поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.12.2011 Мәдәният

Лилиан: «Җәлил турында кино төшерәсем килә»

Таныш булыгыз: Лилиан! Татар кызы! Казан кызы. Кино һәм театр артисты Лилиан Наврозашвили. Һәм, ниһаять, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы! Лилиан әнисе Люция ханым Җәлилова фамилиясен түгел, әтисенекен йөртә – Наврозашвили. «Минем фамилия мәсьәләсендә амбицияләрем юк. Туганнарым: «Бәлки, ярдәм итәр», – дип, Җәлилова фамилиясен йөртергә киңәш итсәләр дә, мин әтиемнекен сайладым. Шулай дөресрәк кебек. Төрки тамырлы «нәүрүз» сүзеннән алынган бик матур фамилия», – ди ул татарча.

Гаҗәп, җиденче ел рәттән Казанда кинофестиваль уздырып, нинди генә «йолдыз»ны чакырмадык! Кемнәр генә килмәде дә, кемнәр генә китмәде! Ә менә хәзер Санкт-Петербургта яшәүче Лилиан Наврозашвилины чакырганыбыз булмады. Безнең Казан кызын Мәскәү белә, Питер белә… ә Татарстан – юк. Моның сәбәпләрен ачыклап тормыйк, «сүзсез дә аңлашыладыр», иң яхшысы – мин «Сәхнә» журналын укучыларга талантлы татар кызының истәлекләргә уралган электрон хатларын тәкъдим итәм.

 

«Укытучылар дәрес тыңларга мәҗбүр итәләр, ә минем җырлыйсым һәм биисем генә килә иде. Шуңа да мәктәпне мин җыр белән физкультурадан гына «5»леләр белән башладым. 6 яшьтән укырга кергәнгәдер, берьюлы ике мәктәптә – Казанның 18 нче мәктәбендә (соңрак – өй янындагы 96 нчы мәктәп) һәм 1 нче балалар музыка мәктәбендә уку җиңел бирелмәде. Бигрәк тә, һәр «3»ле өчен борчылган бала өчен…

 

Гаиләдә беребез дә мактанып, шәҗәрәне сөйләп йөрмәсә дә, әниемнең кем баласы икәнлеге сер булмады – республиканың сәяси һәм мәдәни тормышына якын булучылар белә иде. Мәктәптә минем дә кем оныгы икәнемне белделәр, әлбәттә. Реакция төрлечә булды: хөрмәт белән караучылар һәм аңлаучылар да бар иде; көлүчеләр дә булгандыр, көнләшүчеләр… Хәер, нәрсәгә көнләшергә?! Көнләшерлек нәрсәбез бар иде соң?! Өйдәге иң кадерле җиһаз фортепиано булган бер бүлмәле фатирыбыз…

 

15 февральдә кызыл канәферләр белән Кремль янына барып, бабай һәйкәленә чәчәкләр куя идек. Бабайның туган көнендә һәйкәлгә килеп баш ию җаныбыз таләбе булгандыр. Бабай белән бәйле истәлекләрне әбием гомере буе кадерләп саклады. Бездә бабайның әни тугач язган хатлары да бар иде. Хәтеремдә, бер документлар папкасыннан искиткеч матур яңа ел открыткалары килеп чыкты. Әнием аларның Андре Тиммерманс гаиләсеннән икәнен сөйләде. Ул бит бабайны күргән һәм аның «Моабит дәфтәрләре»н тотып караган кеше! Соңрак, француз телен өйрәнгәч, Андре Тиммерманс һәм аның хатыны Мари Жан язган ул котлауларны үзем дә укый алдым. Әбием гомер буе шигырьләр язды. Күбесен без аның үз вафатыннан соң гына таптык. Поэзия – аның өчен сулар һавага тиң иде. Җәлил белән дә аларны әбием язган шигырьләр очраштырган лабаса. Әбием беркайчан да язмышыннан зарланмады, заманы шундый дип яши иде, ул тормышны яратты. Казанда театр училищесын тәмамлагач, әбиемне диплом спектакленә чакырган идем. Соңыннан ул чәчәкләр белән сәхнәгә чыкты да: «Синең белән горурланам, кызым!» – диде. Әбием сирәк мактаганга, аның сүзләре иң олы бәя булды. Хәзер дә, Питерда яши башлагач та, һәр уңышымны әбиемә күрсәтеп, аның мактавын ишетәсем килә…

 

Питер мине кочак җәеп көтеп тормады, әлбәттә. Әйе, баштарак, беренче өч елда, бигрәк тә авыр булды. Юлыма, ярый, яхшы кешеләр очрады. Арада татарлар да бар иде. Алар мине татар поэзиясе кичәләренә чакырдылар. Мин бабайның шигырьләрен татарча сөйли идем. Шундый кичәләрнең берсендә җырчы Альберт Асадуллин белән таныштым. Без әлегәчә дуслар.

