поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2008 Җәмгыять

САУ БУЛЫГЫЗ, ТУКАЙ ҺӘМ БАШКАЛАР...

Кулымда Әмирхан Еникинең моннан 40 ел элек язылган мәкаләсе. Язучы шәһәрнең мәдәни, тарихи йөзе югалуына борчылып, ачынып язган. Бер караганда, күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Әмма, кызганычка каршы, мирасыбызның күбесен саклап кала алмадык. Еллар үткән саен меңьеллык Казанның меңьеллык тарихы белән саубуллашабыз түгелме соң? Мин – "Мәгариф" нәшрияты редакторы Ләйсән Хафизова. Кулымда – Ә.Еникинең кулъязмалары, алар инде байтак еллар элек язылса да, күбесе бүгенге көнгә кагылышлы. Шуларның берсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Ә.Еникинең бу язмасы вакытлы матбугатта басылмаган. Биш томлык әсәрләр җыентыгына да кертелмәгән.

 ТЕЛӘК

 

Көн үткән саен, без ике олы бәйрәмгә якынлашабыз: апрель аенда В.И.Ленинның йөз еллыгын, ә июньдә Татарстанның илле еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Икесенә дә вакыт күп калмады. Табигый инде, моның кебек сирәк килә торган аеруча кадерле бәйрәмнәр уңае белән кешедә төрле теләкләр туа. Кеше бәйрәмнең үзен генә түгел, аның ниндидер нәтиҗәләрен дә күрергә тели, аңа үзенең кайбер өметләрен дә баглый. Әле бала чакта безгә изге бәйрәм алдыннан ни теләсәң дә кабул була дип әйтә торганнар иде. Ә Ленин туган һәм Татарстан туган көн безнең өчен изге бәйрәм түгелмени?! Кыскасы, бу олы бәйрәмнәр якынлашу уңае белән минем дә күңелемдә туган теләкләрем бар. Бәлки, алар кайбер кешеләргә ул хәтле әһәмиятле дә булып күренмәс, ләкин шулай да минем аларны яшермичә әйтеп каласым килә. Сүз биредә, башлыча, шәһәребезнең тарихи кыйммәте булган истәлекле урыннарын саклау һәм шулай ук революция хәрәкәтендә катнашкан яки культурабызга, әдәбиятыбызга зур өлеш керткән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү турында барачак.

 

Иң элек чынлап та "кечерәк" нәрсәдән башлыйк әле: шәһәрнең төрле урамнарында кайбер йортларга куелган мемориаль такталар бар. Бу такталар аеруча читтән килүчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тиешләр. Шуларга карап алар теге яки бу йортның нәрсә белән истәлекле булуын, анда элек кем торганын беләләр. Андый йорт тарихның җанлы шаһитыдай кешедә һәрвакыт зур кызыксыну уята, хыялы белән ул үткән заманнарга кайткандай була. Тик мәсьәлә шунда: йортның стенасындагы әлеге без әйткән мемориаль такта узып баручының игътибарын ни дәрәҗәдә үзенә җәлеп итә ала? Ерактан ук күзгә чалынып, "чакырып, дәшеп" торамы ул? Менә, мәсәлән, элекке Болгар номерларының ак стенасына куелган кечерәк кенә ак мәрмәр такта – ул безгә кайчандыр биредә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның торуы хакында сөйли. Ләкин, кызганычка каршы, килеп төртелмичә торып, бу тактаны күреп тә, укып та булмый, һәм тикшерә башласаң, бик күп җирдә ул шулайрак икән: ак стенада ак таш, ак ташта сары язу. (Күбесенең сары путалы язуы кубып бетә язган.) Билгеле инде, мондый такта игътибарны җәлеп итеп, дәшеп тормый. Шактыен махсус карап чыккач, миндә булган беренче теләк шул: юбилейлар алдыннан бу такталарның күбесен өлгергән кадәр алмаштырасы иде. Алмаштырганда башкачарак итеп, ягъни күләме белән зуррак, стена фоныннан һичшиксез аерылып торырлык итеп, сүзләрен эре, ачык, пөхтә язып эшлисе иде. Һәрхәлдә, алар кирпеч шикелле барысы да бер төсле стандарт булмасын иде. Аннары барлык истәлекле йортларга да мемориаль такталар куелдымы икән? Мәсәлән, мин зур язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казанлы белән Шәһит Әхмәдиев торган өйләрдә андый такталарны күрмәдем. Шулай ук Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов укыган Учительская школа белән Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан һәм күп кенә бүтән зур исемле кешеләребез укыган Мөхәммәдия мәдрәсәсе биналарында да мемориаль такталар юк. Исәпли башласаң, әнә шундый тарихи вакыйгалар яки тарихи шәхесләр белән бәйләнгән биналарны күп табарга мөмкиндер әле. Ә бит аларның берсен дә югалтырга һәм онытырга ярамый.

 

Соңгы елларда Казан бик нык үзгәрде. Төзелешләр шәһәр читеннән әкренләп аның үзәк һәм үзәккә якын урамнарына керә башлады. Тагын бер 15-20 елдан иске Казанның күп өлеше сүтелеп бетәр ахрысы. Хәлбуки бу иске Казанда күпме бөек кешеләрнең эзләре сакланмый!? Мин аларның исемнәрен санап тормыйм, әмма шулар аркасында шәһәребезне бөтен дөнья диярлек белә. Димәк, шәһәрне үзгәртеп корганда гаять зур саклык күрсәтергә кирәк. Бер сүтеп ташлаганнан соң, тарихи урыннарны яңадан торгызу мөмкин булмаячак. Иң мөһиме – шуңарчы азмы-күпме тарихи әһәмиятле бөтен биналарны ачыклап, белеп калырга кирәк. Хәтта сүз аерым биналар турында гына түгел, шәһәрнең бөтен бер почмаклары турында да барырга тиеш. Әйтик, В. И. Ленин музее урнашкан йорт әйләнәсендәге борынгы күренешне, шул тирәдәге урамнарны ни өчен иске хәлендә сакламаска? Ленин яшәгән, Ленин йөргән җирләр – моның кадере-кыйммәте бик зур бит. Әгәр без Ульяновлар торган кечкенә сары өйне хәзерге стильдәге зур-зур тартма йортлар уртасында ялгызын гына калдырсак, ул ничектер ятим булачак, ул кешеләрдә студент Владимир Ульянов яшәгән чорны, аның шул чактагы әйләнәсен күз алдына китерергә, хис итәргә мөмкинлек бирмәячәк. Шул сәбәпле мин үзем Ульяновлар урамын, бу урамга илтә торган Комлев, Бутлеров (элекке исеме "Старая Горшечная") урамнарын һәм Лядов бакчасына караган йортларны бозмыйча-үзгәртмичә саклау ягында торам. Инде бик искергән-тузганнарын сүтәргә туры килсә, алар урынына яңаларны, шул урамнарның стиленә яраклаштырып, җыйнаграк итеп, гомуми күренешне бозмыйча гына салу яхшы булыр иде. Кыскасы, әгәр без бу тирәләрне борынгы хәлендә саклый алсак, киләчәктә ул Ленин яшәп киткән иске Казанның уникаль бер почмагына әйләнер иде.

 

Гомумән, шәһәребезнең әнә шундый аеруча истәлекле, тарихи әһәмиятле почмаклары аз түгел. (Мәсәлән, Кремль, университет тирәләре һ.б.) Ләкин мин биредә шуларның тагын берсенә тукталу белән генә чикләнергә телим. Бу – Тукай тормышы, Тукай иҗаты белән бәйләнгән урын. Хәер, бер Тукайга гына түгел, башка язучыларга да, хәтта, мин әйтер идем, иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләргә дә бу урынның күпмедер кагылышы бар. Шуңадыр инде бик күп истәлекләрдә бу урын телгә алынмыйча калмый. Кыскасы, сүз биредә элеккеге Печән базары чаты, дөресрәге, Печән базары мәчете һәм шуның ике ягына урнашкан "Болгар" белән "Амур" номерлары турында бара. Чынлап та, гаҗәеп бер "чат" булган бу үз заманасында. Аның "Көфер почмагы" гына ни тора! Көн саен шул чат яныннан безнең Тукай, Камал, Әмирханнарыбыз, беренче артистларыбыз, беренче студент­ларыбыз, ислахчы шәкертләребез үтеп йөргән. Аларга шул чаттан әфьюн сатып утыручы Мөхәммәтҗан Хафиз һәм аның тирәсенә җыелган үзе шикелле туң карагруһчы итчеләр вә тиречеләр өреп калганнар (Бу почмак турында Әнәс Камал истәлекләреннән дә кызыклы гына нәрсәләр табарга мөмкин. "Казан утлары", 10 сан, 1969 ел.). 

 

Тукайның "Болгар" номерларында торганын беләбез. Ләкин бу номерларның бусагасын Г. Камал, Г. Кариев, С. Рәми, X. Ямашев, Г. Коләхмәтов кебек атаклы кешеләребез дә күп таптаганнар. "Болгар" ул шул заманның, ничек дим, үзенә күрә әдәби клубы сыман бер урын булган, шунда "Сәйяр" артистлары, әдип-шагыйрьләр, алдынгы шәкертләр гел килеп-китеп йөргәннәр.

 "Амур" номерларында Фатих Әмирхан торган. Тукайның да соңгы айлары шунда узган, шуннан үлемгә дучар шагыйрьне якын дуслары Клячкин хастаханәсенә озатканнар. Янә нәкъ шул тирәләрдә ул заманның редакцияләре, нәшер-көтепханәләре урнашкан булган, һәм, ниһаять, бу мәшһүр чатлык Тукай белән Г. Камал әсәрләрендә үзенең төрле чагылышын табып, мәңгеләшеп калган. Күрәсез, никадәр тарихи истәлекле урын бу Печән базары чаты! Шуңа күрә ул һичшиксез сакланырга тиеш. Әлбәттә, үзгәртмичә-бозмыйча, ә Печән базары мәчетенең манарасын яңадан бастырып, сакларга кирәк. Нәкъ Тукай заманындагы шикелле булсын. Ә биналарның стеналарына куелачак мемориаль такталарга: "Элекке "Болгар" мосафирханәсе" һәм "Элекке "Амур" мосафирханәсе" дип язылсын иде. Бу өч бина бер-берсенә якын гына торалар, һәм аларны бербөтен итеп саклау читен эш булмаска тиеш. Әгәр инде саклый алмасак, Тукай белән, Тукай вакытындагы әдәби хәрәкәтебез белән азмы-күпме бәйләнгән тарихи урыннар бөтенләй калмаячак. Ләкин ни өчен без аларны югалтырга тиешбез, югалтырга хакыбыз бармы безнең?!

 

Бер сүз чыккач, Казанның башка мәчетләренә дә тукталып үтәсем килә. Мәчет – барысыннан элек безнең осталарыбыз тарафыннан үзенә махсус архитектурада салынган бина ул. Бина буларак алар, гәрчә манараларын кисеп төшерсәк тә, безгә күп еллардан бирле инде йә мәктәп, йә клуб, йә склад-мазар булып хезмәт итеп киләләр.

 

Казанның үзендә бөтен килеш сакланган мәчетләр берничә генә. Ләкин алар да бик аяныч хәлдә икән. Шушы көннәрдә генә мин Пләтәндәге Әҗем мәчетен карап кайттым. Бу бик нәфис салынган мәчет, Казандагы мәчетләрнең иң гүзәле. Архитектура үрнәге буларак, аның, һичшиксез, кыйммәте бар. Ләкин ни сәбәптәндер аның стенасында "Дәүләт тарафыннан саклана" дигән язу юк. Билгеле инде, ул әкренләп кенә тузып, җимерелеп бара. Калай түбәсе соңгы илле ел эчендә бер генә тапкыр да буялмаган булса кирәк, чит-читләре тишкәләнеп, чел­тәрләнеп беткән, ишек алдына караган тәрәзәләре яртылаш фанер белән капланган, ихатасын әйләндергән кирпеч баганалы нәфис тимер рәшәткәләрнең дә шактый өлеше җимерелгән – алар урынына тупас цемент плиткалар куелган.

 

Кабан буендагы Суконный мәчете дә шундыйрак хәлдә: ихатасы бөтенләй юк, дәүләт тарафыннан сакланмый, димәк, берәүне дә аның бу хәле борчымый. Берәм-сәрәм генә сакланып калган мәчетләргә ни өчен бу кадәр игътибарсызлык күрсәтәбездер – һич тә аңлый алмыйм. Ә бит алар Казанның асылда татар шәһәре булуы турында сөйлиләр, аның борынгы йөзен күпмедер дәрәҗәдә билгелиләр. Татарстанның башкаласы өчен моның тарихи әһәмияте юкмыни?

 

Бәлки, минем олы бәйрәмнәр уңае белән мәчетләр турында кайгыртуым кайберәүләргә бик гаҗәп тоелыр. Ләкин бит сүз, башта әйткәнемчә, мәчет исеме белән йөргән биналар турында бара. Ә биналар, чиркәүме, мәчетме ул, халыкның материаль культурасына керә. Бәс, шулай икән, алар сакланырга тиеш – Ленин үзе безгә культура байлыкларын сакларга кушып калдырды. Аннары илебезнең күп шәһәрләрендә иске чиркәүләрне, монастырьларны, гомумән, тарихи әһәмияте булган һәртөрле биналарны саклау яки яңадан торгызу буенча зур эшләр алып барыла. Моңа көчне дә, акчаны да кызганмыйлар. Сез "Литературная газета"ның соңгы 48 санында басылган "Үткәннәр белән янәшә" ("Рядом с прош­лым") дигән мәкаләне генә укып карагыз. Анда Украина хөкүмәтенең өч йөздән артык шәһәр һәм авылларны тарихи җәһәттән әһәмиятле, кыйммәтле дип игълан итүе, аларны рөхсәтсез һәртөрле бозу-үзгәртүләрдән тыюы, ниһаять, саклау яки яңадан кору өчен искиткеч зур чаралар күрүе турында сүз бара. Кыскасы, чиркәүләр генә түгел, җил тегермәннәре дә сакланачак! Шуңа күрә минем ике-өч мәчетне яклап чыгуым бер дә гаҗәп тоелмасын. Изге бәйрәмнәр алдыннан ярый ул!

 

Без В. И. Ленинның монументаль сәнгатькә (скульптурага) никадәр зур әһәмият биргәнлеген яхшы беләбез. Әле Совет властеның беренче елларында ук Владимир Ильич кешелек азатлыгы өчен көрәшүчеләргә һәйкәлләр кую турында кайгырта башлый, бу эшне гамәлгә ашыру өчен тиешле күрсәтмәләрне бирә. Чыннан да, гаять көчле нәрсә ул монументаль сәнгать! Бердән, мәңгелек, икенчедән, гүзәллек ул! Һәйкәлләре күп шәһәр ничектер дәрәҗәлерәк тә, баерак та булып санала. Безнең Казан исә электән үк һәйкәлләргә ярлы иде. Булганның да кайберләрен, мәсәлән, Г.Р.Державин һәйкәлен югалттык. Дөрес, соңгы елларда бу юнәлештә зур гына эш үтәлде: өч мәйданда өч кадерле кешенең – В.И.Ленинның, Г.Тукайның, М.Җәлилнең һәйкәлләрен күрдек. Болардан тыш кайбер урыннарга революция көрәшчеләренең (Н.Ершовның) һәм бөек язучыларның (Л.Толстой белән М.Горький) бюстлары куелды. Ләкин шулай да бу эш бездә бик сүлпән, бик әкрен бара. Ә бит Казанның мәйданнарга куярлык олы кешеләре – галимнәре, әдипләре, революция каһарманнары шактый күп. Алар билгеле, мин аларны санап тормыйм. Әмма ике олы затны телгә аласым килә, бу – Каюм Насыйри белән Мулланур Вахитов. Миңа калса, боларның икесенә дә Татарстанның башкаласында һәйкәл куелырга тиеш. Мәгълүм булганча, Мулланур Вахитов, Ленин кушуы буенча, Татарстан Социалистик Совет Республикасын оештыруны башлап җибәргән кеше. "Татарстан шуралар җөмһүрияте" дигән сүзләрне безнең халык беренче тапкыр аның авызыннан ишетә. Шул сәбәпле, бер дә икеләнмичә, Мулланур Вахитовны – Шәрыкның бөек революционерын (Галимҗан Ибраһимов сүзләре) республикабызның атасы дияргә хакыбыз бар.

