поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2011 Милләт

Дамир Исхаков: “Демократия булмаса, татарга үсү мөмкинлеге юк”

Шушы көннәрдә күренекле тарихчыбыз Дамир Исхаков 60 яшен билгеләп үтәчәк. Бу форсаттан файдаланып, хәбәрчебез, галим белән очрашып, бүген көн үзәгендә торган милли мәсьәләләргә карата аның фикерләре белән кызыксынды.

– Сәфәргә еш йөрүегезгә караганда, Сезгә алтмышны бирмәссең. Әле менә Себергә җыенасыз икән. Анда нинди максат белән барасыз?

 

– Соңгы вакытта тарих дәреслекләре язу белән шөгыльләндек. Этномониторинг үзәге Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында урнашкан вакытта Х сыйныфлар өчен урта гасырлар татар тарихы буенча бер дәреслек әзерләгән идек. Шул вакытта ук төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар тарихы буенча да дәреслекләр кирәк дигән проблема туган иде. Татар конгрессы җитәкчелеге белән киңәшеп “Себер татарлары мәдәнияте һәм тарихы” дигән бер уку әсбабы язарга булдык. Анда без үзебез генә түгел, Себер галимнәре дә катнашачак. Анда Себердән өч галим керде, икесе – урыс кешесе. Дөрес, бу эш башлангач та, без язмасын өчен, Төмән ягында бер альтернатив төркем төзергә маташып карадылар. Әмма, безнеке саф татар төркеме булмау сәбәпле, каршы чыга алмадылар.

 

Чынлыкта ул катлаулы дәреслек. Андагы татарлар арасында җирле үзаң да бар. Менә милли үзаң белән Себер татар үзаңын тәңгәлләштереп, бер-берсенә каршы куймыйча, ничек эшләтергә дигән проблема бар. Әгәр дә без шул тарих китабын язып тәкъдим итсәк, ул башка татар төбәкләре өчен бер модель-үрнәк булырга мөмкин. Соңгы вакытта мин Себер татарларыннан этнографлар әзерләү белән шөгыльләндем. Хәзер анда кандидатлык диссертациясе яклаган ике шәкертем бар. Янә ике укучым эшләрен тәмамлап килә. Бу бик әһәмиятле, чөнки этнологлар – милли үзаң тирәсендәге бик мөһим фигуралар. Әгәр Себердә проблеманы тирән аңлаган, безгә бәйле татар этнографлары булса, үзаң проблемасын хәл итү җиңелрәк булачак. Әле менә һаман да соңгы халык саны алу мәгълүматлары игълан ителмәде. Шунда күрербез: күпме кеше Себер татары булып язылды икән?! Себер татарлары чынлыкта татар халкының бер кисәге – проблеманы тирән өйрәнгән галимнәр шул фикердә.

 

– Халык санын алганга бер елдан артык вакыт узды. Нишләп нәтиҗәләрен һаман игълан итмиләр икән.

 

– Чынлап та, бу бик сәер. Нәтиҗәләрне игълан итү вакытын инде өч тапкыр күчерделәр. Миндә элек тә бер шөбһә бар иде, ул хәзер тагын да күбәйде: җанисәп вакытында халыкның өчтән бере бөтенләй катнашмаган, диләр. Исәпкә алучыларны кертмәгәннәр. Мәгълүматларны милиция аркылы, башка чыганаклардан җыйганнар, диләр. Билгеле, алай җыйганда туган тел графасын тутырып булмый. Нинди нәтиҗәләр чыгарырлар – билгеле түгел. Бу нәтиҗәләр халыкара стандартларга ярамас кебек тоела миңа. Алдан ук андый шөбһә бар иде. Бу юлы оештыру эше дә 2002 ел белән чагыштырганда начаррак булды. Бәлкем, халыкның ачуы да чыккандыр. Хәзер халык бик ябылды бит. Күпләр үз өеннән чыкмый. Моның сәяси сәбәпләре дә бар. Якын арада ул нәтиҗәләр белдерелмәсә, бу көлке булачак. Бу бит, чынлыкта, федераль оешмалар эшләми дигән сүз.

