поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
16.12.2011 Мәдәният

Бәрәкалла

Вәт, уңыш!

 

Татар театрларына яңа сезонда бик күп яшь артистлар килде. Герой вә героинялар җиткерә алмый тилмергән труппалар җиңел сулап куйдылар. Камал театры сайлап алган актер гына бердәнбер булып чыкты. Казан театр училищесы студенты Ришат Әхмәдуллин иде ул. Театрга килеп әле «җылынып» та өлгермәгән ошбу егет өстенә, көннәрдән бер көнне, «Яшь йөрәкләр» спектаклендәге бер герой әйткәндәй, «...әкәлиле имән ауды». «Зәңгәр шәл» спектакленең тугызынчы, яңа куелыш премьералары бара иде. Премьераның бишенче көнендә Булат ролен уйнаучы Ирек Кашапов, көтмәгәндә-уйламаганда, хастаханәгә эләкте. Спектакльне уйнамау легендар әсәрне карарга дип килгән тамашачының күңелен җәрәхәтләү булачак иде, кәнишне. Рольгә өч (!) сәгать эчендә Ришатны керттеләр. «Ул вакытның сәгать ярымы сүзләр ятларга, сәгать ярымы репетициягә китте»,– ди Ришат. Ирекнең чирләве начар, әлбәттә, ләкин Ришатның уены шәп килеп чыкты. Уйнарсың да, өстеңә көтмәгәндә шундый бәхет ишелеп төшсен әле. Бу вакыйга режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең тез буыннарын ничек калтыратканын язып тормыйк. Узган – беткән. Ә рольне хәзер Ирек белән Ришат чиратлашып уйнаячаклар.

 

Декабрьдә Сабан туе

 

Без җылы киемнәргә төренеп, борынны җилдән каплап йөргән бу көннәрдә Австралиядә яшәүче татарлар тирләп-пешеп Сабан туе уздырып яталар. Бу бәйрәмдә катнашырга дип, 3 декабрьдә Татарстаннан Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева да китте. Самолет аларны җилтерәтеп 26 сәгать дигәндә алып барып җиткерергә тиеш иде. Ә кайтуын... Шоколад төсенә кереп, Яңа елга кадәр кайтып җитәрләр, боерган булса.

 

Театрда татарча өйләнү...

 

Сентябрь аенда Тинчурин театры үз бинасында яшь парларны язылыштыру, аларны төзекләндерүдән соң күз явын алырлык булып үзгәргән бинаның исәпсез-чутсыз гүзәл почмакларында сурәткә төшерү яңалыгын керткән иде. Әлеге көнгә кадәр бу мөмкинлектән бары ике пар файдаланган. Зрә, яшьләр, зрә! Киләчәктә оныкларыгызга мактанырлык күпме тәэсирләрегез булыр иде. Тормышыгыз «театр уйнагандай» уйнап узсын дисәгез, театрда язылышу җаен табыгыз!

 

Әйткән идек бит без...

 

Айсылу Леронның бәби алып кайтачагын әйткән идекме без сезгә? Әйткән идек! Сүзебездә тордык, Айсылу, әтисе Ләбиб Лерон 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнеп йөргән көннәрдә Фәридә исемле матур кыз алып кайтты.

 

Менә сиңа «Елмай-шоу»!

 

Буа театры директоры Раил Садриев өчен узып баручы ел шактый уңышлы булды. Ул искереп тә өлгермәгән «Фольксваген»ын өр-яңа «Тойота»га алыштырды – бер. Аннары ир-атларның бик сирәге генә ясый торган юбилеен – 45 яшен театр тутырып халык җыеп бәйрәм итте – бусы ике. Соңыннан корылган табында Раилнең «узкий круг»ка сыйган, Казан, Ульян, Чаллы, Түбән Кама һәм башка бик күп шәһәрләрдән килгән 200 дусты булган дип сөйләделәр. Ничек шулай «киң аякка» яши Буа театры дисезме? Театрның безнең афиша битендәге репертуарын ачып карагыз. Өеңнең чыраен күрми тәгәрмәч өстендә яшәсәң – акча була, егетләр.


Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы