поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сүз ирегенә ия булу өчен авызыңдагы сырны югалтырга кирәк, дип аңлатырга тырышкан безгә Крылов.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • • Нияз Вәлиев - җырчы
  • • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • • Резидә Хәсәнова - журналист
  • • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • • Гөлнара Абаева - продюсер
  • • Исхак-Хан - җырчы
  • • Айваз Садыйров - журналист
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
Архив
 
03.11.2026 Мәдәният

Милли музейда «Музейда танышу» социаль проекты старт ала

Бүген «Cәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музейда танышу» социаль проекты старт ала. Кичәнең төп вакыйгасы лекцияләр, концертлар һәм экскурсияләр генә түгел, ә кеше белән очрашу мөмкинлеге дә булачак.

Проектның идеясе - кешеләргә күзгә-күз карап танышу мөмкинлеге бирү: экран аша да, шау-шулы кичәдә дә түгел, ә, бәлки, кешеләрне тарих, сәнгать һәм мирас белән кызыксыну берләштергән мәдәни киңлектә. Татарстан Республикасы Милли музее әлеге проектны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Казан шәһәре буенча ЗАГС идарәсе ярдәмендә үткәрә.

Әлеге проект старт алган көндә һәм алга таба музейга килгән һәр кешегә администратор яшел беләзек бирә ала – бу яңа танышуларга ачык булу билгесе. Экспозицияне караганда катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашып бер-берсе белән сөйләшеп китә ала, димәк, теләсә нинди экспонат аралашу өчен сәбәп була алак. Беләзектә катнашучылар өчен махсус чаралар анонсларына алып баручы QR-код урнаштырылган.

Оештыручылар ассызыклап әйтә: катнашу ирекле, яшел беләзек – танышуларга ачыклык билгесе, әмма теләсә нинди аралашуга ризалык түгел. Ә проектның төп принцибы – шәхси чикләргә хөрмәт һәм яхшы теләк.

«Без музейның тарих белән очрашу урыны гына түгел, ә кешеләр очрашу урыны да булуын телибез. Мәдәният берләштерә, тарихлар очрашудан башлана. Яшел беләзек – минем белән сөйләшә башларга була дип әйтүнең гади ысулы ул», – дип билгеләп үтә проектны оештыручылар.

Сәнгать төнендә танышу өчен сәбәпләр күп булачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Милли музейга килүчеләр көндезге 12дән төн уртасына кадәр яшел беләзек алып, проектка кушыла ала: экскурсиядә башка катнашучы белән әңгәмә корырга, кино-квизда команда булып җыелырга, бергәләп «Булат батыр» тавышсыз фильмын карарга яки DJ-сетларга биергә була.

Татар информ

---
Милли Музей
№ --- | 03.11.2026
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы