|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2011 Җәмгыять
"Бичура"Төньяк Лабатьюган, Жумажжан, ЧанатойЙ Бу атамалар бик күпләргә бернәрсә дә аңлатмыйдыр, мөгаен. Безнең сейсмопартия быел шушы урынга күчте. Кая карама күлләр, елгалар, сазлык – бер куак әсәре дә юк. “Буржуйка”га ягарлык утын түгел, яраткан этебез Бимга салган азыкны чәлдерүче төлкеләрне куарлык чыбык та табалмыйсың. Эшчеләр Түбән Сортым ягына барып, кирәк-яракка агачны шуннан ташыйлар. Күз күреме җитмәс ераклыкка җәелгән зур Иикуто күленә терәлеп үк торабыз. Күлнең өсте төрле зурлыктагы бәкеләр белән тишкәләнеп беткән. Һәрберсенең үз җәтмәсе, мордасы, кармагы – балык тоту өчен нинди генә җайланмалар юк! Суны балок (тәгәрмәчле барак) тәрәзәсеннән генә үрелеп тә алып була, әмма мин, эчтә чистарактыр дигән булып, кар өстендә сәйлән кебек чәчелеп яткан мүк җиләкләрен таптый-таптый, иң ерак бәкегә барам. Ничек кенә ашыксам да, кире кайтканда чиләкләрне куеп, эре, кызыл, бозлы җиләкләрне тиз-тиз авызыма ыргытам. Аларның әкрен генә эреп, әчкелтем-төчкелтем тәм бирүе күңелне күтәреп җибәрә...
...Ул көнне дә чиләкләремне күтәреп, күлгә суга барырга дип чыккан идем. Кинәт бөтен җирне яңгыратып шартлау тавышы ишетелде. Ул да булмады, техникаларны ремонтлый торган ерак мәйданчык өстендә утлы өермә күтәрелде. Бар көчемә шунда чаптым. Миннән алдарак, ут сүндергечләр күтәреп, унбишләп ир чаба. Әбәткә кайткан булганнар, күрәсең. Без ремонт мәйданчыгына барып җиткәндә, ут бераз басылган, янган танктан кара төтен күтәрелә, брезент чатырның каркасы гына торып калган иде.
– Һаман өрәге тузына, нәрсә җитми инде аңа?.. Тимәгез Валера танкына дим бит! Әгәр ремонтлап яткан чак булса? Җаны йөри аның, кемгәдер ачулы ул, тынычлыкта калдырмаячак безне... – дип, гөжләгән тавышларны ишеткәч, барысын да төшендем һәм әкрен генә күл буенда калган чиләкләремә таба атладым...
Өч ел элек безнең Валера исемле танкист һәм ике урман каравылчысы, балыкка барган җирдән, базага әйләнеп кайтмады (бу хактагы мәкаләм “Т.Я.”да 2010 елның 7 август санында басылган иде). Әлеге танкны урман читендә калдырып, алар көймә белән Тапсуй елгасына балыкка кереп китәләр. Ике атнадан соң, бер хант карты яр буенда чайпалучы кеше киемнәре күреп, безгә килеп әйтте һәм аларның гәүдәләрен табып алдылар. Валера яр кырына чаклы чыгып, талга ике куллап ябышкан килеш җан биргән. Бары бер талпынасы калган...
Шул чордан бирле аның танкында бер генә кеше дә эшли алмый. Моны ничек аңлатырга да белмибез. Бу танкка иң беренче булып башкорт егете Идрис утырып караган иде. Идрис “топлар” (топографлар) профильдә эшләгән арада, тайгага урман тавыгы ауларга кереп киткән җирдән югалды. Өч көн эзләделәр. Ул вакытта барысы да Идрисны “пешмәгән”, “үз башына бәла эзләп йөрүче” дип сүктеләр. Ә беркөнне, көпә-көндез, базага килеп җиткән борылышта, уңга борылып керәсе урынга, танк сулга борылды һәм ярдан түбән мәтәлде. Яр дүрт-биш метр гына булса да, тимер танк эчендә бәргәләнеп кара әле! Авыз-борыннары канга баткан егетләрне күреп, кот алынды. Ярый әле сынып имгәнүче булмады. “Идрис түгел син, иблис!” – дип көлделәр үзеннән. Аның күз төпләре кара янып, ике атна күгәреп йөрде. Шул көннән соң Идрис бу танкка бүтән утырмады...
Валераның танкын икенче булып чуаш егете Юра алды. Дүрт көн базада моторын сүтеп-корып, кабыза алмый җәфаланды. Инде эшен бетереп, сынап карарга кабызгач, танк аждаһадай ыжгырып, базаны кап-кара төтенгә күмеп алга ыргылды. Читтән карап торганда, әйтерсең, җирдән күтәрелеп китәргә тели иде сыман. Аннан соң ярылып яткан туры юлдан элдерткән җиреннән кинәт ягулык складларына таба борылды һәм, таранга баргандай, тизлеген арттырды. Карап торучылар “ах!” итте.
Сигез мең литр солярка сыйдырышлы беренче мичкәгә килеп төртеләм дигәндә, танк кинәт туктап калды. Люктан башын тыккан Юраның йөзе кардай ак иде. Ул калтыранган куллары белән шлемын рәтләп: “Тыңламый бу бичура! Әйтерсең, мин йөртмим, ә ул минем белән идарә итә...” – дип акланды.
Шул ук кичне Юраның температурасы утыз тугызга менде. Бер атна чирләп ятканнан соң, Юра: “Теге җенгә бүтән утырмыйм...” – дип, танктан баш тартты.
