поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.12.2011 Авыл

Авылдан әлбә эзләмә

Эчәк юа беләсезме, җәмәгать? Каз баш-аягыннан пешкән бәлеш ашыйсыгыз киләме? Бу байлар сыен хәзер авылларда бик сирәкләр генә пешерә. Эчәк юа белүчеләр дә бармак белән генә санарлык калып бара. Аны юучы да, ашаучы да юк.

Авыл халкы ялкаулыкка чыгып бетеп килә. Маңгай тирен түгеп, йокыдан калып, борчу-мәшәкатьләр белән үстергән терлек-туарын, җитештергән сөтен юк бәясенә сатып җибәреп, кибеттән консервантлар белән тулы буш боты, катык, сыер мае алып ашый башлады халык.

 

Аның сыеры да авылларда бик аз калып бара хәзер. Алай-болай бәхетсезлек очрагы булып, сыер үлә калса, аның урынына кабат сыер алучы юк. Кабат сыер алганчы, аңа ашатырга күпме кирәк булачагын, печән әзерләү мәшәкатьләрен, җәйге кигәвен-чебен чорында җилене ярылып, саудырмыйча шарт-шорт тибенүләрен, аның бозаулаганын көткәндә качачак төн йокыларын уйлый да күршедән сөт сатып алуның мең кат яхшырак булачагын исәпләп чыгара хуҗа.

 

Ялкауланды халык, ялкауланды. Күңелләре дә тарайды кебек. Элек күрше-тирә кулалмашка йөреп, бар эшне дә бергә эшли иде. Бу күмәк йөреш өй юудан башлап, печән өстендә була торган «сәнәк сугышы» белән дәвам итеп, терлек-туар сую вакыты белән тәмамлана торган иде. Авыл хатыннарының кул эше тотып, кич утырырга йөрүләрен әйт тагын. Кайдан вакытлары җиткәндер?! Абзар тулы мал-туар, кечкенә балалар, каената-каенана, тавык та чүпләп бетерә алмаслык көндәлек мәшәкать бит юкса. Ял-бәйрәмсез колхоз эшеннән дә бер көн кала алмыйсың. Хәзер џәркем үз эшен үзе генә башкарып ташларга гадәтләнде. Озагракка сузыла, билгеле. Аның каравы ашарга хәстәрләп, артыннан җыештырып, кеше көенә биеп торасы юк. Бала-чагасы кайтып булыша торганнарга ярый әле, ялгызлары да үзе генә маташуны өстенрәк күрә. Хайван эчәген, гомумән, юып торучы юк, авыл читендәге коры елгага илтеп ыргытып, кыргый этләргә «корсак бәйрәме» ясыйлар.

 

Аның каравы кибетчеләр рәхәтләнеп табыш ясый хәзер. Авыл җирендә, бер уйласаң, беркем дә алмаска тиешле пилмән, буш боты, бәлешләрне кырылып ала халык. Кеп-кечкенә авылга ике-өч шәхси кибет гөрләп эшләп торса да, бу төр ризыкның искереп ятканы юк монда. Ялгызы яшәүчеләр берүзләре өчен таба ашы пешереп торырга иренсен дә ди инде, кунакка кайтучы бала-чагасын көтүчеләр, өйләре тулы кеше булучылар да, кесәсен капшый-капшый, кибеткә чаба бит. Өйләрендә пешереп ашасалар, акчалары да янга калыр, туклыклырак та булыр иде югыйсә. Җәй көне кура җиләге кыстырып, алма чорында үз бакчаңның кутырлы-чутырлы, кортлы булса да, тәмле алмасыннан, көз көне кабактан пешергән бәлешләргә җитәме соң инде? Бәби ашларына пешереп киленергә тиешле әлбәне, күпереп пешкән паштетларны әйтеп тә тормыйм. Алар юк инде. Урыннарын кибет торты урлады. Әйткәч әйтим, токмач та кисми хәзер кеше. Ник мәшәкатьләнсен, кибеттә бар ич. Иманым камил, умач уып сата башласалар, шәџәр кешеләре генә түгел, аны алучы авыл җирендә дә табылачак.

 

Соңгы араларда, алай да, хайванның эч маен эретеп, эчәген юып ашарга җыенучылар турында ишетелгәли башлады әле. Хөкүмәт ризыгыннан акрынлап гайрәтләре чигә, күрәсең. «Буш ботын тезеп салып кыздырырга куйсаң, таба су белән тула, сыек май дигәне табага келәйләнеп ябыша, бозып бетерделәр әйберләрне. Мәшәкатьле булса булыр, борынгылар ризыгы булыр», – диючеләр бар.

 

Шулай, җәмәгать, борынгылар белми эшләмәгәннәрдер. Файдасы да искиткеч зур әле аның. Ә пешкәндә чыккан исе!.. Хәер, анысы инде аерым мәсьәлә. Затлы ризык саналган каз баш-аягы кебек, хайван эчәгенең дә билгеләнгән аерым бәясе булып, сатып алырга атлыгып торсалар, аны ташламаслар да иде, билгеле. Каз дигәннән, җәй буе ашатып симерткән казларының бер кисәген дә кабып карамаган кешеләр дә күп авыл җирендә. Эч-башына, бүтәкәсенә кадәр сатып бетерәләр аның. Акча кирәк бит, җәмәгать! Әле ул казны каклап сатсаң, тагын да төшемлерәк чыга. Шулай да, бер тапкыр пешереп, керән соусына яки горчицага манып, ашап карагыз әле. Мондый тәмле ризыкны ашамый яшәгән елларыгыз әрәм үткәндәй тоелырга да мөмкин шуннан соң.

 

Мәсьәләнең икенче ягы да бар, әлбәттә. Анысы инде ялкаулык түгел, вакыт җитмәү. Кайберәүләрнең акчага кытлык күргәннәре юк, нәрсә теләсәләр, шуны алып ашый алалар. Пешереп ятарга вакытлары юк, бәлешен сатып ала, үстереп азапланмаса да, казы белән дә сыйлана андыйлар. Аларны аклап та буладыр. Әмма бит сүзебез авыл кешеләренең матур көнкүреше, күркәм гадәтләре турында бара. Үсеп килүче балалар да бар бит әле. Кыз бала камыр куярга, токмач басарга, оекбаш-бияләй бәйләргә генә булса да өйрәнергә тиештер ләбаса. Әни камырга тотынса, тизрәк кул арасына керергә, ничек тә булса булышырга тырыша идек без. Гел-гел кайнаша торгач, махсус өйрәнеп утырмасаң да, хәтердә кала бит ул.

 

Хәзер инде, нишләсәң дә, авылны да, кешеләрне дә үзгәртеп булмаячак. Без кечкенә чактагы авыллар да ерак үткәндә калды. Бер рәхәткә чыккан кешене дә яңадан иртән торып, ике сыер саварга, каймак аертырга, ипи салырга мәҗбүр итеп булмаячак. Тик шулай да...


Илсөя ЗӘЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»