 

– 1969 елны КДУга, тарих-филология факультетына укырга керә алмаган булсагыз, нинди һөнәр сайлар идегез икән?

 

– Университетка укырга керми калсам, нишләр идем икән уй юк иде. Билгеле, кермәсәм, армиягә алган булырлар иде. Мөгаен, армиядән кайткач, барыбер шунда керер идем. Кечкенә вакытта ук бер тикшерүче, аналитик булу теләге булды. Анализлауга хирыслык та бар, кечкенә вакытта бик күп китап та укылды.

 

– Остазларыгыз дип кемнәрне исәплисез? Әллә аерым кешеләрне генә атау кыенмы?

 

– Билгеле, остазларым бар. Галим буларак җитлегүдә, беренче чиратта, Альфред Халиков зур роль уйнады. Соңрак каршылыклар килеп чыкса да, мин диплом эшен Халиковта яздым. Ул галим буларак зур шәхес иде, аңардан шактый нәрсәгә өйрәндем. Мин аның белән экспедицияләрдә дә булдым. Мәскәүдә аспирантурада укыгандагы фәнни җитәкчем – Соломон Брук минем өчен бик әһәмиятле фигура. Ул бик зур этногеограф иде. Совет чорында барча этник карталарны аның җитәкчелегендәге төркем эшләде. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Язмышымда зур роль уйнаган өченче шәхес – Шамил ага Мөхәммәдъяров. Мәскәүдә Шамил ага белән танышып, аралашып, күп тапкырлар өйләрендә булып, ул миңа китаплар, киңәшләр биреп тә, күп ярдәм итте. Ул атаклы галим Тихомировның укучысы иде. Әлеге өч шәхес мине формалаштыруда турыдан-туры йогынты ясады. Янә остаз буларак, директор урынбасары Людмила Терентьеваны да атыйсым килә. Гомумән, мин аспирантурада укыган этнография институты СССРдагы иң мәртәбәле фәнни институтларның берсе иде. Андагы галимнәрнең 70 проценты яһүдләр иде ул вакытта.

 

– Сезне Татар конгрессы башкарма комитетының иң актив әгъзаларыннан берсе дип беләбез. Анда иң мөһим тармакларның берсен – татар милләтенең үсеш стратегиясе комиссиясен җитәклисез. Ничәмә ел шушы эш белән шөгыльләнгәч, әлеге үсеш юллары нәрсәдән гыйбарәт булырга тиеш, дигән сорауга берничә җөмлә белән җавап бирә аласызмы?

 

– Кызганычка каршы, башланган бу эшебез төгәлләнеп бетмәде. Институтта этнологик мониторинг үзәген яптылар. Әмма мин бу эшкә яңадан тотынырга мәҗбүр. Үземә фәнни эш буларак яңа тема – “Егерменче йөздә һәм егерме беренче йөз башында татар милләте” дигән яңа тема алдым. Кайбер нәтиҗәләр бар инде. Алар уннан артык китапта дөнья күрде. Минемчә, төп нәтиҗә шундыйрак: безнең татар милләтенең яңа чорда яңарышы бик кыска булды һәм без шул яңарыштан соң нык артка чигендек. Хәтта шундый чалымнар сизелә: без үткән гасырның сиксәненче елларына кире әйләнеп кайткан кебек. Без яңа бер дәрәҗәгә күтәрелеп җитмәдек әле. Әлбәттә, татарның үсеше Россиядә демократия булу-булмауга бәйле. Мондый күзәтүләр күп: демократия булганда татарлар гел алга китә. Демократия булмаса, татарга алга таба үсү мөмкинлеге юк. Милләтебез ничектер кире сеңә һәм күтәрелеш туктала. Күреп торасыз: соңгы вакытта Россиядә демократия үсте дип мактанып булмый. Димәк, татар мәсьәләсен чишү өчен иң әүвәл илдә демократияне үстерергә кирәк. Бу тышкы фактор да, эчке фактор да. Әйтик, арабыздагы бик әһәмиятле төркем – Татарстан элитасы Россиядә хакимлек иткән төркемгә бәйле. Шул бәйлелеге аркасында безнекеләр шактый нәрсәне эшләмичә кала. Эшли алмыйлар, чөнки бәйлелек бик зур.

 

– Шулаен шулай да, әмма Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов шушы чорда башкорт халкына күбрәк эшләде, диләр.

 

– Чынлап та, Рәхимов күп нәрсә эшләде. Әмма ул казанышлар башка милләтләр, беренче чиратта, татар хисабына булды. Шул ук вакытта бу башкорт милләтенә файда китердеме икән, дигән шөбһәм дә бар. Чөнки республикада вәзгыять элеккечә катлаулы булып кала. Татар мәсьәләсе чишелмәгән. Бу позициягә урыслар да каршы. Республика халкының аз гына өлешен алып торучы башкортлар алга таба хәрәкәт итә алырмы-юкмы – шундый проблема бар. Татарстанда хәл алай ук катлаулы түгел. Билгеле, Татарстан җитәкчеләре татар милләтен күбрәк кайгыртса, яхшы булыр иде. Бу җитми. Беренче чиратта татар мәдәниятен һәм милли фәнне үстерүчеләргә игътибар җитми. Әйтик, бездә гонорарлар да, галимнәрнең, мәдәният хезмәткәрләренең, укытучыларның хезмәт хаклары хәтта Башкортстан белән чагыштырганда да түбән. Күп нәрсәгә ирешсәк тә, ул безнең бюджет хисабына була һәм бюджеттан стадионнарга киткән акчалар мәдәнияткә эләкмичә кала. Ерак перспектива хакында уйлаганда, бу милләт файдасына түгел. Милләт үсеше җәһәтендә без 2025 елга прогноз ясаган идек. Урысларда да, татарларда да сан ягыннан үсеш көтелми. Бала аз туу сәбәпле, бүген белән чагыштырганда 2025 елга татарның саны ярты миллионга кимиячәк. Демографик сәясәтнең бик тискәре яклары бар. Әйтик, Казанның алга табу үсү мөмкинлеге чикләнгән. Бу беренче чиратта демографик ресурслар булмауга бәйле. Мәсәлән, Татарстандагы авыл халкы шәһәргә күчеп бетте диярлек. Авылда нигездә картлар калды. Булган яшьләр дә китсә, эшләүче калмаячак. Үзебезнең эчке ресурслар юк. Шуңа күрә Казан шәһәре башкала буларак үсү өчен эшче көчләрне читтән китерергә мәҗбүр калачак. Бу хәл исә алга таба зур проблемалар тудырачак. Чит милләт кешеләренә тел өйрәтергә, аларны эшкә урнаштырырга кирәк. Әнә хәзер чит төбәкләрдәге мәчетләргә йөрүчеләрнең күбесе татар түгел, хәтта имамнарны да башка милләтләр куя башлады. Бездә дә шуңа охшаш проблемалар булырга мөмкин.

 

– Сез берничә көн элек кенә булып узган БТК башкарма комитеты утырышында милләттәшләребезне, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда бер партиягә генә мөкиббән булып утырсагыз, ярык көймә янында калуыгыз бар, дип кисәттегез. Кайсы партиягә ышанырга, кемгә таянырга соң?

 

– Сайлауга барганда милли мәнфәгатьләрне кем яклый соң, дип уйларга тиешбез. Әгәр милли мәнфәгатьләребезне кайгыртса, теләсә нинди партия белән хезмәттәшлек итәргә була. Хәтерегездәдер: депутатларыбыз үз вакытында Думада милли мәгарифкә каршы булган 309 нчы законны хуплап тавыш бирде. Ә шул ук вакытта ТР Президенты М.Шәймиев республикабызда бу законга каршы чыкты. Россия эчендәге милли республикаларның мәгариф министрларын чакырып, Казанда шуңа каршы карар кабул иттеләр. Бу бит уң кул сул кулның нәрсә эшләгәнен белми дигән сүз. Әлеге закон “Бердәм Россия” партиясе тырышлыгы белән кабул ителде. Без ничек инде шул партияне яклап тавыш бирик?! Бәлки моның үз сәбәпләре бардыр. Янәсе, без шулай тавыш биреп, республиканы үстерү өчен, Мәскәүдән акча алып кайтабыз. Бәлкем, син акча алып кайтасыңдыр. Ә ул акча халыкка эләгәме – анысы аерым мәсьәлә. Икенче яктан, алып кайткан ул акча да – безнеке. Бюджетыбызның яртысыннан артыгы Мәскәүгә китеп бара. Чынлыкта, син шуны кире генә кайтарасың. Шушы сәяси система яшәгәндә, без коллар хәлендә Мәскәүдән акча сорарга мәҗбүр. Үзебезнең мәнфәгатьнең бер өлешен сату була бу.

