поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сүз ирегенә ия булу өчен авызыңдагы сырны югалтырга кирәк, дип аңлатырга тырышкан безгә Крылов.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • • Нияз Вәлиев - җырчы
  • • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • • Резидә Хәсәнова - журналист
  • • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • • Гөлнара Абаева - продюсер
  • • Исхак-Хан - җырчы
  • • Айваз Садыйров - журналист
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
Архив
 
02.11.2026 Шоу-бизнес

Җырчы Аиша әтисен кунакка алып килгән

«Иртәме, соңмы, тормыш һәрнәрсәне урынына куя», — ди икән ул. 

Җырчы Аиша әтисе белән әнисен үзенә кунакка алып килгән. Иртәнге якта бергәләп чәйләп утырган мизгелләрен Аиша үзенең сәхифәсенә дә куйды. «Менә шушыннан да хәерлерәк иртә була аламы соң? Әти белән әни янәшәмдә», – ди ул.

Чәй өстәле артында ул әти-әнисе белән балачагын искә ала. Үзенең күп яклап әтисенә охшаган булуын да әйтеп үтә. Алдагы кичтә ул якын кешеләрен концертка алып барган булган. Гаилә концерттан алган хис-кичерешләре хакында да әңгәмә корып ала.

Әлеге җылы, ихлас видео янына Аиша:

«Язмыш… Кызганыч… Әти белән үсү бәхете тәтемәде безгә. Ләкин, иртәме, соңмы, тормыш һәрнәрсәне үз урынына куя, Әлхәмдүлилләһ. Бүгенге көндә «әти», «әни» дип дәшер кешеләрем бар. Шуннан да зур бәхет бармы? Исән-сау булсыннар, әти-әни исән чакта без һәрвакыт бала. Әти булу авыр түгел, әти булып калу кирәк», – дип язып куйган.

Җырчы Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) Ганиуллиналарны әниләре ялгызы гына тәрбияләп үстергән. Әтисе белән әнисе әле кызлары кечкенә вакытта ук аерылышканнар. Моннан берничә ел элек аларның әниләре инсульт кичерә. Хәзерге вакытта ул тулысынча кызлары кайгыртуы һәм тәрбиясендә яши.

Фото: социаль челтәрләр.

---
Өмет
№ --- | 02.11.2026
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы