|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2011 Бәйрәм
Минханов Рамилнең туган көне!Рамил бүген киңкырлы олы артист. Фантазиягә һәм иҗади ачышларга бай аның уены. “Сәер кеше”дә тирән фаҗигале сукыр Нәсим ролен башкарса, “Гашыйк Кәриб” спектаклендә купшы итеп сурәтләнгән Гаян бай, Дию, Арысланнарны уйный, “Болан-патша”да Дерамо патшаны башкара, “Тормыш корабы”нда бәхетсез Гасыймны.... Рамилнең рольләре бик күп. Аның уңышы – бертөрле булмаган, үзгәрүчән характерлар тудыруда. Туган елы: 23. 12. 1961 ел Туган җире: Иркутск шәһәре Белеме: урта махсус- Казан театр училищесы Белгечлеге: курчак театры актеры Укыган еллары: 1983-1987 еллар Артист булып башлаган вакыты: 03. 10. 1987 ел
Мактаулы исеме: “Татарстан Республикасының атказанган артисты” – 2000 ел,ТР мәдәният министрлыгы һәм “Җыен” фондының Дамир Сираҗиев премиясе – 2008 ел
Рамилнең артист булып китүе бик кызыклы. Әлмәт театрында шофер булып эшләгәндә Казан театр училищесын тәмамлап Сәкинә исемле кыз эшкә килә. Аларның мәхәббәт тарихы өйләнешү белән тәмамлана. Сәкинә Рамилне үзенә генә түгел сәхнәгә дә гашыйк иттерә. Рамил артистлыкка укырга керә. Яшь балалы гаилә вакытлыча Казанга күченә. Рамил укуын бетергәч инде алар дүртәүләп, уллары Айвар һәм Айрат белән, Әлмәткә театрга әйләнеп кайталар.
23 декабрьдә Рамилнең туган көне. Аңа 50 яшь. 50 саны зур кебек тоелса да Рамил бүген иҗатының өлгергән, зур мөмкинлекләргә ия булган,тәҗрибәле чагында. Мин аның талантының тагын да киңрәк ачылуын, сәхнәдәге зур һәм матур эшләре белән безне, тамашачыларны озак еллар сөендерүен телим. Сәламәтлек, уңышлар Сиңа.
Яратып хезмәттәшләрең
1
2
3
4
|
Иң күп укылган
|