 

Ситуация шундыйрак: хәтта Путин да “Бердәм Россия” партиясенә ныклап таянырга җыенмый. Хәзер Путин Халык фронтын өстерәп чыгара башлады. Сайлау кампаниясен оештыру өчен шуның кешеләрен куйды. Әле бит шунысы да бар: “Бердәм Россия”гә күп тавыш биргән республикаларга чит илләрдә ничек карарлар? Алга таба бу хәл татарның йөзен кызартмас микән? Әле бит чит илләр дә бар. Демократия булган вакытта чынлыкта Татарстан халкының тавышы болай бүленми. Чынлыкта милли мәнфәгатьләрне иң яклаганы “Яблоко” партиясе булып чыкты. Дөрес, ул әллә ни күп тавыш җыя алмады. Әмма аз тавыш җыйганмы, әллә тавышлары шулай аз калдырылганмы – билгеле түгел. Россиядә демократия булмагач, тавышыңның кая киткәнен дә белә алмыйсың. Үтмәгән партияләр тавышының күп өлешен “Бердәм Россия” үзенә алды. “Яблоко”ны яклап тавыш биргәннәрнең ярты тавышы хәзер аларда. Россиядә сәяси система – ярымтоталитар кыяфәттә. Шуңа күрә сайлау нәтиҗәләренә ышанып булмый. Бу ситуациядә татар сәяси системага әлләни таянмыйча күбрәк үзен үстерү хакында уйларга тиеш. Бу бик авыр проблема. Чөнки үсеш өчен бөтен дөньяда ресурслар кирәк. Ресурсларны җыю һәм шуларны милли эшкә җигү турында уйларга тиеш милли оешмалар. Революциягә кадәр татарлар шулай яшәгән дә. Билгеле, ул вакытта оешканлык ныграк булган. Кызганыч, Татарстанда сәясәт берьяклырак булу сәбәпле, аның милли ягы онытылып килә. БТК да бу хакта кайгыртырга тиеш, әмма конгрессның ресурслары бик аз.

 

– Гаяз Исхакый милләтебезнең 200 ел гомере калган дип фаразлаган иде. Инде аның 100 елы үтте, 100 елы гына калу белән килешәсезме?

 

– Тискәре күренешләр бар. 2002 елгы халык саны алу вакытында шул ачык күренде: татарның биштән бере инде бөтенләй урыс теленә күчкән, ассимиляцияләшү бик каты бара. Яшь буын арасында бу күпкә көчлерәк. Әмма тел шактый дәрәҗәдә юкка чыкса да, милләт әле тиз генә югалмый. Мәсәлән, Литва татарлары телне XVI гасырда югалткан. Әмма бүген дә исән-сау яши. Телсез, әмма ислам динендә. Шундый төркем булып калырга мөмкинбез. Кире кайту ихтималы да бар. Мәсәлән, Англиянең Валли өлкәсендә яшәгән валлилылар телләрен югалтып бетерә язган иде. Әмма соңгы берничә дистә ел эчендә телләрен кире кайтарды. Хәзер югалып бетә язган телдә телевидение дә бар, мәктәпләр дә эшли. Телләре шактый дәрәҗәдә яңадан торгызылды. Күп нәрсә милли аңның үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Әле татарда милли үзаң шактый түбән. Моның сәбәпләре күп төрле. Бик әһәмиятле сәбәпләрнең берсе – совет чорында татар тарихы укытылмау. Чын тарих та юк иде һәм татар тарихы татар халкына укытылмады да. Әгәр татар кешесе үз тарихын белсә, нинди бөек халык вәкиле икәнен аңлаячак. Бабаларыбыз бик күп дәүләтләр тоткан, зур-зур империяләрнең башында торган: дөнья дәрәҗәсендә әһәмиятле роль уйнаган. Мондый халык болай гына югалырга тиеш түгел. Дөрес, ситуация начар: Татарстан чын милли дәүләт ролен уйный алмый. Испаниядәге Каталония өлкәсе белән чагыштырганда да хәлебез мөшкелрәк. Югыйсә, каталоннар безгә караганда да азрак. Җитмәсә, безнең халык бик таралып урнашкан, күп урыннарда диаспора булып яши.

 

– Владимир Путин 2012 елда президент итеп сайланса да, 2017 елда РФ президенты кем булуы билгесез, дип белдерүчеләр ешайды. Бу уңайдан Сез нәрсә уйлыйсыз? Әйтик, сәясәтче Алексей Навальнийның мөмкинлекләрен ничек бәялисез?

 

– Минемчә, Россияне якын елларда зур үзгәрешләр көтә. Путин һәм аның командасы бу заманга яраклы түгел, искергән шәхесләр. Бу стильдә җитәкчелек итеп, бу юнәлештә барып, без бер нәрсәгә дә ирешә алмыйбыз. Җәмгыятьтә моны аңлаучылар күбәйде. Сайлау нәтиҗәләренә анализ ясасаң, эре шәһәрләрдәге халыкның чынлыкта шушы командага каршы чыкканы күренә. Гаҗәп тә түгел: шәһәрләрдә алдынгы фикерлеләр, интеллектуаллар, сәяси яктан алга киткән шәхесләр күп яши. Минемчә, Путинга һәм аның яраннарына нигездә пенсионерлар, ягъни элекке заман кешеләре тавыш бирде. Яшь буын, киләчәк турында уйлаучылар ил язмышына башка күзлектән карый. Шуңа күрә Путин иң күп дигәндә утырып тора алыр. Әле анысы да шөбһәле. Чөнки дөньядагы икътисадый кризис үтеп китмәсә һәм Россиянең хәле авыр булса, аның кадәр дә утырып тора алмаячак. Шуңа күрә киләчәк турында сөйләшкәндә кем, нинди төркемнәр килер, дип фаразлау тиеш. Медведев үзен президентлыкка чыгармыйча зур ялгыш ясады, минемчә. Бәлкем, моңа көче дә җитмәгәндер. Әмма ул, яшь буын вәкиле буларак, властьны үз кулында тотса, ситуация тизрәк үзгәрер иде. Әгәр Путин президент булып сайланып, бер срок утырса, бу Россиягә файдага булмаска мөмкин. Шунысы начар: бу татар җилкәсенә төшәчәк. Чөнки без ил уртасында яшибез, аннан беркая да чыгып китә алмыйбыз. Аналитиклар фикеренчә, хәзер Россиядә буыннар алмашу процессы бара. Инде үзгәртеп кору заманында туып җитлеккән шәхесләр күтәреләчәк. Минемчә, Алексей Навальныйның президентлыкка килүе икеле. Аннан башка да тәхеткә утырырга теләүчеләр булыр. Яшьрәкләрме, картыраклармы – анысын әйтә алмыйм. Әмма системада булмаган кеше килә алмастыр. Россия элитасы реаль рәвештә бар. Ул элита эчендә үзгәрешләр булыр. Россиядә революция булмас кебек тоела. Революция булмаса, элита эчендә каршылыклар көчәеп, шуннан да килеп чыгарга мөмкин. Анда яңачарак фикер йөртүчеләр шактый. Мәсәлән, Герман Греф кебек элекке заман системасына яраклашкан, тик башкачарак уйлаучылар бар анда. Думага сайлаулардан соң, олигархлар Швейцариягә җыелып бу хакта сөйләшкән диләр. Мөгаен, анда алга таба ниләр кылырга дип карар кабул иткәннәрдер. Чөнки үз байлыкларын саклау өчен аларга властьның тотрыклы булуы бик әһәмиятле.

