поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.12.2011 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Ләйсән Фәтхетдинова

Бу юлы "Яшьти"дә сәхифәнең авторы үз шигырьләрен тәкъдим итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

* * *

 

Бәрелеп китмәгез үткәндә!

Сөртмәгез яшемне – кипкәндә.

...Көттермә һичкайчан, мин сине

Өзелеп-өзелеп көткәндә.

 

Җанымның тәнемә сыймавы –

Күңелнең килбәтсез биюе.

Йөрәкне учыма кыстым да

Туйганчы йөгердем мин бүген...

 

Колакта уйнаган җырларның

Сүзләрен ишетмә. Ишетмә!

Буй җитеп, яшь белән үссәм дә,

Акылым һаман да бишектә...

 

Бәхетле чакларның вакыты

Сизелми үтә дә китә ул.

Тик күктә очынып йөрүләр

Бер якты һәм кыска күренеш –

Үтә ул...

 

Очасы килгәндә, тилмереп,

Оныту кирәктә күңелгә –

Юату сүзенә түгел лә,

Вак-төяк эшләргә күмеләм...

 

Бәрелеп китмәгез үткәндә!

Башкалар еласа, көлмәгез.

Кайгылы вакытта килмәгәч,

Бәхетле чакта да килмәгез.

 

* * *

 

Бу бәхеткә исем кушып булмый,

Бу бәхеткә хәтта... сүз җитми!

Аллаһыма рәхмәт – бар күңелдә,

Касәсенә тулып җан түгелә ,

Ярыймы, мин

бу халәттән китмим?

 

Мин һәрвакыт шундый булыр идем,

Шулай яшәр идем һәр көнне!

Әгәр күңел шулай якты торса,

Бу бәхеттән һәрчак аң яктырса –

Ярдәм, изге гамәл-эшләр өчен

Куяр идем бөтен көчемне...

 

Аптырыйм да, кайчак, башкаларга...

Мондый бәхет бар бит күпләрдә!

Әмма бар да сукыр хисле бугай...

Ихлас тойсаң шушы бәхетеңне,

Яши алмас идең, карамыйча

Ходай сүзе, җиде күкләргә...

 

Белсәм дә мин бүген бәхет аша

Авыр көннәр чират аласын,

Бүген менә каршы дәшә күңел!

Килә минем шушы яктылыкта –

Бу бәхеттә мәңге каласым!

 

Ә авырлык килсен, ансыз булмас,

Тик бәхет тә барсын янәшә.

Яме, Ходам?

Күкрәгемнән чыгып көләч күңел

Күккә карап бүген мең дәшә...

 

Бу бәхеткә исем кушып булмый.

Бу бәхеткә хәтта...сүз җитми!

Авырлыклар килсә килер инде,

Ходай безне сынар, ә мин хәзер

Бу бәхеттән китмим!

 

* * *

 

Адымнар – вак кына,

Сүзләр дә сак кына.

Шулай да гомернең

Буталчык юлында

Еш кына

Абынам.

 

Күзләрдә моң гына,

Тавышлар тын гына...

Ә күңел шау-шулы,

Гөрләвек, ташулы

Язларны сагына.

 

Һәрбер көн – әкият,

Һәр гамәл – могҗиза.

Шулай да

Хыялга, өметкә

Язылган юлларны

Еш сызам.

 

Йөрәктә тибеш бар,

Кан дигән инеш бар.

Табигать-тәнемнең

Яшәеш чорында

Бары өч килеш бар:

 

Туасың, яшисең, үләсең...

Елыйсың, көләсең.

Һәм тагын еш кына

Яшәеш заяга узганын

Беләсең...

 

Кайвакыт, дусларың

Хушлашып киткәндә,

Тамак та кырмыйсың.

Ә кайчак, үкенеп,

Тик күккә багасың,

Җирләрне тырныйсың...

 

...Селкенми керфек тә,

Битараф, битараф!

Сиңа бит барыбер

Һәр тараф.

 

Һәр гамәл, һәр мизгел,

Һәр хәбәр – барыбер.

Тик күңел леперди:

Өмет бар – бары бер.

 

Бер сынык икмәктә

Яшәеш өмете.

Ә тормыш, хәйләкәр,

Җитәрлек чеметте.

Икмәккә үрелеп җиткәнче –

Кибектем.

 

Мәгънәсез сүзләрең.

Тырышма,

Сатылмас акылың.

Мин бүген

Йоттым да фикерне,

Юләрлек йортының

Ишеген шакыдым.

 

...Тәнкыйтең гаҗәеп,

Белемең югары,

Искиткеч!

Мактавың, ясалма елмаю өстәсәк –

Исерткеч!

 

Тик синең бу гаҗәп

Сәләтең бер тиен –

Асылын белмисең

Гамәлнең.

Бар, киен!

Сагынгандыр күптән

Буш өең.

 

Йөрәгең, акылың сугышы

Үткәнен көткәндә,

Соңарма.

Ә синең ясалма йөзеңдә

Катырып куелган сурәтең

Язмышның иң авыр сынавын

Үткәндә – чыдармы?

 

* * *

 

Бүләк булып килгән бәхетме бу,

Сынау булып килгән куанычмы?

Әллә инде өч көн сыкрап туйган

Өзгәләнгән өмет-күңелемә

Юанычмы?

 

Уйланырга вакыт җитми әле,

Ә башымда – уйлар бураны.

Мин бу хәлне, озак уйламыйча,

Күп укуга гына юрадым...

Бер әсәрлек фикер өемнәрен

Вакытлыча, бәлки мәңгелеккә,

Хәтер төпкеленә юлладым.

 

Сокланырга да юк хәзер вакыт,

Бәлки бу эш үзе онытылды...

Күңелемнең ихласлыгы кайда? –

Бүген

Тәкъвалыкны читкә куеп торып,

Фарыз диеп кенә, дога кылдым!..

 

Вакыт җитми әле, вакыт җитми!

Үз вакыты белән булыр, дибез...

Тик вакыты җитеп, үткәч кенә,

Чәчне йолкый-йолкый үкенәбез.

Мескенме без?!.

 

Бүләк булып килгән сынаумы бу?

Сынау булып килгән бәхет микән?

Мин бер төнгә, (әллә мәңгелеккә),

Дилбегәне салып муенымнан,

Ак кар баскан сукмаклардан

Атлап китәм.

 

Кирәкми

 

Кирәкми, елмайма, кирәкми!

Күзләрең пыяла – күрәм бит.

Сорама хәлемне, сорама –

Һич мөһим түгелен беләм бит.

Әйдә, кит!

 

Кирәкми ярдәмең, кирәкми!

Өметең – миннән дә җавап бит.

Кәгазьгә, сүзләргә түгел лә –

Күңелгә карап кит!

Эшеңнең мәгънәсе буш булса –

Харап ит!

 

Кирәкми мактаулы сүзләрең,

Кирәкми, кирәкми, кирәкми!

Миңа бер ихлас иҗегең,

Бер ихлас фикерең кирәк бит!

Сирәк бит...

 

Егылсам, мең рәхмәт сораучы –

Торгызыр кулың да кирәкми.

Мин түгел ул шундый бер кире –

Йөрәк бит!...

 

* * *

 

Күңелдә ут уйный.

Ә акыл һаман шул –

Йөрәкне тыймый.

Чарасыз ачуның дәрманы

Күңелгә сыймый.

 

Күзләрне яндыра,

сулышны өтә...

Тыныч бул, барсы да

Иртәме, соңмы –

бер үтә.

 

Йодрыкны йомарлап,

Сүзләрне тотып,

Күмер кисәген –

Ачуны йоттык.

 

Күңелдә ут уйный...

