поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
03.10.2026 Җәмгыять

«Дүрт баласы бар бит аның, дүрт!» — әниләрен ялгыз калдырган балаларга авылдан мөрәҗәгать

Урысчалатып әйткәндә, редакциягә от возмущения шалтыратуым!» — дип башлады сүзен «Шәһри Казан» редакциясенә шалтыраткан укучыбыз.

«Шәһри Казан»ны күп кеше укый. Шәһәрдә яшәүче балалар да укысыннар әле!

Хәзер авылларда күпчелек яшәүчеләрнең ялгыз карчыклар булуы беркемгә сер түгел. Әниләренең инде шул яшьтә авыр эш эшли алмауларын балалары белеп тора. Юләр түгел бит инде. Әмма исләре дә китми. Кайберләренә атнага бер дә шалтыратмаучылары бар. Шаккатмалы!

Ничек шулай була ул?

Алар үзләре өчен генә мунча да якмый, ашарга да пешерми. Автолавка алып килгән печенье-перәннек белән чәй эчә дә, шуның белән шул.

Телефон аша шалтыратып, хәлләрен белгән буласыз да, тыныч күңел белән йөрисез. Ә әниләрегезгә ялгызларына ничек начар булуын күз алдыгызга да китерә алмыйсыз.

Бу турыда алар үзләре сезгә мәңге зарланмый.

«Борчылма, кызым (улым), бар да әйбәт, бер җирем дә авыртмый, бөтен нәрсәм бар», — ди алар сезгә, шулаймы?!

Шулай.

Ә сез ышанасыз. Чөнки сезгә шулай уңайлы. Мәшәкатьсез.

Мине газета редакциясенә шалтыратырга нәрсә этәрде, беләсезме?

Бәрәңге!

Авылыбыздагы бер апаның бәрәңгесен кичә җыйнаулашып алдык. Дүрт баласы бар бит аның. Дүрт!

Шуларны ашатырга дип утырта бит ул бәрәңгене. Тракторына пенсия акчасыннан түли.

Без — күрше-тирә — аның бәрәңгесе алынмаганга эче пошып бетте.

«Шалтыраттыңмы балаларыңа?» — дибез.

«Шалтыраттым», — ди.

«Кайчан кайталар?» — дибез.

«Белмим», — ди.

Күрәләтә кар астында калдырып булмый бит инде ул ярты бакча бәрәңгене. Җәе буе чүбен утаган, кортын җыйган, трактор яллап төбен өйдергән — хәленнән килгәнчә тырышкан.

  • Менә шуны әйтәсем килә шәһәрдә яшәп, әниләренең хәлләрен шалтыратып кына белеп ятучыларга:
Кайтыгыз! КАЙТЫГЫЫЫЫЗЗЗЗ!

Әниләрегезне, әтиләрегезне озаграк яшәтәсегез килсә — ешрак кайтыгыз.

Алар зарлана белми. Ул буын зарланырга күнмәгән. Әмма үзләрен кирәксезгә санап, бик тиз сулалар.

Аннары туган нигезегезнең утлары сүнеп, капкасына йозак эленгәч, әй үкенерсез... Әмма соң булыр.

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.10.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы