|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2011 Матбугат
![]() “Идел” журналына күптән көтелгән хуҗа килә“Идел” журналы тирәсендә йөргән тавыш-гаугага нокта куелыр вакыт җитте. Ярты ел чамасы баш мөхәррир вазыйфасын башкаручы Алексей Егоров урынына 16 декабрьдан Рөстәм Галиуллин билгеләнгән. Татар әдәбиятына сатирик язмалары, матбугатта “Шәһри Казан” газетасы журналисты буларак билгеле язучы егетне коллектив түземсезлек белән көтә.
“Хәбәрне ишеткәч, бик тә шатландык. Көтелмәгәнрәк булды, андый кандидатура юк иде бит. Коллектив һәм “ТАТМЕДИА” фикере туры килде. Яңа идеяләр белән янып йөрибез”, – дип җиткерде безгә коллектив фикерен журналист Рузәл Мөхәммәтшин. Күпләр мөхәррирлеккә Рузәл Мөхәммәтшин үзе дәгъва итә, дип сөйләнсәләр дә, әңгәмәдәшем бу имеш-мимешләрне “беренче тапкыр ишетәм”, дип инкарь итте.
Булачак мөхәррир Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алган. Чын татар егете буларак, үзен бик тыйнак тота. “Алдан кычкырган күкенең башы тишелә. Алдан кычкырасым килми, эш белән күрсәтик”, – дип сүзен кыска тотарга тырышты Рөстәм Галиуллин. “Татар тотып карагач кына ышана” дигәндәй, булачак мөхәррир үзе имзалаган сан чыккач кына “күп сөйләргә” вәгъдә бирде.
2009 елдан бирле “Идел” журналы тирәсендә “тынычлык юк”. Шул елның 16 октябрендә “ТАТМЕДИА” тарафыннан баш мөхәррир итеп билгеләнгән Рифат Фәттаховның журналны җитәкләвенә киң җәмәгатьчелек һәм коллектив каршы чыккан иде.
“Мин бу хәлне безнең фикерне санга сукмау итеп бәяләдем. Бу мәсьәләдә “без Рифат Фәттахов белән эшләргә теләмибез” дигән сүз әйтелде бит инде. Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Хәбир Ибраһим, Гәүһәр Мәһдиева – ничә язучы утырабыз, безнең бик яхшы тупланган коллективыбыз бар. Бу иҗат берлеге зур язучылардан, тәрҗемәчеләрдән тора. Шуны санга сукмыйча бөтенләй язучы булмаган, безнең өлкәдән булмаган бер кешене китереп утырталар”, – дип хәбәр иткән иде “Азатлык” журналистына Искәндәр Сираҗи.
Коллективта эшләүче танылган күп кенә шәхесләр (яңа мөхәрирргә риза булмаганнары) ул вакытта журналдан китеп үк барган иде.
Тарихи белешмә: 1968 елда Рәзил Вәлиев һәм Зөлфәтнең “Татар яшьләренә татар журналы кирәк” дип башлаган эшчәнлекләре нәтиҗәсендә “Авыл яшьләре” журналы чыга башлаган. 1989 елдан алып бу журнал “Идел” исеме астында ике телдә басыла. Журналның элеккеге мөхәррирләре: Римзил Вәлиев, Сәет Зөлкарнәй, Рашат Низами, Нәбирә Гыйматдинова, Рифат Фәттах һәм Алексей Егоров. Аларга алмашка килүче Рөстәм Галиуллинга җәмәгатьчелек зур өметләр баглый.
Алёна НИЗАМОВА |
Иң күп укылган
|