|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2011 Җәмгыять
2012 елда дөнья бетмәсә ниләр көтә?2012 - кәбисә елында дөнья бетәчәге турындагы сүзләр инде соңгы берничә елда телдән төшми. Әмма "дөнья бетү" фаразы "тәлинкәләр" очуны, "Кар кешесе" барлыкка килгәнне оныттырса да, тормышчан хәлләрнең чынга ашуы икеләндерми. Кыскача 2012 елда кемнәрне ни көтүе турында... Машина йөртүчеләрне
Киләсе елдан башлап ЮХИДИ машиналарның техник төзеклеген тикшерми һәм талоннар бирми. Аның урынына алар бу эшне турыдан-туры юлларда эшләргә җыеналар. Ягъни, Татарстанда Швециядәге кебек күчеп йөри торган һәм дәүләт техник тикшерүен үткәрердәй барлык техник җиһазлары булган контроль постлар барлыкка киләчәк.
Укучыларны
БДИ - 2012 балларын җыю авырлаша. Киләсе елдан башлап тарих буенча сочинение язарга, ә информатика биремнәрен үтәгәндә - компьютерда авазларны эшкәртә белергә кушачаклар. Шулай ук математика, әдәбият, биология, география, җәмгыять, информатика фәннәре буенча җавапларны сайлау мөмкинлеге бирелгән биремнәрнең саны кыскартыла. Мәсәлән, тарих фәне буенча алар унга кадәр кими. Аның урынына билгеле өч шәхеснең берсен сайлап сочинение язарга туры киләчәк.
Алыпсатарларны
Җәй урталарына тәмәке капларында ушны ала торган рәсемнәр ясалырга тиеш. Әйтик, гангрена аркасында бармаксыз калган аяк, җитлекмәгән яралгы, тәмәке тартучының эчерек үпкәсе... Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге коточкыч рәсемнәр тәмәке тартучыларны куркытыр дип өметләнә. Ә тәмәке сатучыларга исә бу керем кими дигән сүз. Моннан тыш балаларга сыра һәм аракы сатучыларга админстратив җаваплылык кына түгел, ә төрмәгә утыру яный. Балаларга сыра сатуда тотылганнарның барлык сәүдә нокталарында сәүдә итү хокукларын алачаклар.
Эш эзләүчеләрне
Казанда заманча каплар - ризык һәм химия сәнәгате өчен кирәкле полипропилен капчыклар ясый торган завод төзиләр. Аны 2012 елның өченче кварталында эшләтеп җибәрергә җыеналар. Әлеге заводта 160 тан артык яңа эш урыны булыр дип көтелә.
Әниләрне
Ана капиталының күләме 2012 елда - 387 сум 640 сум 30 тиен булачак (2011 елда - 365 698 сум иде). Сертификат алган һәм аның бер өлешен файдаланган булсагыз, калганы инфляция үсүгә бәйләп арта.
Авыруларны
1 гыйнвардан сәламәтлек саклауга кагылышлы яңа закон үз көченә керә. Законда каралганча, авыруларны кыйммәтле дарулар белән төбәкләр тәэмин итәргә тиеш.
Һәр ташламага ия кешегә дәүләт ай саен дарулар өчен 604 сум акча бирәчәк. Димәк, соцпакеттан баш тартучыларның айлык акчалата компенсациясе 604 сум була. Быел ул 570 сум иде.
Сайлаучыларны
Кемнең ничек сайлаганы интернеттан күренәчәк. 4 мартта Президент сайлауларында сайлау участокларыннан видеотрансляция күрсәтү өчен веб-камералар һәм IP-камералар урнаштырылачак. Сайлау учатокларына 300 мең камера һәм 100 мең компьютер кирәк. Моннан тыш трансляция алап барырга җиде техник үзәк булырга тиеш. Әлеге проект бәясе - 15 миллиард сум. Тик никадәр акча тотылса да, техник яктан сайлау участокларының бары тик 60 ка якын процентында гына проектны тормышка ашырырга мөмкин. Шулай да проектны инде февраль аенда сынап карарга уйлыйлар. Моннан тыш сайлаучылар үзләренең телефоннарына сайлау барышын төшерә һәм махсус интернет-сайтка урнаштыра ала.
Дин тотучыларны
Хаҗга баруны оештыручы туроператорлар бер оешмага берләшә. Бу хаҗга баручыларга хезмәт күрсәтүдә бер төсле стандартларны сакларга ярдәм итәр өчен кирәк. Россия Президенты Д.Медведев Россия җитәкчеләренең мөселманнарга хаҗга квоталарны арттыруда ярдәм итәчәге турында белдерде. Шуңа күрә киләсе елда Россиядән хаҗ кылырга баручылар 20500 дән күбрәк булыр дип көтелә.
2012 елның 1 сентябреннән барлык Россия мәктәпләрендә дүртенче сыйныф укучыларына дин нигезләре укытыла башлый.
|
Иң күп укылган
|