поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сүз ирегенә ия булу өчен авызыңдагы сырны югалтырга кирәк, дип аңлатырга тырышкан безгә Крылов.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • • Нияз Вәлиев - җырчы
  • • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • • Резидә Хәсәнова - журналист
  • • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • • Гөлнара Абаева - продюсер
  • • Исхак-Хан - җырчы
  • • Айваз Садыйров - журналист
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
Архив
 
04.11.2026 Матбугат

Татарстан журналистлары һәм блогерлары «МедиаПоле» милли премиясе финалистлары булдылар

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2026 елгы «МедиаПоле» мәгълүмат проектларының милли премиясе финалистларын сайлады.

Финалга блогерлар Резидә Миңнегулова, Вәлит Бальбеков, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Зөһрә Садыйкова һәм «Россия» телеканалында Татарстан Республикасыннан «Агробизнес» тапшыруын алып баручы Дмитрий Второв чыкты. Хәлиткеч этапта эшләре авыл  тормышына, агросәнәгать комплексына, агротуризмга, «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән авылны үстерә торган заманча һөнәрләргә һәм кешеләргә багышланган 120 автор катнашачак. Премия «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Резидә Миңнегулова авылны сагыну, әбиләр туган як киңлекләре һәм авыл мәшәкатьләре турында атмосфералы контент тудыра. Зөһрә Садыйкова Татарстан Республикасы авылларына багышланган «Без авылдан» блогын тулысынча татарча алып бара. Журналист Дмитрий Второв Россия телеканалында «Агробизнес» тапшыруын алып бара һәм авылны яхшыртуга һәм төзекләндерүгә багышланган «Время советов» проекты өстендә эшли. Фермер-активист Вәлит Бальбеков авыл тормышы турында сәхифә алып бара.

«МедиаПоле» милли премиясе Россия авыларындагы үзгәрешләрне яктыртучы һәм алар турында җанлы, матур һәм кызыклы итеп сөйли белүче агрожурналистларны һәм агроблогерларны берләштерә. 2026 елда Россиянең төрле төбәкләреннән 2 000нән артык катнашучы премиягә гариза биргән, әмма финалга бары тик 120 иң яхшы автор гына чыккан. Барлык финалистларның исемнәре медиаполе.рф рәсми сайтында бастырылачак.

Катнашучыларның эшләрен премия экспертлары бәяләде. Алар арасында медиаөлкә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм тармак лидерлары: Акопова Амалия - журналист, креатив продюсер, Москва FMда «Дома ХОРОШО!» авторлык программасын һәм «Больше, чем путешествие» бөтенроссия проектының «Больше, чем подкаст» подкастын алып баручы; Смоленцев Александр - «Слово за́ Слово» стратегик коммуникацияләр бюросы продукты буенча директор; Лихачева Мария - Авторадио һәм Like FM бренд-менеджеры; Кокова Алена - алдынгы медиахолдингта видеоконтент диджиталын булдыруда 6+ еллык тәҗрибәсе булган продюсер; Буторин Алексей - Hands & LEGS цифрлы музыкаль лейбл хуҗасы; Плеханов Михаил - Россия Регби федерациясенең коммуникацияләр буенча директоры урынбасары; Якубович Анжелика - «Таврида» арт-кластерының стратегик коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе урынбасары; Бугров Павел - эшкуар һәм продюсер, Titan Partners компаниясенә нигез салучыларның берсе һәм генераль директор.

Премиянең финалы Санкт-Петербургта узачак, анда иң яхшы авторлар тәҗрибә уртаклаша, медиаматериаллар булдыру турында фикер алыша, булачак мәкаләләр өчен темалар таба һәм танылган медиаүзәкләрнең ничек эшләүләрен күрә алачаклар.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы