|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.10.2026 Хәвеф-хәтәр
«Лада» йөртүчесе һәм бала-пассажир ТР трассасында авариядә һәлак булганТатарстанда трассада ике «Лада» бәрелешкән. Автомобильләрнең берсенең йөртүчесе һәм пассажир бала һәлак булган. Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүген 52 яшьлек «Лада Калина» йөртүчесе ике пассажир – өч айлык баланы балалар креслосында һәм аның әнисен алып барган. Хатын баланы ашатырга теләп, кулына алган. Бу вакытта «Калина» каршы як полосага чыккан һәм «Лада Веста» белән бәрелешкән. «Калина» йөртүчесе һәм бала урында ук үлгән. «Веста» йөртүчесе җәрәхәтләр алган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Урында автоинспекторлар эшли.
--- |
Иң күп укылган
|