поиск новостей
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
  • 10.12 "Ромео һәм Джульетта", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 11.12 "Йосыф", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 14.12 "Былбыл бакчасы", Лилия Зщйнуллинаның юбилей концерты, 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Милли моңнар" концерты. Тукай музее. 0+
  • 17.12 "Бәхетле көнем", 0+, Кариев театры, 13:00
  • 17.12 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 19.12 "Агыйдел" дэулэт жыр-бию ансамбленен юбилей концерты.Г.Тукай ис.филармония концертлар залы, !8:30
  • 20.12-27.12 "Галәм кунаклары һәм яңа ел", 0+, Кариев театры, 10:00, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Декабрь
  • Лениза Назлы - ди-джей
  • Хәсән Туфан (1900-1981) - язучы
  • Алексей Песошин - дәүләт эшлеклесе
  • Альбина Асылгәрәева - журналист
  • Нәҗибә Әминева - шагыйрь
  • Идият Әширов - шагыйрь
  • Абдулла Али (1925-2011) - җәмәгать эшлеклесе
  • Зөфәр Сәхәбиев - баянчы
  • Бюджет оешмасына библиотекарь кирэк. тел.8(843)236-97-91
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Үзебезнең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы карабодай һәм юкә балы сатыла. 1л-500сум. Шулай ук кәрәзле бал, огневка, чикләвекле бал, крем бал да бар. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз. Күпләп алучыларга, бик яхшы яңа ел ташламалары каралган)
  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез.Бэясе 20 мен+ ком тулэулэр.89050259315
  • Ит өчен һәм асрар өчен нәселле буаз сарыклар сатыла. Телефон: 895200302799
  • Казан шэхэре батыршина урамында урнашкан 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Яшэу очен барлык унайлыклар да бар.89274086591 Риелторларны борчымауларын сорыйм.
  • Зеленодольск районы, Карәтмән авылында (Казаннан якынча 40 км) 25 сутый тигез җир участогы сатыла. Йортка фундаменты да бар. Газ, су, электричество участокка кадәр китерелгән. Бәясе 850 мең сум. Тел. 89179068047
  • Бюджет оешмасына библиотекарь кирэк. тел.8(843)236-97-91
  • Продаю козу дойную нубийскую 15т Лаишевский район 89872137756 а также есть индоутки
  • Казан шэхэренең Киров районында фатир эзлим. Эшли торган татар кызына. Ватсап 89393966212

 

Архив
 

 

23.12.2011 Җәмгыять

"Дождь" мәгълүмат өлкәсендә инкыйлаб ясарга омтыла

Кремльның барлык телевизион каналларын үз карамагында тотарга тырышуы инде чәлпәрәмә килә башлады. Хөкүмәттән бәйсез интернеттагы "Дождь" каналы меңнәрчә караучыларны җәлеп итте.

Оппозиция вәкиле Борис Немцовның телефон сөйләшүе тыңлануы мәсьәләсен бер генә дәүләт телевидениесе дә күрсәтмәде һәм бары "Дождь" телеканалы гына аңа мәйдан бирде. Ул аннан үз тарафдарларыннан гафу үтенүен әйтте.

 

Хәбәрдарлыкны яклау фондыннан медиа белгеч Борис Тимошенко сүзләренчә, хәзер кешеләр цензура аша узмаган мәгълүматка сусаган.

 

“Изге урын буш тормый, барлык федераль һәм хәтта федераль булмаган каналларда да хакимиятне тәнкыйтьләгән язмалар туктатылды. Әкренләп бу урынны беркемгә дә билгеле булмаган кечкенә "Дождь" каналы алды”, ди ул.

 

"Дождь" бигрәк тә 10 декабрьдәге протест чараларыннан соң таныла башлады, чөнки ул аны тулысынча һәм югары дәрәҗәдә яктыртты. Каналның тырышлыгы үзен аклады. Ул көнне аны бер миллион кеше караган. Гәрчә элек ул бу санны бер айда җыя торган булган.

 

"Дождь"ның җәмәгатьчелек белән элемтәгә керү бүлеге хезмәткәре Дарья Семоненко, хәзер инде каналны атнасына 800 мең кеше каравын әйтә.

 

Бу телевизион каналда оппозиция вәкилләре иркен чыгыш ясаса да, аның җитәкчелеге сәяси максатларны истә һәм бары яхшы сыйфатлы тапшырулар чыгарырга гына теләүләрен сөйли.

 

Оппозиция вәкилләреннән тыш, канал Кремль кешеләре, шул исәптән президент Дмитрий Медведев һәм премьер Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковтан әңгәмәләр алган.

 

Прохоров "Дождь"ның инвесторы булырга тели

 

“Дождь” сәнгать галереясына ошаган пыялалы диварлардан торган, зур яктырткычлы бинада урнашкан. Аның баш мөхәррире Михаил Зыгарь бу канал Русиядә торгынлык кичергән медиа базарын селкетеп җибәрер дип ышана. Аның сүзләренчә, алар оппозицион канал түгел.

 

​​“Без барысына да мәйдан бирәбез. Башка телеканаллар да шулай эшләргә тиеш дип саныйбыз. Кызганычка, барысы да алай эшләми, әмма тора-бара үрнәк алырлар һәм барысы да шулай эшли башлар дип уйлыйбыз”, ди ул.

 

Соңгы вакытта чыннан да дәүләт телевизион каналлары аларга игътибар итә башлады кебек. Мисал өчен, Газпром финанслаган Кремль тарафлы НТВ телевизион каналы журналисты Алексей Пивоваров 10 декабрьдәге протест чаралары турында сүз булмаса, шул көнне эшкә чыкмаячагы белән кисәтте. Шулай ук КоммерсантFMнан Станислав Кучер дәүләт каналында эшләүчеләрне профессиональлеккә чакырды.

 

Шуннан соң дәүләт медиасында үзгәрешләр сизелә башлады. Әгәр сайлаудан соң ук, ягъни 5-6 декабрьдәге протест чараларына дәүләт каналлары күз йомса, 10сы булганны инде барысы да күрсәтте.

 

25 яшьлек баш режиссер Ренат Дәүләтгәрәев сүзләренчә, Русия телевидениесе инде үсеш ала алмый торган чиккә җиткән. Ул баш мөхәррирләр һәм журналистларның да мондый шартларда эшли алмавын әйтә.

 

"Дождь" каналы эшмәкәр Наталья Синдеевага карый. Шулай ук аның slon.ru интернет сәхифәсе һәм “Большой город” дигән басма журналы да бар. Бу өч матбугат чарасы да Мәскәү елгасы утравында - Кремльгә каршы торган элекке "Красный Октябрь" шоколад фабрикасы бинасында төрле сәнгать галереялары белән бергә урнашкан.

 

2010 елның апрелендә эшли башлаган бу телевизион канал әле генә керем китерә башлаган. Хәзер ул инвестор эзли. Синдеева әйтүенчә, Русиядәге миллиардер, олигарх, президентлыкка намзәт Михаил Прохоров каналның бер өлешенә хуҗа булырга тели һәм бу уңайдан сөйләшүләрдә катнашкан.


Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 23.12.2011
Азатлык печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar