поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
20.12.2011 Бәйрәм

Яшьлегем Яңа елы

Күңелне тынычландырып, узганнарны уйландырып, җиргә тып-тын гына ап-ак кар ява. Нигәдер әнә шул кар яуган мизгелләрдә хәтер еракта калган яшьлек хатирәләрен эзләп үз сандыгында актарына башлый. Менә бу юлы 1971 ел декабре искә төште.

Минзәлә совхоз-техникумының соңгы курсында укып йөргән ел иде ул. Үзенең көйсез һава торышы белән интектереп тә торды инде ул елның көзе. Декабрь аенда да әле Минзәләнең пычрак урамнарын резина итекләр белән ерып йөрергә мәҗбүр булдык. Быел Яңа елга карсыз гына керәбезме әллә дип борчылып йөргәндә, 30 декабрь көнне салкынайтып җибәреп, җиргә ап-ак кар яуды. Сөенүебезнең иге-чиге булмады, әлбәттә. Җитмәсә, куаныч өстенә куаныч дигәндәй, педагогия училищесында укучы классташ кызның мине училищеларында үткәрелүче бал-маскарадка кунакка чакыруын җиткерделәр.

 

Шулай итеп, кырык ел элек үткән 31 декабрь киче яшьлегемнең иң матур көннәренең берсе буларак истә уелып калды. Җәйге дәүләт практикасы вакытында агроном булып эшләп алган акчага ул чорда модага кергән киң балаклы чалбар тектереп, яңа пәлтә, пиджәк белән күлмәк алган идем. Шуларны киеп, үземне инде җиткән егеткә санап, бал-маскарадка киттем. Барышлый кибеткә кереп, классташ кызга Яңа ел күчтәнәче итеп, ике “Аленка” шоколады да сатып алдым.

 

Педучилищеның ишек төбендә мине классташ кыз каршы алды. Ул заманда Минзәлә педучилищесына мәктәпләрдә иң яхшы укыган бик актив егетләр-кызлар гына укырга керә ала иде, шуңа да бал-маскарад бик тә күңелле, матур узды. Уйнап-көлеп рәхәтләндек инде.

 

Төн уртасында кайтырга чыктык. Классташ кызны педучилищеның тулай торагына озата киттем. Хәзер дә уйлап гаҗәпләнеп куям: бигрәкләр дә инсафлы итеп тәрбияләгәннәр, күрәсең, безнең буынны, классташ кызны озата барганда култыклаудан ары китмәдем. Югыйсә бер-беребезгә бишенче сыйныфтан ук гашыйк идек без. Кайтып җиткәч, ул үзләренең тулай торагына кызлар белән Яңа елны каршыларга чакырса да, нигәдер кермәдем, яшь чак шул, кыенсынганмындыр, күрәсең. Хәзер кайчак искә төшә дә, җүләр дип, үземне-үзем битәрлим.

 

Тормыш бер мизгел кебек кенә икән ул, моңа олыгая башлагач кына төшенәсең. Үткәннәргә дә хәтердә генә кайтып аласың. Классташ кызны соңгы тапкыр күргәнгә дә 32 ел вакыт үтеп киткән инде. Күргән булмагангамы, ул бер дә үзгәрмәгәндер, элеккечә яшь килеш калгандыр кебек тоела.

 

...Урамда, уйландырып, ап-ак кар ява. Бөтерелгән кар бөртекләренә карап, яшьлегем Яңа елларын сагынам. Яңа ел, анысы, быел да килер-килүен, әмма хәзергеләре гадәти инде аның, сизелмичә генә үтә дә китә. Алай гына да түгел, һәр Яңа ел үткән саен тагын бер яшькә олыгаюыңны сизәсең. Көрсенерлек шул.


Җәүдәт ХАРИСОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы