|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2011 Авыл
![]() Авыл халкы яңача күңел ача2012 елда Татарстанның төзелеш өлкәсендә зур үзгәрешләр көтелә. Иң куандырганы — киләсе елдан авылларга игътибар арта. «Intertat.ru» газетасы республикада киләсе елдан авыл юлларына ныклап тотыначаклары турында язган иде. Хәзер Татарстан җитәкчелеге клубларны, мәктәп, район хастахәнәләрен яңарту турында да сөйли башлады. Сүздә генә түгел, алар тулы бер программалар рәвешендә тормышка ашырылачак.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, авыл клубларын төзү программасы ике-өч елга исәпләнгән. Аның нигезендә 2012 елда 45 авыл клубы торгызылачак. Кайсы районнарда яңа мәдәният йортлары калкып чыгасын министрлык әлегә атамый. Ирек Фәйзуллин 16 декабрьдә узган журналистлар белән очрашу вакытында әлеге программаның махсус карар белән бу көннәрдә тәгаенләнәчәген хәбәр итте.
Нинди авылларга яңа клуб кирәк?
Яңа клубларның кайсы авылда калкып чыгасы һәм өстенлекнең нинди принципка таянып бирелгәне билгесез. Ник дигәндә, күңел ачу урыныннан мәхрүм авыллар юк диярлек. Клубсыз авыл, гадәттә, бик кечкенә, күп дигәндә биредә 15 хуҗалык бар. Андый җирлектә клуб тотуның чыгымы күбрәк тә. Программа клубы искергән зур авылларны колачлыйдыр, мөгаен.
Шунысы мәгълүм, бу максаттан киләсе елга 500 миллион сум акча тотылачак. Әгәр мәктәбе, спорт белән шөгыльләнү урыны бар икән, авылда 100-200 урынлы кечкенәрәк клуб төзеләчәк, ә болары булмаса, ул универсаль йорт формасын алачак. Бильярд, өстәл теннисы уйнарга, концерт карарга да кеше бер урынга җыелачак. Төзелеш министрлыгы авыл клубларын салуга гыйнвар аеннан ук тотына.
Авылларда клубларга ихтыяҗ бармы? Танышларым сүзләренә караганда, яңа клуб төзүдән дә бигрәк искесен ремонтларга кирәк. Чөнки зуррак авылларда бина белән проблема юк. Ләкин алар үз максатында кулланыла дип әйтергә тел әйләнми.
Җырчылар авылга килми
Республика районнарының берсенә эш сәфәре кылган вакытта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу программаның гамәлгә кертелүен «авыл интеллигенциясе өчен иҗат итү һәм эшләү шартларын яхшырту» дип атаган иде. Моңарчы авыл халкы үз күңелен үзе күрергә тырышты. Казан, зур шәһәр артистларының сирәге генә авыл мәдәният йортларында чыгыш ясарга ризалаша — күпләрне биредә аппаратураның начар булуы, сәхнәнең искелеге, грим бүлмәләре канәгатьләндерми. Бу проблемаларны белгән артистлар авылга атлыгып тормый.
Үземә Алабуга районы Иске Юраш авылында мәдәният йорты хезмәткәре Хәниф Мөхәммәтҗәновның тормыш иптәше белән оештыра торган «Авыл урамнары концерты» ошый. Мәктәп укытучылары белән бергә эшләгәнгә, әлеге чаралар шәһәр кешесе югарылыгында да яхшы кабул ителә. Театраль тамашалар да куеп, мәдәният хезмәткәрләре клуб залына тагын да күбрәк халыкны үзенә җәлеп итә алды.
«Мондый чараларның авыл халкы өчен әһәмиятен күрсәтеп, клубның сәхнәсен, залын яңартуга район администрациясеннән акча алуга иршектек», ди Хәниф әфәнде. Мәгълүм ки, биредә кайбер бәйрәм чараларын түләүле ясыйлар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре моны чарасызлыктан, чыгымнарны каплау өчен эшләнгәнен ассызыклый.
Авыл халкының спорт белән шөгыльләсе килә
Яшьләрнең авылдан китүе клуб төземәүгә сылтау булырга тиеш түгел. Чөнки биредә калып, балалар тәрбияләп ятучы гаиләләр дә бар. Аларга шәһәрдән дә ким булмаган ял итү урыннары кирәк. Алабуга районына яңа җитәкче килеп, мәктәп укучыларын айга 1-2 тапкыр шәһәрнең спорт сарайларына йөртә башлады. Ләкин өлкәнрәкләргә мондый игътибар күрсәтелми.
Авыл халкының күңел ачу урыны юклыгы мәсьәләсен бүген интернетта да күтәрәләр. Социаль челтәрләрнең берсендә Мөслим районында яшәүче Илүсә Имамова авыл кешесенең кичләре еш кына мониторга карап үтә, ялыбызны файдалы-мавыктыргыч итү чаралары юк, дип яза, башкалар бу юнәлештә ни эшли дигән сорау белән чыга. Авылда клуб булмау бер проблема булса, кайчак яңа төзеп куелган мәдәният сарайлары да буш тора. Ул кичен яшьләр өчен дискотека, хәмер эчү урынына әйләнә. Татарстанның авыл клубларын төзү программасы авылдагы күңел ачу урыннарының дәрәҗәсен арттырыр, анда төрле чаралар уздыруга ихтыяҗ, акча булыр, дип ышанасы килә.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|