 

Россия үзе генә түгел, тышкы факторлар да бар әле. Минемчә, илдәге ситуациягә тышкы көчләр дә йогынты ясарга тырышачак. Алга таба Россиянең НАТО белән мөнәсәбәте, киләчәктә оборона министрының кем булачагы да мөһим. Чөнки дөньяда булган көчләр калыбында Россиянең үз урыны бар һәм ул шул көчләр даирәсендә генә хәрәкәт итә ала, шуннан чыгып китә алмый. Билгеле, хәзер Россиянең икътисадый куәте зур түгел. Шуңа күрә хәзер аңа бер якка елышырга туры киләчәк. Көч үзәкләре билгеле инде.

 

– Татарда кемнәрне күренекле политтехнологлар дип әйтергә була? Сез үзегезне политтехнолог дип исәплисезме?

 

– Кызганыч, татарлар арасында әлләни зур политтехнологлар күренми. Әйе, мин үземне политтехнолог дип саныйм. Беренчедән, реаль политтехнолог буларак, 2003 елда Башкортстанда Президент сайлауда катнаштым. Мин ул вакытта Веремеенко ягында көрәштем. Ул минем өчен яхшы тәҗрибә булды. Ресурслар булса, күп нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеген шунда яхшы күрдем. Ул вакытта Шәймиев, Башкортстанда башкорт теле дә, татар теле дә дәүләт теле булырга тиеш, дип белдерде. Аннан соң бәлкем күпләр оныткандыр: Шәймиевтән соң бездә кем Президент булачагын берничә ел алдан әйттем. “Молодежь Татарстана” газетасында бу уңайдан “Преемник” дигән мәкаләм чыкты. Политтехнолог күп нәрсәләрне алдан чамалаучы, сәяси җитлеккән фигура булырга тиеш. Россия күләмендә булмаса да, Татарстан эчендә фикер йөртерлек политтехнологларыбыз бар. Шуларның берсе мин.

 

– Үкенечкә калган, тормышка ашмаган нинди хыялларыгыз бар?

 

– Әйе, мин эшләмәгән бер эш калды. Мин берничә мәртәбә татар милләтенә эшләүче бер интеллектуаль үзәк булдырырга тырышып карадым. Бу омтылыш ТИҮ оештырылгач башланган иде. Татар конгрессы, Фәннәр академиясе кысаларында да тырышып карадым, әмма ул үзәкне оештыра алмадым. Ул зур булмыйча, кечкенә генә бер институт булып, фәкать татарларның гына глобаль проблемалары белән шөгыльләнергә тиешле интеллектуаль бер үзәк. Бездә төрле өлкәләргә карый торган конкрет тикшеренүләр күп. Әмма киң колачлы анализлау җитми. Татарның гомуми хәлен бик начар күз алдына китерәбез. Кем әйтмешли, филнең койрыгы, аяклары барлыгын беләбез, тик филне тулаем капшап карый алмыйбыз. Билгеле, моның өчен концептуаль дәрәҗәдә фикерли торган кешеләрне бергә тупларга кирәк. Андый кешеләр күп булмый. Минемчә, 15 кеше тупланса, шул җитә. Андый структураны кайда туплау хакында бүген төрле даирәләрдә сөйләшүләр бара. Әмма сөйләшүләрнең уңышлы төгәлләнгәне юк. Минемчә, милләт өчен хәзер иң кирәкле нәрсә шул. Бәлки, байларыбыз бу хакта уйлар. Әгәр байлар арасында акыллы кешеләр булса, бу хакта уйланмау мөмкин түгел. Без аның сметасын да эшләгән идек. Бу әллә ни зур сумма түгел.

