|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2011 Җәмгыять
Нигә хаҗәт ул “электрон чират” дигәннәре?..Казанга кγчендек. Улымны балалар бакчасына урнаштыргач, компенсация алу өчен, халыкны социаль яклау бγлегенә барырга куштылар... Кγптән тγгел Интернетта: «Яӊа-Савин районыныӊ Ямашев урамындагы 37нче йортта урнашкан Халыкны социаль яклау бγлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик тә уӊайлы, залы әйбәт, лифты да бар», дигән язма чыккан иде. Шулай итеп, яӊа бγлекне γз кγзләрем белән кγреп кайтырга мөмкинлек туды.
Әмма беренче мәртәбә баргач, кире борылып кайтып киттем. Зал халык белән тулган, суларга һава җитми. Кемдер чиратсыз кереп маташкангамы, бер әби, чәрелдәп: «Без дә иртәнге сигездән чират алдык. Кара әле син аны: γзе тәрбияле кешегә охшаса да, оятсыз икән», – дип кычкыра да башлагач, сызу ягын карадым.
Икенче көнне кабат шунда киттем. Баскыч янында пандус дигәннәре бар. Барын-бар, ә менә коляскада утыручы инвалидлар аныӊ буенча менә алмаячаклар. Менсәләр дә, физик яктан бик көчле булганнары гына. Бинага керγ белән, лифтны кγрдем. Ә монысы шәп. Бирегә, кγбесенчә, өлкән кешеләр яки мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар килә. Бγлек икенче катта гына урнашса да, аларга анда җәяγ менγ авыр.
Тугызда гына ачылырга тиеш булса да, социаль яклау бγлегенә иртәнге сәгать сигезгә барып, чират алдым. Алдымда ул көнне нибары ике кеше бар иде, ә менә бер сәгать эчендә халык шактый җыелды. Кайберләренә кайтып китәргә дә туры килде. Чөнки инвалидлар белән эшләүче белгечләрнеӊ берсе авыру сәбәпле, кабул итγ вакыты γзгәртелгән. Бу көнне кешеләр сәгать көндезге бергә генә килергә тиеш булганнар икән. Бигрәк тә, кечкенә кызын ияртеп килеп тә, кире китәргә мәҗбγр булган ананы кызгандым.
Сәгать тугыз тула ун минуттан безне залга керттеләр. Зал, чыннан да, зур, якты, утыргычлары да кγп. Керγ – электрон чират буенча. Талоннар бирә торган аппарат янына тезелешеп бастык. Әмма ул эшләми булып чыкты. Хезмәткәрләр тыз-быз йөгерештеләр, аппаратны кат-кат кабызып сγндерделәр, тик берни дә эшләтә алмадылар. Нәтиҗәдә, «кабул итγ «тере» чират буенча булачак», диделәр. Халык чират алырга йөгерде. Кабиналар янына барып җиткәч, «аппарат эшли башлады», дип кычкырдылар, кешеләр кире ыргылды. Көч-хәл белән элеккечә төзелешкәч, шунда торучы кыз нинди мәсьәлә буенча килγне сорап, нинди төймәгә басарга икәнлеген әйтеп торды.
Әмма белгечләр эшкә тотынырга ашыкмадылар. Халык ун минут аларныӊ җыелып сөйләшеп торуларын карап торырга мәҗбγр булды.
Өлкән буын кешеләре яӊалыкларга тиз генә ияләшә алмый шул. Бер хатын аннан алдагы көнне талонны дөрес бирмәγләре аркасында, ике сәгать буе бушка утырып кайтып китγе турында әйтте. Әби-бабайлар исә тәмам аптырадылар, кая карарга, кая барырга белмәделәр. Югыйсә, стенадагы таблога карап, талоныӊныӊ номерын кγрсәтγләрен көтәсеӊ дә, тавыш кайсы кабинага керергә икәнлеген әйткәч, шунда кереп китәсеӊ.
Карт һәм, җитмәсә, ишетмәγче бер әби еларга җитешеп, зал уртасында басып тора. Вакыты җиткәч, аны кирәкле кабинага кертеп җибәрдем. Ниһаять, γзем дә белгеч янына кереп киттем. Аерым кабиналарда кабул итγ бик уӊайлы икән ул: тыныч та, гозереӊне бөтен чират тγгел, ә белгеч кенә ишетә. Чиратсыз кереп, «бер сорау гына бирим әле», дип, ачуны китерγче дә юк. Сорауны ачыклап, эшем бетеп, кайтып киттем.
Әйе, вакыт һич туктамый, яӊадан-яӊа технологияләр кертγ тормышны кγпкә җиӊеләйтергә тиеш кебек. Тик шунысы кызык – халыкны социаль яклау бγлегенеӊ хәтта сайты да юк. Ә бит яӊалыкларны, кирәкле мәгълγматны, кабул итγ вакытын шуннан белеп булыр иде. Кγп кенә документларныӊ ксерокопияләре кирәк. Биредә ксерокс та комачау итмәс.
Әмма “собес”ка, нигездә, өлкән буын кешеләре килә. Аларга мондый γзгәрешләрне кабул итγ авыр: аппараттан талон алырга кирәклеген белгәч тә, югалып калалар. Һәрберсе белән дә балалары, оныклары килеп йөри алмый, билгеле. Димәк, эшне КЕШЕЛӘР өчен уңайлы итеп оештыра белергә генә кирәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|