|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.10.2026 Җәмгыять
Абдулла Дубин вафат25 октябрьдә Татарстан телевидениесенең беренче дикторларыннан булган Абдулла Дубин вафат булган. Аңа 86 яшь иде. Бу хакта Kazan Nostalgique Телеграм-каналы хәбәр итә. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Дубин 1960-1980 елларда Казан телевидениесендә диктор булып эшләгән. Ул шулай ук туган якны өйрәнүче буларак танылуга ирешә. Борынгы открыткалар җыючылардан беренчеләрдән булып, ул Казан күренешләре белән сигез фотоальбом һәм бик күп буклетлар бастырып чыгара. Абдулла Ибраһим улы Дубин 1941 елның 26 мартында Әстерхан шәһәрендә туа. Мәктәптә укыганда, драма түгәрәгенә йөри һәм Әстерхан драма театры артисты була. Казан театр училищесында, аннары ГИТИСта укый. Соңгысын тәмамлагач, 1961 елда Казанга күченә. 1961 елдан 1984 елга кадәр ТАССР дәүләт телерадиокомпаниясендә югары категорияле диктор булып эшли. РСФСР «Знание» җәмгыятендә лектор була. СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Яшьтән үк туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә. Казан һәм Әстерханга багышланган тарихи открыткалар туплый. Ул чыгарган буклетлар аның өчен туган ике шәһәргә генә түгел, Кама һәм Идел буендагы башка урыннарга да багышланган.
--- |
Иң күп укылган
|