 

Башка эшләнмәгән эшләр дә бар. Әле минем Кытайга, Һиндстанга барганым юк. Монголиядә булганым бар. Алла боерса, бәлки киләсе елда бер бай ярдәмендә шунда тагын барырбыз. Монголиядә булсам да, анда борынгы төркиләрнең юллары буйлап йөргәнем юк. Орхон, Селенга елгасы бассейны, Кара Корым тирәсендә йөреп кайтмыйча, мин үземне тарихчы дип саный алмыйм. Борынгы бабаларыбызның иң борынгы яшәгән урыннарын күрергә кирәк. Моны күрү бик әһәмиятле. Без бервакыт Америкадагы дустым Юлай Шамилуглы белән Алтын Урданың башкаласы булган Сарай шәһәре тирәсенә сәяхәт кылдык. Шунда гына Ибне Батутаның Сарай турында язганнарын аңладым, дип әйтте дустым. Аңлау өчен шундагы табигатьне һәм рельефны күрергә кирәк. Шундый әйберләр бар: барып күрмичә төшенеп булмый. Кытай, Һиндстан цивилизациясе белән танышу да үзеңне кем икәнлегеңне аңлау өчен, һичшиксез, кирәк. Әгәр без мөселман булсак, үзебезнең мөселманлыкны читтәге мәдәниятләр, цивилизацияләр белән чагыштырып карап, яхшырак төшенәбез. Мәсәлән, будда дине турында да шактый нык кызыксынганым, күп укыганым бар. Әле менә Үзбәкстаннан бер галим миңа мәкалә җибәрде. Ул тиздән басылып чыгачак. Анда будда дине формалашкан Кушан дәүләте оешканда төп рольне төркиләр уйнаган дигән нәтиҗәгә килгән ул. Димәк, чынлыкта будда дине дә безгә чит түгел. Аллага ышану дөньядагы барлык халыкларга да хас. Һәрберсенең дини тәгълиматы аерылса да, аларның төше уртак. Чөнки кешелек дөньясы чынбарлыкта бер. Дөнья буйлап йөргәндә моңа ныграк төшенәсең. Шуның өчен моңарчы аяк басмаган җирләргә дә барып кайтырга тырышырга кирәк. Тибетка да барып кайтасым килә.

 

– Муллаларыбыз 60 яшьтә дә өйләнә торган булган. Сез үзегездә шундый көя-куәт сизәсезме? Әгәр хәләл җефетегез каршы килмәсә, мондый эшкә тәвәккәлләр идегезме? Бәлкем бу милләтебезне ишәйтүнең бер юлыдыр. Милләтебездә, гомумән җәмгыятебездә хатын-кызлар ир-атлар белән чагыштырганда шактый күбрәк бит.

 

– Мөселманнар өчен ят сорау түгел бу. Дусларымның берсе (ул эзотерик) шундый кызыклы гына бер караш әйткән иде. Анабыз Хауваны атабыз Адәмнең кабыргасыннан алганнар дип язалар бит. Шушы хакта фикерләгәч, мин Адәмнең йөрәк чакрасын ачуы хакында сүз барганлыгын аңладым, ди ул. Йөрәк чакрасын ачканда күкрәкне дүрт якка аерганнар. Шулай итеп күкрәкне ябу өчен ислам динендә дүрт хатынга өйләнү каралган, дип исәпли ул. Димәк, бу юктан гына чыккан сүз түгел. Әгәр ир-атның кодрәте бар икән, ул дүрт хатын да алырга мөмкин. Әмма минем энергиямнең күп өлеше хәзер фән белән шөгыльләнүгә китеп бара. Шуңа күрә яңа хатын алып торып булмастыр дип уйлыйм.

 

– Шушы көннәрдә, Согудиянең Татарстан мөселманнарына тәэсире, дигән бер конференция булачак. Ничектер кайбер даирәләрнең Согудияне дошман итеп күрсәтәсе килә. Без барыбер Согудиядән баш тарта алмыйбыз. Чөнки Мәккәбез шунда урнашкан. Бәлкем Согудиягә нейтраль карарга, динебез ислам булса да, сезнең – үз юлыгыз, безнең – үз юлыбыз, дип карарга кирәктер бәлкем. Әллә соң мондый омтылышлар дошман эзләүдән киләме?

