поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2011 Мәгариф

Диплом эшен... доцентлар яза

Ашыга-ашыга университетка атлаганда, кулыма уч төбе хәтле генә кәгазь кисәге тоттырып киттеләр. «Курс һәм диплом эшләре. Арзан бәядән» дигән язуларына күзем төшкәч, кесә төбенә салып куярга булдым.

Моңарчы андый тәкъдимнәр белән очрашканым булса да, игътибар итми идем. Журналист буласы кеше аны гына язмаска инде. Бу юлы әллә кызыксынуым артык көчле булды шунда, әллә бер айдан үземә дә курс эше якларга кирәклеге, ә аның турыда әле уйлый да башламавым исемә төштеме – дәресләрдән соң күрсәтелгән адрес буенча киттем.

 

Журналистика күпме тора?

 

Уку йортыннан ерак түгел урнашкан әлеге оешманы күрми үтү мөмкин түгел: ерактан ук җәлеп итеп, чакырып торган элмә-такта, кызыктырырлык реклама. Компьютерда кәрт сугып утырган абзый минем сыман җиңел юллар эзләүчеләрдән туйган, күрәсең, күтәрелеп тә карамады. Үземә – журналистикадан, дустыма биологиядән курс эшләре кирәк булуын әйттем. Абзый, уйнавыннан тукталмыйча гына, эшнең темасын, кайчанга кирәклеген язып бирергә кушты. Тизрәк бәяләрен сорарга ашыктым. Курс эшләре 1200 сумнан башлана икән. Журналистика иң кыйммәтлесе, «коткаручың»а 1800 сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. Хәтта иң дәрәҗәле саналган юридик факультет студентлары да 1300 сум белән генә хушлашачак.

 

– Сездә әдәбиятны белергә кирәк бит. Газеталарны, язмаларны чагыштырырга, анализларга, статистик мәгълүматлар чыгарырга. Бездә генә шундый арзан бәяләр, әнә күршеләргә кереп карагыз, анда 2500 сумнан башлана, – дип җавап бирде кәрт сугучы минем ризасызлыгыма каршы.

 

Рефератлар, доклад һәм курс эшләре атна-ун көндә әзер була икән. Диплом эше озаккарак сузылачак. Соңгысының бәясен ишеткәч, үземнең дә шушында эшкә калып, фәнни хезмәтләр язып утырасым килә башлады. 10 меңнең ничә сумы язган кеше кесәсенә төшәчәген генә әйтергә теләмәделәр. Кара акыл белән чамалаганда гына да, барлык сумманың яртысы «тамарга» тиештер.

 

Уемда мондый оешмаларның еллык керемен чутларга маташып караганнан соң, төп таләбемне яңгыраттым: курс эше татар телендә кирәк. Абзый, ник аны башта ук әйтмәдең, дигәндәй, бераз карап торды. Өстәл тартмасыннан ниндидер документлар актаргач, каядыр чыгып кергәч, татар телендә язучы берәүнең эшләве турында хәбәр итте. Аның минем темага алыну-алынмавын белешкәч, шалтыратып әйтергә булды.

 

Мин укыган КФУ янында гына да мондый «белем бирүче оешмалар» дистәгә якын булып чыкты. Белеп урнашканнар, студентларга ерак йөрергә кирәкми. Алай бик «кычкырып» тормаган, тыйнак кына элмә-такталы икенчесенә сугылдым. Биредә курс эшләре 1300 сумнан башлана. Ялгыш ишетмимме, дип, кат-кат сорадым: журналистика да шушы бәядән йөри икән. Иң арзаны бездә, дип күзгә төтен җибәргән кәрт сугучы абзый турында уйлый башлаган идем, өстәмә бәяләр турында сөйләп киттеләр. Бит саны, ничә көндә әзерләү, тел кебек үзенчәлекләрне кушсаң, 2 меңгә баса икән. Монысында бигрәк җитди кешеләр эшли булып чыкты: курс эшенең темасын, якынча эчтәлеген ничек күзаллавымны, хәтта җитәкчемнең кем булуын да җентекләп сораштылар. «Безгә сезнең факультет студентлары еш мөрәҗәгать итә. Башка елларда язылган хезмәтләрне дә кулланабыз. Укытучыга шул бер үк эшләр эләкмәсен, дип шулай төпченәбез. Студентларның яхшы яклаулары безнең өчен дә мөһим», – дип аңлаттылар миңа. Монда да татар телендә язучы бер кеше бар икән. Тагын шалтыратып әйтергә сүз биреп, телефон номерымны алып калдылар.

 

Законлы оятсызлык

 

Студентларны фәнни хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларның барлыгы бүген берәүгә дә сер түгел. Лицензияләре күренә торган җирдә эленеп тора, эшләре РФнең Гражданнар Кодексына каршы килми. Хезмәтне язучы кеше авторлык хокукларын башкаларга тапшыра ала.

 

Үзләрен «белем бирүче үзәкләр» дип йөрткән оешмаларда югары белемле кешеләр, аспирантлар, элеккеге укытучылар эшли. Хәтта бүген дә укытып йөрүче фән кандидатлары, доцентлар булуын да яшермәделәр.

 

Фәнни хезмәтләр бер-берсен кабатламый, һәр заказ өчен индивидуаль языла, дип ышандырырга тырышсалар да, плагиат очраклары булып тора. Быел яз көне КФУ хезмәткәрләре әлеге оешмаларны тикшерергә, плагиатта тотылган студентны уку йортыннан куып ук чыгарырга, дип чаң сукканнар иде. Санаулы югары уку йортларында гына махсус «Антиплагиат» программасы бар, ул фәнни хезмәтнең моңарчы кайда да булса басылу-басылмавын тикшерә. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: фәнни хезмәтләрне өйдән чыкмыйча, интернеттан гына да сатып алып була. Монда бәяләр югарырак инде.

 

Укытучылар фәнни хезмәтләрне сатып алуны оятсызлык дип белдерә, киләчәгебез кемнәргә калачак, дип уфтана. «Белем бирүче үзәкләр» студентларга кытлык кичермиләр. Үзләренчә ташламалар да ясаган булалар, «Фәләненче көнгә кадәр курс эшенә заказ бирсәң, доклад бушка!» дигән белдерүләр белән ымсындырып торалар.

 

Ике атнадан артык көтсәм дә, миңа шалтыратып әйтүче булмады. Мөгаен, татар телендә язып баш катырмыйк, аннан башка да табылыр әле сай башлы студентлар дигәннәрдер. Укучылардан бигрәк, аларның ата-аналарыннан акча савып яткан оешмаларның хәзер урак өсте: минем кебек икеле-микеле сөйләшүчеләргә вакытлары юк, кышкы сессиягә кадәр яңа «уңыш»ны өлгертәселәре бар.


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»