поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 12 Декабрь
  • Гөлчәчәк Гайфетдинова - актер
  • Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - язучы
  • Локман Бадыйкшан (1919-2015) - язучы
  • Искәндәр Измайлов - тарихчы
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
Архив
 
27.12.2011 Мәдәният

Күрәсем килгән иде...

22 һәм 23 нче декабрь көннәрендә кич 18 сәгать 30 минутта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасының премьерасын күрсәтә.

Спектакльне сәхнәгә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова куйды. Рәссамы Альберт Нестеров, композиторы Чыңгыз Абызов, Хореографы Чулпан Закирова (Татарстанның атказанган артисткасы).

 

Спектакльдә катнашалар:

 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы - Исламия Мәхмүтова.

 

Татарстанның халык артистлары – Хәлил Мәхмүтов, Зөләйха Хәкимҗанова, Нуретдин Нәҗмиев, Резедә Төхфәтуллина.

 

Татарстанның атказанган артистлары – Люция Галләмова, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов.

 

Артистлар - Рөстәм Гайзуллин, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Ислам Хафизов.

Ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка ташландык бала ала. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби-бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти-әнисен күрү теләге белән яна башлый...

 

Тапкан гына анамы, әллә төн йокыларын калдырып бакканы дамы?

 

Спектакльне карагач әлеге сорауга җавапны һәркем үзе табар.

 

Спектакль 2 сәгать 05 минут бара.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе