поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.12.2011 Сәясәт

Думадагы чемпионнар спорт белән шөгыльләнми

Николай Валуев, Марат Сафин һәм Алинә Кабаева. Ил язмышы хәзер әнә шул спортчылар кулында. Кабаевадан аермалы буларак, Сафин белән Валуев Дәүләт Думасында әле беренче көннәрен генә эшли. Депутат булучылар арасында дистәгә якын спортчы бар. Шунысы кызык: аларның берсе дә Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитетына эләкмәгән. Хәтта Татарстанның элеккеге спорт министры Марат Бариев та торак сәясәте һәм ТКХ мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Шушы көннәрдә Дәүләт Думасының алтынчы чакырылыш депутатлары үзләренең эшчәнлеген башлап җибәрде. Парламенттан килгән иң кызыклы хә­бәрләрнең берсе: Николай Валуевка махсус кәнәфи куйганнар. Чөнки рингта чыгыш ясаган вакытта авырлыгы – 150 кило чамасы, ә буе 2 метр 13 сантиметр булган элеккеге дөнья чемпионын гадәти урындыкка гына утыртып булмый. Бокс дөньясында "Урыс гиганты", "Көнчыгыш җанвары", "Коля-кувалда" кебек кушаматларга ия булган спортчы Дәүләт Думасында торак сәясәте һәм ТКХ мәсьәлә­ләре белән шөгыльләнәчәк. Әйтергә кирәк, бу – яңа комитет һәм спортчыларның күбесе шунда керде. Россия хоккей федерациясе президенты, өч тапкыр Олимпия уеннарын откан, ун мәртәбә дөнья чемпионы булып танылган Владислав Третьяк та шунда. Әйтергә кирәк, ул Дәүләт Думасына өченче тапкыр сайлана инде. Моңа кадәр исә парламентның физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитетында эшләгән иде. Күп тапкырлар дөнья һәм Европа беренчелекләрен откан, Олимпия чемпионы Алинә Кабаева да, Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының элеккеге җитәкчесе, Казаннан киткәч, Россия Олимпия комитеты башкарма директоры булып эшләгән Марат Бариев та, кайчандыр аның урынбасары вазыйфаларын башкарган Илдар Гыйльметдинов та ТКХ юнәлешен үстерүгә көч куячак.

 

Билгеле булганча, быелгы сайлау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасына тагын бер милләттәшебез эләкте. Марат Сафинны депутат итеп Түбән Новгород өлкәсеннән сайладылар. "Ил миңа нәрсә бүләк иткән, шуның әҗерен кайтарасым килә. Вәзгыятьне үзгәртәсем килә. Авыр булачак, әмма эшләргә кирәк һәм нәти­җәсе буласына ышанам. Андый теләгем булмаса, башка урында яшәп, башка эшләр белән шөгыльләнер идем", – дигән иде Сафин "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә сәясәткә керергә җыенуы турында билгеле булгач. Әмма Марат Мөбинович та физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитетына эләкмәгән. Сафин Дәүләт Думасының иҗтимагый берләш­мәләр һәм дини оешмалар мәсьәләләре буенча эшләячәк.

 

Танылган көрәшче Александр Карелин исә Дәүләт Думасына инде дүртенче тапкыр сайлана. Өч тапкыр Олимпия уеннарын һәм тугыз мәртәбә дөнья беренчелеген откан, дүрт тапкыр дөньяның иң көчле көрәшчеләренә бирелә торган "Алтын кушак" бүләгенә ия булган 44 яшьлек легендар спортчы парламентта ха­лыкара мәсьәләләр белән шөгыльләнә­чәк. Халыкара гроссмейстер, күп мәр­тәбәләр шахмат буенча дөнья чемпионы исемен яулаган Анатолий Карповны исә табигый байлыклар һәм экология комитетына урнаштырганнар. Дөрес, ул инде 2007 елдан бирле "ТЕХЭКО" экология фондын җитәкли. Ә менә өч тапкыр Олимпия уеннарын откан һәм ун мәртәбә дөнья чемпионы булып танылган Ирина Роднина Дәүләт Думасында мәгариф мәсьәлә­ләрен хәл итәргә тырышачак.

 

Аңлашылганча, спортчы депутатларның берсе дә Дәүләт Думасында үз һөнәрләре белән шөгыльләнмәячәк. Ягъни алар физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитетына кермәгән. Спортчыларның сәясәткә керүен тәнкыйть итүчеләр әнә шуңа да игътибар итә. Сәяси тәҗрибәсе булмаган кешеләр кулына ничек ил язмышын тапшырмак кирәк? Шул ук Валуев ничек инде ТКХ мәсьәләләре белән шөгыльләнсен, янәсе? Ә спортчы депутатлар саны арта гына тора. Дәүләт Думасындагы алтынчы чакырылышта исә барысы да тәртиптә булачак. Кайсысы Валуевка каршы әйтергә җөрьәт итсен?!


ИЛНАР ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 254-255 | 23.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»