 

ЛГИТМИКта (хәзер – СПбГАТИ) Товстоногов исемендәге Зур драма театры каршындагы А.Ю. Толубеев курсында укыдым. Мин әле ул сәхнәдә Лебедев, Ковель, Трофимов, Лавровлар уйнаганын хәтерлим. Кызганыч, алар хәзер юк инде. Остазым да исән түгел. «Кеше үзе теләмәсә, аны укытып булмый», – диләр. Мин әлегәчә өйрәнәм. 1999 елдан бирле Яшь тамашачылар театрында эшлим. Балалар алдында шулкадәр яратып уйныйм. Алар ясалмалылыкны тиз сизә торган халык, алдашып булмый. Санап чыктым: биредә 27 ролем булган икән. Алар: «Тартюф»та – Марианна, «Король Лир»да – Регана, «Отцы и дети»да – Фенечка, «Белоснежка и семь гномов»та – Дүшәмбе, «Волшебник изумрудного города»да – Элли һ.б.

 

Театр – ул тере сәнгать. Спектакль тере организм кебек, уйналган саен үзгәрә, артистны да үзгәртә, ролендә үстерә. Ә кино – башкача, анда күбесе режиссерга һәм монтажга бәйле. Кинодагы рольләрем дә байтак: «Волкодав» фильмында Эртан идем, «Ольга турында риваять» сериалында – НКВД майоры, «За пределами закона»да – Кира, «Медея» авторлык проектында бик яратып Медеяны уйнадым. Әлбәттә, Кармен, Клеопатра, Таис Афинская турында хыялланам. Бәлки, үзем режиссер булып, бу хыялларымны тормышка ашыра башлармын. Тагын бер хыялым – Муса Җәлил турында заманча кино булсын иде. Андый фильм булырга тиеш. Аны мин төшерерменме, башка берәүме – белмим. Анда барысы документаль дөрес булырга тиеш. Барысы да… Бу хыялым амбицияләргә бәйле түгел, бу – бурычым. Кыен чагында хәзер дә Муса Җәлил шигырьләрен укыйм. Муса Җәлил турында Санкт-Петербургта күбрәк белдертәсем килә. Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган кичәне дә зур артистларны чакырып, киң колач белән уздырырга була иде. Фрейндлих, Хаматова кебек артистларны чакыра ала идем – алар белән аралашып яшәгәч, баш тартмаслар дигән идем. Танылган исемнәр язылган афишаларны шәһәр буйлап элсәк, диаспора гына түгел, төрле халык килер иде. Юк, шундый мөмкинлектән файдаланмадык, акча экономияләп, тыйнак кына уздырып җибәрдек. Менә, быел һәйкәл ачылды. Мине башта чакырдылар… Аннары… Әлбәттә, килдем, Җәлилнең «Катыйльгә» шигырен укыдым, һәйкәл өчен рәхмәт әйттем…

 

* * *

 

Казан… Кремль  янындагы бабам һәйкәле… Казан театр училищесы (М.В. Копчикова классы)…  Гоголь урамындагы иске агач йортлар. Барысы да сагындырып искә төшә. Кайткан саен Казанның үзгәрүен күзәтәм. Училищедан чыга идек тә, борынгы биналар яныннан үтеп, уку театрына төшеп китә идек. Хәзер ул урамнар бөтенләй үзгә… Минем Казаным югала бара кебек, аны европалашкан шәһәр алыштыра.

 

Казан сагындыра, әлбәттә. Безнең «Ритмлы милләт» бию коллективыбыз бар иде. Аңлаешсыз, катлаулы туксанынчы еллар башында берләшүебез шулай якынайттымы икән әллә – бию коллективы кызлары белән әле дә очрашып торабыз. Ә ничек ашкынып пантомима һәм клоунада фестивален көтә идек! Күпме талантлы, кызыклы кешеләр килә иде, алар белән аралаша һәм мастер-класслар ала идек. Безне бу кызыклы жанрга Рөстәм Фәтхуллин өйрәтте. «Подземный переход» төркеме бу жанрда эшләүче бердәнбер коллектив иде. Искиткеч күңелле чаклар иде ул. Тирә-яктагы бар кеше дә яхшы булып тоела һәм изге теләктә тора кебек иде. Шундый мохит булганда, үз юлымны таба алуыма иманым камил иде. Альберт Асадулинның очсыз-кырыйсыз юл турындагы җырын хәтерлисезме? «Дорога без конца» җырын Питерда вокал буенча дәүләт имтиханнарын тапшырганда башкарган идем. Ул бабама багышлангандыр кебек… Әлбәттә, мин аның Паганинига багышланганын беләм, әмма ул Муса Җәлилгә шулкадәр туры килә: «…Дорога без начала и конца». Шагыйрьләр шулай яши… Шигырьләре яши… Юллар дигәннән, минем әле Муса Җәлил туган Мостафа авылына кайтып, шул һаваны сулап киләсем бар. Миңа шушы авыл һавасы җитми, моңарчы белмәгәнне шунда кайтып белермен төсле, анда ниндидер могҗиза, серле дөнья  көтәдер кебек. Адәм баласы бабаларының туган-туфрагына аяк басарга тиеш.

