поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сүз ирегенә ия булу өчен авызыңдагы сырны югалтырга кирәк, дип аңлатырга тырышкан безгә Крылов.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • • Нияз Вәлиев - җырчы
  • • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • • Резидә Хәсәнова - журналист
  • • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • • Гөлнара Абаева - продюсер
  • • Исхак-Хан - җырчы
  • • Айваз Садыйров - журналист
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
Архив
 
04.11.2026 Мәдәният

Илназ Сафиуллин: «Әтинең иҗаты белән бик горурланам. Чит илдә яшәгәндә бу хис тагын да көчәя икән»

Гарәп әмирлекләреннән Илназ Сафиуллин «Матбугат.ру» белән элемтәгә чыкты һәм хисләре белән уртаклашты. Тинчурин театрында баручы «Казан егетләре артыннан» спектакле нисбәтеннән иде ул.

Илназ Сафиуллин:  

– Берничә көн элек «Ялкын» төркеме солисты дустым Илдар Харисов һәм блогер Гөлия Вәлиәхмәтова видеолар җибәрделәр: алар Тинчурин театрында баручы «Казан егетләре артыннан» премьера-спектакленнән өзекләр иде. Беренче видеода сәхнә, матур декорацияләр, актерлар һәм Гүзәл Сибгатуллина (ул вакытта Миннакова иде) белән дуэт башкарган «Бер кем белмәс» җыры яңгырый. Ә икенчесендә Артем Пискунов әтием Зиннур Сафуллинның «Бәхет төне» җырын бик үзенчәлекле стильдә башкара. 

Видеоларны караганда бик шатлыклы, куанычлы хисләр кичердем. Иҗат җимешенең спектакльдә яңгыравын күрү – зур бәхет икән! «Бәхет төне»н бик күп артист башкарды. Аның инде классик дәрәҗәгә күтәрелүе искиткеч күренеш! Бу – халык мәхәббәтенең ачык дәлиле. Әтинең легендар җырлары, иҗат мирасы белән бик горурланам. Чит илдә яшәгәндә бу хис тагын да көчәя икән. Спектакльнең режиссеры Айдар Жаббаровка аерым зур рәхмәт – командасы белән яңа сулышлы театраль хит булдырган.

Иҗат нык сагындырган, Казанга кайтып, бөтен гаиләм белән, әти-әниләрне алып элеге спектакльгә барып кайтасым килә, видеодан гына түгел, ә үз күзләрем белән күреп.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.11.2026
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы