җиде катлы йортлар төзеделәр. Иске Татар бистәсендәге йортларның дәүләт карамагына кермәве бик гаҗәп. Биредә һәр йорт бу исемлеккә керергә тиеш иде. Кайсы гына бинага тукталсак та, аларның хуҗалары – тарихта тирән эз калдырган шәхесләр.
Әлеге сүтелгән, яндырылган йортларны кире кайтарып буламы? Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Дөрес, элеккеге йортларның проектлары архивта бүген дә саклана. Әмма бүген күпкатлы йортларны сүтеп, алар урынына Алкин яки Апанаевларның йортын кем кире төзи? Казан ханлыгы вакытында танылган Замановлар яшәгән йортны сүтеп, урынына күпкатлы йортлар салып куйганнар әнә. “Иске Татар бистәсенең йөзен һич югы күпкатлы йортлар белән ямьсезләмәсеннәр иде”, – ди Радик Салихов.
XIX йөз башында иң беренче кирпеч йортларның берсе булган Апанаевларны йортын (Каюм Насыйри урамы, 37 нче йорт) да сүтеп ташлаганнар әнә. Анда бүген яһүд мәктәбе төзиләр икән. Радик әфәнде әйтүенчә, ул дәүләт карамагындагы бина булган. Ни өчен сүтеп ташлаганнар, берәү дә белми. Шушы сүтелгән йорттан ерак түгел, Сафьян урамы 5 нче йорт та Апанаевларныкы икән. Кемдер аны сатып алган, бер-ике ел төзекләндергән. Бүген исә анда да эш тукталган. Шушы урам буйлап Кабан буена төшкәндә, Апанаевларның агач йортларын (беренче каты кирпеч) күрергә була. XIX йөз башында төзелгән үзенчәлекле агач йортларның берсе. Үзгә балконы шулай ук башка агач йортлардан аерылып тора. Бүген биредә кешеләр яши икән әле. Әгәр биредән гаиләләрне күчерсәләр, әлеге йортны да башкаларныкы кебек яндырырга, йә нигезе искерде, дип сүтеп атарга мөмкиннәр. Ә бу йорт тузмасын, черемәсен өчен нәрсә эшләгәннәр, дисезме? Казанның меңьеллыгы алдыннан матур төсләргә буяп куйганнар әнә. Шуның белән вәссәлам.
Иске Татар бистәсендәге сәяхәтебезне Тукай урамына юнәлттек. Биредә дә шул ук хәл. Ярым җимерек биналарны күреп, тагын кәеф кырылды. Хөсәен Ямашев йортын сүтеп ташлаганнар. Үтәмешев, Сәгъдиев, Агишев йортлары да мактанырлык түгел. Радик әфәнде әйтүенчә, Иске Татар бистәсендәге йортлар урамы белән юкка чыккан. Һәр урамда ике-өч йорт исән калгандыр, мөгаен. Хәтта Сталин чорында да бистәнең архитектура өлешенә бүгенге замандагы кебек тәэсир ясамаганнар икән. Тукай урамында исә шул чорда төзелгән ике-өч катлы йортларны гына күрергә мөмкин. Күпкатлы йортлар төзергә базмаганнар.
“Тарихчылар бу четерекле мәсьәләгә ничек булса да тәэсир ясый алалармы соң? Әйтик, сез биредәге вәзгыятьне ачыклаганыгыз, Иске Татар бистәсеннән коры калабыз, дип чаң сукканыгыз булдымы?” – дип кызыксынам Радик Салиховтан.
– Чаң сукмаган кая? Газета-журналларга дистәләгән-дистәләгән мәкаләләр яздым, радио-телевидениедән күп тапкыр чыгыш ясадым, – ди Радик әфәнде. – Әмма берәү дә игътибар итмәде. Бүген уйлана башладылар бугай. Әмма соңга калмагаебыз дип куркам.
Бүген бистәдә иң шәп реставрацияләнгән биналарның берсе Бәдретдин Апанаев (Тукай урамында) йорты икән. “Шуның үрнәгендә башкаларын да төзекләндерәсе иде бит, – ди Радик әфәнде. – Карагыз, Кәвешче Садыйк йорты (Фатыйх Кәрим урамы, 7 нче йорт) нинди хәлдә? Заманында читек-кәвеш теккән Садыйк Кәримов Казанда гына түгел, чит илләргә дә танылган булган. Аның күннән эшләнгән аяк киемнәрен кая гына алып китмәгәннәр. Бүген әлеге йорт ташландык хәлдә. Чит илдә булсамы, моны төзекләндереп, әллә нинди сәүдә үзәге итеп төзеп куярлар иде”.
Иске Татар бистәсендә төзекләндерелгән өч-дүрт йорттан кала күзебезгә башка биналар чалынмады да бугай инде. “Шуннан ары юк та алар”, – ди Радик Салихов. Мәрҗани, Апанаев мәчете, Апанаев йорты... Бүген чит илдән килгән туристларга Иске Татар бистәсенә сәяхәт итү өчен нинди биналарны күрсәтергә, кем турында сөйләргә? “Апанаев мәчете бар, әлеге нәселнең исән калган йортларын төзекләндерсәләр, бистәдә күрсәтерлек бер комплекс булыр иде, ичмасам”, – ди Радик әфәнде. Киләсе елга, суясы үгезгә ышанып торыргамы инде хәзер? Әлеге сәяхәттән кайтканнан соң Иске Татар бистәсенең элеккеге фотосурәтләрен карап чыктым. Күпме тарихи сәхифәбездән коры калганбыз икән ләбаса. Әле күпмесен югалтырбыз. Анысын, кем әйтмешли, Ходай гына белә. Әмма яхшыга өметләнәсе килә.
Дмитрий БУНТУКОВ фотоcы
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|