 

Туган туфракка тартылу нәкъ менә татарларга хас сыйфат булса кирәк. Тыйнаклык, кунакчыллык, чисталык – милләтем билгеләре. Татар әбиләренә шулкадәр сокланам. Алардагы пөхтәлек беркемдә юк. Ә алар пешергән бәлешләр, төрле камыр ашлары! Казанга кайткан саен үзем дә «Милли аш» көне уздырам.

 

Питерда татарлар янына тартылган кебек, икенче ярты ягым – әтиемнән күчкән грузин каны мине үзләре ягына әйди. 16 яшемнән үзлегемнән грузин телен өйрәнә башлавым – кан тартуыдыр. Әйе, мин бер ягым белән шушы милләт кешесе: әтием – Гурам Наврозашвили Казанда театр рәссамы иде. Ул хәзер исән түгел инде. Әмма мине Тбилисидагы туганнарым якын итәләр. Тик хәзер Грузиядә яшәүчеләр белән аралашу шулай мәшәкатьле булыр дип кем уйлаган! Питерда грузин дусларым байтак. Без алар белән грузин ресторанына җыелып, грузин җырлары җырлыйбыз, грузин ризыклары белән сыйланабыз. Бу борынгы милләттәге юмор, алардагы кунакчыллык, бала ярату! Дөресен әйткәндә, ике халыкның уртак баласы булу катлаулы. Әмма андыйлар – үзләрендә ике халык телен һәм культурасын йөртүчеләр күп. Аларны читкә кагарга ярамый, ике халыкны да тигез күреп, икесенең дә тарихын, мәдәниятен, телен белерлек итеп тәрбияләргә генә кирәк. Кулымнан килсә, катнаш гаиләләрдә туган балалар өчен үзәкләр ачар идем.

 

Ниһаять, иң кадерле кешем – мине назлап үстергән, кино һәм музыканың гаҗәеп дөньясын ачкан әнием турында! Ул Казан музыка училищесын тәмамлагач ВГИКка, танылган кинорежиссер С.А. Герасимова остаханәсенә укырга кергән. Әтисе турында кино төшерү хыялы белән янган. Ленфильм «Моабит дәфтәре» фильмын төшерә башлагач, остазы: «Минем укучым – Җәлил кызы», дип аны фильм төшерүгә катнаштыра алган. Дипломлы режиссер үзе дә төшерә алыр һәм фильм, бәлкем, башкачарак булыр иде, әмма аны актерлар буенча ассистент кына иткәннәр. Аның каравы әнием бик күп талантлы татар артистларын фильмга катнаштыра алган. Мөгаен, актер Чернов Җәлилнең бар талантын һәм героизмын биреп тә бетерә алмагандыр, әмма татар артистлары, татар шигырьләре һәм җырлары аша фильмда халкыбызның рухы чагыла. Монда әнинең хезмәте бәяләп бетергесез.

 

Мин тугач, әни Казанда калган һәм үзен миңа багышлаган. Чөнки Казанда кино төшерү мөмкинлеге булмаган. Люция Муса кызы Җәлилова Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институты студентларының яраткан укытучысы иде. Ул 1981 – 2002 елларда аларга кино тарихын, журналистика нигезләрен һәм сценарий осталыгын укытты. Дөнья кинематографиясе шедеврлары – Феллини, Пазолини, Антониони, Боб Фосс, Милаш Форман, Бергман, Бунюэль фильмнары белән дә студентларны ул таныштыра иде.

 

Хәзер әнием минем белән Санкт-Петербургта яши, улым Багратны тәрбияләргә ярдәм итә. Улыма 6 яшь кенә булса да, безнең белән ул ирексездән кино һәм театр дөньясында кайнаша. Багратның хәтта сериалда төшкәне дә бар: нинди авыр, әмма кызыклы һөнәр икәнен аңлый. Әнием миңа дус булган кебек, мин дә улыма чын дус була алырмынмы? Моның өчен мин бик тырышам.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»