“Бичура”ны армиядән кайткан яшь башкорт егете Айбулатка беркеттеләр. “Барыбер буйсындырам мин аны үземә... Ике ел механик-йөртүче булып танклар сынадым. Мондый арбаны гына хәрәкәтләндермәскә!” – дип шапырынды ул.
Иртән конторага керсәм, шаркылдап, кызык сөйлиләр. Айбулат танклар тезелеп торган урынга барса, юк теге “бичура”! Шакката бу. “Шаяртмагыз, егетләр, кайда танк?” – дип егетләргә бәйләнә. Башта моны уенга алалар. Әмма чынлап торып карый башлагач, танкның тау астында, елга янында ук торганын күреп, исләре китә. Сейсмопартия урнашкан урын – Рогожникиның таулы, урманлы җире иде. Айбулат, кич бераз йөреп, корыч “дустын” сынагач, аны әллә тау читенә якын куя, әллә инде тагын берәр сихри көч сәбәпче буламы: “бичура” өч йөз метр шуышып, тау астына тәгәри. “Качак”ны өч танк белән көчкә тартып чыгардылар. Без көлештек, ә механик-йөртүчеләр моңа җитди карады. Бу хәлләр очраклы түгел! Валераның унике ел ватылмый эшләгән техникасының бу “кыланышы” барысын да шөбһәгә салды. Әйтерсең лә, күзгә күренми торган ниндидер көч танкка якын килмәскә куша.
Айбулатның әллә сер бирәсе килмәде, әллә алдан кычкырып мактануы өчен кыенсынды, танк белән әкрен генә эшләп йөри бирде. Күп тә үтмәде, ватылгач, танкны базага сөйрәтеп алып кайттылар. Егет ике атна буе моторны ныгытты: барлык иске-москыларын яңага алыштырды, майлап, юып ялтыратты. Әмма тырышлыгының нәтиҗәсе булмады. “Кабызуым булды – көек исләре чыгарып, бер шатун “терсәк күрсәтте”... Югыйсә, Михалыч белән икәү җыйдык бит... Майны лыкынганчы салдык”, – диде ул соңыннан, мазутлы пычрак кулларын кая куярга белмичә. Күп еллар буе эшләгән танкистлар, механиклар “бичура”ның бөтен “эчке әгъзаларын” тикшереп чыктылар. Бер гаеп тапмыйча, моторны яңадан җыеп, сафка бастырдылар. Танк гөрелдәп эшли башлагач, елмаешып, сокланып озак кына карап тордылар. Айбулат техникасында база тирәли берничә тапкыр әйләнеп чыкты...
Шул ук кичне тетрәндергеч хәбәр килеп иреште. Айбулат якташлары белән мунчага баргач, “суынып киткән ич” дип, мичкә утынны шыплап тутыра һәм ишек төбендәге канистрадан утка соляр бөрки. Ләкин соляр дигәне бензин булып чыга! Гөлт итеп кабынган ялкын бер мизгелдә Айбулатка сикерә. Егетнең бите, кул-аяклары пешә. Аягындагы галушлары эреп, сайгакта торып кала.
Айбулатны район сырхауханәсенә озаттык. Ул анда бер ай ятып чыкканнан соң, туган ягына кайтып китте. Шуннан соң “бичура” янына якын барырга курыктылар. Бөтен техника эшкә киткәндә, ул горур кыяфәттә базада масаеп басып кала башлады.
Сезон тәмамланырга ике ай чамасы вакыт калганда, олы яшьтәге бер абзыйны эшкә алдылар. Техниканы бик яхшы белә икән, теге танкта бер-ике көн казынды да, эшкә йөри башлады. “Сейсма”ның имеш-мимешләреннән: “Үзеңнең булдыксызлыгыңны телсез тимергә сылтау җайлы инде ул...“ – дип шаркылдап көлде генә.
Өч атна хәвеф-хәтәрсез эшләде ул. Мартта бу якларда чатнама суыклар, бураннар башлана, былтыр исә көннәр кинәт җылытып җибәрде. Күлләрнең өсте су белән капланып, тирә-юнь тоташ чиксез диңгезне хәтерләтә иде. Танклар карлы су боткасы ерып йөри. Беркөнне кич бөтен техника базага кайтты, теге танкта йөрүче бригада күренмәде. “Көтеп утыру – вакыт сузу”, – дип ярдәмгә ашыктылар.
Ә алар исә, кайтып барганда чак кына уңга каералар һәм ике минуттан танк бөтенләе белән бозлы суга чума. Люкны ача башлауга, өсләренә ташкын ургыла. Бер-берсенә ярдәмләшеп танк эченнән чыгып котылалар. “Бичура”ның өстендә басып торганда да су бил тиңентен була. Карлы-бозлы күлдән йөзеп юлга чыгалар һәм тиз-тиз хәрәкәтләнеп базага таба йөгерәләр. Ярты чакрым үтүгә, эзләргә чыккан танк, скафандр кигәндәй бозланып каткан киемле егетләрне утыртып, бар көченә базага ыргыла.
“Бичура”ны икенче көнне тартып чыгарып кайтарып куйдылар һәм аңа бүтән кагылучы булмады.
Быелгы сезон башлангач, Валераның танкын икенче урынга озатырга карар кабул иттелр. Аны алырга килгән танкист белән безнең ике егет атна буе эченнән чыкмыйча ремонтладылар. Инде ремонтлап бетердек дигәч, төшке ашка кайтып киткәндә, тикшереп карарга уйлап кабызып калдырганнар. “Бичура”быз һич тә үзгәрмәгән икән! Бу юлы тимер шайтан, янып, бөтен базаны куркыныч астына куйды...
Ханты-Манси автоном төбәге.
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|