|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2008 Җәмгыять
ЫШАНМА СҮЗЕМӘ, ЫШАН ҮЗЕМӘБезгә нинди дәүләт кирәк? Соңгы бер атна вакыт эчендә дөньяда, илдә һәм республикабызда булган вакыйгаларны күзәткәндә, башка әнә шундый фәлсәфи сорау килде әле. Чыннан да, ни өчен кешеләр салымнар түләргә, кәпрәеп йөргән түрәләргә түзеп торырга, ришвәтләр биреп эшләрен эшләтергә, улларын армиягә җибәреп харап итәргә тиеш? Кешеләр шулай дәүләтсез, гаиләләре белән күмәкләшеп кенә яшәр әле иде. Алай була алмый, билгеле. Дәүләт куркынычсызлыгыбызны тәэмин итү һәм тормышыбызны җайлаштыру өчен кирәк. Кыскасы, ул безне якларга, кайгыртырга тиеш. Бу бурыч җиренә җиткерелеп үтәлсен өчен, дәүләт эшлеклеләре нинди булырга тиеш соң? Алардан акыл, белем, тәҗрибә таләп ителүдән кала әдәп-әхлак ягыннан да үрнәк булулары сорала. Минемчә, хакимият вәкилләренең әле туры сүзле булулары да зарур. Әйтик, халыкны борчый торган берәр вакыйга, проблема килеп чыккан икән, дәүләт эшлеклесе, җитәкче ул хакта кешеләргә ничек бар шулай хәбәр итәргә тиеш. Чөнки алар бит халыкка хезмәт итә, димәк, аннан бер нәрсәне дә яшермәсеннәр. Ә бер вакыйганы сөйләмичә яшереп калдырсаң, сиңа ышаныч шундук бетәргә мөмкин. Аннан соң, ничек кенә аклансаң да, халык хәтерендә син алдакчы булып калачаксың.
Мәсәлән, ил күләмендә ниндидер бер фаҗига килеп чыкты ди. Ялганчы дип даны киткән җитәкче аңлатмалар биреп нәрсә генә сөйләсә дә, халык аңа ышанмаячак. Мондый шартларда дәүләт белән идарә итү авырлаша. Хәер, алдакчы хакимиятнең илендә тышкы яктан тынычлык хөкем сөрсә дә, халкы курку хисе кичереп яши. Җитәкчеләр бездән нәрсәдер яшереп, бихәбәр булып харап булмабызмы, дип пошына анда кешеләр. Ә андый халык белән идарә итү тагын да кыенлаша. Кыен гына түгел, куркыныч та була башлый. Чөнки ил-көн тыныч кебек күренсә дә, ниндидер гадәттән тыш вакыйга булган очракта тәртипсезлекләр килеп чыгуы ихтимал. Шуңа күрә, ялганы фаш ителгән сәясәтче шундук отставкага китәргә тиеш, дигән язылмаган канун яшәп килә дә инде. Бу – җәмгыятьтә тынычлык саклауның иң үтемле чарасы.
Чит илләрдә ялганга юл куйган җитәкчеләрнең эштән үзләре теләп китү очраклары күп була, бездә аларны нигәдер искә төшереп булмый әле. Әллә бездә бөтенесе дә гел дөресен генә сөйлиләрме икән? Юктыр, чөнки ниндидер терактлар, һәлакәтләр була калса, безнең халык рәсми аңлатмаларга ышанып бетми. Әнә Беслан фаҗигасендә вафат булган балаларның аналары әле дә дөрес мәгълүмат бирүне даулый. Ә Старовойтова, Политковская, Литвиненконың үтерелүендә кем гаепле булып калды соң? Билгесезлек, хакимият нәрсәдер яшерә, дигән шик җәмгыятьнең җитәкчеләргә булган ышанычын кимерә. Пермьдә әле генә булган авиаһәлакәткә бәйле сюжетны телевизион яңалыклардан караганда да, берсенең: "Шартлау тавышы ишеткәч, без сугыш башланган, дип уйлаган идек", – дигәне истә калган. Бу – нәкъ менә илдәге бүгенге вәзгыять турында хакимиятнең тулы мәгълүмат бирә белмәвенең бер чагылышы.
Хәзер әнә бөтен дөнья икътисады зур сынаулар кичерә, Американың иң эре финанс оешмалары бөлгенлеккә чыга, Россия компанияләренең котировкалары әле төшә, әле менә. Халык моннан нәрсә көтәргә дә белми. Телевизордан хөкүмәттәгеләр халыкны ныграк тынычландырырга тырышкан саен, аларның сүзләренә ышаныч зур түгел. Чөнки 90 нчы елларда халыкны күп тапкыр кәкре каенга терәткәннәре булды, хәзер дә шуны көтәбез. Путин президент буларак үткәргән соңгы "туры элемтә"сендә халык вәкилләре аннан кат-кат, икътисадый кризис буламы, дип сорадылар. Илбашы: "Булмаячак!" – дип антлар эчәр дәрәҗәгә җитте. Шуңа да карамастан, дефолт көтелә икән, дигән имеш-мимешләргә нокта куелмады. Чөнки ышанмый безнең халык. Хәер, имеш-мимешләргә килгәндә, соңгы атнада алар бөтен республиканы да аякка бастырды. Аңлатмалар болай да аз иде, булганнары да чыш-пыш килгән халыкны ышандырмады... Чөнки ышанмый безнең халык.
Менә шулай итеп, безгә нинди дәүләт кирәк, дигән фәлсәфи сорау туа да инде.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|