|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.10.2026 Шоу-бизнес
Зәмирә Рәҗәпова: «Иртәгә никах дигән төндә икенче хатыны барлыгын белдем»Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә «18 яшьлек Зәмирәгә» киңәшләрен биргән. Әйткәндәй, Зәмирә — тумышы белән Башкортстанның Илеш районыннан. «18 яшьлек Зәмирәгә мин бер генә киңәш бирер идем: «Башкаларның фикереннән курыкма!». Әгәр дә мин үз вакытында кеше сүзеннән курыкмасам: – Мин театр юнәлешендә укырга керер идем, ләкин миңа «синнән артист чыкмый» дип әйттеләр; – Мәктәпне тәмамлауга ук Казанга китәр идем! Ләкин мине «син анда яши алмаячаксың» дип туктаттылар; – Никах укытмаган булыр идем, чөнки иртәгә никах дигән төнне булачак иремнең икенче хатыны барлыгын белдем; – Кияүгә 30 яшьтән соң гына чыгар идем, ләкин «син – карт кыз» дип колак итемне чәйнәделәр (26 яшьтә кияүгә чыктым); – Музыкаль белем алыр идем, ләкин миңа «анда синең кебекләр миллион» дип әйттеләр. Хәзер мин бу тылсымлы сүзләрне балаларыма әйтәм! Кешенең нәрсә әйтүе түгел, үзеңнең нәрсә уйлавың мөһим!» – дип яза Зәмирә.
--- |
Иң күп укылган
|