|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.11.2026 Шоу-бизнес
Алмаз белән Зөлфирә Мирзаяновлар: “Безгә озак бергә була алмассыз, дигәннәр иде”Татар артистлары Алмаз белән Зөлфирә Мирзаяновлар тамашачыларга мөнәсәбәтләренең башында аларның озак бергә була алмаячакларын алдан әйткәннәрен сөйләделәр. Видеоны алар үзләренең рәсми «Вконтакте»битендә урнаштырганнар. - Хәтерлисеңме, өйләнешкәч, безгә озак бергә була алмыйбыз дип әйткәннәр иде, - дип сорады Алмаз Мирзаянов хатыныннан. – Әйе, хәтерлим. Дусларың әйттеләр миңа: "Ой, Алмазның холкы бик авыр, сез ничек яшәячәксез!» Без Уникста концерт куйганда, администраторлар минем янга килделәр дә: "Сиңа берүзеңә генә концерт куярга кирәк, Зөлфирә! Аның белән икәү йөрергә кирәкми». Һәм бу инде берничә ел Алмаз белән концерт куйганнан соң! Мин Алмазга моны сөйләмәдем, бары концертлардан соң гына, күпмедер вакыттан соң гына әйттем, — дип сөйли Зөлфирә Мирзаянова. Йолдызлы пар җиде ел бергә – туй 2019 елның августында булды. Алар Нәзирә белән Гүзәл исемле ике кыз үстерәләр.
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|