 

Инде Каюм Насыйрига килсәк, ул – безнең иң халыкчан мәгърифәтчебез, татар халкын агартуда иң күп көч түккән һәм хезмәт күрсәткән кешебез. Уйлап караганда, алар икесе ике дәвернең, ягъни Каюм Насыйри – уяну дәверенең, Мулланур Вахитов исә азатлыкка ирешү дәверенең башында торалар. Ә беренче кешеләрне халыклар бервакытта да онытмаганнар, иң элек шуларга дан-дәрәҗәне биргәннәр.

 

Әлбәттә, һәйкәл кую җиңел эш түгел. Вакыт та, акча да күп кирәк аңа. Ләкин беренче адымны ясар өчен хәзер, минемчә, иң уңайлы вакыт. Кыскасы, минем теләк менә нидән гыйбарәт: Татарстанның илле еллык бәйрәме уңае белән Мулланур Вахитов һәм Каюм Насыйри һәйкәлләренең проектын эшләү буенча ачык конкурс игълан ителсен иде. Билгеле, бу әле ике һәйкәл дә берьюлы куелырга тиеш дигән сүз түгел, әмма аларны булдыру турында карар кабул итү һәм конкурс игълан итү – һичшиксез, бик күркәм эш булачак. Җәмәгатьчелек моны, әлбәттә, бик хуплап каршы алачак.

 

Гомумән, без олы кешеләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү турында күбрәк кайгыртсак иде. Әнә шул башланган эш – революция каһарманнарының бюст-портретларын мәйданнарга, бакчаларга куюны да тизләтсәк иде. (Җәя эчендә генә әйтәсе килә, болар арасында, әлбәттә, Камил Якуб, Шамил Усманов, генерал Якуб Чанышев кебек кешеләребез дә булырга тиештер инде.) Аннары, бәлки, әдип-шагыйрьләребездән Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Фатих Кәримнәргә дә чират җитәр – аларның да кадерле сыннарын мәйданнарда күрербез.

 

Мәңгеләштерүнең, билгеле, юллары күп. Казанда, мәсәлән, күп кенә язучыларның исемнәре төрле урамнарга бирелде. Шулай ук мәктәпләргә, китапханәләргә, югары уку йортларына лаеклы исемнәрне бирергә мөмкин. Ләкин мин биредә аларның барысын да санап тормыйча, тик бик мөһим бер нәрсәне искә төшерергә телим.

 

Без – борын-борыннан Идел буенда яшәүче халык, безнең республикабыз да дүрт елга буен биләп тора. Хәлбуки, ни гаҗәптер, шушы елларда безнең кешеләр­нең исемнәрен йөрткән пароходлар юк диярлек. Кайчандыр Казан–Уфа арасында Тукай пароходы йөри иде, ләкин ул да күптән тузып, металлоломга китте шикелле. Ни өчен бу болай? Тиешле урыннарда мәсьәләне куя белмибезме, нигезләп сорый белмибезме? Ә бит һич югы шул Тукай исемен яңартырга һәм тагын берничә генә пароходка исем алып бирергә безнең хакыбыз бардыр инде? Минем, мәсәлән, Идел яки Камада Фатих Әмирхан исемен йөрткән мәһабәт, матур пароходны күптән күрәсем килә. Шулай ук Әстерханга төшә торган пароходларның берәрсенә Шәриф Камал исеме бирелсә дә, һич артык булмас иде. Икесе дә классик язучыбыз, икесенең дә иҗатлары күпмедер дәрәҗәдә безнең туган Иделебез белән бәйләнгән.

 

Якынлашып килгән ике олы бәйрәм алдыннан күңелдә уянган теләкләр әнә шулар. Күпмесе кабул булыр – анысы икенче мәсьәлә. Ләкин алар, җыеп кына әйткәндә, үткәнебезгә игътибар, иске байлыкларга кадер, тарихи шәхесләргә хөр­мәт тагын да көчәйсен иде дигән яхшы максаттан гына туган, чын, ихлас теләкләр.

 

P.S.: Әмирхан ага Еники әлеге язмасын матбугат өчен 1969 елның декабрь аенда әзерләгән булган.

Әмирхан Еники эзеннән шәһәр буйлап без дә сәяхәт итәргә уйладык. Әмма 30–40 ел узганнан соң. Ярты гасыр эчендә Казан, әлбәттә, танымаслык булып үзгәрде, матурайды, чистарды. Ә тарихи биналар язмышы язучы сөйләгән заманга караганда да мөшкелрәк. Ул телгә алган биналарның күбесеннән коры калдык, тарихилыкны исә тагын да күбрәк югалттык.

 

МИРАС КЕМ КУЛЫНДА?

 

 

Беренче тукталы-шыбыз Әмирхан Еники искә алган бөек Тукаебыз яшәгән "Болгар" номерлары (Татарстан урамында урнашкан) иде. Ничәмә-ничә еллар төзекләндерү көтеп яткан әлеге тарихи бинаны тәртипкә китерү өчен бармакка-бармак суккан кеше дә юк. Тукай яшәгән­не белдереп торучы мемориаль такта моннан 30 ел элек куелган булган. Бинаның әйләнә-тирәсен аркылыга-буйга эзләп карасак та, Тукай исеме язылган тактаны күрү бәхетенә ирешә алмадык. Бары тик И.И Аппаковлар йорты һәм аның 1866 елгы архитектура һәйкәле булуын күрсәтеп торган язу гына элеп куйганнар.

 

Әмирхан Еники ул заманда шәхесләребез яшәгән йортларга мемориаль такталарның куелмавына яки аларның халыкны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә булмавына пошынса, бүген элмә язулар белән бергә биналар да җимерелеп бетте. Бөек Тукай яшәгән кунакханәдә булмаганны, башкаларын эзләп баш ватасы да юк. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан укыган "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә моннан 30 ел элек мемориаль такта куелмаганны хәзер генә кадаклап куймаслар инде. Ярый әле Мәҗит Гафури укыганын белдереп торган тактага урын табылган.

 

Тукай әсәрләрендә телгә алынган Печән базарының киләчәге ничек хәл ителәсе дә билгеле түгел. Аның бер ягында поликлиника, ә икенче өлеше ташландык хәлендә төзекләндергәнне көтеп ята. Дөрес, биредә кайчандыр Казанның "Татавтотранс" укыту комбинаты урнашкан булган. Җиһазлар кибете дә ачып караганнар. Хәзер исә ишекләренә аркылы-торкылы агач кадаклап куйганнар. Бүген Печән базары берәүне дә кызыксындырмый. Менә шул ташландык хәрабәләр арасында бүген бер Печән базары мәчете (хәзерге исеме Нурулла) генә аякка баскан. Анысы да халыкның тырышлыгы белән.

 

– 1990 елда без бу бинаны алдык, дүрт ел буе төзекләндердек,– ди Нурулла мәчетенең имамы Габдулла хәзрәт. – Әлбәттә, халык ярдәме белән. Хөкүмәт бары тик манара күтәрергә генә булышты. Бүгенгә тиклем дәүләттән бер тиен дә алган булмады.

 

Мәдәният министрлыгына ярдәм сорап, хат юллаган булганнар. Әмма, чыгымнарны мәхәллә, ягъни Җәмигъ мәчетенең мөселман җәмгыяте үзе хәл итәргә тиеш, дигән җавап алганнар. Намаз укырга килгәннәр хәл кадәренчә садака да калдыралар. Мәчетнең эчке ягы балкып торса да, тыштан әллә ни мактанырлык түгел.

 

– Тыштан ялтырап, эчтән калтырап торуыннан файда юк, – ди Габдулла хәзрәт. – Без бит халык белән эшлибез. Шуңа күрә матур, җылы булсын дип эчен яңартабыз. Акча булгач та, тышкы ягын да матурайтырбыз дип ышанам.

 

Тарихи мәчетләрнең берсе саналган Әҗем мәчете белән дә шундыйрак хәл. Дөрес, аның тышын бизәгәннәр. Алар да халык акчасы белән көн күрүчеләр исәбеннән. Ә нигезе искергән бинаны җил-яңгырдан саклау өчен садака акчасы гына җитеп бетми.

 

Әмирхан Еники үзенең язмасында ике олы затны – Каюм Насыйри һәм Мулланур Вахитовны да телгә алган. Аларның икесенә дә Татарстан башкаласында һәйкәл куелырга тиеш, диелгән. Дөрес, язучының бер теләге үтәлде ансы. Шәһәрнең үзәгендә Мулланур Вахитовка һәйкәл куелды. Әмма аны кире алалар икән, дигән сүзләр дә йөри. Киләчәктә биредә Милли китапханә төзелергә тиеш, диләр. Ә Каюм Насыйрига һәйкәл куярга 40 ел инде чират җитми. Аннан соң да җитәрме икән, белмим...

 

"Заманында Владимир Ильич Ленин монументаль сәнгатькә зур игътибар биргән, һәйкәлләр кую турында кайгырткан", – дип яза Әмирхан Еники. Сер түгел, бүген аның идеясе, эшләгән эшләре беркемне дә кызыксындырмый. Казандагы музее да бик мөшкел хәлдә.

 

– Ленин музееның 40 елдан артык ремонтланганы юк инде, – ди лектор-экскурсовод Лиана Алтынова. – Дөрес, ун ел элек түбәсен төзекләндергәннәр иде. Әмма ул озакка түзмәде.

 

Россиянең күп шәһәрләрендә мондый музейлар калмады да диярлек. Күргәзмәгә килүчеләр әллә ни күренми. Әмма чит ил кунаклары биредә еш була. Керү бәясе дә бик арзан. Мәктәп балаларына – 10 , ә өлкәннәргә – 30 сум. Быел Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев музейны төзекләндерү һәм экс­позицияне баету өчен 5 млн сум акча бирергә вәгъдә иткән.

 

Киләчәктә бу тарихи биналарның язмышы ничек булачак, аларның исән калганнарын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән сорау бүген күпләрне борчый. Дәүләт нәрсә карый, аларны җимерүгә нигә юл куя, дип әйтү 30-40 ел элек урынлы булгандыр, бәлки. Әмма бүген җитәкчелек бу мәсьәләне үз җилкәсенә генә алырга җыенмый. "Бу – безгә карамый, ул шәхси кулларга бирелде", – дип кенә җибәрә.

 

Тукай яшәгән кунакханә язмышы белән дә шундыйрак хәл. Бүген аңа "Татнефть" хуҗа икән.

 

– 1996 елда әлеге бинаны тарихи-мәдәни мирас исемлегеннән сызып ташладылар, – ди Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Дәүләт тарихи-мәдәни ядкарьләрне саклау һәм куллануны күзәтү баш идарәсе башлыгы Игорь Нестеренко. – Бүген ул хосусый күчемсез милек объекты булып тора. Хуҗасы, теләсә, аны сүтеп ташлый, йә яңасын кора ала. Без аңа ниндидер күрсәтмәләр бирә алмыйбыз.

 

Менә сиңа мә! Ничә еллар буе Тукай рухын саклаган бина белән хушлашырбыз микәнни? Димәк, бирегә мемориаль тактаның куелуы да икеле. Шәхси милектә түгел, Татарстанның мәдәни мирасы булып торган йортларда да күрә алмыйбыз әле без аларны. Дөрес, Игорь Михайлович әйтүенчә, мемориаль такталарны кую өчен ниндидер иҗат төркеме, йә оешманың гаризасы гына кирәк икән. Ул Мәдәният министрлыгы тарафыннан каралып тикшерелергә һәм үтәлергә тиеш. Бер карасаң, бернинди авырлыгы да юк кебек... Тик такталары да юк...

 

Әйтик, кайчандыр Мулланур Вахитов һәйкәлен кую өчен дә бер төркем кешеләр янып-көеп йөргәннәр. Бүген исә ул ядкарь дә Мәдәният министрлыгы карамагында түгел икән. Димәк, аның язмышын да алар хәл итә алмый.

 

– Мулланур Вахитов – халыкара сәнгать һәйкәле, – ди Игорь Михайлович. – Бездә андый унҗиде һәйкәл бар. Боларның берсе дә мәдәни мирас булып тормый. Алар "Горзеленхоз" тресты карамагында.

 

Мәскәү урамында урнашкан Печән базары да Мәдәният министрлыгына карамый булып чыкты. Янәшәдә урнашкан Татарстан Икътисад министрлыгы да аны үз карамагына алган. Игорь Нестеренко әйтүенчә, министрлык бинасын төзекләндергән вакытта Печән базарын да яңартырга тиеш булганнар. Әмма никтер бу хакта онытканнар.

 

Мәчетләр исә Мәдәният министрлыгы карамагында. "Ләкин алар халык акчасына көн күрә, төзекләндерү дә алар җилкәсендә", – дигән фикер белән Игорь Михайлович килешеп бетмәде.

 

– Мәчетләрнең манараларын куюда безнең өлеш зур, – ди ул.– Әйтик, Мәрҗани мәчетен төзекләндерүне бөтенләй үз җилкәбезгә алдык.

 

Әмма барысына да андый бәхет тәтеми шул. Гасыр ярымлык тарихы булган Әҗем, Нурулла мәчетләрен яңартканда министрлык манара куюны гына үз өстенә алган. "Гадәттә мәчетне Рамазан аенда төзекләндерәбез, бу вакытта ярдәм кулы сузучылар аеруча күп", – дигән иде Әҗем мәчетенең имамы Сибгатулла хәзрәт.

 

Дөресен әйтергә кирәк, гыйбадәтханәләр бүген халык акчасына яши. Имамның хезмәт хакы да, бина төзекләндерү дә гади кешеләр җилкәсендә.

 

1990 елларда дәүләтнең мәдәни мирасына кертелгән тарихи биналар 835 булса, бүген аларның саны 1145 кә җиткән. Әмма бу артудан ни файда соң? Чөнки аларның күбесе көннән-көн үзенең тарихи йөзен югалта бара. Тукай, Насыйри, Әмирханнар исеме белән бәйле биналар безнең күз алдында юкка чыга, тарихтан сызып ташлана. Безгә, сау бул, Тукай һәм башкалар, дип кул болгыйсы гына кала бугай.

 

P.S.: Бу мәкалә исә газета өчен быелның  сентябрь  аенда  әзерләнде. Уйлану өчен мөмкинлек бар.


Ләйсән ХАФИЗОВА, Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 198-199 | 19.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»