Тик сабыр булырга

Тиеш мин.

Кызларга һич тә бит

Усаллык килешми...

 

* * *

 

Өметсез төн килде...

Йөземә ай төбәлде дә

...көлде...

Ул минем кәефсез чагымны

Тоймады!

Син белдең!..

 

Өметсез фикерләр биеште

Акылның җимерек ярында.

Ни гаҗәп,

Мәгънәсез җөмләләр язылган

Йөрәкнең яралы зарына...

 

Үткәннең бер мизгел-шәүләсе

Хәтернең ишеген каккалый.

Кайту юк үткәнгә!

Мин генә гаепле, нишләптер,

Тормыштан күбрәкне көткәнгә...

 

Гөнаһ уй китергән җәзаны

Сызланып үтәбез, зар елап...

Ул якты киләчәк...без көткән...

Хәтта күз күрмәслек –

Бик ерак...

 

Кабаттан ардырды...

Яшәүме?

Мин әле,

Аллаһның рөхсәте булганда,

Тагын бер-ике көн яшәрмен...

Тик менә...

Күңелнең болытлы күгендә

Яшенле яңгырлар күренә...

 

Бәхетле мизгелләр юк түгел,

Газаплы чаклар да күп түгел...

Хәер,

Борчулы чакларның хәтердә

Яхшырак калуы бик сәер...

 

Өметсез көн килде...

Йөзеңә ай төбәлде дә

...көлде...

Ул синең кәефсез чагыңны

Тоймады!

Мин белдем...

 

...Таралыр томан да, мин кабат

Өметсез көннәргә бер карап

Көлермен...

Нык атлап, елмаеп һәм көлеп

Каршыңа килермен...

Тик менә,

Күктәге ай гына нишләптер,

Кәефе төшкән күк күренә...

 

* * *

 

Гайбәт сатып утырганчы

Кышкы озын кичтә,

Кулларыңнан көч киткәнче...

Эшлә.

 

* * *

 

Нәфис сүзләр тезмәсен

ефәккә чиктем бүген.

 

Кулъяулыгым сиңа түгел.

 

* * *

 

күңел җебе,

ефәк тасма кебек,

өтелгәндә...

һәр мизгелнең

узуы да

гасыр кебек

көтелгәндер...

 

көз җилләре

колак очын

чеметкәндә...

бер туңдырма

алып ашыйм...

көч беткәндә...

 

шик-борчулар

яулаганда

бар йөрәкне,

хисләремне

иләк аша,

еш сирәклим...

 

бәхете дә,

хәсрәте дә

бер тамырдан...

чарасыз без.

аермасын иде Ходай

тик "сабр"дан.

 

күңел үзе,

ефәк чәчкә кебек,

өтелгәндә,

бәхетнең дә

тиз узуы

көтелгәндер!

 

* * *

 

Ялгыз калдырып,

Дуслар киткәндә,

Тормыш газабы

Җанны өткәндә

Яшермә йөзең,

Качмасын күңел!

Син бит чын кеше,

Ә курчак түгел!

 

Хәйләкәр дошман

Чыркылдап көлсә,

Иң зур сереңне

Бар галәм белсә,

Борчулы көннәр

Өеңә керсә...

Ихласлыгыңны

Югалта күрмә.

Дошманнар йөрсен –

Син аны күрмә.

 

Читләр янына

Эләксәң килеп,

Ясалма сүзләр

Башыңа килер.

Тешләрсең телең,

“Тәртипле” булып,

Җаныңа керер

Корымлы болыт.

 

Бәлки оялу,

Ә бәлки башка...

Бик еш ясалма

Фикерләр башта.

Йөрәгең нәрсә

Сорап типкәнен

Оныта күрмә

Инде, үскәнем...

 

* * *

көлке хыялларны вакыт таптый.

күңел генә көлми - көрсенә!

кайчак, язмыш, хыялланып көткән

бер көнне дә безгә күпсенә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»