 

– Мин, беренчедән, Согудияне каралтып күрсәтүне ахмаклык дип саныйм. Ул – бәйсез дәүләт. Аның үз тарихы, сәяси системасы, мәдәнияте бар. Анда яшәгән халык диндә нинди юнәлеш тотарга тели, шулай яшәргә тиеш. Монда беркемнең дә, сез начар, дип белдерергә хакы юк. Ничек яшәүләре – андагы халыкның үз эше. Ваһһабчылык – ислам эчендәге бер агым ул. Мин аңа бик тыныч карыйм. Без аларны ихтирам итәргә тиеш. Мин сәяси корал тотып бирегә килгән ваһһабчыларга гына каршы. Әгәр дә татарда булган ислам урынына ваһһабчылыкны экспортларга уйлыйлар икән, без каршы торырга тиеш. Чөнки безнең борынгы бабаларыбыздан килгән, үзенчәлекле булган исламыбыз бар. Без шул традицияләребезне сакларга тиеш. Әгәр дә кемнең дә булса безнең сугыштырасы килә икән, моның артында сәяси сәбәпләр ята. Гомумән, мөселманнар арасында ыгы-зыгы чыгарга тиеш түгел. Элек әнә шигыйләр белән сөнниләрне үзара сугыштырганнар.

 

Алты дистәне түгәрәкләп килгәндә кеше узмышына борылып карап ниндидер нәтиҗә ясамый калмыйдыр. Сез ничә китап чыгардыгыз? Иң мөһиме дип кайсын саныйсыз? Әллә иң мөһим китап әле язылмаганмы?

 

– Минем хәзер 28 китабым бар. Ләкин иң мөһим хезмәтем әле язылмагандыр дип уйлыйм. Аның нинди китап булачагын әле ачык күз алдына китермим. Мөгаен, ул моңарчы нәшер ителгәннәреннән нык аерылыр. Чөнки ул тарихны, мәдәниятне һәм эзотерияне үз эченә алган бер китап булырга тиеш. Мин әле аңа җитлекмәгән. Ул язылмаган китап минем эчемдә ята. Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар, дигән мәкаль бар. Миндә дә шундый бер нәрсә ята. Мөгаен ул ярым фәлсәфи булыр. Татарга гына багышланмыйча цивилизация кысасында каралган бер хезмәт булырдыр шәт. Мин аңа әзерлек йөзеннән әле берничә китап язарга җыенам. Аның кайберләре инде әзер дип әйтергә була. Алдагы көннәрдә чыгачак. Кайберләре җәһәтендә әле эшли генә башладым.

 

Аннан соң әле исән булсам, бераз картайгач “Төрки-мөселман камасутрасы” дигән бер китап язарга җыенам. Бу темага мин бик күп китап җыйдым. Безнең халык “Камасутра” һиндстанлыларда гына булган дип уйлый. Әмма төрки дөньяда, урта гасырда хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләре хакында күп кенә китап язылган булган. Басылган әйберләр дә, аларның кулъязма хәлендә сакланганнары да бар. Аларга “Камасутра”ның йогынтысы булган. Әмма мөстәкыйль хезмәтләрдә дә бар. Татарда ул эротик культура өйрәнелеп бетмәгән дип уйлыйм. Әмма безнең бабалар бу нәрсә белән кызыксынган. Моңа гомуми караш кирәктер дип уйлыйм. Бәлкем, ул фәнни булмас, әмма фән нигезендә язылыр. Минемчә, ул китаплар ислам диненә каршы килмәгән. Чөнки инде урта гасырларда бабаларыбыз мөселман булган һәм ул хезмәтләр мөселман күзлегеннән чыгып язылган. Ул белем нишләптер урта гасырларда калган, безнең гасырларга килеп җитмәгән. Югыйсә, алар ислам иң югары дәрәҗәгә җиткән заманда туган, XV гасырга хәтле язылган хезмәтләр. Аннан соң юк. Исән булсам, монысы да – бурычларымның берсе. Аллаһы Тәгалә күпме гомер бирер – анысын әйтә алмыйм. Ун ел әйбәт кенә эшләп булса, ул китапларны төгәлләп чыгарга мөмкин.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 249-250 | 16.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»